Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«ТМТВ - 2023»: Җырчы булган блогерлар, таныш булмаган исемнәр һәм Казан үзәгенә кайту

0 94

Премиягә барачагымны белгәч тә, башымда «Казан Экспо»га маршрут төзи башлаган идем. «Пирамида»да икән. Аллага шөкер! Былтыр бу чара Уфада узган иде, аннан алда «Казан Экспо»да булды. «Барс Медиа» бөтен зур тамашаларын Экспога күчереп бетерде кебек иде инде. Бу зур чараны Казан үзәгенә кайтарганнары өчен рәхмәт!

Монда инде билет бәясе дә пирамидача. Билетлар сатыла башлаганда ук шулай булганмы, тәгаен әйтә алмыйм, соңгы атналарда 3 меңнән башлап 4 мең сумга кадәр иде билетлар. Шулай да зал тулы иде.

Кичә Казанда йөгерү марафоны да башланды. Аларның маршруты икенче якка булса да, концертлар залы төбендә дә берничә спортсмен күренгәләде. Баскычта сузылган кызыл келәм һәр узган кешенең игътибарын җәлеп итә.

Кызыл келәм

Кызыл келәм башланырга 10-15 минут кала килеп җиттем. Карыйм – парковка ягында ат тора. Димәк, берәрсе атта киләдер инде, дим. «Тәмле көрәш» алъяпкычын бәйләгән Булат Бәйрәмов узып бара. «Булат абый, әллә бәлеш алып килдегезме?» - дим. «Әйе», - ди. Менә минәйтәм интуиция!

Җырлы гаилә кызыл келәмгә бик кызыклы итеп килде. Бәлеш күтәргән Булат Бәйрәмов һәм «сәпиткә» утырган Җиләк Кычыткановага транспортны баскычтан алып менүе генә кыенрак булды. Хуҗабикә сәпит кәрзиненә бакчасыннан җыйган яшелчәләрен дә төяп килгән. Алар яхшы кәеф булдыра белә, аны үзләре белән алып йөри торган артистлар. Ләйсән апага театрда уйнау да килешер иде кебек. Кызлары Таңсылу премиягә килмәгән, ул ЕГЭга әзерләнә. Рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм инглиз теленнән имтихан бирәсе бар, ди Ләйсән Гыймаева.

 

Теге атның пассажиры җырчы Фирүзә булып чыкты. Ул кызыл келәмгә беренче булып килде. Принцесса булы хыялы шулай чынга ашкан. Бик кызыклы итеп Рамил Шәрапов чыкты. «Пирамида»га «Кавказская пленница» фильмындагы геройлар булып килделәр. Килештерәләр, транспортлары да шул заманныкы.

 

Кайбер артистлар келәмнән дүрт аяклы дуслары белән узды. 2021 елда Иркә эт белән килгән иде. Сүз уңаеннан, быел Иркә юк иде. Быел карадан киенгән Дилә Нигъмәтуллина кап-кара эт белән менде. Данир Сабиров үзенең «Кемален» алып килгән иде. Ул этнең исеме болай да һәр премиядә ишетелә иде инде. Җырчыны тәкъдим иткәндә Гөлназ Сәфәрованың искә алмый калганы булмады.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Концертка әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә җырчыны ТМТВ буенча очрашуга кертмәгәннәр иде. Артист бу турыда бөтен интернетка аваз салды. Соңрак сәхнә артында: «Нәрсә булып бетте соң?», - дим.

Бернәрсә булып бетмәде. Мин икенче көнне бармадым. Була инде ул кеше факторы, әмма андый әйберне мин гафу итә алмыйм. Бутагансыз – сезнең проблема. Ул көнне бөтен планнарымны күчердем. Иртәнге ашны да ашамыйча бардым, якын ара да түгел бит әле, ә соңга калырга ярамый. Ул яктан мин җаваплы кеше. Мин үзем дә шундый һәм үземә карата да шундый булуны таләп итәм. ә монда көнне бутаганнар! 24е икән. «Иртәгә килегез инде», - диләр. Юк инде, гафу итегез, дидем, - ди.

Сез үпкә саклый торган кешеме?

