Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Ул китә дип, ай буе еладым» – Алан мәктәбендә бер укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

0 74

Мәктәпләрдә бу көннәрдә тугызынчы һәм унберенче класс укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Шәһәр урамнарын тутырып, кызыл, зәңгәр һәм төрле төстә тасма аскан чыгарылыш укучылары йөри.

Кызганыч, авыл мәктәпләре генә бушап бара. Ике-өч катлы таш мәктәпләр дә тугызъеллыкка әйләнеп калды, классларда өчәр-бишәр бала гына укучы мәктәпләр дә шактый. Бер катлы гына булса да, гомуми илледән артык укучы гына укыса да, Теләче районы Алан мәктәбе унбер еллык статусын саклап кала алган. Соңгы кыңгырау бәйрәмен карарга дип, үзем бер дә белмәгән, ишетмәгән Алан авылына киттем.

Авылга керүгә үк кырый якта калган һәм карап торышка кечкенә булып тоелган мәктәпкә керәм. Янында гына ике катлы бина. Анысында балалар бакчасы һәм авыл советы урнашкан. Мәктәп бусагасында тасма аскан егетләр тезелешкән. Үзара нишләптер русча сөйләшәләр.

Бәйрәмнәрне мәктәпнең коридорында үткәрәләр икән. Рәт-рәт итеп урындыклар тезгәннәр. Урындыкларга мәктәп укучылары, әти-әниләр, укытучылар, әби-бабайлар сыешты. Биредә бары кечкенә авыл мәктәпләренә генә хас атмосфера хөкем сөрә. Купшылык, пафос, кылану кебек нәрсәләр дә юк, чөнки бөтен кеше бер-берсен белә. Зур мәктәпләрдә параллель класста кем укуын да белмисең, чөнки ул хәтле кешене каян белеп бетерәсең, ди. Ә илле укучы булган мәктәпләрдә дуслашып кына түгел, туганлашып ук бетә. Сөйләшүләре дә, көлүшеләре дә, авыл мәктәбенә хас булганча, укытучыларга «апа», «абый» дип эндәшүләреннән дә рәхәт.

«Берүзем генә укыйм дип курыкмадым»

Унберенче классны быел бер укучы – Раил Дәүләтшин тәмамлый. Тугызда укучылар исә ун бала. Соңгы кыңгырау аларның бөтенесенә бергә чыңлады.

«Берүзең генә укырга курыкмадыңмы?» – дип сорыйм Раилдән. «Мин аның турында уйламадым да, борчылмадым да», – ди Раил. Аның турыдан туры югары уку йортында укыйсы килгән икән.

Спорт академиясенә укырга керәсем, тренер буласым килә. Балалар белән эшләргә телим. Тугызынчы класстан соң китсәң, башта дүрт ел колледжда укырга кирәк, аннары югары белем алам дисәң, тагын дүрт ел. Авыр инде алай. Иң яхшысы – мәктәптә ике ел укып, аннары югары белем алу, – ди егет.

Мәктәп белем йорты булса да, шаян-шуклыкларсыз булмый, билгеле. «Өй эше эшләмичә кала алмыйсың инде, берүзең генә булгач?» – дим. «Әйе, эшләдем инде аларын».

«Укытучылар аңа ышаналар. Ул үзенең максатына бара, шуңа күрә үзе генә уку аны борчымады», – мәктәпнең педагог-организаторы Алсу Фәттахова.

Волейбол белән кызыксынучы, олимпиадалар, лагерь, форумнарда йөрүче активистны укытучылары да ярата. «Раилне күрәм дә, елыйсы килә», – ди класс җитәкчесе Раушания Хөсәенова.

Бер генә бала булгач, бәйрәмнәр, класс чыгышлары вакытында авыррак. Шулай да Раил югалып калмады. Үзе генә булса да катнаша иде. Бер генә укучы булса да, класс яшәде. Бик тәртипле, акыллы, инсафлы бала. Ул китә дип, ай буе еладым. Кичә кан басымнарым күтәрелеп бетте, еладым да еладым. Аны күрәм дә, елыйсым килә.

