Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Гигант җәен тоткан балыкчы медиасабантуй Батырына бирелгән тәкәгә кызыга (Бер әгъзасына)

0 587

Балыкчы белән баш батырга бирелгән тәкә янында таныштык. Эссе кояш астында басып торган тәкәне кызганып, шуны төшерергә дип янына килгән идем. Карыйм – тәкә янында бер бабай да басып тора. Мин ул да тәкәне кызганып торадыр дигән идем. Ул тәкәгә кызыгып тора икән. Дөресрәге, тулаем тәкәгә дә түгел. Бер өлешенә. Бу хакта – алдарак.

– Тәкә кызганыч түгелме? – дип сорадым мин аннан.

– Тәкә... Калдырды бит теге откан кеше безгә, сатып калдырды. Бу Сабан туенда беренче урын алган көрәшченең тәкәсе иде, Миңнур алып килде дә, тагын үзенә алды, – диде ул.

– Ничек инде, Питрәч Сабан туендамы?

– Әйе, көрәшчегә акча гына бирә дә, тәкәне алып кайтып китә.

– Көрәшче акча гына алып кайтып китәме?

– Көрәшче акча гына алып кайтып китә.

– Бу тәкә алайса ике үлемнән калды, әйеме?

– Ике Сабантуйдан калды бу... Монысыннан да исән калды, суелмыйча.

Шулай, Питрәч район Сабан туе батырының да тәкәне аласы килмәгән, быелгы Медиа Сабантуй батыры – Мамадыш егете Илдар Хәсәновның да автобуста тәкә өстерәп йөрисе килмәгән икән. Ул да төп бүләкне Питрәчтә хуҗаларына калдырган. Ә зерә! Бабайда – тәҗрибә, бабай белә нәрсәнең нигә кулланып буласын… Мин дә бабай белән чагыштырганда сыек шул, шуңа да бөтен уй тәкә турында гына, өметләнеп, абзыйга чираттагы соравымны бирдем, әмма аның җавабы кизәнеп урак белән урап суккан кебек булды...

– Бәлки, тәкә әле киләсе елга да исән калыр?

– Калуын калмас. Аның күкәе сом (җәен) тотарга кирәк. Шуның күкәеннән мин 75 килолы сом тоттым! Мишәдә, Чытыда. Миңнур бирсә, сарыкны үзем сатып алам әле, күкәе өчен генә кирәк миңа!

Менә сиңа мә... Менә нәрсә өчен кирәк икән тәкә!

Бу – әле күптән түгел генә федераль яңалыкларга да чыккан Чыты балыкчысы Мәхмүт Гәрәев булып чыкты. Зур балык тоткан дигән яңалык күзгә чалынган иде, әмма ул кадәр игътибар итмәгәнмен. Мәхмүт абый әйтә – 2 метр 25 сантимер озынлыктагы, 75 килограммлы, ди. Мин балыкчыларның шыттырганын беләм инде, шуңа да кабатлап сорыйм:

– Башы ни хәтле зурлыкта иде?

– Башы 25 кило! – дип зур итеп кулларын колачлап күрсәтте балыкчы.

– Балыкчылар бераз шыттыра инде алар, шыттырмыйсызмы?

Мәхмүт абый бераз үпкәләде:

– Әйдә кил, ватылмаган, тора башы. 25 килосын авыл кешеләренә бүләк итеп бирдем. Тагын 25 кило ите тора, 25 кило башы. Бавыры гына 1,2 кило.

– Тәмлеме?

– Әз генә катырак инде. 26 яшьтә ул. Авырлыктан беләләр икән яшен…

Мәхмүт абый тәкәне үзе белән китәргә төрлечә үгетли

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Күкәйләрегезне саклагыз!»

Ул арада безнең – Мәхмүт абый, мин һәм тәкә янына Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры, популяр блогер Миңнур Шәмсетдинов та килеп җитте. Мин Мәхмүт абзый теге тәкә әгъзасы турында шаяртып кына әйтә дип торам. Юк икән.

