Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Фәния Җамалиева: “Бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт – 9 майдан соң”

0 147

Татарстан шартларында бәрәңге утырту өчен кулай вакыт кайчан? Мул уңыш алу өчен нәрсәгә игътибар итәргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Интертат» хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевадан сорашты.

Фәния Фәйзрахмановна, быел яз иртә килгәч, 1 майда халык, дәррәү кубып, бәрәңге утырта башлады. Тик өлкәнрәк яшьтәгеләр: «Әле иртә, мартта ике буран да булмый калды, суытачак», диләр. Быел бәрәңгене кайчан утыртырга?

- Бәрәңгене җир җылылыгы 8 градуска күтәрелгәч утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк – ул озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония авыруы зарарларга мөмкин. 

- Җирнең 8 градуска җылынуын ничек белергә?

- Бу вакытта каен яфраклары бер тиенлек акча зурлыгында булырга тиеш. Шулай ук эшкәртелгән туфрак артык юеш тә, артык коры да булмасын. Туфракны кысып тоткач, ул оешырга һәм чәчеп җибәргәндә таралып китәргә тиеш.

Быел җир тиз җылынды, инде апрель ахырында да ук бәрәңге утыртырга мөмкин иде. Әмма иртәләүнең бер куркынычы бар: бәрәңгене утырткач, көннәр суытып, алар озакка сузыла икән, алда әйткән хәтәрлекләр күзәтелергә мөмкин. Фаразлар буенча, андый куркыныч янамый-янавын. Тик 8-9 майда ике көнгә суытып ала. Иртә утырткан кешеләр борчылмасын – суык җир астына ук төшмәс. Ә инде әлегә икенче икмәк утыртмаучылар 9 майдан соң курыкмыйча утырта ала. Татарстан җирлегендә бәрәңгене майның икенче яртысында утыртырга тәкъдим ителә. 

Кара туфракта нинди сортлар яхшырак үсә? Кызыл балчыклы яки комлы бакчаларга нинди сортлар утырту яхшырак?

- Бәрәңге төрле туфракта да әйбәт уңыш бирергә мөмкин, әмма һәр туфракның үзенчәлекләре бар. Туфрак көпшәклеге, ашлылыгы һәм суны үзендә тота алуы белән аерыла. Комлы туфрак ярлырак, көпшәк туфрак суны тиз сеңдерә һәм тиз югалта. Корылык шартларында мондый туфракта иртә өлгерешле сортлар мул уңыш бирә. Кара туфрак – туклану элементларына да, органик матдәләргә дә бай. Суны да яхшы саклый. Мондый туфракта теләсә нинди сортны игәргә була. Кызыл балчык та бай туфрак санала, тик ул суны начар сеңдерә. Яңгырлар еш яуса, мондый бакчаларда бәрәңгенең тамыры чери башлый. Мондый туфракта уңыш җыюны соңга калдырмаска кирәк.

Теләсә нинди туфракны ашларга һәм мул уңыш алырга була. 

Колорадо кортына каршы агулап утырткан бәрәңгегә сезнең карашыгыз ничек?

- Аерым хуҗалыкларда бәрәңгене агулап утырту өчен “Престиж” препаратын куллануга инде шактый еллардан бирле рөхсәт бар. Аның составында – неоникотиноид һәм фунгицид. Россиядә ул рөхсәт ителгән, ә 2018 елдан Европа һәм Америкада бу турыда бәхәсләр бара, хәтта Европада тыелган матдә булып санала. Чөнки Америкада бал кортлары шактыйга кимегән, аларның юкка чыгуын шушы көчле препаратлар белән бәйлиләр. Әмма бу әле тикшеренү этабында гына, кирәк кадәр мәгълүматлар юк. Бал кортлары бәрәңге чәчәгенә бик сирәк килә, аннары яңа сорт бәрәңгеләр элеккечә шаулап чәчәк тә атмый. Җирдә имидаклоприд 140 көн саклана. Көзгә таба ул бетә дигән сүз, җирдә калып, зыян сала дигән дәлилләр дә юк. 

