Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Якташыбыз, татар егете Петр Гаврилов исеме белән бәйле Брестка сәяхәт

0 320

Брест ныгытмасы өчен барган сугышлар тарих китапларында күп тапкырлар инде сөйләнелгән. 1941 елның 22 июне, якшәмбе иртәсе. Германия, сугыш игълан итеп тормыйча, илебезгә бәреп керә. Советлар Союзының көнбатыш чикләре буена яшеренеп тезелгән меңләгән корал, миномет безнең якка таба ут ача. Чик буенда урнашкан хәрби частьлар, аэродромнар һөҗүмнең беренче сәгатьләрендә үк тар-мар ителә. Германия гаскәре, шул рәвешле, «Барбаросса» планын тормышка ашырырга керешә.

1939 елдан бирле Европада барган сугышта Францияне, Польшаны, Данияне, Бельгияне, Голландияне, Грецияне, Югославияне буйсындырган Германия җитәкчелеге, җиңел бирелгән яулардан рухланып, берничә ай эчендә Советлар Союзын җимерү максатын куя. Ләкин сугыш Гитлерның фельдмаршаллары уйлаганча гына бармый. Кызыл армия солдатларының соңгы тамчы канга кадәр сугышуы, халкыбызның каты торуы, бирешмәве дошманны шүрләтә. Европа илләре, яулап алынганнан соң, бернинди каршылык күрсәтмичә Германиягә хезмәт итсә, бездә сугыш үтеп киткән урыннарда бөтенләй башка – фашистларның акылына сыймаслык картина күзәтелә. Җир яуланса да, халкы бирешми, соңгы сулышына кадәр көрәшә. Мисал өчен, берничә сәгать эчендә алынырга тиешле Польша чигендәге Брест ныгытмасы сакчыларының 32 көн буе каршылык күрсәтеп ятуы легендага әверелә. Әлеге батырлык мисалы Мәскәүгә якынлашып килүче фашистларны туктатып, кире көнбатышка куа алган ватандашларыбызга да көч бирә. Ныгытма эчендәге көчле шартлаулардан исән калып, яраланган килеш яшерен урыннардан пулеметлардан, мылтыклардан атып, ай буе фашистларга тынгы бирмәгән солдатларның каһарманлыгы, телдән-телгә сөйләнеп, күп кенә сугыш кырларына барып ирешә.

«Интертат» хәбәрчесе апрель аенда Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендәге делегация белән Белоруссиягә барган сәфәрендә Брест ныгытмасын күреп, аның тарихын өйрәнеп кайтты. Күргәннәре белән укучыларны да таныштыра.

Рифат Каюмов

Фото: © Рифат Каюмов

Минскидан Брестка кадәр сузылган 350 километрны Мәскәү – Варшава юлыннан автобуста 4 сәгатьтә үттек. Минскига кайту да шул ук көнне булды. Киң һәм төзек трассадан 700 километр бару ардырмады. Шулай итеп, көнебезне иртәдән төнгә кадәр Брестка багышладык.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Брест ныгытмасы тарихы

Брест шәһәре урнашкан җирләр Россия дәүләтенә XVIII гасыр азагында керә. Аңарчы биредә башта Литва, аннары Польша хакимлек итә. Шуңа күрә аның Брест-Литовск дигән атамасы да бар. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң, патша хөкүмәте бу урында илнең көнбатыш чикләрен саклау ныгытмасы төзергә карар кыла. 6 километрга сузылган калкулыклар янында тармакланып аккан Мухавец елгасы Буг елгасына кушылган җир – 2 гасыр элек дошманнан саклану корылмасы төзү өчен иң кулай вариант була.

Тармакланып аккан Мухавец елгасы Буг елгасына кушылган җир.

Фото: © Картадан скриншот

Төзелеш башлангач, эш берничә мәртәбә тукталып тора. Шуңа күрә Россия флагы биредә, 30 ел узгач кына, 1842 елда күтәрелә. XIX гасыр уртасында 4 мең квадрат километр территорияне биләгән Брест ныгытмасы Европада иң ныгы, җимереп керә алмаслыгы булып исәпләнә. Ныгытма эчендә су каналлары казылып, дүрт утрау пәйда була. Һөҗүм булган очракта, алар бер-берсен яклый алырдай итеп төзелә. Цитадель, ягъни төп утрау, үзәктә урнаша. Аның әйләнәсе 12 мең кеше сыйдырышлы 2 катлы казармалар белән уратыла. Шушы боҗра цитадельнең иминлеген саклый. Казармаларның кирпеч диварлары ул заманның туп ядрәләренә бирешми торган итеп, метр ярым калынлыкта салына.