Киләсе елга бишенче класска унике бала керә. «Апа, җәй көне шабашкада эшләп, сезгә бер коробка пустырник алып килеп бирермен», – ди көлә инде.

«Кайсы өлкәне сайласалар да, авылга кайсыннар»

Раилнең әти-әнисе Галия белән Сәйдәш Дәүләтшиннар да улларын бәйрәме белән котлады. «Теләсә кая сикереп йөргәнче, монда кал, дидем», – ди әтисе Сәйдәш абый.

Авылда балалар күп түгел. Күбесе БДИдан куркып, тугызынчы класстан качып бетәләр. Минем малайның ВУЗга керәсе килде, калам, диде. Башка авылларга да, Теләчегә дә китмәде. Мин дә» Теләсә кая сикереп йөргәнче, кал», – дидем. Монда ияләнгән бит инде. Алан мәктәбенең укытучылар коллективы да көчле, алар районда беренчелектә баралар.

Бер дә авыр дигәне булмады. Проблемалы малай түгел ул.

Спорт буенча китәм, ди. Хәзер яшьләрнең фикерләве дә башкачарак, безнеке кебек түгел. Безнең буынга кулга тотып эшли торган эш булса, җайлырак шикелле тоела. Спорт буенча укыгач, йә укытучы, йә тренер була. Бәхет елмайса, берәр командага эләгергә мөмкин. Укысын, үзе теләгәнне эшләп карасын. Теләге булгач, мин карыш килмәдем инде, – ди әти кеше.

Сәйдәш Миңнурович чыгарылыш класс укучыларын «Алан» хуҗалыгы исеменнән дә котлады. «Кайсы өлкәне сайласалар да, барыбер авылга кайтсыннар. Авылны сакларга кирәк. Күреп торасыз, авылда яшьләр әз. Бөтенегезне колач җәеп көтеп торабыз», – диде җитәкче.

Алан мәктәбенең чыгарылыш классы укучылары – тугызынчыдан ун, унберенчедән –  бер укучы 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Мәктәпнең капкасын ачып керүгә, кире чыгасы килми»

Киләсе елга да Алан мәктәбен бер укучы гына тәмамлаячак. Әлбәттә, хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел, чөнки тугызны тәмамлаучы ун укучының алтысы унбергә кала. Шуңа өстәп, беренче сыйныфка да ун укучы керә икән.

Тугызынчыны тәмамлаучы Фазылны котларга дип, әнисе һәм әбисе килгән. Гөлгенә апа белән Миңнегөл әбинең күзләре бәйрәм буе яшьле торды. «Еладым, күңелем тулды», – диде Гөлгенә апа.

Үз теләге белән кала. Укуы да әйбәт, Аллага шөкер. Шуңа күрә мин дә: «Юк, китмә, югары уку йортына керерсең», – дим. Үзе дә киләчәктә укырга тели. Йә медицина, йә программист юнәлешен сайларга уйлап тора, – дип сөйләде Гөлгенә апа.

Оныкларын котларга килгән әбиләр дә берничә иде. Миңнегөл әбинең дә күзеннән яше тамып торды.

Алан мәктәбендә үземнең өч балам, биш оныгым укып чыкты. Укытучыларга бик зур рәхмәт. Мәктәптә бик күңелле безнең. Капкасын ачып керүгә, кире чыгасы да килми. Рәхәтләнеп укырга да, укырга. Дөньялар тыныч булса иде, балаларыбызны алып китмәсәләр иде. Үзләре сайлаган юллардан сөенеп, шатланып атларга язса иде. Авырлыклар килсә, укытучылары, әти-әниләре белән киңәшеп, тормыш юлларын матур итеп үткәрергә насыйп булса иде.