“Престиж” белән агулауга мин үзем каршы түгел. Чөнки аның кеше сәламәтлегенә әллә ни зыяны юк. Язын кулланган агуның микъдары җәй көне сиптергәндә караганда шактый ким. Җәен 20-30 сутый бакчага агу сиптергәндә ул күбрәк мәйданга тарала, ул кешегә дә, табигатькә дә зыян сала. Язын эшкәртүнең плюслары күбрәк: көннәр кызу булмагач, агу кешегә ул кадәр нык тәэсир итми, бу вакытта бал кортлары да актив очмый, агулап утырткач ул бәрәңгене ике ай саклый. Агу яфракларда 60 көнгә кадәр саклана һәм колорадо коңгызын юк итә бара. Яңа очып килгәннәрен дә, кышлап чыкканнарны да. Ә агу белән җәен яфракны эшкәртүне бик нәтиҗәле санамыйм. Чөнки колорадо коңгызы җирдән тигез чыкмый, контрольдә тотып бетерә торган түгел бит аны. 

Тагын шунысы да бар – бәрәңгене эшкәрткән агу сабакка күтәрелә һәм яңадан бәрәңгегә төшми. 60 көннән соң ул бәрәңгедә калмый дигән сүз. Иртә өлгерешле сортларны үстергәндә игътибарлы булу кирәк, агулап утыртканнан соң 60 көн үтмичә ашарга ярамый. 

Неоникотиноидлар - никотин препараты, табигатьтә булган никотин формуласы белән ясалган препаратлар. Әйтик, неоникотиноидларга караганда, никотин кеше организмы өчен 100 тапкыр куркынычрак. Аерым хуҗалыкларда үсентеләрне никотин белән эшкәрткәндә куркыныч ихтималы 10-100 тапкырга күбрәк. 

Бәрәңгене еллар буе бер үк урынга утырту дөресме? 

- Ел саен бер урынга утыртканда, билгеле, бу бакчаның ашы кими, ул авыру һәм корткычларга ешрак бирешә. Шулай ук күпьеллык чүп үләннәренең дә яраткан урынына әйләнә мондый бакчалар. Эт эчәгеннән зыян күрмәгән бакчачы юктыр. Шуңа күрә чәчү әйләнешен (севоборот) көйләргә була. Бакчаны тулысы белән булмаса да, яртылаш – яртылаш ял иттереп алырга тырышырга кирәк. Бакчагыз зур икән, аны 3-4 өлешкә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге утыртырга, калган кишәрлекләргә люцерна чәчәргә һәм бәрәңгене ел саен люцерна урынына күчереп йөртергә була. Бакча кечерәк булса, ике еллык чәчү әйләнеше системасы кулай. Аның өчен беренче яртысына бәрәңге, икенче яртысына берьеллык үлән чәчәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә җир туклана, авыру-корткычлардан арына, структурасы яхшыра.

Бакча ярлы икән, 10 сутыйга 3-5 тонна тирес кертергә кирәк. Тиресе булмаган бакчачылар өчен альтернатива: 30-50 кило азофоска. 

Ләкин эт эчәгесеннән болай тиз генә котылып булмый шул...

- Әйе, бу очракта тагын бер ысул тәкъдим итәр идем. Бәрәңге үсмәгән җирдәге эт чәчәгенә июль-августка кадәр тимәгез, үссен, чәчәк ата башласын. Аннары исә тулаем тәэсир итә торган гербицидлар белән эшкәртергә була. Шул очракта алар тамыры белән корып бетә. 

Фәния Фәйзрахмановна, язга чыкканда күпләрнең базда бәрәңгесе йомшарган, үргән була, мондый бәрәңгене утыртырга ярыймы?

- Үргән бәрәңгенең уңышы кимрәк була. Ана бәрәңгегә тишелеп чыгу, тамыр җибәрү өчен көч кирәк. Аннан соң,фотосинтез күренеше башлангач, аңа инде ана бәрәңгесе кирәк булмый. Шуны истә тотып утыртыгыз. 

Яхшы уңыш алу өчен бәрәңгене бөтен килеш утыртырга кирәкме яисә кисәргә ярыймы?

- Бөтен килеш утырткан бәрәңге яхшырак. Әгәр инде чәчүлек бәрәңге кыйммәтле яки дефицит булса, кисми дә хәлең юк. Кискәндә пычакны марганцовка эремәсенә тыгып алырга кирәк. 

Базарда сатучылардан орлык бәрәңгесе алырга ярыймы? Чәчүлек сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? 

- Орлык бәрәңгесен үзем очраклы кешеләрдән алырга куркыр идем. Иң яхшысы – орлык сата торган нокталардан алу. 

Бәрәңгене нинди тирәнлектә утыртырга? Кайсы нәтиҗәлерәк?

