Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстанда Ирәндек тавын саклыйлар: Темәстәге Җыенда халык үз сүзен әйтте

0 2375

Баймак районының Темәс авылында Ирәндек тау тезмәсенә геологик разведка өчен бирелгән лицензиягә каршы халык җыены узды. Бу хакта prufy.ru сайтында Мария Чебакова яза.

Фото: © @smirusnews

Акция хакимият белән килештерелеп оештырылды. Анда активистлар һәм җитәкчеләр чыгыш ясады. Җыенда катнашучылар 5-7 мең кеше катнашты дип яза, рәсми мәгълүмат чараларында 1 мең кеше дигән саннар булды.

Җыенны оештыручыларның дәгъвасы – геологик разведка алып бару сылтавы белән таудан контрольсез рәвештә файдалы казылмалар чыгарылачак, бу үзенчәлекле табигатьле һәм архитектура истәлекләре булган Ирәндек тауларына зыян салырга мөмкин, районнар экологиясенә исә төзәтеп булмаслык зыян салынуы ихтимал. Файдалы казылмаларны алучыларны акча гына кызыксындыра ди алар, алар артыннан чүплеккә әйләнгән җирләр генә кала. Мәсәлән, Әбҗәлил районы Хәлил авылыннан Мәрзия Ирназарова төшергән кадрлар.

Темәстәге җыенны (йыйын) оештыручы һәм инициатив төркем җитәкчесе – Илсур Ирназаров. Ул Темәскә халыкны чакыру белән дә шөгыльләнде. Җыенны оештыру зур каршылыклар белән дә барды. Ахыр чиктә, район җитәкчелеге аны җыен итеп түгел, җыелыш итеп оештырмакчы иде. Моның сәбәбе – халык җыенының карарын хакимият үтәргә тиешле санала, ә җыелыш исә бары тик мөрәҗәгать кенә. 

Җыен башлангач, аны клуб эчендә уздырырга теләгәннәр, микрофонны бирмәскә омтылышлар булган, әмма Илсур Ирназаров мондый алымнарга бармадык, диде, халыкка рәхмәтен җиткерде.

Җыенда халык нәтиҗәгә иреште дип әйтергә була. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән Җир асты байлыкларыннан файдалану комиссиясе вәкилләре җирле халыкны Ирәндекнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә бары тик геологик разведка гына оештырылачак, дип ышандырды.

«Бу – фәнни тикшерү проекты, ул казылмалар чыгаруны күз алдында тотмый. Тау сыртының көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә үрнәкләр алу һәм мобиль җайланмалар ярдәмендә тирән булмаган бораулау күздә тотыла. Бернинди дәвамы булмаячак, бу су өчен скважина бораулау белән бер», — дип белдерде Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты вәкиле Алексей Грицук.

Җыенда катнашучыларны геологик разведканы үткәрү сәбәпләре һәм аңа заказ бирүченең кем булуы кызыксындыра һәм борчый. Алексей Грицук, бу сорауга җавап биреп, разведка үткәрү буенча килешү җир асты байлыкларын инвентаризацияләү буенча дәүләт йөкләмәсе буенча подрядчы белән төзелгән, диде.

Башкортстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министры Нияз Фазылов, шулай ук, казылмалардан бернинди табыш алу булмаячак, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Урал Аръягында файдалы казылмалар күп, аларның берсе – стратегик марганец. Ул Урал Аръягына геологик разведканың 1930 елларда да, 1970 елларда да үткәрелгәнлеген, ә хәзерге тикшерү эшләре табигый казылма запасларын бәяләү өчен үткәрелүен әйтте.

Алга таба сүзне Башкортстанның вице-премьеры Азамат Габдрахманов алырга теләгән иде, ләкин җыелган халык аңа озак вакыт сүз әйтергә дә ирек бирмәде: сызгырып, «Кит!» дип кычкырып, чыгышын сөйләргә мөмкинлек калдырмады. Җыен модераторы берничә мәртәбә кешеләрне тынычланырга өндәде, вице-премьерга сүз әйтергә бирүләрен сорады. Ләкин җыелучылардан бары тик «Кит!» һәм «Күштауны онытмадык!» дигән сүзләр генә яңгырады. Ахыр чиктә, халыкны тынычландыра алдылар, Азамат Габдрахманов фикерләрен башкорт телендә җиткерде.

Ул геологик разведка заказчысының Россиянең Табигатьтән файдалану министрлыгы икәнлеген, бу эшләргә акчаны исә федераль бюджеттан бүленеп бирелүен әйтте. Шуңа күрә, фәнни-тикшеренү эшләренең максаты — геологик разведка һәм алга таба хисап бирү, ә файдалы казылмалар чыгару тыелган, дип язылган контракт шартлары белән бәйле рәвештә, федераль акчалар башка максатларга тотыла алмый. Ул, шулай ук, фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия контроле астында узачак дип ышандырды.

Чиновникларның ышандырырга тырышуларына кармастан, җирле халык геологик разведкадан соң файдалы казылмалар чыгаруны башлау омтылышлары булмаячагына ышанмады. Учалыдан бәйсез эколог Эльвира Галләмова белдерде, мисал итеп, ул Ураз авылында алтын ятмаларын эшкәртүләрен әйтте.

Җыенда катнашучылар Ирәндек таулар тезмәсенә тыюлык статусы бирү турында тәкъдим керттеләр. Тәкъдим төркеме Ирәндек таулыгын тыюлык зонасы, төгәлрәк әйткәндә, милли парк итеп үзгәртүне сорап хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.

Ирәндек —Башкортстанның көнчыгышында урнашкан таулар тезмәсенең берсе. Аның озынлыгы 135 км-дан артык, ул Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнары территориясе аша уза. Таулыкта борынгы торак пунктлар, шәһәрчекләр, остаханәләр, каберлекләр, ташландык авыллар очрый. Таулык табигый рәвештә төньяк һәм көньяк ике өлешкә бүленгән, алар арасында Кырыктытау һәм Куркак таулыклары урнашкан. Тау битләрендә Граф һәм Талкас күлләре, шулай ук Таналык, Төяләс һәм олы Кызыл елгалары чыганаклары бар.

  • Бүген, 22 майда «Башинформ» Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелде дип хәбәр итте. Бу хакта республиканың мәдәни мирас объктларын дәүләт саклавы Идарәсе приказы чыккан. Ягъни, җыен эзсез узмады дияргә була.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.