Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Сәрия Закирова энесе турында: «Үлеменә ышанмадым, киләчәктә дә көтеп яшәячәкмен»

0 134

«Аулак өй – баттл» проекты алып баручысы, җитәкчесе Сәрия Закированың энесе – апасының улы Дилүс Әхмәдуллин 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә җибәрелә. Ярты елдан соң туганнары аның белән элемтәне тулысынча югалталар, ул әсирлеккә эләгүчеләр, үлүчеләр һәм хәбәрсез югалганнар исемлегендә дә булмый. Ел ярымнан артык вакыт узгач кына егетнең гәүдәсе Ростовтагы моргта табыла. Энесен ничек эзләве, ни өчен озак вакыт дәвамында таба алмаулары турында Сәрия Закирова «Интертат»ка сөйләде.

«Кеше күңелен сындырма, сагыныр, көтәр кешесе булганда әйбәт бит инде»

Апа 18 яшендә кияүгә чыкты, бер-бер артлы 2 малай туды. Дилүс 1994 елның 9 маенда дөньяга килде. Әле дә хәтеремдә: «досрочно» имтихан биргән идем ул көнне, шуннан бала тудыру йортына киттем, аны миңа тәрәзәдән күрсәттеләр. Ә 2023 елның 19 маенда үлгән булып чыкты.

Армиядән кайткач, авыл егетләре белән дә, үзе генә дә «шабашкалар»га йөрде, хәрби заводта да эшләп алды. «Төзелештә, хәрби заводка караганда акча күбрәк», – дип, җәйләрен «шабашка»га китә иде. 2022 елны Республика көненә «объектны» тәмамлап, ул, авылга кайтып, каралты-кураларны яңартты. Әле шул вакытта, мобилизациягә эләгер дип, бер дә башка килмәде. «Апа, менә монда эш бетә дә, хәрби заводка эшкә керәм», – дия иде. Кызганычка, ул анда эшкә керергә өлгермәде. Мобилизация башлангач, 27 октябрьдә икенче агым белән махсус хәрби операциягә китеп барды.

Армиягә озату кичәсе

Энем гаилә корырга да өлгермәде. Дөресен генә әйткәндә, 6 ел дәвамында Казан кызы белән очрашып та йөргән иде, ул кыз аны «Казан-Экспо»дан сугышка озатып та калды. 28 декабрьдә Дилүс махсус хәрби операция зонасына китте, ә 5 февральдә яралангач, Ростовтагы госпитальгә алып киттеләр, аннары Самарага күчерделәр. Ул госпитальдә ятканда, сөйгән ярының әти-әнисе Дилүс белән аралашуны туктатырга киңәш иткән. Мин аңа: «Син алай кеше күңелен сындырма инде, ул сиңа шалтырата, сиңа дип хатлар яза. Сагыныр, көтәр кешесе булганда әйбәт бит инде», – дип әйтеп тә карадым. Ләкин аралары суынды. Дилүс госпитальдән чыкканнан соң, ялга кайткач, ул аның телефонын да алмады, хәбәргә дә чыкмады, – дип сөйләде апасы.

«Апа, мин монда беркемне дә белмим...»

Май башында Дилүс Әхмәдуллин яңадан махсус операциягә китә, әмма, озакламый, туганнары аның белән элемтәне югалталар, һәм ел ярымга сузылган эзләү процессы, борчулы һәм йокысыз төннәр башлана.

Соңгы тапкыр сөйләшкән көнне бик каты бәрелешләр булды анда, шуннан соң ул элемтәгә инде чыкмады. Халык арасында аның үлеме турында сүз йөрергә тотынды, әмма мин аңа ышанмадым. Чөнки ул ялга киткәч, үзе белән бергә мобилизацияләнгән егетләр янына эләкмәде. Аның хатлары бар: «Апа, мин монда беркемне дә белмим», – дигән. Бергә киткәннәр бер-берсе турында туганнары, якыннарына хәбәр итеп торалар, ә безнең аралашыр, белешер кешебез юк иде. Шуңа күрә мин аның үлеменә һич кенә дә ышанмадым.

Госпитальдә яткан вакыты

Әйтик, 2023 елның 5 февралендә миңа аның яралануын хәбәр иттеләр дә, мин энемә шалтыраттым. Ул: «Әнигә әйтмәгез – борчылыр», – диде. Әмма, ул вакытта, апага бергә хезмәт итүчеләре аның яралануы турындагы хәбәрне бик тиз җиткерделәр, ә бу юлы энем янында нәрсәдер әйтә алырлык бернинди конкрет кеше дә юк иде, – дип аңлатты Сәрия Закирова.

Ел ярымнан соң егетнең мәете Ростов моргында табыла

Сәрия Закирова, элемтә югалганнан соң, иң беренче эш итеп, «Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгать итә. Анда, егетнең әти-әнисен чакырып, Оборона министрлыгына хат язарга ярдәм итәләр. Шунда ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская махсус хәрби операция зонасына китүчеләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашулар үткәрә. «Ул да ярдәм итте», – ди Сәрия ханым. Озакламый егетнең хәбәрсез югалуы турындагы хат килеп төшә.

«Ватанны саклаучылар» фонды барлык госпитальләрнең исемлеген бирде, без һәрберсенә шалтыратырга тотындык. Я җавап бирмәделәр, я җавап бирә алырлык кеше юк – кемнең кая икәнлеген кем әйтеп утырсын? Хәрби госпитальләрдән эзләү бернинди нәтиҗә китермәде.

