Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Фәйзуллин йөзүләре»: «Татар бугазы»на кадәр йөзәчәкбез! Әлегә Теләчедә

0 515

«Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган әдәбият һәм спорт бәйрәменең нигезендә, беренчедән, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм аның үрнәгендә язучылар, галимнәр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренең ерак арага йөзүе ятса, икенчедән, үзара һәм китап укучылар белән әдәбият турында сөйләшүләр. Теләче районында тегесе дә, монысы да булды – барысы да канәгать!

Районның калфаклы мәдәният хезмәткәрләре кунакларны Теләче район чигендә түгәрәк икмәк һәм чәкчәк белән каршы алуын, Олы Мәтәскә авылы клубы ишегалдында көзге муллык күргәзмәсе оештырылуы, аның аша язучыларның клубка үтүе, кайнар коймакны каймак белән балга манып (икесе дә яңа аертылган) чәй эчүләре турында җентекләп язып тормыйм. Олы Мәтәскә клубы республиканың авыл клубларын төзекләндерү программасы аша төзекләндерелгәннән соң, бу – биредә узган беренче зур мәдәни чара булуын һәм әлеге чарада ике яклап та оештыручылардан беренче затлар: район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашуын искәртим дә, «Фәйзуллин йөзүләре» бәйрәменең әдәби өлешен тасвирлауга күчим.

Олы Мәтәскә – халык язучысы Фатих Хөснинең туган авылы. Олы Мәтәскә урта мәктәбе Фатих Хөсни исемен йөртә, Олы Мәтәскә мәдәният йортында Фатих Хөсни музее бар, авылдагы мәдәни чаралар да Фатих Хөсни иҗаты белән үрелеп бара. Шуңа күрә «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган әдәбият һәм спорт бәйрәменең спорт өлеше Олы Мәтәскә буасында үтсә, әдәбият өлеше Фатих Хөснине искә алу белән бәйле иде.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Көндәлек мәшәкатьләр белән утырганда, Ркаил Зәйдулла шалтыратып: «Равил Фәйзуллин йөзүләрен уздырыйк әле», – ди. Мин 21 июньдәге Казан сабантуенда районыбызның ничек катнашуы, ничек итеп үзебезнең Баландыш сабантуен үткәрү турында – кем киләсен, кем китәсен уйлый идем. Ркаил дус аңлатып бирде, һәм без үткәрергә килештек – көн туры китерү генә бик мәшәкать булды. Ркаил Зәйдулла кемгә күпме акча биреп ничек килешкәндер, күкләр-җирләр белән сөйләшкәндерме – менә дигән кояшлы көн туры килде. Мин бу чараны бик кирәк дип саныйм. Без үзгәрәк булсын, халыкчан булсын дип, программа төзергә тырыштык. Мондый сүз кулланганга ачуланмагыз – татарның бер көтү бөек язучылары килеп төшү көн дә була торган күренеш түгел. Хәзер яшь буын әзрәк укыса да, язучылар әсәрләрен укырга тырышабыз. Бу кичә – буыннар очрашуы, дуслар очрашуы.

Әлеге чара өчен шушы авылны сайлап алу юкка түгел. Фатих Хөсни – татар дөньясының күренекле шәхесе. Әле кичә генә, әзрәк искә төшсен дип, аның «Чыбыркы» хикәясен кабаттан укып чыктым. Бүгенге кичәне матур итеп уздырыйк. Күл әзер!»

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Фәйзуллин йөзүләре», Равил абыйның үзе әйтүе буенча, 49нчы ел уза. Хәтерлим әле: без 80нче елларда Равил абыйга ияреп йөзә идек. Без Римзил абый Вәлиев белән, баржалар кебек, арттарак барабыз. Равил абый ракета кебек йөзә иде, алга китә дә кире борыла да килә. «Нишләп борыласың соң?» – дигәч, «Батып китсәгез, яшь шагыйрьне батырып үтергән дип, күзне дә ачырмаслар», – диде. Соңгы елларда Арча районында Гариф Ахуновның юкка чыккан авылында, Мамадыш районында, Лаеш районында, Биектау районында үткәрде. Теләче районы – татар язучылары өчен кадерле төбәк, зур район булмаса да, күп язучылар һәм халкыбызның күренекле әһелләре чыккан. Мәсәлән, Кибәхуҗадан Гаяз һәм Мәхмүт Максудлар турында романнар язарлык. Гомумән, татар рухын саклап калу җәһәтеннән Теләче районы иң алдынгы төбәкләр арасында.

