Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Әлфирә Мәһдиева «Мине алда якты, матур тормыш көтә», дип китеп барган... мәңгелеккә...»

0 160

Әлфирә Мәһдиева - ТНВдагы күп тапшыруларның артында торган редактор. Аның Мәһдиева булуы очраклы түгел, ул күренекле язучы Мәһдиевлар нәселе килене. Әлфирә Мәһдиева иҗат кешесе дә, мәсәлән, ул «Без кырык беренче ел балалары» фильмының сценарий авторы иде. Аны белгән кешеләр белән аралаша торгач, аның шәхесе тагын кызыклырак булып ачылды.

Башта Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәновага хәбәргә чыккан идем. «Мин әле нидер әйтә алмыйм, әле үзем аша үткәреп бетерә алмадым. Бик авыр», диде ул.

Әлфирә ханым соңгы елларда авырган, хезмәттәшләре, туганнары күренергә өндәсә дә, эш күп дип, кичектереп йөргән, диагнозы да ачык билгеләнмәгән, ахыр чиктә күренгән, операция дә ясаганнар, әмма инде соң булган... Алар ире белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, алар инде тормышта, оныкларын сөеп кенә яшәр чагы иде. 

Данил Гыйниятов: «Авылда яңа тормыш башлыйм», дип йөрде. Ашкынды инде...

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов: «Русларда «Человек-праздник» дигән сүз бар – ул шундый кеше иде. Бәйрәм көннәрендә – сабантуй алдыннан китеп тә барды...

Әлфирә апа белән эшләве бик җиңел иде. Тере энциклопедия иде бит ул! Мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне яхшы белә иде. Көчле редактор иде. Хезмәт юлын режиссер ассистенты булып башлаган. Читтән торып татар теле бүлеген бетерде. Телевидениедә бик озак эшләде ул, 30дан артык инде, 40 елга якынлашкандыр.

Пенсиягә чыга алмыйча китте. Минем үз эшемне ачасым килә дип алдарак та китергә җыенган иде. Авылга кайтып яшәү хыялы бар иде, ниндидер эшләр дә башлаган иде. «Авылда яңа тормыш башлыйм», дип йөрде.

Ашкынды инде. «Кая ашыгасың? Телевидение бит сиңа үз эшеңне эшләргә комачауламый», дия идем. «Җәй көне эшлә рәхәтләнеп, көз көне телевидениегә килерсең», дигәч, тагын гаризасын күтәреп чыгып китә иде. Шула ике ел эштә тотып тордым инде мин аны. Отпускка ул авырып китте, шуннан больницага керде.

Отпускага китәр алдыннан эштән бөтен әйберләрен җыйган икән, отпусктан пенсиягә чыгарга планлаштырган. Эштәге кызлар белән: «Сау булыгыз, мине алда якты, матур тормыш көтә, матур киләчәк көтә», дип саубуллашып китеп барган. Менә шулай булып чыкты...»

Рания Усманова: «Соңга кадәр хәле яхшырып китәр, тернәкләнер кебек иде»

Телевидение журналисты, «Әдәби хәзинә» тапшыруын алып баручы Рания Усманова: «Әйе, «Әдәби хәзинә» тапшыруында бергә эшләдек. Үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара иде. «19 яшемнән телевидениедә мин», - дип сөйли иде. ТВ фондын аннан да яхшырак белүче бар микән?! Кайсы тапшыруда нинди өзекләр булганын да әйтеп бирә ала иде ул. Чын профессионал!

Үзе бик күңелле кеше иде. Шел шаярып сөйләшә идек. Дус юлда сынала диләр бит. Без тапшыру белән гел юлда йөрдек, бик тату эшләдек. Съемканы бетереп сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә кайта идек...

Соңга кадәр хәле яхшырып китәр, тернәкләнер кебек иде. Ышанасы килми... Урыны оҗмах түрләреннән булсын!

Гөлназ Гыйниятова: «...Кызыл эшләпә белән кызыл сапоги киеп, «икона стиля» булып йөрер иде, бәгырь кисәгем»

Гөлназ Гыйниятова: «Ак эшләпәсен, ак сапогиен, яки кызыл эшләпә белән кызыл сапоги киеп, «икона стиля» булып, ялт итеп йөри иде, бәгырь кисәгем, житди дә иде, юмор хисе дә көчле иде, коридорларда очрашканда көлешеп, сөйләшми узмый торган идек. Эш аты иде инде, гел чапты, гел йөгерде...»

