Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Шәфкать туташы-җырчы Илзирә: «Миндәге патриотизм хисе гаиләмдә алынган тәрбиядән килә»

0 107

«Минем турыда: «Дөрес җырламый», – диючеләр дә бардыр.»

Илзирә, аңлавымча, сезнең төп эшегез – шәфкать туташы, әйеме? Ни өчен, ничә еллар буе хастаханәдә эшләгәч, татар эстрадасына үрмәли башладыгыз?

Медицина белән сәнгать хезмәткәрләре үзара охшаш бит алар. Бу ике профессия әһелләре көн саен төрле эмоцияләр кичерә, төрле кешеләр белән һәрвакыт элемтәдә тора. Элегрәк әрсезлегем, үз-үземә ышануым тагы да көчлерәк булса, бәлки, иртәрәк тә җыр һәм сәнгать юнәлешендә эшли башлар идем.

Кечкенә чакта җырчы булырга хыяллана идегезме? Вокал белән шөгыльләндегезме?

Юк, шөгыльләнмәдем. Авылда гына җырлаганымны хәтерлим. Әмма укытучыларның мине җырларга өйрәткәне булмады. Чаллыдагы медицина көллиятенә укырга кергәч, җырлавым да тукталды. Тырышып укыдым, шуңа күрә җыр-биюгә вакыт калмый иде. Аңлыйсыз: медицина белән бәйле уку йортларында бик тырышып укырга кирәк. Ул анатомияне ятлаганнарымны әле дә хәтерлим.

Укуны тәмамлагач та, җырлап карыйм әле дип уйламадыгызмы?

Юк, уемда да юк иде, чөнки шәфкать туташы булу балачактагы хыялым иде. Чаллы шәһәренең хастаханәләренең берсенә эшкә кергәндә миннән: «Нишли беләсең?» – дип сорадылар. Менә шунда әз-мәз булса да җырлый белүем исемә төште. Җырга сәләтемнең барлыгын белгәч, мине ике куллап алдылар, чөнки хастаханә коллективына актив яшьләр кирәк иде. Шулай итеп, шәфкать туташы булып эшли башлагач, нинди генә бәйрәм булмасын, мине җырларга чакыралар иде.

Шәфкать туташы булу теләге каян барлыкка килде?

Әтиемнең сеңлекәше гомере буе шәфкать туташы булып Тукай районының үзәк хастаханәсендә эшләде. Бәләкәй чакта аны ап-ак халаттан күреп алган идем бер. Менә шуннан соң шушы теләк белән янып йөрдем. Бары тик медицина көллиятенә укырга керү һәм бары тик шәфкать туташы булу иде максатым. Табиб та буласым килми иде, бәлки, теләгем булса, югары уку йортына да укырга керә алган булыр идем.

Эшли башлагач, шушы ак халатлы фәрештә образы үзгәрмәдеме?

Юк, үзгәрмәде, бәләкәй чакта күңелемә кереп калган идеаль образ әле дә минем белән. Медицина хезмәткәрләре зур эш башкаралар. «Ковид» вакытында да кемнең кем икәне күренде. Бу вакытлар безнең өчен дә сынау булды. Коллегаларымның берсе дә артта калмады, качмады, барыбыз да, медицинаның кайсы юнәлешендә эшләвебезгә карамыйча, кызыл зонада эшләп алдык. Көненә алты сәгать дәвамында һәрберебез дә кызыл зонада эшләп ала иде. Кайчан да бер чума эпидемиясе булган гасырлардагы кирәге чыккан костюмнардан йөрербез дип башыма да килми иде. Көллияттә укыганда укытучыларның безгә шушы костюмнарны кию һәм салу тәртибен аңлатуына артык колак та салмый идек, безгә бу кирәк булмаячак, дия идек. Менә бит, язмыш, булгач…

Кызыл зонада сезнең эшегез нидән гыйбарәт иде?

