Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Туган як» җыры авторы: «Элвин Грей җырламасын, димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын»

0 144

«Вәсиләнең ихластан рәхмәт әйтүен әле дә хәтерлим»

Гөлнара апа, «Туган як» җыры ничәнче елда язылды?

90 еллар азагында яздым. Миңа ул вакытта әле 19 чамасы гына иде. Әмма, ул язылгач, әле озак еллар җырланмый ятты, чөнки, беренчедән, бу темага җырларга алынасылары килмәде. Ә икенчедән инде, аның аранжировкасы ул замандагы аранжировкаларлан аерылып тора иде. 2003 елда гына мәрхумкәем Вәсилә Фәттахова бу җырны башкарырга булды.

Көй авторы Урал Рәшитов. Җыр сүзләре аның кулына ничек эләкте?

Стәрлетамак шәһәренең Культура агарту училищесын тәмамлап, Раевкага (Башкортстан республикасы Әлшәй районындагы бер бистә) кайттым. Минем шигырьләремә хәзер инде бик тә популяр композиторлар булган Альфред Якшимбетов, Фәрвәз Кильдигулов көйләр язалар иде. Соңыннан Урал Рәшитов та язып карарга булды.

Җыр тиз арада популяр булып киткәндер, әйеме?

Ул вакытта Интернет та, телефоннар да юк бит. Шушы җырым белән Вәсиләнең, Айдар Галимов төркемендә эшләп, бөтен Россия буенча гастрольләрдә йөрүен алар кире Башкортстанга әйләнеп кайткач кына белдем. Безнең җыр хит икән бит! Вәсилә белән нәкъ шунда танышкан идек. Аның, мине кочаклап алып, ихластан рәхмәт әйтүен әле дә хәтерлим.

Элвин Грей да җырлый «Туган як»ны. Аңлавымча, ул авторларны дөрес атамый?

Әйе, ул көй һәм сүзләр авторы дип Урал Рәшитовны атый. Әйе, көе аныкы, ләкин сүзләре минеке бит. Башка авторлар да минем белән килешер, шигырь бит бала кебек кадерле.

Урал Рәшитов белән элемтәгә кергәнегез бармы?

Аның белән аралашканым юк. Уралның бу адымын хыянәт кебек кабул итәм. Мин аңа нәрсә дип әйтим инде...Сөйләшү барыбер бер нәтиҗәгә дә китермәячәк.

Хокуклар кемдә соң?

Бу җыр чыккач, Урал аны Уфадагы «Мастер» студиясенә сатты. Шул вакытта, җырларым күбәеп киткәч, мин дә дисклар чыгара башладым. Ярый да шушы елны «Барс Рекордс» белән берлектә «Туган як» җыры кергән җыентыкны чыгарганмын. Бу 2005 еллар. Шушы диск минем автор булымны раслый!

Сез Радик Юльякшинның җырлавын теләмисезме?

Җырламасын, димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын. Белүемчә, Радик башкаруындагы «Туган як» җыры барлык Интернет мәйданчыкларыннан алып куелган. Аның клибы да миңа бер дә ошамый. Шәрә кызлар төшкән ул клип мин язган шигырьләрне рәнҗетә. Җырласыннар, бер сүзем юк. Радик та, авторлыгымны танып, мине хөрмәт итеп җырласын.

Айдар Галимовның «Кызыл розалар»ы да сезнеке.

Әйе, бу җырны язгач, әнием нәкъ аңа биреп карарга киңәш итте. Әнием Айдарның җырлаганын ярата иде. Хәзер генә әнием инде безнең арада юк...Шигырьләр язылды, ләкин, Себергә киткәч, иҗат барыбер тукталып алды. Иҗат итәр өчен көчле хис-кичерешләр кирәк. Шигъри юллар тик торганнан гына язылмый.