Юк, озак сакламыйм. Нәрсә эшләүгә, кешесенә карап инде. «ТМТВ»га бер үпкәм дә юк.

Сәхнәгә дә эт белән чыгасызмы?

Юк, бәлки, киләчәктә. Болай да Татарстанда иң танылган эт инде ул, - дип елмайды.

Эхм, Татарстанда иң танылган эт ул – Акдус.

Кем күлмәк белән, кем эт белән шаккатырырга тырышты, ә Эльмира Кәлимуллина ирен күрсәтер дәрәҗәгә җиткән. «Бөтен нәрсәнең үз вакыты», - диде җырчы. Яшь әти-әни бәләкәчне үзләре белән алмаган. Бәлки баланы да шулай кызыл келәмдә генә күрсәтерләр. Кәлимуллина бәби тапкан вакытларда авылда бер апа: «Аның ире Эльмир Низамовмы әле?», - дип сораган иде. Евгений Ксенофонтов, дип аңлаткач, аптырап калган иде. Нәниләрен исән-сау үстерергә язсын!

Блогер җырчылар яки җырчы блогерлар

Носки өстеннән шлепки кигән һәм рубашканың бер ягын чалбарга кыстырган егет белән гәлүш кигән кыз блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар иде. Мин башта җырчы буларак чыкканнарын аңламадым да, блогер итеп чакырганнардыр, дип уйлаган идем. җырчыларның блогер булып китүе табигый күренеш кебек кабул ителә инде, ә хәзер киресенчә дә эшли башладымы? Блогерлар үз өсләренә артыгын да ала башлады. Авыл балаларының зур сәхнәгә чыгып җитүен, бәлки, уңыш, дип карарга да мөмкиндер. Тик бу «Яңа йолдыз» бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы түгел бит. Сәхнәгә кадәр ара бигрәк кыскарган. Матур итеп авыл тормышын гына күрсәтегез сез. Кызыл келәмне караучылар арасында керәшен блогеры Олеся бар иде. «Киләсе елга син чык», - дим. «Чыгам» – диде. Бетте китте.

Тамашада катнашкан бөтен җырчылар да кызыл келәмнән узмады. Сәхнә артында Ильмира Нәгыймова очрады. Әле генә Дубайдан кайткан җырчы кызыл келәмгә җитешмәгән. Әнвәр Нургалиев та җитешмәгәнме, барыбер иң соңгысы гына чыгыш ясыйсы булгач, иртә килеп тормаганмы. Кызык инде, сәхнә артында кайбер артистларны без үзебез тотып алабыз, ә кайберләре «әйдәгез, мин дә интервью бирәм», - ди. Премия дә шундыйрак принцип белән бирелмәгәндер бит?

«Бер ел элек исемен беркем белми иде»

30 артистка ТМТВ премиясе бирелде. Монда исемлеге бар. Исемлеккә күз салгач та, җырчыларны «монысын беләм», «монысын белмим»гә аердыгызмы? Тамашачылар арасында «белмәгән» җырчылар да булды», диючеләр булды.

Беренче итеп «матур егет» Марат Яруллинны чыгардылар. Журналистларны супер уңышлы урынга утыртканнар иде, нәкъ җырчы басып тора торган урынны миңа багана каплап торды. Марат муенына яшел ташлы муенса тагып чыккан. Әле сәхнә артында торганда да Данир Сабиров: «Минем тещаның шундый бар», - дип төрттереп алды.

Алып баручылар әйтмешли «фамилиясе дә кешечә түгел» Лев Кулушев «сиңа да җитәр, миңа да җитәр», - дип җырлады. «Лев – бу исемне әле бер ел элек кенә беркем белми иде», - диде алып баручылар. Лев 2019 елда да ТМТВ премиясендә чыгыш ясаган, тик ул вакытта «Бәхетле» төркеме солисты иде.

Аннан «беркем белми» сериясеннән исемнәр дәвам итте – Элина Әхмәдуллина. Эзләп-эзләп карагач та, «Елмай әле» дигән бер генә җыры чыга. Аның да премьерасы март аенда гына булган әле. Нәбиевлар хет дүрт җыр яздырып өлгергән. Берсе русча да әле. Элина интерьер дизайнеры икән ул. Әле ике атна элек кенә җырына клип чыгарган. «Зур рахмет», - дип язып куйган аккаунтына.

