Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Төрмәгә эләгә язган аранжировщик Илмир Әзһамов: «Түләмичә алдаган артистларны аңламыйм»

0 85

Илмир, син – танылган аранжировщик. Әмма, нишләптер, шәхси тормышыңны яшерәсең.

Чөнки мин күпчелек артистлар кебек шәхси тормышымны күрсәтергә яратмыйм. Бу – яшерү түгел. Бу – күрсәтергә теләмәү! Бүгенге көндә тормыш иптәшем Лилия белән Аскар исемле улыбызны үстерәбез. Аңа 2 яшь тә 8 ай. 2020 елның 22 декабрендә туды. Аскарның бөтен җирдә дә «2» саны. Атнаның икенче көнендә – сишәмбе көнне туган иде.

Нинди матур исем кушкансыз.

Исемнең гади, шул ук вакытта чын татарча булуын теләдем. Шундый исемнәр бар. Аларны ишетү белән, шул кеше күз алдына килеп баса. Исем озын да булмаска тиеш иде. Чыннан да, Аскар исеме татарча да, русча да матур яңгырый. Балаларның кайберләре улыбызга Оскар дип тә эндәшә. Аскар исеме барлыгын белмиләр, күрәмсең (елмая).

Илмир, мин беләм инде сине. Син балаларны, песиләрне үлеп яратасың.

Әйе. Әле песиебезне авылга кайтарып куйдык.

Аскарның уңышлары? Теле әйбәт ачылдымы?

Хәзер Аскар рәхәтләнеп сөйләшә. Татарча гына сиптерә. Миннән дә яхшырак сөйләшә (елмая). Лилия дә Аскар белән татарча гына аралаша. Хәзер үземнең татарчам да әйбәт чыга башлады (көлә). Чөнки мин рус балалар бакчасына, рус мәктәбенә йөрдем. Шуңа татарча авыррак. Әти-әни минем белән гел татарча сөйләшсә дә, мин җавапны русча кайтарам. Татар телен мин җәйге каникулларда авылда гына өйрәндем.

Бертуган абыйсы Ирек белән.

Син – музыка кешесе. Улыңа да бу сыйфатлар күчмәгәнме?

Аскар ритмиканы исендә калдыра һәм шулай өстәлгә сугып уйный ала. Мин аңа сугып күрсәтәм, һәм ул нәкъ минемчә сугып кабатлый. Безнең өйдә «умная колонка» тора. Татар җырларын кабызабыз. «Винарис җырлый» дип танып ала. Өйдә җырлар тыңлап, биеп йөри. Винарисның «Чиялектә» җырын аеруча да ярата. Кат-кат тыңлый. Фирдүс Тямаевның җырларына рәхәтләнеп бии.

Лилия үзе ниләр белән шөгыльләнә? Кайда таныштыгыз?

Ул – һөнәре буенча тавыш яздыру режиссёры. «ВКонтакте» аша таныштык. Ул миннән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында тавыш яздыру буенча дәресләр бармы икәнен сорады. Мин белештем. Бар булуы ачыкланды. Аңа: «Укырга керә аласың», – дидем. 2011 еллар иде бу. Мин аның ничек итеп язуына гашыйк булдым. Ул гадәти булмаганча яза иде. Башкаларга охшамаган. Аның җаваплары кызык иде. Мин – кайчагында чебеннән фил ясый торган кеше. Ә Лилия бөтен әйберне дә җиңеләйтә. Безнең бу аралашу дусларча гына иде һәм шуның белән туктап калды. Ә икенче тапкыр инде мин аның белән якыннан таныштым. Беренче адымны үзем ясадым. 2018 елны: «Әйдә, күрешик, сөйләшик», – дип яздым.

Хатыны Лилия белән.

Танышкан елны Таиландка да барып кайткан идек. Ул чагында арзан билетлар булды. Уңайлык зонасыннан башка урынга очканда, син кешенең нинди икәнлеген беләсең. Менә шунда Лилияне якынрак белдем. 1 ай буе Таиландта яшәдек. Минем кеше икәнлеген аңладым. Бангкок, Паттайя шәһәрләрендә, Самуи, Пхи Пхи, Пхукет, Чанг кебек утрауларда булдык. Мин маҗаралар, сәяхәтләр кылырга яратам. Таиландка очканда акчаны әз алган идек. Кайчакта уйлап бетерми эшлим. Ул бер мизгелдә барлыкка килә, һәм мин аны эшләп атам. Ә кайчакта озак итеп уйлыйм.