– Гафу итегез, ул җәен капкан күкәй безнең тәкәнеке. Хәзер менә бу тәкәгә өметләнеп йөри.

Һәм Мәхмүт абый турында:

– Мәхмүт абый – гомер буе сарык суйды, гомер буе гармун уйнады, минем кул астында эшли, яхшы мужик. Балык тоткач, өч көн буе таба алмадым, агарынып килгән.

Миңнур үзе дә бу балыкны эләктерүгә катнашкан икән:

– Малайга Гакыйка корбаны чалдык, догасын мин укыдым телефоннан. Мәхмүт абый шуның йомыркасын алып төшеп кыстырып та куйды – менә сиңа кеше тотмаган җәен эләктергән... Телефоннан укысаң да, килешә икән...

– Мин кармакка салгач, дүртенче көнне генә капты. Исләнә башламыйча, сом капмый икән. Миңа ул турыда ун еллар элек хатынның әтисе – бабай әйткән иде, җәен тәкә күкәенә каба дип. Яңасына тими ди, ис килә башлагач, каба икән. Һаман истә шул. Менә шуны эшләп карадым – капты. Хәзер менә бу тәкәнең дә күкәе кирәк, – дип нечкәлекләре белән уртаклашты Мәхмүт абзый.

– Тереләй килеш бирмим! – дип бәхәсләшә башлады Миңнур. Аннары балык тотарга теләүчеләргә кирәкле киңәшләрен җиткерде:

– Дога кылып йөрегез, укыган әйбер уңышлы була. Күкәйләрегезне саклагыз! Юынмыйча суга кермәгез, бишенче көнне, сасыгач кына эләккән икән бит күкәйгә.

Мәхмүт абый әйтүенчә, бу гигант балыкны ул «закидушка»га тоткан. Ягъни кич кармакларын калдырып китә, иртән тикшереп чыга.

Ә балыкның бәясен авылдашлары 22 мең сум дип исәпләп чыгарган. Бу әле җәен балыгының килограммы 300 сум дип санаганда. Ә базарда әле аны кыйбатракка да саталар икән... Әмма минем шулкадәр зур итеп башын күрсәткәнгә бик ышанасы килмәде.

– Башын алай зур күрсәтеп шыттырдыгыз бугай. Балыкчылар кулларын сузып–сузып яраталар ич инде ялганларга, шуңа ышанасы бик килми...

– Миңнур көчкә күтәреп алып чыкты! – диде Мәхмүт абый.

Миңнур әйткәч, ышандым – ул алдамас. Мәхмүт абзый әйтә – «мин әле дә шок хәлендә», ди. Шулай булмыйча! Моңа кадәр тоткан иң зур балыгы 7 килограмм булган икән.

«Кит балыгы» Мишә елгасында капкан

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Әлегә кадәр шок хәлендә мин»

«Уф, анда тамаша булды инде!» – дип, Мәхмүт абый балыкны ничек тартып чыгарганын сөйләде. Кармакларны тикшергәндә, кылны тотып караган бу – каты тартылып торуыннан зур балык икәнен аңлаган. «Ул кап–кара, өскә калыкты тегенең башы, мин әйтәм зур ич бу, ике метрлы койрыкны болгый!» Өенә кайтып, Казаннан кайткан улын уяткан. Иртәнге өч бит! Улы башта «шушының өчен мине уяттыңмы?» дип әтисенә үпкә белдермәкче булган, әмма балыкның башын күргәч, ул да агарып киткән, ди.