Мәсәлән, «Кызыл розалар» кайчан язылды дип беләсең?! Бер мәлне миңа зууур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Розаларның энәләре кул-бармакларымны чәнчеп-чәнчеп канаткан иде. Шушы розаларны тотып, электричкада өйгә кайтып киттем. Юлдашларның барысының да күзләре я миндә, я чәчәкләрдә иде. «Ничә сумга сатасың?» – дип тә сораганнар иде. Миңа бүләк иттеләр, дидем, горурланып! Һәм шушы өйгә алып кайтыр юлда шигырь дә язылды.

Кем бүләк итте соң бу чәчәк бәйләмен? Хәзер ул кеше белән сез элемтәдәме?

Артымнан йөрүче бер егет иде ул. Кызганыч, мин генә аның хисләренә җавап кайтара алмадым. Аралашканыбыз юк, бу хәлләргә 30 ел үткән инде. Әле исемдә: бу шигырьне Фәрвәзгә дә күрсәткән идем. Ул: «Кем розалар дип җырласын инде, гөлләр дип җырларга кирәк», – диде.

Себер якларына ник киттегез?

Хатын-кызның урыны ире белән бит инде ул. Кияүгә чыктым. Әмма әниемдә яман шеш тапкач, кире кайтырга мәҗбүр булдым.

Ирегез дә Себердән сезнең белән кайттымы?

Юк шул, без аерылдык. Ул Себердә абруйлы хуҗа иде, эшеннән китәсе килмәде. Яхшы акчага ияләшкән кеше барысын да ташлап китә алмый. Без аның белән биш ел яшәдек. Аерылышсак та, дуслар булып калдык. Әнием үлгәч, кире үз янына да чакырып карады, мин бармадым инде.

Бер егерме ел үткәч, беренче иремне Раевкада очраттым. Ул вакытта инде улым бар иде. Мине бәләкәй бала белән күргәч, чак егылып китмәде, чөнки безнең балабыз булмаган иде.

«Улымның әтисе дә әзме-күпме үз өлешен кертә»

Сез әле дә язасызмы? Языламы?

Хәзер мин Уфада яшим. Шигырьләр, әлбәттә, языла. Әзер көйгә дә яздыралар, темасын да билгелиләр.

«Кызыл розалар» язылган вакытта җыр сүзләре бушка бирелә идеме? Хәзер җырчыларның түләп сатып алганнарын беләм.

Әйе, әлбәттә, бушка язылды, аны уйламыйсың да бит. Еллар үткәч, 500 сумга яза башладым. Хәзер инде бәяләр башка төрле.

Ничә сумга язасыз?

5 меңнән арттырганым юк.

Шигырь язып кына ерак китеп булмас. Заказга җырлар язудан кергән акчага яшәп буламы?

Кысып тотсаң, була. Россия Авторлык үзәгеннән гонорарлар да килеп тора. Махсус операциягә кадәр яхшы түлиләр иде. Хәзер аена ун мең тирәсе. Улымның әтисе дә әзме-күпме үз өлешен кертә. Акчаны тота белү яшүсмер чактан ук килгән инде ул. Мин бит совет чоры баласы. Заманында кием алу да проблема иде. 90нчы елларда матур кием юк иде, хәзер генә ул кибет киштәләре тулы. Өстәвенә, мин әтисез үстем.

Иҗаттан башка нәрсә белән шөгыльләндегез, шөгыльләнәсез?

Себергә киткәнче, хореограф булып эшләдем. Янәдән Уфага әйләнеп кайткач, әниемне карадым. Һәм 47 яшемдә генә бала таптым.

Менә терәәәк, 47 яшегездә беренче балагызны таптыгызмы?

Шулай шул, озак еллар балам була алмады. Болай соң табу, әлбәттә, куркыта иде, тик баласыз да каласым килмәде. Авыр булды, ике тапкыр үлә яздым. Реанимациядә ятканда бер шәфкать туташы: «Бу урында Вәсилә Фәттахова да яткан иде, улеп китте», – дигән иде. Хәлләр болай да шәптән түгел, өстәвенә шәфкать туташы шулай ди. Йөрәгем янды инде...Борчылып, стресс кичергәч, кан басымым күтәрелә иде. Табиблар иртәрәк таптырырга карар кылды. Кесарево кисеме белән таптым. Карынымдагы балам әле җиде генә айлык иде.