Бангкок шәһәрендәге Байок Скайда булдык. Ул – Таиландтагы иң биек бина. 6нчы катка кадәр бушка менеп була. 6нчы каттан соң түләргә кирәк. Без Лилия белән маҗаралар эзләп, янгын баскычы буйлап бушка менеп киттек. Иң өске 88нче катка кадәр менеп җиттек. Иң өске катларда нәрсә бар микән, дип карый башладык. Анда Швед өстәле икән. Әйдә, кереп карыйк, дим Лилиягә (көлә). Таиландта – катгый кагыйдәләр. Безне бу адым өчен утырткан булырлар иде. Швед өстәленнән подноска ризыкларны куя башладым. Лилия курка. Аннары ул да миңа кушылды. Ризыкларны алып, буш өстәл артына килеп утырдык. Мин инде ашап бетерә яздым. Тай егете килде дә: «Билет, билет», –дип сорый башлады. «Аңламыйбыз», – дим русча. Икенче, өченче офциант килде. Сакчы да килеп басты. Ахырдан тәрҗемәче килде. «Монда ашар өчен сезнең билетыгыз булырга тиеш», – дип, тәрҗемәче русча әйтте. Нәрсә эшләргә белмибез. Түләргә дә җыенмыйбыз. Башка вариантлар да юк. «Хәзер без үзебезнең номерга төшәбез дә билетларны сезгә алып киләбез. Билетларны оныттык», – дидек. Оныттык, дип алдадык. Аннан чыктык та йөгердек. Безне тоткан булсалар, төрмәгә утырткан булырлар иде. Алай эшләмәгез, яме. Нәтиҗәсе куркыныч булырга мөмкин.

Әлфинә апаның хәлләре ничек соң? Чаллыга кайтып йөрисезме?

Ярты ай Чаллыда әнидә булып килдек. Яңа җырына аранжировка эшләдем. Көен үзе язган иде. Мин аны бераз редакцияләдем. Әни минем – өй кешесе. Бөтен җирне җыештыра, юа, тәмле итеп пешерә. Бик пөхтә кеше. Әнинең мантые шәп килеп чыга. Ул аны зуррак ясый. Бәлеше искитмәле. Безнең әни таләпчән. Кечкенә вакытта абыем Ирек белән икебезне үстергәндә бигрәк тә таләпчән булды (көлә). Аның каравы, бик пунктуаль кеше. Башка кешеләрдә дә бу сыйфатның булуын тели. Безнең әни хәлсезлек, кызгану күрсәтергә яратмый. Кәефе төшкән чаклары булса да, ул аны безгә күрсәтми.

Мәктәптә ничек укыдың?

Уртача (авыр сулап). Беренче сыйныфларда начар укыдым. Нигездә, бик үк яхшы түгел. Информацияне кабул итмәдем. 10нчы сыйныфларга тырыша башладым. Иң яхшы укучы идем. Өлгереш буенча яхшы буласым килде. Ничектер, кызыксыну артты. Күрәмсең, минем башта укуга кызыксыну булмаган. Әгәр теләк булмаса, ул әйбер беркайчан да булмый. Бөтен нәрсә кешенең теләгеннән тора.

Холкың буенча син кемгә охшаган?

Әтигә дә, әнигә дә түгел. Бабама охшаганмын. Әтиемнең әтисенең күчермәсе! Йөзгә дә, холкым белән дә ике тамчы су кебек. Колакларга хәтле бабамныкы кебек басып торалар (көлә). Бабам гомере буе умарталык белән шөгыльләнде. 96 яшенә кадәр яшәде. Шәп умартачы иде. Кызганыч, бүгенге көндә ике яктан да әби-бабаларым исән түгелләр.

Лилия үзе кайсы яклардан?

Лилия – Пенза өлкәсеннән.

Татар эстрадасыннан кайсы артистларны тыңлыйсың?

Беркемне дә тыңламыйм. Ришат Төхвәтуллинның бердәнбер «Мәхәббәтем» җырын тыңлыйм. Ул җыр миңа ошый. Аны тыңлап ләззәтләнәм. Чөнки ул җырда – минем яраткан аккордларым. Анда үзенә күрә бер гармония бар. Бу гармониядә 100 җыр яза алам. Мин күбрәк фильмнар карарга яратам бит. Фантастика карыйм.

Татар эстрадасында сиңа нәрсә ошамый?

Артистлар бер-берсен кабатлыйлар. Хәрәкәтләре, төшергән клиплары, җырлау манералары бермә-бер охшаш. Популяр артист кебек булыр өчен аны, шаблон буларак кулланалар. Нәрсәгә кирәк ул?! Үзләренең юлларын тапсыннар.

Хәзерге вакытта кайсы артистлар белән эшлисең?

