Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Терапевт: «Антибиотик дөрес билгеләнелмәсә, балага саңгырау калу куркынычы яный»

0 22

Нәрсә ул антибиотиклар? Алар кайчан барлыкка килгән?

20 гасыр башында яшәгән галим Александр Флеминг лабораториясендә чисталыкны сакламаган аркасында антибиотиклар барлыкка килгән. Бер мәлне ул озак вакыт лабораториясенә күз салмыйча торган һәм берникадәр вакыттан соң кире әйләнеп кайтса, өстәлендә күгәрекле гөмбәләргә тап булган. Ул шулай ук күгәрекле гөмбәләр торган җирдә стафилококк (яшәү һәм үрчү өчен кислород кирәк булмаган бактерияләр) колониясе юкка чыкканын ачыклаган.

Бу күзәтү яңа тикшеренүләргә башлангыч биргән. Шулай итеп, күгәректән беренче антибиотик – пенициллин уйлап табылган. Ул бүгенге көндә күп авыруларны дәвалауда кулланыла.

Антибиотиклар – бактерияләрдән алына торган препаратлар. Алар антибиоз процессын кузгата да, тере күзәнәкләр башка тере күзәнәкләрнең тормыш эшчәнлеген туктата.

Антибиотиклар йогышлы бактерияләргә генә түгел, ә организм тукымаларына да зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә төрле кеше антибиотикларга карата төрле фикердә.

Кемдер антибиотиклардан зыян күрергә курка, кемдер аларны барлык авыруларны дәвалау чарасы дип саный, контрольсез эчә һәм нәтиҗә булмауга гаҗәпләнә.

Антибиотикларны кайчан кулланырга кирәк?

Антибиотиклар сирәк очракта билгеләнелә. Мәсәлән, пневмония, көчле ангина, цистит һәм башкалар. Антибиотикларны табиб кушуы буенча гына эчәргә ярый. Ул кайсы препаратны эчәргә кирәк булуын, аның дозасын (күләмен), эчәргә кирәк булган вакытын билгели. Антибиотикларның тискәре эффектлары күп. Әле бер тапкыр авыруны җиңергә булышкан препаратлар башка булышмаска да мөмкин.

Антибиотиклар төрле бактерия инфекцияләрен дәвалау өчен кабул ителә. Кабатлап әйтәм: нәкъ менә бактерияләр! Ягъни организмда патоген бактерияләр булу сәбәпле барлыкка килгән йогышлы авырулар. Антибиотик гөмбәләргә, вирусларга һәм башка микроорганизмнарга тәэсир итми. Антибиотик салкын тиюдән, грипптан булышмый, чөнки алар вирусларга тәэсир итә алмый.

Кайчан антибиотикларны кулланудан мәгънә юк?

Охшаш симптомнар белән йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин булган бик күп төрле микроорганизмнар бар. Антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир иткәнгә күрә, башка микроорганизмнар китереп чыгарган инфекцияләрне дәвалауда алар файдасыз. Шуңа күрә, анализларсыз гади томауны да антибиотик белән дәваларга кирәкми! Кызыл тамак та көчле дарулар кабул итү өчен күрсәткеч түгел. 

Антимикробиаль каршылык (антимикробная резистентность) турында сөйләгез. Аның белән кешеләрне еш куркыталар.

Күп еллар дәвамында дөньяның барлык галимнәре антибиотикларга каршылык мәсьәләсе турында борчыла. Антибиотикларны сайлап алу ел саен авырлаша, чөнки кешеләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә чирләрен антибиотиклар белән дәвалый. Үз теләкләре белән, белмичә антибиотик эчкән аркасында, бактерияләрдә каршы тотрыклылык барлыкка килә. Бактерияләр антибиотикларны «җиңәргә сәләтле» була. Димәк, без авыруны җиңә алмыйбыз дигән сүз. Кешенең сәламәтлеге куркыныч астында була. 

Әлбәттә, антибиотикларның яңа төркемнәрен җитештерәләр, әмма бактерияләр кешеләргә караганда тизрәк эш итә.  

Антибиотикларны даруханәдән табиб рецептыннан башка алырга буламы?

Россия Федерациясе законнары нигезендә антибиотиклар табиб рецепты буенча гына бирелергә тиеш.

