Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Хәрби операция ветераны язмышы: «Аягымдагы артерия өзелде, әмма егетләр ташламады»

0 138

Ватаныбыз бәйсезлеген яклап дошманга каршы көрәшкән һәр хәрбинең үз тарихы, аны хәрби бәрелешләр барган җирләргә илткән үз юллары һәм тормыш тәҗрибәсе бар... Дошманга каршы көрәшнең алгы сызыгында булганнарны шул тәҗрибә, хәрби туганлыкка әйләнгән чын дуслык һәм анда булып кайтканнан соң тормышка бөтенләй үзгә, икенче төрлегә әйләнгән караш, тыныч гомернең кадерен ныграк аңлау тойгысы берләштерә торгандыр, мөгаен.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Авылыбыздан һәрдаим посылкалар килеп торуы хәрби шартларда ныклы таяныч булды»

Илһам Әхмәтҗанов Күн авылында туып-үскән. Иң башта ул 2009 елда Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт үткән: Түбән Новгород өлкәсендә һәр ир-ат өчен Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән. Илһам абыйның яу яланында позывное «Ахмед» булган. Мобилизация белән китеп, Кызыл Лиман юнәлешендә элемтәче (связист) булып, былтырга кадәр хезмәт иткән.

Тыныч тормыштан китеп, яу кырына барып эләккәч катлаулы булдымы?

Ничек әйтим микән?.. Кеше бөтен әйбергә дә өйрәнә ала. Махсус хәрби операциягә киткәнче, Казанда эшли идем. Склад логистикасы тармагында, төягеч водителе (погрузчик) булдым.

Илгә кайгы килгәндә халкыбыз һәрвакыт берләшә. Бөек Ватан сугышы чорында да шулай булуын ишетеп һәм укып беләбез. Хәзерге заманда да күпсанлы волонтерлар штаблары фронтка ярдәм күрсәтә. Ярдәмнең файдасын күрдегезме, посылкалар барып җитәме?

Авылыбыздан һәрдаим посылкалар килеп торуы хәрби шартларда ныклы таяныч булды, көч-куәт биреп торды. Ә алар эчендә күңелгә иң тигәне һәм кадерлесе беләсезме нәрсә? Мәктәп укучыларыннан килгән хатлар. Исемнәрен дә язып җибәрәләр бит әле. Аларны укыгач, кайсы авылдашыңның яки иптәшеңнең баласы икәнен дә белгәч – күңелдә өйдә булып киткән кебек хис туа торган иде. Гуманитар конвойлар килсә, мөмкинлектән чыгып, шәхсән килеп һәрберебез белән күрешеп, сөйләшеп, хәлләребезне белешеп китәләр иде. Нәрсәләргәдер мохтаҗ булуыбызны белдерсәк, шунда ук ярдәм итәләр – табып, әзерләп җибәрәләр. Райондашларга, республика халкына да зур рәхмәт.

Илһам абый авылдашы, МХО ветераны Рәмис Җәләлиев белән авылның волонтерлар штабында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Яраланып кайтсам да, төшенкелеккә бирелергә мөмкинлек бирмәделәр»

Тыныч көнкүрештә еш кына «батырлык» төшенчәсен телгә алабыз. Ә дошман белән көрәшкәндә батырлык ничек һәм нәрсәдә чагылыш таба?

Дөресен әйткәндә, анда батырлык турында уйланырга вакыт та юк. Шулай да хәрби шартларга килеп эләгәсең һәм илеңне һәм халкыңны якларга тиешлегеңне аңлыйсың. Һәр ир-егетнең йөрәгендә ватанпәрвәрлек хисләре бардыр дип саныйм. Ул – илгә, республикага, халыкка һәм гаиләгә карата була. Беренче чиратта – җаваплылык!

Өйдә, авылда сезне зарыгып көтеп торучылар булдымы? Гаилә хәлегезгә тукталыйк әле.

Гаиләм, балаларым көтеп торды. Гаиләм дә, авылдашларым да «син – безнең герой» дип каршылады. Яраланып кайтсам да, төшенкелеккә бирелергә мөмкинлек бирмәделәр.

Сез хезмәт иткән батальонда якташлар бар идеме? Алар белән күрешсәң, аралашсаң – күңелгә бераз булса да рәхәт булып киткәндер...