Казарма бинасы

Фото: © Рифат Каюмов

Прогресс алга барган саен, корал да камилләшә. Берничә дистә елдан соң илнең иминлеген ныгытмалар белән генә саклап булмый башлый. 1853-1856 елгы Кырым сугышы ук моны дәлилли. XX гасыр башында, авиация үсеш алгач, хәрби ныгытмалар элеккеге әһәмиятен, гомумән, югалта.

Беренче Бөтендөнья сугышында (1915 ел) Брест ныгытмасы Германиягә күчә. 1918 елда Брест-Литовск шәһәрендә «Тынычлык турында декрет» имзаланып, Россия сугыштан чыга һәм Европа өлешендәге 26 процент җирләрен югалта. Беренче Бөтендөнья сугышында Германия җиңелә. Ул яулап алган җирләр җиңүчеләр арасында бүленә. 1921 елда Белоруссиянең көнбатыш төбәкләре, шул исәптән Брест, Польша хакимлегенә күчә һәм 1939 елның сентябренә кадәр аның карамагында була.

1918 елда «Тынычлык турында декрет» имзаланган урын. Шартлаудан җимерелгән Ак сарайның нигезе.

Фото: © Рифат Каюмов

Икенче Бөтендөнья сугышы барышында, 1939 елның 22 сентябрендә, Германия Белоруссиянең көнбатыш өлешен һәм Брест шәһәрен поляклардан яулап алып, Кызыл Армиягә бирә. Шулай итеп, Брест буенча ага торган Буг елгасының көнбатыш яры Германиянеке, ә көнчыгыш яры Советлар Союзыныкы була, ягъни 1939 елда 2 державаны тар гына елга аерып тора башлый. Шуннан соң Брест, ныгытма ролен үтәмәсә дә, чик буендагы хәрби шәһәрчек һәм кораллар саклау складлары буларак файдаланыла.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәре

«Барбаросса» операциясенең беренче һөҗүме Брест шәһәренә ясала. Бөек Ватан сугышы шушы ноктадан башлана, дисәк, ялгыш булмас. Ял көненә планнар корып йокыга яткан меңләгән кеше 22 июнь таңында йокысыннан да уяна алмыйча, сугыш башланганын да белмичә, якты дөньядан китә. Снарядлар, бомбалар шартлавына хәрбиләрнең гаиләләре яшәгән йортлар, казармаларның бер өлеше ишелә, яна. Төрле җирдә шартлау барган шәһәрчектә бер урынга – командирлар янына тупланып, рәтле каршылык күрсәтү мөмкинлеге булмый. Якшәмбе иртәсендә ныгытма эчендә хәрбиләр, хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар белән бергә якынча 8-9 мең кеше була. Күпләр башта сугыш башланганын аңышмыйча да кала, чөнки командование ахыргача «бер-береңә һөҗүм итмәү» турында совет-герман килешүенә ышана. Фашистларның нияте дә, көтелмәгәндә һөҗүм ясап, 8 сәгать эчендә ныгытманы кулга төшереп, алга таба китү була. Төп фронт Минскига таба күченә, ләкин Брестны чистартып бетерергә калган частьлар тиз генә максатына ирешә алмый.

Шартлаудан җимерелгән казарманың нигезе.

Фото: © Рифат Каюмов

Исән калган сугышчылар, төркемнәргә берләшеп, ныгытманың 4 утравыннан да атна дәвамында көчле каршылык күрсәтә. 29-30 июньдә төп штурм барышында исән калган солдатларның күбесе һәлак була, хатын-кызлар, бала-чагалар, яралылар әсирлеккә төшә. Июльдә берничә сугышчыдан торган төркемнәр яисә ялгыз солдатлар гына яшерен урыннардан атыш алып бара ала. Шулай да, алар бер тамчы суга, бер бөртек ризыкка тилмереп, тагын 3 атна буе фашистларга каршы ут ачып ята. Күз күремендә генә елга акса да, тулысынча чолганышта калган казармалардан, подваллардан чыгу түгел, баш калкытып та булмый. Елга яры тәүлекләр буе дошман тарафыннан күзәтү астында тора. Берничә бөртек калган сугышчыны күктән ташланган 1,8 тонналы авиабомба һәм казармаларны огнеметлардан көйдерү тәмам бетерә.

Вакыйгалар 2010 елда прокатка чыккан «Брестская крепость» кинофильмында тасвирлана. Киноны 16 яшькә кадәрле балаларга карау тыела.

1,8 тонналы авиабомба.

