Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1 2 3
4
5
6 7
8
9
10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Бәла үзе генә йөрми: «Былтыр әнинең йорты янган иде, быел әтиемнеке янды»

0 384

Бу ике ел - минем гаиләм өчен сынау еллары булды. Узган җәй дә бәхетсезлек килгән иде безгә. Август аенда әниемнең Восточный бистәсендәге йортында янгын чыгып, аны яңадан торгызырга туры килгән иде. (Минем әти белән әнинең аерылышканнарына күп вакыт узды инде, икесенең дә үз гаиләләре бар). Янгын бик кызу көнне башланды, өстәвенә җил дә көчле иде, йортны тиз чолгап алды. Шулай булуга карамастан, әниләр яши торган йортның беренче катын булса да саклап кала алдылар. Беренче каттагы җиһазлар, техникага да зыян килмәде. Көзгә кадәр йортның түбәсен ябып, икенче катын яңадан төзеп бетерергә җитештек. Әлегә эчендә ремонт эшләре бара. Әниемнең гаиләсе бу авырлыкларны җиңеп чыга алды. Әлбәттә, битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән.

Инде менә көтмәгәндә-уйламаганда әтиемә бәла килде. Янгын аның бар мал-мөлкәтен көлгә әйләндерде, - ди Аделина.

Ул көнне Әмәт бистәсендә бер ташландык йорт белән бергә санаганда 6 хуҗалык яна. Аделина сөйләвенчә, янгын иң башта нәкъ менә шул ташландык йортта чыга. Җил дә янгын файдасына эшли - утны корган үләннәр буйлап, күз ачып йомганчы башка йортларга да илтеп җиткерә.

Телеграм каналларда таралган видео:

Янгынның шул аскы яктагы ташландык йорттан башлануын гына беләбез. Кемдер: «Анда йортсыз кешеләр кереп куна иде», - ди. Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндер, бәлки. Ул хуҗалыктан берничә үсмернең йөгереп чыгып баруын да күргәннәр. Кыскасы, кайсы дөрестер. Янгынның ничек, ни сәбәпле башланганын без әле белмибез. Төгәл генә мәгълүмат юк.

Бистә халкы сөйләвенчә, янгын сүндерүчеләр дә озаклаганнар. Башта ялгыш адрес буенча килгәннәр, соңыннан Универсиада проспекты буенча килеп туктаганнар. Чөнки урамның аскы ягыннан машина белән үтеп булмаган.

Янгын башланганда әти чәчтарашханәдә булган. Хәбәр килү белән үк ул да, аның тормыш иптәше белән мин дә фаҗига булган урынга ашыктык. Әти бездән алданрак кайтып өлгергән иде. Мин килеп җиткәндә йортыбыз дөрләп яна иде инде… - дип сөйли Аделина.

Фото: © Аделина Галишинаның шәхси архивыннан

Аделина сөйләвенчә, ут телләре башта аларның иске йортларына үрләгән. Аннан инде яши торган йортларына да «кул сузган».

Иске йортта бакчада эшли торган кораллар, кирәк-яраклар саклый торган идек. Әти кайтып җиткәндә ул янып бетә язган инде. Әти шунда ук яңа өйгә йөгереп кергән. Кайбер кием-салымнарны җыярга өлгергән. Ә менә документларның берсен дә алып чыга алмаган. Чөнки бу вакытта янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, гидрантларын суза башлаганнар. Әти өебезгә зыян килмәс, янгынны сүндерергә өлгерерләр дип уйлаган. Кызганыч, өметләре акламады - агач йортны ут санаулы мизгелләр эчендә чолгап алды,- ди ул.

Телеграм каналлардагы видеолар:

Өстәвенә, Галишиннар гаиләсенең куанычлы хәбәрләр көтеп, шатлыклы мәшәкатьләр белән йөргән көннәре булган. Аларның гаиләләре ишәергә тора.

Әтинең тормыш иптәше йөкле, тиздән аларның игезәк сабыйлары туачак. Шуңа да алар йортның бер бүлмәсен, тулысынча ремонт ясап, җиһазлап, бәбиләр кайтуга әзерләгәннәр иде. Балаларга дип алынган кием-салымнар, кирәк-яраклар да янып бетте. Бер генә әйберне дә чыгарырга җитешмәдек.