Улыгыз исән-саумы?

Билгеләнгән көннәрдән иртәрәк туган балаларның сәламәтлекләре белән төрле проблемалар булгалый дип ишеткәнем бар. Минем улым Сәет, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт. Уфада икенче сыйныфта бары тик бишлеләргә генә укый. Тимераякта шуу белән шөгыльләнә.

47 яшегездә бала табарга тәвәккәл иткәнегезне туганнарыгыз ничек кабул итте?

Үзеңә ышангач, кеше сүзенә бик игътибар итмисең. Ирем каршы түгел иде, монысы мөһим. Аннан соң әнием дә үләр алдыннан: «Бала тапмыйча калма», – дигән иде. Үземә бер иптәш кирәк бит, әле олыгаясы көннәр дә алда.

Аңлавымча, улыгыз икенче ирегездән? Улыгыз туганда аңа ничә яшь иде соң?

Икенче ирем миннән 13 яшькә кечерәк. Без аның белән хәзер бергә түгел, аерылыштык. Шулай да яхшы мөнәсәбәттә кала алдык, улым да әтисе белән аралашып тора.

Аерылуыгызның сәбәбе нидә булды?

Холыкларыбыз туры килмәде, диләрме әле?.. Бездә дә нәкъ шушы очрак. Мин ачуланышып йөрергә яратмыйм. Улымның әтиле булып үсүе минем өчен хәерле.

«Иҗатым халык күңелендә мәңгегә калачак.»

Әтисез үстем, дисез...

Әтием бик иртә үлеп китте шул. Әнием менә, шөкер, 85кә кадәр яшәде. Ул мине кырык яшендә тапкан. Мин аннан да уздырып 47дә таптым. Әниемнең бер генә баласы идем шул. Сине үстерә алырмынмы икән, дип хафалана иде.

Сездә Сәетне үстерә алырмын микән дип борчыласызмы?

Юк, мин үз-үземә ышанам. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Мине ничек үстерделәр, мин дә улымны шулай үстерәм. Әни мине биетә, җырлата, шигырьләр яздыра иде, (миңа язарга да булыша иде) аннан аларны «Ялкын» журналына җибәрә иде, басылып чыккач, шатлана иде. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әни: «Картайгач, мине карарга кеше кирәк булыр, шәфкать туташы бул», - диде. Мин: «Нигә мине җырлатып, биетеп үстердең соң?! Сәнгать юлыннан китәсем килә. Мин сине болай да карармын», – дидем. Сүземдә тордым, чыннан да озак еллар карадым, тәрбияләдем. Шулай итеп укытучылыкка китәргә булдым.

Быел Бөек җиңүгә 80 ел була. Әтиләрегез ветераннармы?

Әтием сугыш, ә әнием тыл ветераны. Без, махсус операция башланганчы, Уфада Үлемсез полк парадында ел да калдырмый йөри идек. Минем җиңүгә багышланган җырларым да байтак: «Җиңү көне», «Батырлар үлми» һәм башкалар. Тыңлыйм дигән кешегә, алар барысы да Интернет челтәрләрендә бар.

Легендар «Туган як» җыры белән тәмамлыйк. Ул бит халыкныкы, димәк, сез дә халык язучысы?..

Үткән ел 9 май көнне Уфада "Туган як" җырымны җырлап солдатлар парадта . Ике ел элек Интернетта солдатларның чакыру пунктыннан махсус операциягә "Туган як"ны җырлап юлга кузгалган видео язманы күрдем. «Туган як» инде күптән халык җырына әйләнде. Димәк, иҗатым халык күңелендә мәңгегә калачак.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Массовые задержки и отмены рейсов 8 августа: хаос в аэропортах России

Активный туризм на Алтае: сплавы, конные прогулки и треккинг

Сотрудники Росгвардии в г. Ак-Довураке провели день открытых дверей

Боец ОМОН «Адыг» провёл утреннюю зарядку в преддверии Дня физкультурника для активистов Движения первых

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.