Язучыларны җыеп алып чыгып китү кыен эш булса да, Равил Фәйзуллин исеме язучыларны туплый да, җыеп килә дә ала. Бүгенге чараның иң күңелгә сары май булып яткан өлеше – Фатих Хөсни авылында булуы. Фатих Хөсни кебек язучылар онытылырга тиеш түгел – китабын да әзерләп чыгарырга кирәк, яшәгән йортына мемориаль такта да куярга кирәк. Туган ягында аның рухы саклануы өчен сезгә рәхмәт».

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин: «Рәхәт сезнең янда булу. Без кирәкле җиргә килдек. Үз җиребезгә килдек. Үз туганнарыбызга килдек. Безне аңлаучылар янына килдек. Мин үзем күрше районнан. Элек Кызыл Йолдыз дигән район бар иде, аның яртысын Мамадыш, яртысын Балык Бистәсенә куштылар. Безнең авыл Балык Бистәсенә кереп калды. Теләче яклары безгә якын. Теләче халкы безне киендерде, бизәде. Авылга тегүчеләр килә иде – алар Фатих Хөсни әсәрләрендә дә бар. Мин бәләкәй чакта көмешчеләр килә иде – безнең ничә буын хатын-кызларыбыз Теләче ягы осталары хезмәте белән бизәлеп йөрделәр. Хәзер сүнеп бара, ни кызганыч. Теләче халкы безгә чын матур татар телен күрсәтте.

Хәзер бит «блогер» дигән нәрсәкәй чыкты, алар, дөресен әйткәндә, юньләп телне дә белмиләр, тыңласаң – шаккатасың! Фатих абый кебек татар теленең тәхетендә торган кешенең туган ягына блогерларның килүен язмыш ирониясе диярсең. Безгә барыбызга да Фатих абый теленнән өйрәнергә кирәк. Аның теле кабатланмас, һәм ул – барыбыз өчен дә остаз.

Фатих абый – күпкырлы кеше иде. 60нчы елларда, Фатих абый җыелышларда чыгыш ясый башласа, залны кузгата иде. Чөнки сөйли белеп сөйләшә, төпле сөйләшә иде.

Мин Фатих абыйның авылында беренче мәртәбә. Бик дулкынланам. Бирегә оныкларым белән килдем – Ильяс һәм Камил. Тел турында сөйләшкәч, әйтеп китим әле – мактану да булыр, бәлки: оныклар татарча белә. Алар Мәскәүдә яшиләр... Бездә ораторлар чыга да татарча исәнләшә дә, «мин урыс мәктәбен бетердем» дип, русча сөйли башлыйлар. Әллә нәрсә мәктәбен бетер син, ләкин туган телеңне бел! Аллага шөкер, оныкларым татарча белә дип, горурланып әйтәм. Татар теле дип сөйлисең икән, балаң һәм оныгың татарча белми икән, синең сөйләвеңнән ни мәгънә!

Без үзебезне спорт республикасы дип мактанырга яратабыз. Без су байлыгы эчендә яшибез. Мин, яшьләр дә безнең йөзүләрдән үрнәк алсыннар иде, дим. Мин бу спортның Татарстан брендына әверелүен теләр идем».

Халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» – мөхтәрәм Фатих Хөснинең шундый исемдәге китабы бар. Татар халкында «акыл хезмәте» дигән төшенчә бар. Язучылык хезмәте дә акыл хезмәтенә керә. Акыл хезмәтен нәтиҗәле башкарыр өчен «сәламәт тәндә – сәламәт акыл» диләр икенче бер төшенчә дә бар. Бүгенге бәйрәмнең үзәгендә торган Равил Фәйзуллин – әлеге төшенчәне тирән аңлаучыларның берсе. Мин аның әнисен күреп белә идем, аның сөйләгәне бар: булачак олпат шагыйрь белән көмәнгә узгач, ул иртәдән башлап кичкә кадәр кыймылдаган икән. Ана карынында су да була, ул баксаң, ана карынында ук йөзәргә өйрәнә башлаган икән. Без бала туу процессын яхшы беләбез – башта су килә, дип әйтәләр. Башта су килгән, су артыннан Равил Фәйзуллин килеп чыккан.

Сүземне тәмамлап шуны әйтәсе килә. Без – бәйрәмнәр оештыра торган халык. Бүген дә, күрегез, нинди зур бәйрәмгә килеп эләктек! Бәйрәм итә беләбез, ләкин күңелдә сызлана торган бер гамебез бар: ул да булса туган тел. Фатих Хөснинең шундый сүзләре монда фойега да язып эленгән: «Һәрбер халыкның үз теле үзенә кадерле булган кебек, безнең телебез дә үзебез өчен бик кадерле». Бүгенге бәйрәмдә шушы гамьне дә искә төшерик».