Миләүшә Айтуганова: «Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча сценарийны бик рәхәтләнеп эшләде»

«Татаркино» оешмасының генераль директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова: «Әле генә хушлашудан кайттык. Әлфирә озак еллар телевидениедә эшләде. Бик күп тапшыруларның редакторы, телевидениенең мәгълүмат җыеп, казынып, төбенә төшеп эшли торган бик таләпчән, җаваплы хезмәткәре - аңа теләсә нинди тапшыруны ышанып тапшырып була иде. Күбрәк, әлбәттә, интеллектуаль тапшыруларны эшләде, «Башваткыч», «Җырлыйк әле» кебек тапшыруларда кызыклы сораулар әзерләү эшләрен дә башкарды. Ул оештыру мәсьәләләрен дә булдыра иде.

Кино өлкәсенә килгәндә, әле мин телевидениедә эшләгәндә, Мөхәммәт Мәһдиевның берәр әсәрен экранга чыгару турында бер сөйләшеп алган идек. Шундый мөмкинчелек чыккач, мин иң элек Әлфирәгә шалтыраттым, сценарий язарга кирәк дигән тәкъдим ясадым. Ул бик рәхәтләнеп эшләде, чөнки ул Мөхәммәт Мәһдиевның бу әсәрен яратып укучы гына түгел, башкаларга да тәкъдим итүче иде. Сценарийны язып кына калмады, фильм төшерү барышында да башыннан ахырына кадәр безнең янда булды, хәтта администратор булып та эшләп алды, чөнки Арча яклары аның туган ягы бит инде. Без Сикертәндә дә, Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылында да бергәләшеп эшләдек. Бик кызганыч, аның китеп баруы телевидение өчен зур югалту».

Илдар Кыямов: «Андый белгечләр бик сирәк була һәм бик озак өлгерә»

«Манзара» тапшыруының баш мөхәррире, журналист, төбәкче-язучы Илдар Кыямов: «Әлфирә турында фәкать яхшы әйбер генә әйтә алам. Ул минем тормышымда, телевидениегә килүемдә дә әһәмиятле роль уйнагандыр дип саныйм. Мин университетны тәмамлап икенче ВУЗда укыганда, пародияләр белән шөгыльләнә идем. Ул аны күреп алып режиссер Илдус Сирматовка: «Шундый егет бар, Яңа ел тапшыруына төшерик әле», дип әйткән. 1996 елгы «Зәңгәр ут яктысында» программасына мине пародияләр белән керткәннәр иде. Бу миңа популярлашып китәргә бер этәргеч булды. Ә 2003 елдан бирле мин инде телвидениедә.

Әлфирә татар телен яхшы белә торган, белмәгәнен кешедән сорый торган шәп, киң профильле телевидение белгече иде. Авыр туфрагы җиңел булсын! Мәңге китмәс кебек тормышчан, үзен гел карап йөри торган, франт дәрәҗәсендә матур, чиста, чибәр киенеп йөри. Белемле, туры сүзле, үзен борчыганны шалт итеп әйтә дә алган принципиаль бер журналист-редактор итте.

Кызганыч, бик иртә китте. Без аны һәрвакыт юксыначакбыз һәм сагыначакбыз. Андый белгечләр бик сирәк була һәм бик озак өлгерә, андыйларны кадерләп саклап тотарга кирәк».

Ирек Хафизов: «Тырышлыгы, җигелеп эшләве бик хәтердә калды»

Тинчурин театры актеры, кинорежиссер Ирек Хафизов: «Хәбәрне кичә 12нче яртыда күрдем дә, шок хәлендә калдым. Әлфирә апа бик тырыш кеше иде. Без аның белән «41 нче ел балалары»н төшердек. Ул нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара торган мөлаем, чибәр ханым иде. Тырышлыгы, җигелеп эшләве бик хәтердә калды. Урыны җәннәттә булсын!»

Гөлүсә Батталова: «Әлфирә апа туган ягына кайтып, шунда яшәргә хыяллана иде»

Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Без Әлфирә апа белән якташлар да булгач, аның миңа мөнәсәбәте бик җылы иде, үз сеңлесе кебек күрә иде. Әтнә ягын таныту өчен дә, аны телевидениедән күрсәтү өчен дә бик тырышты. «Әдәби хәзинә» тапшыруын төшергәндә театраль өзекләр кирәк булса, безнең Әтнә театры артистлары белән төшерергә тырыша иде. Мине дә шагыйрә буларак чакыра иде. Кыш көннәре иде булса кирәк, «Әдәби хәзинә» тапшыруын синең белән төшерик әле», дип шалтыраткан иде. Ул тапшыруны җәйгә төшерербез дип планлаштырган идек.