- Бәрәңгене 8-10 см тирәнлектә утырталар. Артык тирәнгә утыртмаска киңәш итәм. Шул ук вакытта аның төбен өеп торырга кирәк. Тирән утырткан бәрәңге яңгырлы елларда җирдә үк чери.

Салам астына бәрәңге утыртуга ничек карыйсыз? 

- Бәрәңгене җир астына күмеп, өстен салам белән каплап үстерү ысулын күпчелек бакчачылар куллана. Бу – заманча бәрәңге үстерү алымы. Салам астында дым да саклана, чүп үләннәре дә әллә ни баш калкыта алмый. Салам шулай ук көзен дә бакчага органик матдә булып кала. Ләкин салам белән үстерү өчен сыйфатлы туфрак кирәк. Шулай ук салам катламы да әһәмияткә ия – ул 40 см дан да кимрәк булырга тиеш түгел. Шулай ук бу технологиягә яраклы сорт кирәк. Аннары салам астын соры корткыч күбәләк һәм тычканнар да үз итә. 

Алтынсу нематода һәм башка авыруларны кисәтү өчен нинди киңәшләрне истә тотарга?

- Хәзерге яңа – чит ит сортлары алтынсу нематодага каршы тора ала. Хәтта бу сортлы бәрәңге туфракта элек булган алтынсу нематоданы да юк итә. 

Татарстан шартларында нинди сортлар үстерергә киңәш итәсез?

- Республика басуларында тикшеренү үткән “Гала” сортын аерым әйтәсем килә. Ул – Германиядән кергән, тәмле, сары сорт, вирусларга бирешми, уңышы шактый мул һәм кабыгы механик җимерелүләргә чыдам. Аны хәтта комбайн белән алганда да зыян күрми. Әмма ул дым ярата һәм азотка мохтаҗ.

“Беллароза” сортын да аерым хуҗалыклар яратты. Бу бәрәңге эре, кызыл төстә. 

Иң иртә өлгерешле “Ривьера” сорты – сары бәрәңге дип йөртелә, аны июльдә ашарга була.

Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы тикшеренү институты 20 ел инде селекция белән шөгыльләнә һәм безнең үзебездә дә бәрәңге сортлары бар. Бүген барлыгы 8 сорт эшләнде. Алар барысы да тәмле, Татарстан шартларына чыдам сортлар. “Кортни”, “Регги”, “Танго”, “Зумба”, “Самба”, “Сальса”, “Орлан”.

- Еллар буе бер сорт үстерү дөресме? 

- Бәрәңге вегетатив ысул белән үрчи. Аның генотибы үзгәрми, ул күпме үстерсәң дә, шул ук сорт булып кала. Ләкин аның икенче ягы бар. Вегетатив ысул белән үрчеткәндә, ул елдан-ел авырулар белән зарарлана. Теге яки бу авыру бүлбе аркылы 100% нәселенә тапшырыла. Бу – бәрәңгенең уңышы кимүгә китерә. Сорт чыккан гына вакытта ул гектарына 50 тонна уңыш бирсә, авырулар белән очрашкач, ул 10-20 тоннага кала. Уңыш биш тапкырга кимергә мөмкин. Шуңа күрә бәрәңгенең орлыгын алыштырып торырга киңәш итәр идем. Төрле сортлар вирусларга төрлечә каршы тора ала. Ел саен 30-50 кило чәчүлек бәрәңге сатып алырга һәм аны аны өч ел үстереп, үрчетеп, өченче елга 10 сутый бакчага ул җитәрлек булырга тиеш. Әмма орлыкны ел саен әз-әзләп алып үрчетергә тәкъдим итәм.

- Мул бәрәңге уңышы алуның сере нидә? 

- Иң беренче – яхшы орлыкта. Икенче чиратта – җирнең ашы, өченчесе – бәрәңге игү технологиясен үтәү. Җирне ашлап, йомшартып торырга кирәк. Коры елларда аңа су сибәргә дә онытмагыз. Шулай ук бәрәңгене зарарлый торган фитофтора, фузариоз, парша кебек авыруларга каршы көрәшергә кирәк.Бакча ярлы икән, 10 сутыйга 3-5 тонна тирес кертергә кирәк. Тиресе булмаган бакчачылар өчен альтернатива: 30-50 кило азофоска.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Офицеры Росгвардии приняли участие на заседании круглого стола к единому дню голосования

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.