Фото: © Рифат Каюмов

Үлемсез якташыбыз Петр Гаврилов

Петр Гаврилов

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән исемле керәшен авылында туып үскән Петр Гаврилов та сугышны 41 яшендә майор дәрәҗәсендә Брест ныгытмасында каршылый. Аның исеме 32 көн дәвамында фашистларга каршы көрәшеп, Брестның исән калган соңгы сакчысы булып тарих битләренә керә. Ул 23 июльдә әсирлеккә төшкәндә, яралардан аңын җуйган була. Дошман аны «үлемсез солдат» дип атый.

Петр Гаврилов әсирлектән азат ителгәннән соң, 10 елдан артык Совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә, сатлыкҗан булып исәпләнә. 50нче елларда Сергей Смирнов Брест ныгытмасы турында китап язарга материал җыйганда, Петр Гавриловның каһарманлыгын ачыклый. 1956 елда әсәр язылгач, майор халык каһарманына әверелә. Аңа 1957 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасы.

Фото: © Рифат Каюмов

Брест ныгытмасында Петр Гавриловның 1945 елда тутырылган шәхси карточкасының күчермәсе бар. Аның төп нөсхәсе Оборона министрлыгы архивында саклана. Әлеге документта Петр Гавриловның милләте «татар» дип күрсәтелгән. «Брест ныгытмасы» атамасын йөрткән мемориал комплекс хезмәткәрләре каһарманның якташлары килүенә сөенечләрен белдерде. Мемориал комплексның «Көнчыгыш форт» бүлеге мөдире Инна Гавриленко безне, туганнарча якын итеп, көн дәвамында озатып, ныгытма белән таныштырып йөрде, Петр Гаврилов турында илһамланып сөйләде.

Алда Инна Гавриленко бара.

Фото: © Рифат Каюмов

Петр Гаврилов сугыштан соңгы елларда Краснодарда яши. Ул 1979 елда вафат була һәм, үзе теләгәнчә, Брест шәһәрендә җирләнә. Без аның каберен Брестның хәрби зиратына барып күрдек.

Брест өчен көрәштә башын салган каһарманнарның исемнәре ташка язылган

Бүгенге көндә Брест ныгытмасының һөҗүмнән исән калган өлеше Беларусь Республикасының тарихи-мәдәни кыйммәтләре исемлегенә кертелеп, дәүләт тарафыннан кадерләп сакланыла. Ул мемориаль комплекс буларак рәсмиләштерелгән. Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә, бирегә Белоруссиянең, Россиянең төрле төбәкләреннән, башка илләрдән килүчеләр өзелми.

Монда артиллерия һөҗүменнән чокылып беткән диварларны, исән калган казармаларны, консервация ясалып, ярым җимерек хәлдә бүгенгә кадәр сакланган казарма диварларын күрергә мөмкин. 1918 елда «Тынычлык турында декрет» имзаланган Ак сарайның да нигезе саклана. Буг һәм Мухавец елгалары буенда үсеп утырган өянкеләр бу җиргә матурлык та өсти, күңелне әрнеткеч хисләр дә уята. Аларга карагач, күңел тула. Казарма эчләрендә музейлар эшли. Аларның коридорларында огнемет ялкыныннан каралган кирпечләр һаман да 1941 елның июнь-июль вакыйгаларын искә төшереп тора. Совет чорында эчке як диварларга штукатурка ясалып, буялган булган, ләкин, вакыт узу белән, алар көйгән кирпечтән коелып төшкән. Хәзер инде, 41нче ел атмосферасын тулырак бирү өчен, аларны шул килеш саклыйлар. Кызыл кирпечне шулкадәр көйдерерлек көчле ялкын анда качып яткан кешене берничек исән калдыра алмаган.

Огнемет ялкыныннан каралган кирпечләр. Алгы планда – Ләбиб Лерон.

Фото: © Рифат Каюмов

Брест өчен көрәштә башын салган каһарманнарның исемнәре ташка язылган. Алар арасында татар фамилияләре дә күренә. Инна Гавриленко сүзләренчә, сугыш башланганда, ныгытмада 30лап милләт вәкиле хәрбиләре, шул исәптән татарлар да, хезмәт иткән. Без алар рухына дога кылдык.

Брест өчен көрәштә башын салган каһарманнарның исемнәре ташка язылган.

Фото: © Рифат Каюмов

Петр Гаврилов

Фото: © Рифат Каюмов

Мухавец елгасы буенда үсеп утырган өянкеләр.

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

Офицеры Росгвардии приняли участие на заседании круглого стола к единому дню голосования

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.