Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Самараның Исаклы авылында яңа мәчет ачылды: «Авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырый»

0 92

Әйтерсең лә Исаклы авылында мәчет ачылу тантанасы уңаеннан күк йөзендә матур булып кояш күтәрелде. Без авылыбызның имам-хатыйбы Раил хәзрәт һәм аның хәләл җефете Заидә апа Зәкиуллиннар белән, машинага утырып, Исаклыга юл тоттык.

Бирегә килеп җиткәч, мәчет алдындагы мәйданга җыелган халыкны күреп исебез китте. Шатлыктан йөзләре балкып торган кунаклар бер-берсен сәламли, якын туганнар, дуслар кочаклашып күрешәләр, истәлеккә фотога төшәләр. Ә бәйрәм табыны әзерләнгән зур чатырдан борынны кытыклый торган тәмле исләр таралган.

Озак та үтмәде, тантана башланып китте. Татарстаннан килгән Марсель Вагыйзов белән Наил Галиев яңгыраткан мөнәҗәт авазлары, бөтен тирә-юньгә таралып, чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Аннан соң барыбыз бергәләп тәкбир әйттек.

Чарага бик күп мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Алар арасында Самара өлкәсенең беренче губернаторы Константин Титов та бар. Ул барыбызны да бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Аннан Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин эчтәлекле вәгазь сөйләде.

«Без бөтенебез дә – Атабыз Адәм белән Анабыз Һава тарафыннан Җир йөзенә җибәрелгән затлар. Тәннәребез төрле төстә булса да, төрле динне тотсак та, төрле телдә аралашсак та, барыбыз да – бер Аллаһы Тәгаләнең коллары.

Ислам – тынычлык һәм мәрхәмәтлелек дине. Әгәр кеше Аллаһыга ышана, Аны ярата икән, ул башка конфессия кешеләрен күрми кала алмый. Нинди генә милләттән булмасын, ул – Аллаһы Тәгаләнең иң лаеклы заты.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Әгәр сез бер-берегезне яратмасагыз, иманыгыз ихластан булмас. Үзара хөрмәт итешеп, Җир йөзендә тынычлык саклагыз!» – дип, баш мөфти халыкны дус, бердәм яшәргә өндәде.

Хөрмәтле кунагыбыз мәчеткә гарәп телендә язу язылган әләм тапшырды. Ә мәчетне салдыручы Гамәл Рафаил улы Җамалетдиновны «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев Гамәл әфәндегә һәм яңа төзелгән мәчетнең имам-мөхтәсибе Әбүзәр хәзрәт Галимуллинга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан тәбрикләү телеграммасын тапшырды.

Шушы матур бәйрәмдә Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның изге теләкләре дә нур өстенә нур булды.

Мәртәбәле кунаклар арасында өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, тарихчы Шамил Галимов, танылган спортчы, дөнья чемпионы Хәбил Бикташев, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе Габибулла Хасаев та бар иде. Шулай ук Казан шәһәренең «Татарлар» тапшыруыннан милләттәшләребез килгән иде.

Исаклы җирле хакимият башлыгы Александр Гурьянов мәчетне ксерокс, сканер һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев бик матур картина тапшырды.

Әйтергә кирәк, Гамәл Рафаилевич бәйрәмгә үзенең улы Рафаэльне дә алып килгән иде. Аның Татарстан киңлекләрендә гомер итүче бик күп туганнары, күрше-тирә район һәм авыллардан хәзрәтләр һәм Исаклыда гомер итүче мөселман кардәшләребез дә күпләп килгәннәр иде. Аларның һәркайсы күчтәнәчләрен, бүләкләрен китергән. Барысына да Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! Биргән садакалары кабул булсын иде!

Менә шулай итеп, мәчет ачу тантанасы ахырына якынлашты. Өйлә намазына чакырып, күңелләргә шатлык өстәп, тирә-юньдә көчле, моңлы азан тавышы яңгырады. Кызыл тасма киселгәч, кешеләр гыйбадәтханәгә кереп, үз урыннарын алдылар. Намаз тәмамлангач, кадерле кунагыбыз Тәлгать Таҗетдин үзенең вәгазьләре аша халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Шуны да өстәп язып үтәсем килә. Бәйрәм башланганчы мәйданда сөйләшеп торганда Заидә апаның: «Күр әле, сеңелем! Биредә әллә татар кешеләре юкмы икән? Барысы да русча гына сөйләшә. Болай булса, телебезгә бетү куркынычы яный бит», – дигән сүзләре борчуга салды, әмма мәчеткә кергәч, күңелем күтәрелеп китте. Чөнки намаз укучылар арасында бик күп яшьләр бар иде. Кайберәүләре кечкенә балаларын да алып килгәннәр. Залда намаз укырга урын калмагач, без коридорда урнаштык.

Шунда бер бәләкәй малай: «Әтием, мин дә, үскәч, шушы бабайлар кебек, намаз укырмынмы?» – дигән сорау бирде. Ә әтисе: «Әйе, улым, без барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә итагать итәргә, намаз укырга тиешбез», – дип аңлатты.

Мәчеттән чыгып барганда, аның диварына беркетелгән истәлек тактасына күзем төште. Анда: «Истәлек тактасы Имаметдин Җамалетдин улы Җамалетдинов (07.02.1910 – 30.03.2002) истәлегенә куелды. Ул тумышы белән Татарстанның Аксубай районындагы Яңа Татар Адәме авылыннан булган. Имаметдин Җамалетдинов – авыр елларда Аллаһы ярдәме белән ислам диненең изге нурын саклап калган ата-бабаларыбызның берсе» дип язылган иде.

Чыганак: «Бердәмлек» газетасы, Нурсинә Хәкимова

Фотолар «Бердәмлек» газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.