Халыкара Кызыл Хач («Красный Крест») комитетына да даими рәвештә «шундый-шундый номерлы мобилизованный» дип шалтыратып тордым. Һәр шалтыратканда ул «хәбәрсез югалган статусы»нда иде. 2024 елның ноябрь аенда аның үлгәннәр исемлегендә дә, әсирләр исемлегендә дә һәм хәбәрсез югалганнар исемлегендә дә күренмәвен әйттеләр, – ди ул.

Декабрь аенда тагын бер тапкыр документларны, әти-әнисеннән алынган ДНКларны, фотоларны җыеп, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать язалар. Шуннан соң гына егетнең Ростовтагы моргта ятуы ачыклана.

«Быел 11 гыйнварда үлүе турындагы хәбәрне китереп бирделәр, ә 12се көнне инде аны, туган җиренә алып кайтып, соңгы юлга озаттык. Башкалар вафат булган туганнарының гәүдәләрен тиз арада эзләп табып, кайтара алдылар, аларга булышканым да булды, ләкин үзебезнекен генә бик озак эзләдек. Я әсирлектәдер, я разведкададыр, я госпитальдәдер – исәндер, дип өметләнгән идек инде», – ди туганы. Алып кайту һәм җирләү эшләре белән Апас районы җитәкчелеге шөгыльләнә.

«Хәрби операциядә хезмәт итүче туганыңның ничәнче хәрби бүлектә хезмәт итүен, ротасын һәм жетон номерын сорарга кирәк»

Сәрия Закирова әйтүенчә, эзләү процессында иң зур кыенлыкларның берсе – хәрби бүлекнең, ротаның номерын белмәү белән туа, исем-фамилияне генә әйтеп, кешене эзләп табу бик кыен.

Рәсми хатлар язып, эзли башлаганда, иң беренче чиратта, аның тәгаен нинди хәрби бүлеккә эләгүен язарга кирәк. Безнең очракта да, яраланганнан соң, 1 ай бездә ялда булган вакытта, Дилүснең жетон номерын фотога төшереп калырга кыенсындым. Хатлар яза башлагач, жетон номерын да сорадылар.

Ул ремонтлар башкаручы ротада иде, сварщик булып китте. Телефоннан җибәргән хәбәрләрендә ул: «Мин авылдан елмаеп чыгып киттем, монда да күңел төшенкелеге белән йөрмим. Ул ротаны оныт инде, апа. Ул бетте. Безнең ремонт батальоны бар, әмма ул Ростовта, монда түгел», – дигән иде һәлак буларга берничә көн кала җибәрелгән хәбәрендә, – ди ул.

«Истәлеккә калган бердәнбер әйбер – жетон»

Гаилә ахыргача Дилүснең үлүенә ышанмый, хәтта канлы жетоны кайткач та, абыйсы кабат ДНК-экспертиза ясатырга тели. Әмма судмедэкспертизаның төгәл ясалуы турында әйтәләр һәм, үлгән вакыты итеп, 2023 елның 19 мае билгеләнә.

Аннан истәлеккә калган бердәнбер әйбер – шул жетон булды. Мин барыбер хәзер дә һәм бик озак еллар аны, кайтып керер дип, көтәрмен инде. Ул миңа бик якын иде. Энем булса да, мин аңа «улым» дип эндәштем. Мобилизациягә эләккәч тә, мин, үз кулларым белән аңа сумкалар тутырып, полигонга йөрдем. «Бу – вакытлыча гына, коронавируслар узып китте – исән калдык, монысыннан да котылырбыз, исән калыр. Бәлки, мобилизацияләнгәннәрне кире өйләренә кайтарырлар», – дип үз-үземне ышандыра идем. Әти-әнисенең кечкенә балалары, мал-туарлары булгач, еш килеп йөри алмый иделәр, мин ике көнгә бер, алар Казанда булган вакытта, өчпочмаклар, бәлешләр пешереп алып бара идем , – дип сөйләде Сәрия апасы.

Аның әйтүенчә, эзләү барышында беркайда да мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдырмыйлар, әмма Оборона министрлыгында андый хатлар меңәрләгән, кайберләре җавапсыз да калырга мөмкин. Иң зур ярдәмне эзләү барышында отставкада булган хәрбиләр күрсәтә, кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек язарга кирәклеген нәкъ менә алар аңлатып бирәләр, диде ул.

Сәрия Закирова ВКонтакте челтәрендә шигырь юллары да язган:

Минем бүген соңгы өмет сүнде,

Кичә генә көттем кайтыр дип…

Дөнья елый, авыл елый бүген,

Нигез елый, балам, кайгырып…

Минем бүген соңгы өмет сүнде,

«Кайтырсың!» – дип өзелеп көткәндә, –

Хатирәләр булып балачагың калды,

Сөлек кебек егет – үткәндә…

Без дигәнчә бармый икән дөнья,

Без көткәннәр кайтмый... Зур хәсрәт.

Кичә генә көттем кайтыр диеп, –

Бүген менә сүнде соңгы өмет…

Дилүс Әхмәдуллинның урыны оҗмахта булсын! Әти-әнисе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә бу авырлыкларны күтәрергә сабырлык бирсен!

  • Әхмәдуллин Дилүс Рифкат улы 1994 елның 9 маенда Апас районы Әлмәндәр авылында дөньяга килә. Дүрт балалы гаиләдә икенче бала. Борнаш урта мәктәбен тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә механика факультетында белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, төзелештә эшли. 2022 елда мобилизацияләнеп, 27 октябрьдә махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 5 февралендә яраланып, Ростов, Самара шәһәре госпитальләрендә дәвалана, госпитальдән 1 айга отпускага җибәрәләр. 2023 елнын 19 маенда фронттан соңгы тапкыр элемтәгә чыга һәм 2023 елның 24 маеннан «хәбәрсез югалган» дигән рәсми кәгазь килә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.