Алга. Роман Плеханов – «өч ел элек беренче тапкыр татар җырын башкарган» егет. Ул Татарстанның атказанган артисты. Нәрсә җырлаганын хәтерләмим. Кайбер җырлар бер-берсенә нык охшаш. Дүрт сәгать дәвамында бер-бер артлы яңгырагач, истә калдырып булмый.

Илгиз Шәйхразыев белән Җәмилә Асадуллина «Татар җыры»нда да чыгыш ясаган иде. Ул вакытта Җәмилә безгә рус телендә җавап биргән иде. Телен шомарттымы икән? «Лалалалалалала хыялыңны ташлама» дип җырладылар.

Ни ди ул?

Бу җырчылар арасында Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева булмаса, авылдан килгән әби-апалар шул бәягә билет алып, шул кадәр чакрымнарны килгәннәренә үкенә башлар иде, билләһи. Зәринә Асылкаева да җаннарына әзрәк җылы өргәндер. Тик ул башкарган җырның сүзләре аңлашылмады. Бер-бер сүзне эләктереп кенә алдым. Алда утырган язучы Фәнил Гыйләҗев та: «Аңлыйсызмы сүзләрен?» – ди. Юк, аңламыйбыз.

 

Аннан «Йөрәгем сикерә» дип Шәрапҗан чыкты. Менә аның белән биергә чыккан гәүдәле апаның биегәне ошады миңа. Бөтен җирен селкетеп биеде.

 

Беренче бүлектә бер-бер артлы Филүс Каһиров һәм Газинур Фарукшин чыгыш ясады. Бөтен концертны күз алдыннан үткәргәннән соң, аларның миссиясе билгеле булды. Зур тамашада Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимов бу өлеш өчен җаваплы була. Ха-лык-чан-лык. Әз генә параллель үткәреп була кебек. Ике җырга моңланып утырдык та, чатнап, балкып, очып «Күбәләк» чыкты. Илнат Фәрхуллин да хәзерге эстраданың «матур егете». Бөтен залны уятып җибәрде. Утыргычларга аның фотосы белән күбәләкләр дә тезеп чыккан булганнар. Халык шуларны болгый-болгый, гөр килде.

«Монда яшьләр күп, белмәгәннәре дә күп»

Шуннан тәнәфес булды. Арткы рәттә утыргач, инде тәнәфес җиткәнче үк бар ягында «исәнлеккә» дигәннәр ишетелә башлаган иде.

Халык кайсы-кая таралды, берән-сәрән генә кешеләр утырып калды. Берүзе генә утырып калган бер апа янына барып утырдым.

Фәнзилә Нәзифуллина концерт карар өчен Минзәләдән үк килгән. «Кече малаем әллә кайчан ук билет алып куйган иде «Әни, сиңа күрсәтәсе килә», - диде. Иптәшем концертларны бик яратмый. Ул футбол карарга китте. Кызлар футболга билет алып бирде. Мин җырчыларның барысын да яратам. Монда яшьләр күп, белмәгәннәре дә күп. Декорацияләр бик матур. Без гомумән, концертлар яратабыз. Филүс Каһиров концертына да килдек. Балалар билет ала, Аллага шөкер. Илләр тыныч булсын», - дип теләде Фәнзилә ханым.

Ул – дүрт бала әнисе, җиде онык әбисе. Балалар рәхәтен күреп яшәү шул буладыр ул.

Икенче өлеш башлангач, яныма бер егет килде. Фәнзилә апаның улы Рәмис булып чыкты. «Сез минем әни белән сөйләшкән идегез», – ди. Әйе, дим. «Рәхмәт сезгә. Әнинең бервакытта да интервью биргәне юк иде, ул бит Минзәләдән үк килде», – дип кулны кысып китте. «Шулай кадерләп торыгыз әниегезне», – дим.