– Бер сәгать тырыштык. 30 яшьлек малай белән, 70 яшьлек бабай ала алмадык – көч җитми. Мин суда, кулымны саңак ягыннан башына тыгып, башын кочаклап торам, ычкынмагае дип. Койрык ягына килсәң, анда эш харап. Малай тарта алмый. «Тарт, тарт», – дип кычкырам малайга. «Тарта алмыйм», ди.«Әти, бу 50 кило гына түгелдер. 50 кило булса, мин тарта алыр идем, берүзем бер капчык цементны тарта алам бит инде, 70 бардыр бу. 50 булса, чыгарыр идем мин аны», ди. Мин әйтәм – меңгер бер 20 генә булса да сантимер. Көч-хәл белән 20 сантиметр тартты, без моны чыгарып сузып салдык… Күршеләр. Үлчәдек. Мин үзем шок хәлендә…

«Балыкны ач булуы истә тотуын истә тотып, балык төнлә эләгеп, төне буе азаплануын искә алып, карт булуы хисабына гына ике кеше көчкә чыгара алганнар. Болай балык качкан булыр иде», дип нәтиҗә ясады Миңнур.

– Кулымны сындыра иде ул, аның тешләре! Мин саңак ягыннан авызына кулны тыктым тартыр өчен, анда аның тешләре икән... Кулны сындырасы булган икән… Шул хәле беткәнгә генә тешли алмаган, имгәтә иде дә, тартып ала иде... Әле дә шок бар. Куркам мин хәзер. Нәрсә белән барам, арканым да үзем белән, шундук эләктерергә, аркан белән беркая китә дә алмый. Куркып киләм хәзер, – ди Мәхмүт абый.

– Син су буенда йөрмә инде, анасы үзеңне эләктермәсен, – дип киңәш итте аңа Миңнур.

– Кит балыгы тоткан иде абый алайса? – дип нәтиҗә ясадым мин

– ...дип хис итте үзен, – дип җөпләде Миңнур.

Балыкчы исә балыкны асып куеп фотога төшермәгәнгә үкенә. Әлегә кадәр зур икәненә ышанмаучылар бар, ди. Ә балык тоткан көнне – ул әле балыкчылар көне, 9 июль дә булган – өй каршысы Сабантуй кебек булган икән – халык җыенган. Хатыны 14 елда вафат булган, берүзе яши. Ике улы – 30 августта туган кече улы, утыз яшьлек Эльвир һәм инде 40 яшьлек Эльмиры бар. Олысы гаиләсе белән яши, икенчесе әлегә ялгыз, Казанда. «Әле хатын да эзли Мәхмүт абый, өйләнергә йөри әле шушы яшьтә булына карамастан. Киләсе елга юбилей үткәрәм ди Алла боерса. Мәдәният йортында зурлап үткәрергә язсын», – дип ниятләп куйган икән Миңнур.

Мәхмүт Гәрәев элеккечә әйтсәк, кочегар, заманча әйтсәк – оператор. Мәдәният йортының штаттан тыш гармунчысы. Питрәч районындагы мәдәни чараларның берсен дә калдырмый. Гармунда да уйнап күрсәтте. Ул гармунда уйный, ә тәкә тыңлап тора... Менә шундый күренеш.

Мәхмүт абый 10 яшьтән балык тота. 60 ел балыкта дияргә була.

- Күңелле инде, күңел өчен. Кызыл канат, бездә «отты» дип әйтәләр инде, аларны бик күп алдым инде. Алганда бик кызык бит ул. Бер атна бар микән, бер чуртан алдым, 2,2 килолы. «Ал» дип ярга үзе сикерә, шундый кызык. Балыкны ашаганым да юк, тотуы кызык. Көн саен йөрим.

Мәхмүт Гәрәев зур балыкның башын күрсәтә

Фото: © Рәмис Латыйпов

Зур балык каптыру өчен нишләргә?

Форсаттан файдаланып, балык тоту серләрен дә сорадым.

– Балык эләксен өчен нишләргә кирәк?