Халык шагыйре Газинур Морат: «Соңгы вакытта гына Теләче районында 3 мәртәбә булдым, һәм барысы да җитди сәбәп белән. Бер тапкыр Ркаил депутат буларак мине җибәргән иде, икенчесе мөхтәрәм якташыгыз Равилә Шәйдуллинаның юбилее булды, өченчесе – «Фәйзуллин йөзүләре». Әйе, Равил Фәйзуллин йөзүләре башланган заманнарда без бик күп идек әле. Юлда килгәндә Чыңгыз Айтматовның «Пегий пёс...» әсәре искә төште. Бер сабый һәм өлкән кешеләр диңгездә томанда адашалар. Болар, ыруны исән калдыру өчен, малайга сиздермичә генә, әкренләп, көймәдән диңгезгә төшеп калып баралар. Безнең дә хәзер кемне уйласаң – шул юк. Равил абый белән беренче йөзүне башлаган кешеләр дә юк инде. Бу йөзүләр озын гомерле булып чыкты, Аллага шөкер!

Равил абый үзенә 81 яшь булуын әйтте, әмма аның яше юк шикелле, быел да суга кермәкче була».

Халык шагыйре Марсель Галиев: «Фәйзуллин йөзүләре» узган гасырда Казансуда башланган иде, калкып чыккан Маркиз утрауларына керә идек әле. Хәзер «Фәйзуллин йөзүләре» районнарга күчте, моны бик дөрес дип саныйм. Һәр районның билгеле кешеләрен дә искә төшерү, хәтерне яңартып алу бу. Сезнең районда чыккан язучыларны санап киттеләр. Шуларның берсе – Мәхмүт Хәсәнов – безнең Азнакайда яшәде. Ул анда яшәгәненә үкенмәде бугай. Ул гаҗәп зур гәүдәле кеше иде – ул урамнан килгәндә, урам тулып тора иде. Хатыны аның кара трусигына зәңгәр сатин кушып зурайтып тегеп бирә иде – кунакханәләрдә яшәгән вакытлардан хәтерлим. Чөнки кибеттә аңа ярарлык трусик юк. Аның зур гәүдәсенә ишарәләп «сине кайсы халык безгә ыргытты микән» дия идем.

Фатих абыйны яхшы беләбез. Үсмер чакта аның «Җәяүле кеше сукмагы»н «Совет әдәбияты» журналын көтеп алып укыганыбыз хәтердә. Соңыннан, мин Берлектә эшләгәндә, аралашып торырга да туры килде. Аның сөйләгәне дә җыр кебек иде. Сөйли башласа хискә манчыла, кешене күрми, һәр сүзне тәмле итеп сөйли иде. Гаҗәп! Аның кетер-кетер көлүләре генә ни тора! Сүзне юморга бора белә иде. Бервакыт аның кинәт кенә маңгай чәче агарды. Куе чәчнең бер учмасы агарды. Кайгы кичердеме икән – дөресен белмим. Казан кызлары бервакыт шундый мода белән – маңгай чәчен буяп йөри башладылар. Мин ул моданы Фатих Хөсни кертте, дип саныйм. Аның җәмәгате бик усал иде. Берәрсе Фатих абыйны мәҗлестән озатып куйса, звонокка басалар да йөгереп төшеп китәләр иде. Хатыны ишекне ача да тартып кына ала тегене. Хатыны үлгәч, үзгәреп, бәйдән ычкынган кебек булып китте ул. Фатих абый турында күп сөйләп була...»

Кичә артист-язучы, баянчы-җырчы Алмаз Хәмзин чыгышы белән дәвам итте һәм бер көнгә Равил Фәйзуллин һәм аның оныкларының шәхси шоферы ролен үтәргә булган язучы, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр чыгышы белән төгәлләнде.

Аннан мәдәният йортының икенче катында урнашкан Фатих Хөсни музеен карап чыктык. Язучының өстәле, язу машинкасы һәм башка шәхси әйберләре белән таныштык. Җыйнак кына шәҗәрә дә тора. Мөсәлимнән башланган һәм иң өске яфрагы Евгений булып тора. Зиннур Мансуров шушы шәҗәрәгә карап торуымны күрде дә, исемнең башын томалап: «Гений дип язылган», – дип төзәтмә кертте.