Дөресен генә әйткәндә, бөтен артистлар белән дә эшләмим. Безнең аранжировщиклар төркеме бар. Кара исемлеккә кергән артистлар белән эшләмибез. Шушы исемлек буенча карыйбыз да, анда ул җырчы булса, аның белән эшләп тормыйбыз. Акча түләмәгән артистлар күп җыелды инде. Хәзер кайбер артистлар аранжировщик таба алмый азаплана. Мине алдаган артистлар юк анысы. Әмма башка аранжировщикларга акча түләмичә алдаган артистларны аңламыйм. Кеше аңа вакытын сарыф итә, энергиясен бирә бит. Дөресен генә әйткәндә, экспериментларга әзер булган артистлар белән генә эшлим. Бер шаблонга салынган җырлар ясарга яратмыйм. «TMTV» телеканалын кабызсам, бернинди дә яңа әйбер ишеткәнем юк. Андагы җырларның 80% аранжировкасын ничек ясалганын беләм. Анда бернинди дә яңа әйбер юк. Бу – аранжировщикның проблемасы түгел! Бу – халыкның проблемасы! Халык яңа тавышны, яңа музыканы кабул итә алмый. Бер шаблонлы көйләр тыңларга күнеккән.

Илмир сәяхәт итәргә ярата.

Илмир, үзеңнең җырларга теләгең юкмы?

Юк. Мин бит җырлый белмим. Җырларны сатырга әзерләгәндә, башка җырчылардан тавышларын яздыртам. Үземнең тавышым белән җырлап, җыр сатканым булмады. Чөнки минем җырларга тавышым юк. Баштагы мәлләрдә яздырып караган идем. Әмма тавышымнан көлдем (көлә). Русча әйтсәк, җырлау – «не мой конёк».

Сәяхәт кылырга яратканыңны беләм. Быел син гаиләң белән Шри-Ланкада булдың. Бала белән беренче сәяхәтегезме? Аскар климатны кабул иттеме?

Чит илләргә сәяхәт кылу – үзе бер ял бит. Башың ял итә. Дөнья күрәсең, кешеләр белән аралашасың, аларның табигате, мәдәнияте белән танышасың.

Гаиләм белән беренче тапкыр Шри-Ланкада 1 ай буе ял иттек. Моңарчы минем анда барганым булды. Безгә җирле халык ошады. Ак тәнлеләрне бик хөрмәт итәләр. Алар бер-берсе белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Бер-берсен хөрмәт итәләр. Ул илдә 2011-2012 елга кадәр аның хәтле туризм юк иде диярлек. Арендага мини-автобус алдык.

Май-июнь айларында барган идек. Ул вакытта кунакханәләрдә буш урыннар күп. Сезон вакыты булмагач, бәяләр нык арзан иде. Ул вакытта гына үсә торган җиләк-җимешләр вакытына туры килдек. Мангоны рәхәтләнеп ашадык. Таиландтагы кебек түгел, башка төрле манго. Шри-Ланкада мангоның сортлары тагын да күбрәк икән. Папайя, манго, кызыл банан ашадык. Кызыл бананнан бөтнек исе килә. Мандариннары яшел, тәмле. Арендалаган мини-автобус белән билгеле бер урынга барып җитеп өлгермәсәк, шунда ук йокларга калдык. Бала белән булгач, мини-автобус бик уңайлы булды. Кайда теләдек, шунда туктап ала идек.

Зур шарлавыкларны, чәй плантациясен күрдек. Чәйне әзерләүнең бөтен процессын карадык. Чәй ясаганны төшереп кенә булмады. Чөнки рөхсәт юк. Шри-Ланкада «Polhena Beach» пляжында йөздек. Диңгез дулкыннарын ташлы рифлар каплау сәбәпле, йөзәргә рәхәт булды. Чөнки көчле дулкыннар килеп бәрелмәде. Зур ташбакаларны ашаттык, алар белән бергә йөздек. Әлбәттә, улыбыз Аскарга беренче көнне авыррак булды. Кая эләккәнен аңлап бетермәде. Чөнки климат алмашынды. Шри-Ланканың табигатенә килсәк, ул искиткеч. Анда бөтен җир яшелгә төренгән. Табигате гаҗәеп. Нәкъ фотосурәттәге сыман.

Аңлавымча, сез юллама белән ял итмәгәнсез?

Юк, 10-14 көнлек юллама безнең өчен түгел. Без сәяхәт итәргә яратабыз. Шри-Ланкага барып кайту, яшәү, ашау, мини-автобус арендалау һәм башка вак-төяк өчен 300 мең сумга төште. Бер ай буе йөреп, ял итеп, энергия туплап кайттык. Самолёт белән барып кайтуга 3 кешелек билетка 165 мең түләдек. Юллама белән 600 мең сумга төшә иде. Әле ул 10 көнгә. Нәрсәгә кирәк ул?! Минемчә, яшь вакытта сәяхәт кылу, дөнья күрү – күпкә уңышлы һәм истә калырлык мизгелләр.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве кинологи Росгвардии обследовали избирательные участки

Свыше двух тысяч выездов совершили экипажи вневедомственной охраны Тувы за 8 месяцев 2026 года

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.