Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстан журналисты Илшат Иманголов истәлегенә: «Авыл аны гел үзенә тартты...»

0 202
  • Башкортстанда танылган журналист Илшат Иманголов фаҗигале төстә һәлак булган

Авылга мөкиббән булып, укыган чакта, шәһәргә китмәс өчен, печәнлеккә качып йөргән малай, үсә төшкәч тә, авылга бөтен күңеле белән гашыйк була. Авылда умартачылык белән шөгыльләнгән, яңа йорт салып чыккан киңкырлы шәхеснең гомере дә авылга кайтканда өзелә. «Авыл шулай гел үзенә тартты аны...» – ди якыннары.

«Интертат» Илшат Иманголовның хәләл җефете Флорида ханым һәм мәрхүмнең якын дусты, журналист, «Кызыл таң» газетасы үзхәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова белән элемтәгә чыгып, Илшат Иманголов турында истәлекләр барлады. Алар белән бер генә сөйләшүдән дә Илшат әфәнденең бик бай күңелле, үзенчәлекле шәхес булуы аңлашыла. Андыйларның фикерләве дә, гамәлләре дә стандарт түгел, алар үзенә бертөрле ихлас, самими, эзләнүчән кешеләр – гади кешеләр күрмәгәнне күрә, сизмәгәнне тоемлый, дөньяга карашы киң аларның.

«Аны кызыксындырмаган әйбер юк та иде кебек»

Илшат Иманголов хәләл җефете Флорида ханым белән уллары Солтангәрәйне тәрбияләп үстергән.

Илшат – иҗади шәхес кенә түгел, ул – тирән фикерле, бик зиһенле, акыллы кеше. Бу сыйфатлары аның бала чагыннан ук күренгән. Ул көндәлекләр алып барган, кулдан рәсемнәр төшереп, «Авыл яңалыклары» газетасын ясаган. Хайваннар, бөтен тереклек дөньясы, тарих белән кызыксына иде. Аны кызыксындырмаган әйбер юк та иде кебек.

Без аның белән танышканда, минем иҗат белән шөгыльләнгәнне белеп, фонд булдырды. Минем кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән интернет-кибетем бар иде. Безнең зур биналарда төрле күргәзмәләргә акча түләп йөрүне кәсепчеләр өчен зур проблема дип күрде. Фонд булдыру фикере шуннан туды.

Шулай, бергәләп, һөнәрчеләр өчен төрле чаралар үткәрдек. Шәһәр чаралары булса, алар өчен бушлай булды. Кәсепчеләр өчен конкурслар оештыра идек. Күчмә һөнәрчелек буенча бик кызыклы «Арба» проектын гамәлгә ашырдык, ул республикада коммерциячел булмаган оешмалар арасында иң уңышлы проектларның берсе саналды. Социаль учреждениеләрдә – балалар, картлар йортларында, реабилитация үзәкләрендә, психоневрологик интернатларда мастер-класслар үткәрдек. Республикада күчмә күргәзмәләр белән йөрдек, Казан Кремлендә Эрмитажда 2015 елда оештырылган күргәзмә дә уңышлы узды. Барлык проектлар тирән, кызыклы булды. Алар белән бик мавыга иде ул, – диде Флорида ханым.

Кызганыч, тормыш иптәшенә карата гаделсезлек очраклары да булганын, ире өчен күңелендәге гарьләнү хисләрен дә яшермәде ул.

Заказга эшләнгән материаллар, ниндидер проектлар түләнмәгән очраклар булды. Ул мондый вакытларда да үч сакламый, бары тик, «шул кешеләрнең намусында калсын» ди иде. Олы, ачык йөрәкле, зур иҗтимагый проектлар эшли торган кешенең үз эше өчен гонорар да алмавы гарьләндерә, – дип уртаклашты Флорида ханым.

Фото: © https://www.bashinform.ru

«Нәрсәне генә алсак та, һәркайда стандарт булмаган карашы сизелә иде»

Иҗтимагый тормышта кайнап, төрле проектлар белән мәшгуль булса да, уллары Солтангәрәй өчен дә яхшы әти була белгән Илшат. Алга китеп әйтим: аның умартачы киемендә, улы йөргән балалар бакчасына барып, умартачылык турында сөйләп, сабыйларның күңелендә бал кортларына мәхәббәт уятырга тырышуы да – үзе ни тора бит! Дөнья куып яшәгән заманда берәребез шулай, үз теләге белән, балаларга төрле һөнәрләр турында сөйләп йөриме?! Әнә бит, Флорида ханым әйтүенчә, ул балалар бакчасына корт ояларына кадәр алып барып аңлаткан, эзләүчеләр отрядларыннан кешеләрне, рәссамнарны да алып барып күрсәткән. «Дөнья матур, дөнья киң» дигәндәй, Илшат Иманголов сабыйларга һөнәрләр күплеген төшендерергә теләгән кебек.