Фойедагы халыкны күзәтеп торган Эльмира Фәтхуллина концерт өчен Чаллыдан килгән. Дус кызлары белән бергә җыелышып килгәннәр. «Ел саен барырга тырышабыз. Былтыр Уфага бармадык. Концерт бик ошый, бик күңелле, рәхәт. Гүзәлем белән Салаватны бик яратам», - диде ул.

«Пирамида»га беренче тапкыр килдем»

Концертның икенче өлеше Юлия һәм Иршат Нәбиевлар чыгышы белән башланды. Җырчы блогер түгел. ә блогер җырчылар була инде. Нишләп алар да Дубайга китмәде икән? Менә видеосын гына калдырам. Олеся, уңышлар!

 

Данир Сабиров рәттән пародияләр тезеп китте. Ришат Төхвәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, Асаф Вәлиев булып җырлады.»Галигә барам әле»не испан сериалындагы кебек итеп сузды. Молодец инде ул яктан. Җырлап тормас дип уйлаган идем. «Золотая карбюратор, золотая регулятор», - дип җырлап та җибәрде.

Керәшен егете Игорь Дмитриев та быел беренче премиясен алды. Аннан соң яшь җырчы Фәридә Ибраһимова чыкты. Ул – «Яңа йолдыз» җиңүчесе. Егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган икән, никах туйлары кайчан булачагын гына әйтмәде. Ул да ирен кызыл келәмгә алып килеп күрсәтер әле, Алла теләсә.

Бу кичәдә сәхнәдә иң күп чәчкә алган кеше Альберт Вәлиуллин булды. Бер төркем кеше аның янына күтәрелде. Альберт Вәлиуллин - Салават Зәкиевич шәкерте, беренче укучыларының берсе.

Концерт тәмамлангач, чыгып барганда үзем дә белмәстән аның әнисе белән сөйләшеп киттем. Ул Лаеш районыннан килгән иде. (Гафу итегез, исемен сорарга онытканмын). Ханым Чаллыда «Камаз»да эшләгән булган.   

Миңа бик ошады. Концертларга бик еш йөрмибез шул. Без яши торган Габишево бистәсендә мәдәният йорты ремонтка ябылды. Үзем барлык җырчыларны да яратып тыңлыйм. 

Улыгыз белән горурланасызмы?

Әлхәмдүлилләһ шөкер, горурланам!

Нәселегездә җырчылар бармы?

Әтисе җырлый иде, ул күптән юк инде, Мин үзебез өчен генә җырлыйм. Әтиләре җырлата да биетә дә иде. Ул Салаватта укыды.

Аның концертларда бик күренгәне юк.

Башта булды, аннан ял итеп алды әле, – дип сөйләде әнисе. Туганнары, дуслары – барысы бергә җан атарга килгән. 

Ишек төбендә бер кочак шар күтәреп торган Гөлфия ханым гомерендә беренче тапкыр «Пирамида»га килгән. бертуганы Лилия туган көненә шундый бүләк ясаган. Азнакайдан ук килгәннәр. 

Беренче тапкыр килеп кердем, мин шаккаттым. Шундый сәхнә! Чын артистлар! Сәхнәдә бер сихрилек тә бар кебек. Мондый зур концертка беренче тапкыр килдем. Минем иң яраткан җырчым Рифат Зарипов инде. Ай, яратам инде. Зәйнәб Фәрхетдинова да булыр, дип көткән идем. Бөтен артистлар да молодцы. Бөтенесе дә үзләренчә тырыша, – дип сөйләде ул. 

«Телевизордан концертлар караганда: «Менә ничек матур», – дип карый иде. Алып килеп күрсәтергә булдым», – диде Лилия апа. 

Иң мөһиме – тамашачыга ошаган!

Алып баручыларны әйтмәгәнмен. Кичәне Гөлназ Сафарова һәм Айрат Ильясов, Рамил Шәрәфиев һәм Ансу, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева алып барды. 

Кичә Казанның бер өлешендә футбол җанатарлары җиңүне бәйрәм итте, ә бер өлешендә җыр бәйрәмен үткәреп җибәрдек. Залда бер тапкыр да «гол» дигән ишетелмәде. Монда музыка җанатарлары гына булды. Казан үзәгендә мондый концертлар булып торсын!

Чарадан фоторепортаж. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.