Антибиотикларның тискәре йогынтысы нинди? Гомумән алар үлемгә китерергә мөмкинме?

Иң еш очрый торган йогынтысы – аллергия реакциясе. Аллергик нәтиҗәсе (мәсәлән, анафилактик шок) үлемгә китерергә мөмкин. Антибиотиклар, теләсә нинди препарат кебек, организмда эшкәртелә һәм бавыр белән бөер аша чыгарыла. Әгәр шул органнарның берсенең эшчәнлеге начар булса, антибактериаль препаратлар табиб контроле астында кабул ителә. 

Шулай ук токсик антибактериаль препаратлар бар. Әгәр табиб тарафыннан антибиотик дөрес билгеләнелмәсә, балага саңгырау калу куркынычы яный. Мондый препаратларга аеруча яңа туган һәм ике яшькә кадәрге балалар сизгер. Эчәклек системасы ягыннан тискәре нәтиҗәләр: диарея, күңел болгану, косу, тизәктә кан булу.

Антибиотикларны гадәттә ничә көн кабул итәргә кирәк? Пациентның хәле кайчан яхшыра башлый?

Инфекция процессына бәйле. Үзгәрешлелек шактый зур. Антибиотиклар уртача 5-10 көнгә билгеләнә. Чыннан да авыр йогышлы процесслар булса да, аеруча операциядән соң, антибиотик курс озынлыгы сизелерлек арта.

Пациентның хәле 2-3нче көнгә яхшырырга мөмкин, ләкин бу - препаратны эчүдән туктарга дигән сүз түгел. Табиб билгеләгән курсны һичшиксез тәмамларга кирәк, чөнки препаратны вакытыннан алда туктату – антибиотикларга каршы торучанлыкка китерә. Ә дәваланмаган пациентның авыру симптомнары кире кайтырга мөмкин. 

Ни өчен антибиотикларны кабул иткәннән соң иммунитет кими?

Безнең иммунитет өчен эчәк бактерияләре җавап бирә. Алар шулай ук кайбер витаминнарны эшкәртүдә һәм формалаштыруда катнаша. Антибиотиклар барысын да «үтерә!» Үзенекен дә, чит булганнарын да. Димәк, авырулар китереп чыгаручы һәм иммунитетка ярдәм итүче яхшы эчәк бактерияләре дә антибиотик тәэсирендә үлә. Антибиотиклар курсы эчәк микрофлорасының бозылуына китерергә мөмкин. Әмма бу үзгәрешләр - вакытлыча һәм кире кайтарыла торган процесс.

Антибиотикларны контрольсез яки озак вакыт куллану җитди нәтиҗәләргә китерә.

Иммунитет өчен эчәк бактерияләре җавап бирә, дидегез. Эчәклек әйбәт эшләсен өчен, пробиотиклар эчәргә әйтәләр. Аларның әһәмияте турында сөйләгез әле. Пробиотиклар кайсы продуктларда бар?

Пробиотиклар – гадәти эчәк флорасын торгызырга ярдәм итүче препаратлар төркеме. Аларны антибиотик ассоциацияле диарея (антибиотикоассоциированная диарея – ААД) барлыкка килгәч кабул итәргә кирәк. Башка очракларда рационны пробиотик продуктлар белән баету да җитә. Мәсәлән, творог, йогурт, сыр, кефир; тозсыз, уксуссыз, шикәрсез булган натураль кәбестә.

  • ААД – бу антибиотик терапия вакытында эчәк микрофлорасы составының саны һәм сыйфаты үзгәргәндә үсеш алган симптомнар комплексы.

Приемга мөстәкыйль рәвештә антибиотиклар кабул иткән пациентлар килгәне булдымы? Шәхси тәҗрибәдән чыгып нинди мисаллар китерә аласыз?

Әлбәттә. Мондый очраклар соңгы елларда аеруча еш очрый. Коронавирус инфекциясе белән авыручыларның күбесе антибиотикларны үзләре кабул итә. COVID-19 вакытында барлыкка килгән пневмония вирус аркасында килеп чыга, һәм ул антибиотиклар белән дәваланылмый. Бу очракта вируска каршы препарат кирәк. Бу - бөтенләй башка дарулар төркеме. Антибиотиклар авыруның хәлен начарайта гына.

Фото: © Алинә Мостакимованың шәхси архивыннан алынды





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.