Тормышта Илшат улы белән шактый вакытын уздыра иде. Аның үзен генә түгел, дусларын да походка алып баргалады. Ул балаларга үзләре ияләнгән мохитне генә түгел, дөньяның киңлеген күрсәтергә теләде.

Нәрсәне генә алсак та, һәркайда стандарт булмаган карашы сизелә иде. Аның бер картинасы бар: бал кортын ясаган, умарта оясыннан корт авылга карап тора кебек. Кызык бит инде, гадәти түгел. Аның үзенчәлекле булуы китапларын төзүдә дә күренә.

Күп эше туган авылы белән бәйле иде. Туган якларына багышлап, махсус хезмәт тә язды бит инде. Төзегән өйнең якларын да якын туганнары исемнәре белән атый иде ул. «Солтангәрәй, Зәйнәп урамы ...» дип, аларның балалары исемнәре белән. Кайбер әйберләр гади кешеләр өчен һаман да аңлаешсыз калырга мөмкин. Аның потенциалы чыннан да зур иде. Ул үз бәхетен язучылыкта, тарихта тапты, дияргә була. Читтән һәрвакыт аңлау тапкандырмы, ләкин күпләр аны бик җылы итеп искә ала, – диде Флорида ханым.

«Аның хыялы: Күпербаш бетмәсен иде – ул шуны теләде»

Илшат Иманголов белән Гөлнара Гыйлемханова иҗатташ дуслар дияргә була. «Якын кешем иде...» – дип көрсенеп куйды ул.

Илшатның балачагы Кызыл Кама районы Күпербаш авылында узды. Әнисе Зәйнәп Имәнголова тумышы белән шуннан. Уфада яшәсәләр дә, Илшат һәрвакыт Күпербашта яшәгән нәнәе – дәү әнисе Нәгыймә һәм дәү әтисе Солтангәрәй янына кайтып йөргән. Балалык, үсмерлек чорында Илшат шәһәргә китәргә яратмый. Үзе үк: «Сентябрьгә укырга алып киткәндә, әле бер кешенең абзар түбәсенә, әле икенчесенең печәнлегенә печән арасына кача идем», – дип сөйли иде. Менә шулай дәү әнисе һәм дәү әтисе белән үскән малай ул.

Чыннан да, Күпербашны бик ярата иде. Уфада үссә, белем алса да, 2000 еллар башында шәһәр малае авылга эшкә кайтты. Аның хыялы – Күпербаш бетмәсен иде, ул шуны теләде. Күпербаш – бик борынгы, мәчетле авыл. Республикада бик күп мәчетләр киселеп, тар-мар ителгән вакытта да авылның исән калган мәчете бар иде. Шул мәчет 2000 елларда яңартылды. Илшат менә шул чакта Кызыл Кама районының «Кама таңнары» газетасында фотограф булып эшли башлады. Мин 1992 елдан бирле шул газетада эшли идем, шунда Илшат белән таныштык. Шул вакыттан бирле якын дусларбыз.

Газетада берничә ел эшләгәч, Илшат Уфага күченеп китте. Тик туган ягын онытмады. Тарих белән бик кызыксына иде. Башкортстан, район тарихын тирәнтен өйрәнеп, Прикамье тарихына багышланган 2 томлы зур китап бастырып чыгарды. Уфада ДОСААФ системасында эшләде. Ул чакта да авылга кайту теләгеннән беркайчан баш тартмады. Авылда зур йорт төзи башлады. Менә быел август аенда гына өй туена бардык. Бик матур йорт – «Җәннәтел-Нәгыймә» дигән исем бирде аңа. Нәнәсенең исеме белән шулай язып та куйды. Дәү әти белән дәү әнисен бик яраткан шул ул, аларга гомере буе рәхмәтле булып яшәгән. Ул, гомумән, авыл халкына бик рәхмәтле кеше иде. Авыл өлкәннәре белән аралашып, алдагы китапларына мәгълүмат җыя иде.