Табиблар кушканнарны эшли идек. Әле бит башта дәвалануның төп һәм билгеле бер юлы да юк инде. Уколлар куя идек, пациентлар яныннан китми идек. Калганы эш белән бәйле серләр, барысын да сөйләп булмый.

Кызыл зонада эшләргә кирәк булачагын белгәч, гаиләгез ничек тәэсир итте? Үзегездә курку хисе барлыкка килдеме?

Ирем һәрвакыт минем яклы. Иҗат булсынмы ул, шәфкать туташы хезмәте булсынмы – ул миңа терәк. Шуңа күрә бу карарыма да каршы килмәде. Ә үзем шәхсән бераз курыктым. Өйдә балалар да бар бит. Кызыл зонадан чыккач, душка керсәң дә, барыбер иярә инде ул зәхмәт.

Үзегез авырып алдыгызмы?

Әйе, гаиләбездә барыбыз да авырып алды. Башта гына авыруың турында әйтү оят иде, бераз вакыт үткәннән соң гына халык бу хәлне кабул итә алды. Авырганда, коллегаларым миңа ярдәм итте. Тәүлегенә егерме дүрт сәгать элемтәдә идек без. Ахырын белмәгәч, борчылу да булды, кәеф тә кырылган иде. Кызганыч, хезмәттәшләрем арасында үлүчеләр булды… Урыннары оҗмах түрендә булсын.

Кулыгызда кеше үлгәне бармы?

Бар, коронавирус вакытында кызыл зонада эшләгәндә булды бу. Пациентларның барысына да: «Урыныгыздан тормагыз», – дип кат-кат әйтсәң дә, алар арасында тыңламаучылар да була иде. Алар үзләрен сәламәт дип уйлаганнардыр инде. Һәм менә бер абый да шулай уйлап, торып йөреп килим әле, дигән, күрәсең. Ул аякларына баскан, шул вакыт кан басымы күтәрелгән дә тромбоз барлыкка килгән… Һәм ул егылды да үлде. Шулай итеп кеше гомере өзелде. Бер мизгел.

Хастаханәдән китәргә уйламыйсызмы әле?

Әлегә андый теләгем юк, чөнки ике эшемә дә өлгерәм. Әгәр дә инде алга таба гастрольләр белән йөрерлек дәрәҗәдә популярлашсам, әлбәттә, шәфкать туташы эшеннән китәргә кирәк булуы ихтимал. Әмма әлегә бу хакта уйланганым юк.

Ә гастрольләр белән йөрү теләге бармы?

Казанда тәүге «сольнигымны» куйдым. Концертка килгән тамашачыларның алкышлары миңа адреналин өстәде, шуңа күрә бу алкышларны әле алга таба ишетергә теләр идем. Бәлки, заллар да тулы булыр әле, эшлибез бит, тырышабыз.

Профессиональлекне арттырыр өчен, вокал дәресләренә йөреп карарга уйламыйсызмы?

Йөреп караганым булды, әмма ул вокал дәресләрендәге дөрес җырлау кагыйдәләрен бик аңлап бетермәдем. Ничек тоям, шулай җырлау миңа уңайлырак. Минем турыда: «Дөрес итеп җырламый», – диючеләр дә бардыр.

Бармы алай диючеләр?

Ишеткәлим шул. Шәхсән үземә килеп әйткәннәре булмаса да, башкалар аша ишеткәнем бар. Миңа калса, бөтен кеше дә бер төрле җырласа да, бик үк дөрес булмый. Татар эстрадасында төрле тавышлы һәм төрле вокаль техникалар ярдәмендә җырлаучылар булырга тиеш. Мине тыңлаучы, концертларыма йөрүче тамашачыма җырлавым ошый икән, димәк, җырлау сәләтем бар.

Ябыкса, яхшырак булыр иде, дип язганнар иде. Күргәнем бар.

Мин 15 килограммга ябыктым бит инде. Сәхнә, әлбәттә, матурлыкны ярата. Алга таба да эшлим. Мондый сүзләргә яхшы карыйм, тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк.

Ничек ябыктыгыз?