«Авылда хәзер интеллигенция әз калды»

Ниндидер һуш китмәле, кыйммәтле ремонт ясалмаса да, мәктәп төзек, матур. Парта, урындыклар, киң такталардан эшләнгән идәннәре дә үзенчәлекле. Шулай да иң истә калганы укытучылар коллективы булды. Мәктәптә егерме бер укытучы эшли.

Укытучылар бүлмәсенә керүгә, коллективның яртысын ир-атлар алып торуына игътибар иттем. «Без – якын тирәдәге коллективта ир-атлар күп булган бердәнбер мәктәп», – ди Алсу Фәттахова. Әдәбият, мәдәният, журналистика, мәгариф хатын-кызлар кулына кала, дибез бит. Аланда директор, хезмәт һәм физкультура укытучылары гына түгел, математика, физика, рус телен дә ир-атлар укыта. Математиканы хәтта ике ир-ат укытучы өйрәтә икән.

Элек алар күбрәк тә булган. «25 ел элек мәктәпкә эшләргә килдем. Мәктәп шундый зур иде. Һәрберсендә утызар бала укый торган ике параллель класслар бар иде. Хәзер, әлбәттә, мәктәп кечерәйде», – ди Алсу Фәттахова.

Мәктәпнең үзгәреш чорын уку-укыту бүлеге буенча директор урынбасары, география укытучысы Гөлфия Шәйхетдинова кичергән. 1986 елның 1 сентябреннән хәзерге көндә кадәр ул урынбасар булып эшли. Мәктәпләрнең, авылларның кечерәюе генә түгел, балаларның укуга мөнәсәбәте үзгәрүен билгеләп үтте Гөлфия Шәйхетдинова.

Мин монда өченче буынны чыгарам. Хәзер укучы балаларның әти-әниләре дә минем укучыларым.

Замана үзгәргән саен мәктәп тә шуңа яраклаша. Үзгәрмәсәк, яши дә алмас идек. Мәктәп элек зуррак иде.

Кечерәйгән саен балаларга индивидуаль якын килеп була, тик сайлау мөмкинлеге юк. Авылда хәзер интеллигенция әз калды. Интеллигенция балалары мәктәптә башка әзерлек дәрәҗәсендә керәләр иде. Хәзер бөтен җирдә дә балаларның укуга карашлары бик әйбәт түгел. Әти-әниләрнең дә йогынтысы көчле булырга тиеш, – ди Гөлфия Хәнифовна.

Сүз уңаеннан, Гөлфия ханым татар теленә нәкъ менә Алан мәктәбендә өйрәнгән. Рус мәктәбендә, аннары институтта русча уку аркасында татарча сөйләшүдән курыккан да булган икән. «Хәзер чиста сөйләшәм. Элек дәресләрдә көнчыгыш белән көнбатышны бутарга куркып, үзем өчен тәрҗемәсен язып куя идем», – ди ул.

Ак юллар сезгә, укучылар!

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә балалар да күп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Унбер һәм тугыз еллык хезмәтләренә шулай йомгак ясап куйдылар. Булат Бәйрәмов та кызы Таңсылуны чыгарылышы белән котлап: «Унбер еллык марафон бетте, ЕГЭ дигән спринт калды», – дип язган. Кызыл тасма элгән укучыларны хәзер кызыл финиш сызыгы гына көтә.

Укытучылары, әти-әниләре, әби-бабайлары теләгәнчә: «Имин һәм сау-сәламәт булып, шушы матур дөньяларда бергәләп яшәргә язсын. Ак юллар сезгә, укучылар!»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

СК организовал проверку после жалоб на странные уколы детям в детсаду Кызыла

РЕН ТВ: Воспитательница ставила уколы детям в Кызыле в качестве наказания

Baza: Воспитательница, ставившая уколы детям в Кызыле, обвинила самих малышей

МВД: Воспитатели детского сада в Кызыле делали подозрительные уколы детям

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.