Әлфирә апаны әле кичә генә искә төшергән идем. Узган ел без әдәби бәйгедә катнашкан идек. Ул да повесть белән катнашкан иде, мин дә хикәяләр һәм тагын башка жанрдагы әсәрләрем белән катнаштым. Ул анда җиңмәсә дә, язу процессында гел аралашып тордык. Быел да язмыймы икән дип уйлап кына куйган идем.

Әлфирә апа туган ягына кайтып, шунда яшәргә хыяллана иде. Күңелендә агробизнес хыялы да бар иде. Ул монда кайтып төпләнсә, тагын башка хыялларыбыз да бар иде. Аның беренчесе – Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буенча Гөберчәктә, Сеҗе якларында булып, аның әсәрләрендә сурәтләнгән басу-кырларны карап йөрергә дигән хыялыбыз да бар иде, кызганыч, тормышка ашмый калды.

Бу - бик авыр югалту. Аны белгән бөтен кеше шулай уйлыйдыр. Ул тау кадәр хезмәт башкарган кеше, ләкин күбесе экранның теге ягында кала иде. Шуңа күрә телевидение белән бәйле булмаган кеше аның хезмәтен чамалап та бетермәгәндер. Әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны бөртекләп барлаган тапшырулары якты истәлеге булып калсын. Ихлас, бик чибәр, зәвыклы кеше булып хәтердә кала».

Сүрия Мингатина: «Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып яшәү иң зур хыялым», дип гаҗәпләндерде»

«Әтнә таңнары» газетасы журналисты, шагыйрә Сүрия Мингатина: «Әлфирә, беренче чиратта, без - әтнәләр өчен Әтнә кызы! Аның да мәртәбәле, дәрәҗәлесе! Нинди генә эшкә алынса да, «Әтнәләрне күтәрәсем, республикага күрсәтәсем килә, әйдә, барлыйк әле», дип элемтәгә чыкты. Әтнәләр белән сөенә-сөенә эшләвенә гаҗәпләнә дә идем.

Әлфирә - татар милләтенең дә җәүһәре! Районыбыз җирлегеннән чыккан бу зыялы, затлы, тыйнак шәхеснең үзе кебек җәүһәрләрне, татар мирасын барлау өстендә шул дәрәҗәдә сөенеп, янып эшләвенә барыбыз да сокландык. Татар милләтенең иң зыялы кызы татар әдәбиятын, аның үткәнен, бүгенгесен барлады. Без ул тапшыруларны горурланып тыңладык. Үзе дә иҗат итә иде. Республикабызда үткәрелгән бәйге өчен «Казан утлары»на язмаларыбызны китергән идек. «Урыны булмас инде, үзебездән татар телен үстерүгә өлеш булсын. Безне дә укырлар әле бер», дип елмайган иде. Казан артында 6-7 район иҗатчыларын берләштергән «Ызандашлар» (Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Биектау, Кукмара) төркеменең иң хөрмәтлесе дә ул. Ихлас сөенеп, «Башваткыч» тапшыруына да чакырды безне. Сәләтле кешеләрне күреп ала белә иде... «Иде» дип язарга кулым бармый. «Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып яшәү иң зур хыялым», дип гаҗәпләндерде. «Авылга кайтып, бәрәңге төбенә өеп килдем әле, яратам авылны», дия иде. Туганнарын бик хөрмәт итте, оныкларын яратты. «Дөнья сыйган йөрәгеңә үзеңә җдә урын калмыйдыр синең», дип тә әйтә идем. «Ялга чыккач», диде. Ялны гына күрмәде...

Зәвыклы, кешелекле, затлы, хөрмәтле Әтнә кызына Аллаһы Тәгалә Фирдәвес җәннәтендә дә мәртәбәле урын бирсен. Рухың шат булсын, Әлфирә! Без сине бик яратабыз. Рәнҗеп китмә! Кадерле итеп зурлый алмадык. Ә бик лаек идең».





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

Офицеры Росгвардии приняли участие на заседании круглого стола к единому дню голосования

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.