Бар инде, әлбәттә. Хәтта якташың булмаса да, үзара ярдәмләшү көчле, чөнки туганлашып бетәсең. Максатлар уртак – бөтенебез дә тизрәк җиңүне тели! Русча әйткәндә, «боевое братство» дигән төшенчә бар. Һәм бу – купшы сүзләр түгел, ә гамәл белән расланылучы әйтем. Әле яраланып кайткач та, фронттагы хәрби иптәшләр белән элемтәдә торабыз.

Фото: © «Татар-информ»

«Әти кайчан кайтыр, дип балаларым көтә»

Ничек яраландыгыз?

Дошман тарафыннан оештырылган артиллерия атышына юлыктым. Аяктагы артерия өзелде, һәм яндагы егетләр беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәткәнгә күрә, исән калу бәхетенә ирешкәнмен. Урында ук системалар куйдылар. Яу кырына киткәнче медик булып эшләгән бер Татарстан егетенең тырышлыгы зур булган ул вакытта, аның ярдәме белән туган якка әйләнеп кайта алдым да инде. Башка малайлар да: «Ахмед», без сине ташламыйбыз!» – дип тордылар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Яралангач та, авыр булдымы?

Беренче чиратта, һушка килгәч тә, «мин исән» дип, өйгә шалтыраттым… Ләкин, шулай да, әле ныклап һушка килгәнче, күпмедер вакыт аралыгы үтте. Аннары саулыгың чамалы булса да, ничек тә тернәкләнергә кирәклеген аңлыйсың. Син – гаиләң өчен мөһим, балаларың «әти кайчан кайтыр» дип көтә. Хәзерге көнгә ел ярым реабилитация уздым. Шулай да, операцияләр ясату кирәк әле. 7 операция ясаттым инде.

Сезнең позывной фамилиягездән алынып бирелгәндер, мөгаен. Ә, гомумән, позывнойлар ничек бирелә?

Күп кенә хәрбиләргә фамилияләренә, аннары авыл җирендәге кушаматларына карап та бирелә. Үзләренең авыллары яисә һөнәрләре исемен дә позывной итеп алучылар бар.

Сәламәтлегегезгә аяусыз дошманнан зыян килсә дә, фронттагыларга ярдәм итәсез. Ничек волонтер булып киттегез?

Анда ярдәм бик кирәк. Укучылардан килгән һәр хат, балалар ясаган рәсемнәр, хәтта гуманитар ярдәм тутырылган тартма тышындагы «Питрәч» дигән язу да солдатларга көч бирә. Бу – хәрби иптәшләремә үзләре турында туган якта һәрвакыт хәтердә икәнлекләрен аңлата һәм көткәннәрен күрсәтә. Үземне бу эшкә дустым Эмиль Рәхмәтуллин җәлеп итте. Волонтер булуның да катлаулы яклары шактый (елмая). Бер көнне маскировка челтәрен үреп караган идем, кулларга, беләкләргә көч килде, авырта башладылар. Шуннан уйлыйм, ә әбиләр ничек үрә микән соң моны…

«Авылдашлар, гаиләм бик сагындыра иде»

Киләчәккә уй-ниятләрегез нинди?

– Аллаһ боерса, исән-имин булып, җиңүгәчә фронтка тылдан булса да ярдәм итеп торырга. Тыныч тормышның кадерен белергә кирәк!

Якташларга нинди теләкләрегез?

Һәрберсенә исәнлек-саулык телим. Иминлектә күрешүләр язсын. Фронтта булган чакта авылдашлар, гаиләм бик сагындыра иде. Барысы да сау-сәламәт булсыннар. Тиздән бу көрәшне җиңү белән тәмамлап, һәр хәрбигә туган якларга, якыннары янына кайтырга язсын.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Изге уй-ниятләр тормышка ашсын!

Илһам абый белән сөйләшеп алгач, аның тормышны шулкадәр нык яратуына инандым. Беркайчан да югалып калмый, алга карап атлый торган ир-атлардан ул. Аның дөнья көтәргә тырышып яшәвен күргәч, без әле тормышның кадерен тиешенчә бәяләмибез, дип тә уйлап куйдым. Бик күпләргә үрнәк ул. Сәламәтлеген югалтса да, беркайчан да үткәненә үкенми, илебезнең киләчәге өчен борчылып тора. Кызыксына, иптәшләре белән аралаша, аларга ярдәм итә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Питрәчнең Күн авылы волонтерлары һәм хәрбиләр белән очрашудан фоторепортаж




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Кызылские росгвардейцы задержали местную жительницу за незаконное овладение банковской картой

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.