Узган ел «Презентация времен» дигән китабы чыкты. Умартачылык турында фәнни-фантастик жанрда язылган хезмәт ул. Фантастика булса да, бал кортлары турында бик күп мәгълүмат бар анда. Умартачылык белән үзе дә бик мәшгуль булды. Китапның презентациясе китапханәчеләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре, китап сөючеләр катнашында 1 ел элек декабрьдә узды. Рус телендә бик күп китаплар чыгарды ул, – дип искә алып уртаклашты Гөлнара Гыйлемханова.

Фото: © Гөлнара Гыйлемханованың шәхси архивыннан

«Татар телен бик яратты, татар теленнән тәрҗемә ясый иде»

Илшат Иманголов тәрҗемә белән дә шөгыльләнгән. Җирле автор Хатип Кашаповның «Зәңгәр шәл» хикәяләр китабы чыккач, берничә әсәрне рус теленә тәрҗемә иткән. «Татар телен бик яратты, татар теленнән тәрҗемә ясый иде», – ди Гөлнара ханым.

Нефтекамага кайтса, гел очраша идек. Әле 1 ай элек кенә «Язылмаган сугыш» дигән пьеса язган идем, татар театрында спектакль куйдык. Ул махсус шушы спектакльне карарга кайтты. Шушы көннәрдә кабат күрешергә тиеш идек. Эшләребез, планнарыбыз да күп иде.

Гаиләсенә дә игътибарлы кеше булды. Тормыш иптәше Флорида – бик булдыклы кеше. Алар, бергәләп, күргәзмәләр белән шөгыльләнде. Уллары Солтангәрәйгә 8 яшь. Дәү әтисе хөрмәтенә аңа Солтангәрәй дип исем кушты. Әтисе аны беркайдан да калдырмый иде, гел үзе белән йөртте.

Нык позитив, кызыклы шәхес иде. Хәтта улы йөргән балалар бакчасына барып та, анда бал кортлары турында чыгыш ясаганын хәтерлим. Мәктәпләргә барып та кортчылык турында, бал кортларының уникальлеген аларның эшчәнлеге аша күрсәтеп сөйли, балның, башка кортчылык продукциясенең файдасын аңлата иде.

Чирек гасыр дуслар булып, гел аралашып, бер-беребезнең эшләре белән кызыксынып яшәдек. Ул минем әсәрләрне укып, аннары фикер алыша идек. Шундый зур хезмәтләр калдырган киңкырлы шәхесне югалту бик авыр, ышанасы килми. Бу фаҗига авылга кайтканда булган. Авыл тартты инде аны… – диде Гөлнара Гыйлемханова.

  • Илшат Васил улы Иманголов – 1971 елның 22 ноябрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт аграр университетын зооинженер-укытучы белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәгендә бал кортының популяция генетикасын өйрәнә.
  • Соңрак Илшат Иманголов, журналист булып, «Аргументы и Факты», «Российская газета», «Известия» газеталарының Башкортстан Республикасы буенча үз хәбәрчесе булып эшли башлый. Ул шулай ук «Парламентская газета», «Труд» газеталарында, «Журналист» журналында мәкаләләр бастыра. «Татар-информ» агентлыгының үзхәбәрчесе була.
  • Ул – фәнни җыентыкларда умартачылык буенча мәкаләләр авторы.
  • 2010 елда, кеше хокуклары турында иң яхшы журналист материалы өчен, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча территориаль идарәсе премиясе лауреаты була. Эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Татар Дворяннар җыены һәм башка оешмаларның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
  • Язучы буларак, ул 2010 елда тарихи-туган якны өйрәнүгә багышланган 2 томлык «Хроники Прикамья», «История села Старый Аткуль», «История ДОСААФ Башкортостана» һәм тагын 5 төрле жанрдагы китабы белән дебют ясый.
  • Прозаик буларак, Иманголов үзен 2022 елда татар теленнән хикәяләр тәрҗемә итү һәм «Бельские просторы» журналында басылу аша таныта.
  • 2024 елда Уфада Илшат Иманголовның яңа китабы – «Презентация времен» исемле фәнни-фантастик романы дөнья күрә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

В Кызыле росгвардейцы обеспечили безопасность горожан во время празднования Дня города

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.