– Моңа укырга да кирәк икән. Ул бит укылган тәкә иде. Нинди балыкның кайда йөргәнен дә белергә кирәк инде. Мин Мишәнең бөтен җирен беләм бит хәзер. Җилле көнне балык капмый. Һава басымы югары булса, 600 дә артса, балык капмый. Һава торышы үзгәрә, яңгыр килә икән, балык селкенми дә. Кеше әйтә миңа – су астында җил юк бит анда ди. Ә балык белә икән барыбер. Кайсы балыкның нәрсә яратканын белергә кирәк. Мин иртән сәгать өчтә карап чыгам, кич карыйм – җимнәре торамы, юкмы...

– Ә җәен?

– Җәен кичке 11дән төнге 1гә хәтле генә йөри, бүтән йөрми. Көндез ул эләкми. Авылда бер малай бар, аның су астында балыкны күрсәтә торган әйбере дә бар. Ул 42 килолыны алды. Моңа шаккатты инде ничек алдың син моны ди. Ул 4 сәгать берүзе азапланган.

– Нинди кешеләр балык тота?

– Балыкны сабыр кешеләр тота. Тик мин сабыр түгел – шуңа да кич кыстырып китәм, иртән карап чыгам... Миңнур, әйт әле, нинди кешеләр балык тота?

– Сабыр кеше тота кармак белән. Яки хатыныннан качып чыгып киткән кеше, яки тормышта гаугалы эштә эшли торган кеше, – дип бәя бирде Миңнур.

Чыннан да кит балыгы!

«Зур кит балыгын» күрергә Мәхмүт абыйның өенә дә бардым. Ышанмас җиреңнән ышанырсың икән шул! Суыткычын ачып күрсәтте – колачлап тотардай җәен башы ята. Әмма Мәхмүт абый әз генә арттырган булып чыкты алай да – ул күрсәткән кадәр үк түгел, бераз кечкенәрәк... Мәхмүт абый аның авызын шәпләп тикшергән – унлап яра эзе бар ди. Бу балык шулкадәр кешенең кармагын өзеп киткән булган. Әмма Миңнур дога укып биргән булгачтыр инде, бу юлы кармак өске аңкавына шәпләп эләккән. Алай да, ялкау бабай булса, җәен китәр иде – теге шуны бушатып бетергән булган икән инде. Әмма бушатып, хәле дә беткән. Шуңа да аны чыгара алганнар.

Мәхмүт абыйның песие дә үзе төсле икән – балык ашамый. Шуңа да балыкчыга табышын песидән яшереп азапланасы юк. Бер суыткыч балыкларын мактана–мактана күрсәтте үземә. Кушбаш (голавль), чуртаннарның исәбе–чуты юк. Оста балыкчы булгач, шулай инде.

Медиа Сабантуй тәкәсе кызганыч, билгеле... Әмма кем белә, бәлки ул тәкә дә шундый бөек эшләргә ярап куяр?

«Балык кабар алдыннан ике атна сул күз тартты. Күрше Миләүшә «Хәерлегә булсын» дип әйт, ди. Мин борчылган идем. Ул җәенгә, сөенечкә булган икән. Җәен эләгүгә – бетте тарту», – ди ул.

«Бу балык үзеңне дә йотадыр?» – дип сорыйм Мәхмүт абыйдан. «Йота. Хәзер Чыты әбиләре Мишә буена төшмибез, куркабыз, диләр», – ди.

Мәхмүт абыйның хәзер бер генә уе: «Миңа күкәй кирәк», ди. «Әллә тагын берсе эләгер? Августта сом йөри. Ә август әле җитмәгән».

Җәен балыгының башы гына да 25 килограмм

Фото: © Рәмис Латыйпов





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

По всей стране сотрудники Росприроднадзора присоединились к мероприятиям, посвященным Дню Победы: поздравляли ветеранов, встречались с тружениками тыла, возлагали цветы и слушали личные истории людей, прошедших войну

9 мая на телебашне в Саратове включат подсветку в честь 81-й годовщины Великой Победы

На телебашне в Тамбове 9 мая включат праздничную подсветку

Телебашня в Мурманске включит подсветку в честь Дня Победы

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.