Ашауны тыйдым, киметтем. Спорт белән шөгыльләнгәнем юк әлегә. 88 килограммнан 73кә төштем. 15 килограмм да әз түгел, үземне мактыйм әле.

Быел «Fasion ифтар»да да чыгыш ясадыгыз. Бу да уңыш. Сезнең продюсерыгыз бармы?

Продюсерлар белән эшләргә матди көчем юк. Образларны үзем уйлап чыгарам, җыр ягыннан әнием белән киңәшләшәм. Мәсәлән, бу ифтарда яңгыраган «Татар кызы» җырын да ул миңа язды. Минем продюсер әнием була, димәк. Әлбәттә, бу чарада катнашу – минем өчен зу уңыш. 2024 елда әлеге ифтарга билет алып барган идем. Узган ел үзем шушы зур сәхнәдә чыгыш ясаганнарга сокланып карасам, быел, киресенчә, килгән кунаклар минем чыгышымны күзәтте. Хыяллар тормышка аша!

Тагын нинди хыялларыгыз бар?

Илгә тынычлык килсен, беренчедән. Ә, икенчедән, әлбәттә, иҗат белән бәйле хыялларым күп. Тамашачым күбәйсен иде. Шушы максатыма ирешер өчен, көн дә эшлим, тырышам.

«Казанга күчү теләгебез бар»

Казанда концертыгыз булды. Үпкәләмәгез, әмма мин сезне зал җыймас, дигән идем. Әле эстрадада булуыгызга бер еллап кына бит…

Җырчыларның күбесе гастрольләрен авыллардан башлый. Мин исә Казаннан башларга булдым, чөнки вакыт бара. «Башта якын тирә авылларны йөреп чыгыйм әле». – дисәм, бер биш ел китәчәк. Менә хәзер Казан концертыннан соң район үзәкләренә барырга уйлыйбыз. Арчада концертым булды, халык яхшы кабул итте. Каушата бераз, әмма ятып калганчы, атып кал, дигән кебек, бу эшкә алынганмын икән, димәк, ахырына җиткереп эшләргә кирәк.

Каушауны ничек бетерергә?

Әгәр дә беренче җырымны ерып чыга алсам, димәк, алга таба бар да яхшы булачак, дидем. Ә беренче җырым Татарстаныбыз турында иде. Экранда республикабыз флагы, ә мин ютәллим яисә сүзләрен онытыйммы?! Шушы җырны башкарганда, горурлык белән җырлыйм. Аллаһка шөкер концертыбыз бик яхшы үтте.

Туган якка мәхәббәт, патриотизм каян килә? Мәхәббәт турында гына җырламыйсыз бит, җитдирәк темалар кузгатасыз.

Әнием гомере буе Тукай районы Биклән авылында яшәгән. Аның туган ягына тугры булуы миңа да күчкәндер. (Илзирәнең әнисе Рәзинә Сәетгәрәева белән интервьюны укый аласыз). Патриотизм һәм туган ягыма карата мәхәббәт хисләре гаиләмдә алынган тәрбиядән килә. Минемчә, патриотизм темасына бәйле булган җырлар мәхәббәт һәм туган як темаларына язылган композицияләр белән беррәттән популяр булырга тиеш. Әле менә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия патриотик җыр фестивале финалына үттем. 245 катнашучы арасыннан 26 кешене генә сайлап алганнар, алар арасында мин дә бар. Аллаһ боерса Мәскәүдә Христа Спасителя храмында финалда чыгыш ясаячакмын.

Храмда җырларга курыкмыйсыңмы?

Юк, бу хакта уйланганым юк әле. Храмның үзендә түгел бит ул. Финал храм каршындагы бер мең кешелек концертлар залында үтәчәк.

Казанга күчү турында уйланганыгыз юкмы?