Янгын сүндерүчеләр ялкын белән озак көрәштеләр. Тик 5 йорт янып көл булгач кына туктата алдылар шул. Әти йортының стеналары гына басып калды. Ә күршеләрнең йорты урынында, гомумән, харәбәләр генә. Мичләре кенә тырпаеп тора, - ди Аделина.

Әлеге нигез - Галишиннарның әби-бабаларыннан калган, гомерле нигез.

Иске йортыбызда үзенең зур гаиләсе белән дәү әтием яшәгән, минем әтием һәм калган балалары шушы нигездә үскән. Соңрак дәү әтигә эшеннән фатир бирәләр дә, алар шәһәргә күченәләр, ә әлегә йорт - бакча йорты буларак хезмәт итә башлый.

Дөрес, гаилә коргач, әти кире шул йортка күченде. Берничә елдан шушы нигездә яңа йорт салырга кирәк дигән фикергә килде. Чөнки безнең гаиләбез зур. 12 яшьлек сеңлем белән мин әти йортында даими кунак булабыз. Менә хәзер тагын ике бәби туарга тора. Әти йортны ипотека алып төзеде. Барлык түләүләрен дә әле былтыр гына түләп бетергән иде. Рәхәтләнеп яшисе иде дә бит. Менә шушы ике йортның икесеннән дә көл өеме генә торып калды… Әлеге нигез минем үзем өчен дә бик кадерле. Безнең балачак, җәйләребез гел шунда узды, - дип аңлатты Аделина.

Галишиннар һәм янгыннан зыян күргән башка гаиләләр, ярдәм сорап, хакимият органнарына мөрәҗәгать итмәкче булалар.

Безнең хуҗалык янгын куркынычы булган хуҗалык түгел иде. Электр үткәргечләре дә, башка җиһазларыбыз да төзек булды. Әти аларның барысын да шәхсән үзе карап, контрольдә тотты. Шуңа күрә барыбыз бергә җыелып, мөрәҗәгать язмакчы булабыз. Янгын безнең хуҗалыктан түгел, кеше яшәми торган ташландык йорттан чыкты.

Район хакимиятенә зур рәхмәт, әлбәттә. Фаҗига урынына шунда ук килеп җиттеләр. Зыян күрүчеләргә яшәп тору урыннары бирделәр. Ләкин бу вакытлыча гына шул.

Минем әти әлегә дәү әнигә күченде. Аның тормыш иптәшен, кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә алып киттеләр. Бәбиләрен иртәрәк табу куркынычы да бар. Шуңа ул әлегә хастаханәдә калачак.

Безнең алда исә гомер иткән нигезебезне ничек тә яңадан торгызу бурычы тора, - диде Аделина.

Галишиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр өчен:

2200700179887988 ( Тинькофф картасы номеры)

2202200597626090 (Сбербанк картасы номеры)

Ярдәмне +79172515407 номеры аша да җибәрергә була (Сбербанк, Тинькофф)

Реквизитлар:

Валюта получаемого перевода: Российский рубль (RUB)

Получатель: ГАЛИШИН АЙРАТ ТАГИРОВИЧ

Номер счёта: 40817810862005768325

Банк получателя: отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

ОКПО: 09265993

ОГРН: 1027700132195

SWIFT-код: SABRRUMMNA1

Почтовый адрес банка: 420012, КАЗАНЬ, УЛ. БУТЛЕРОВА, 44

Почтовый адрес доп.офиса: 420043, Г. КАЗАНЬ, УЛ. ВИШНЕВСКОГО, 57

Шунысын да искәртәбез, Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьләрендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. Бу хакта «Татар-информ» язган иде.

Фото: © «Казань на максималках» телеграм каналы

Фото: © Аделина Галишинаның шәхси архивыннан





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Ветеран СОБР «Эзир» - участник программы «Герои Тувы»

Какие сибирские регионы опережают Новосибирскую область по числу отелей категории «пять звезд»?

Охранник ТЦ в Москве ударил ножом в шею пьяного коллеги

В Туве росгвардейцы приступили к зимнему периоду подготовки

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.