Ниһаять, программаның йөзү ярышлары өлешенә килеп җиттек. Йөзү өчен Олы Мәтәскә авылы яныннан агып яткан Түләмә инеше буасы сайланган. Ярышларда катнашучылар инструкция узган, кайдан кая йөзү һәм ничек йөзү турында киңәшкән арада, Ркаил Зәйдулла суга кереп тә китте. Заманында Равил Фәйзуллин яшь шагыйрьне саклаган кебек, Ркаил Зәйдулла үзе Равил абыйны саклый – башта суны үзе кереп тикшереп чыкты.

Йөзүчеләр бишәү иде: КФУ доценты Булат Хәсәнов, ТНВ журналисты Данил Гыйниятов, ике оныгы – Ильяс һәм Камил белән бергә Равил Фәйзуллин үзе. Аягын авырттырып аксап йөргән Равил Фәйзуллиннан тәгаен суга керергә җыенамы икәнлеген кат-кат сорадылар. «Йөзгәндә аяк кирәкми», – дип кенә җавап бирде ул.

Озак еллар дәвамында «Фәйзуллин йөзүләре»ндә ике Данил катнаша – «Матбугат.ру» сайты журналисты Данил Сәфәров һәм «Ком сәгате» тапшыруы журналисты Данил Гыйниятов. Иртәгәсен гаиләсе белән Төркиягә җыенучы Сәфәров Мәтәскә буасына кереп тормаска булды. Ә Гыйниятов ипләп кенә суга керергә әзерләнә башлады.

Данил Сәфәров: «Мин монда Равил абый чакырганга киләм. Ул мине якташы буларак хөрмәт итә. Соңгы 10 еллап вакыт эчендә бу йөзүләрне калдырган юк, Аллага шөкер! Равил абый – безнең Балык Бистәсе районының бер әләме, байрагы. Миңа бу ярышларның форматы бик ошый: мәдәни өлеше дә бар, физкультура өлеше дә бар. Шушы тоташу миңа бик ошый. Җәйнең бер көне буларак, август башында «Фәйзуллин йөзүләре»н көтеп торасың».

Данил Гыйниятов: «Беренчедән, бу «Фәйзуллин йөзүләре» миңа спорт азарты бирә. Атна азагында триатлонда катнашасы бар, бу күнегүләр миңа әйбәт кенә булды. Икенчедән, иҗади яктан бөтенләй икенче мохит – тормыш тәҗрибәсе туплыйсың. Шушы 2 момент мөһим. Ә өченчесе – биредә баш ял итә».

Йөзүчеләр йөзеп китте – алар күл периметры буенча йөзәчәк. Киңлеге әллә ни булмаса да, буйга километр бардыр, кыскасы, шактый олы хезмәт бу буаны әйләнеп чыгу. Яр буендагылар, төркем-төркем бүлешеп, дөнья хәлләрен сөйләшергә утырыштык. Язучыларның планнары – бу проект белән Татарстанның сулыклы барлык районнарын урап чыгу, аннары Башкортстанга юл тоту, кыскасы, «Татар бугазы»на кадәр йөзәчәк тә йөзәчәк әле катнашучылар.

Йөзүчеләр йөзеп чыккач... әйе, бу – «кемберенче»леккә бәйле ярышлар түгел, монда иң мөһиме – йөзү үзе, алдан килү түгел. Шулай итеп, суга бишәү бергә керде һәм бергә чыкты. Равил Фәйзуллинның янәшәсендә басып торган оныклар – Камил белән Ильяс – татарча чынлап та белгәнлекләрен күрсәтеп, журналистлар белән сөйләшеп алдылар. Равил Фәйзуллин горур иде, бәхетле иде.

Мәктәпкә юл тоттык, биредә мәктәп укучылары белән кечерәк кенә очрашу, мәктәп белән танышу һәм чәйләп алу каралган иде. «Фәйзуллин йөзүләре» мәдәни-спорт бәйрәме күп еллар чабышкылар үрчетү белән шөгыльләнүче Теләче районы фермеры Сәгыйть Гыйниятуллинның татар атлары белән танышу һәм «Туган авылым» кунакханә-күңел ачу комплексы хуҗасы Рифкат Шәфыйковтан гаҗәеп шәхси музеена экскурсия белән төгәлләнде. Болары инде – үзләре аерым бер тема.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Тамбовская телебашня включит праздничную подсветку в День радио

РТРС украсит телебашни России светом в память о Великой Победе

На Казанской телебашне в честь 9 Мая включат подсветку со Знаменем Победы

9 мая на телебашне в Саратове включат подсветку в честь 81-й годовщины Великой Победы

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.