Авылда үссәм дә, мин шәһәр кешесе. Бертуган абыем бар. Менә ул, мәсәлән, шәһәрдә тора алмый, аңа авыл кирәк. Абыем гаиләсе белән берара Чаллыда яшәп алганнар иде, авылда яшибез, дип, өй салып чыктылар. Шәһәр шаукымы миңа якын, шуңа күрә Казан кебек зур калада да яши алыр идем дип уйлыйм. Өлкән улым мәктәпне тәмамласын әле, аннан соң күз күрер. Теләк бар, яшермим. Ирем дә каршы түгел.

Улыгыз иҗат юлыннан китәргә уйламыймы?

Юк, теш технигы булам, ди. Улларымның берәрсе иҗат юлыннан китсә, каршы килмәс идем. Популяр булып китсәләр, акчасын да эшләрләр иде. Минем үземнең алай акча тотып караганым юк, «конечно», алга таба ничек булыр.

Киресенчә, чыгымнар күптер? Казандагы концертыгыз күпмегә төште?

Алты йөз мең!

Каян аласыз бу кадәр акча?

Әгәр дә мин җырлый башлыйм икән, димәк, чыгымнарның кирәк булуын аңлый идем. Шуңа күрә әзерләндем, алдан ук акча җыеп, барысын да уйладым. Ә акча хәйран кирәк...Казандагы концертыма билетлар да сатылды, шуңа күрә сарыф ителгән акчаның кайсыдыр өлеше кире кайтты.

Шәфкать туташы булудан кала, сез ресторанда да эшлисез дип беләм.

Әйе, Чаллы шәһәренең иң затлы бер рестораннарында арт-директор булып эшлим. Кайчандыр бу эшкә акча эшләргә кирәк дип килгән идем, аннан соң шушы эшнең бар рәхәтлеген белеп, тоеп эшли башладым. Арт-директор булып эшләгәч, татар эстрадасының популяр җырчылары белән якыннан таныш. Эшемнең икесен дә бик яратам.

Ресторан эшен дә, шәфкать туташы хезмәтен дә, хәзер инде иҗатыгызны да бер юлы алып барырга ничек җитешәсез?

Җавап бик гади, Алинә! Бу хезмәтләремнең барысы да күңелемә якын. Рәхәтләнеп, бар көчеңне биреп эшләгән эшкә теләп барасың бит ул. Иртә таңнан торып, яраткан коллективым янына хастаханәгә барам. Офтальмология бүлегендә эшләгәч, без көндә диярлек төрле операцияләр ясыйбыз. Кешеләрнең янәдән якты ут күрә башлауларын, ягъни операциянең – табиблар белән башкарылган уртак хезмәтебезнең уңышлы булуын аңлау җанга рәхәтлек бирә. Аннан соң кичкә табарак ресторан белән бәйле эшемә китәм. Ул инде минем икенче өем кебек. Анда баргач, үзем дә җырлыйм, башка артистлар белән дә эшлим. Ничек җитешәм микән, дип үзем дә уйланам. Кеше булдыра алмаслык эш юктыр инде ул. Барысы да ният белән максаттан гына тора. Яратып, ихластан эшләгәч, вакыты да, мөмкинлеге дә табыла.

Гел эштә булгач, улларыгызга вакытыгыз, игътибарыгыз җитдиме?

Мин карьерист шул...Вакытым да, игътибарым да җитеп бетмәгәндер. Өченчесен дә тапмадым, чөнки кабат әни булган хатын-кыз яшәү режимын үзгәртергә тиеш була. Вакытым һич кенә юк. Әле боларына да сүзем, елмаюым җитеп бетми. Шулай да балалар аңласын инде: алар өчен тырышабыз, аларның киләчәге өчен эшлибез. Балаларыбыз сәламәт булсыннар, Аллаһ аларны үзе сакласын.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

В Кызыле росгвардейцы обеспечили безопасность горожан во время празднования Дня города

В Туве сотрудники Росгвардии награждены на общегарнизонном разводе правоохранителей за высокие показатели в службе

Офицер лицензионно-разрешительной работы Росгвардии рассказал слушателям тувинского радио об итогах работы подразделения

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.