Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ни ди ул? Җырларда ялгыш ишетелгән сүзләр: «С.кы бит син», «бел.тик», «кит, мәче!»

0 98

Җырда бер сүз урынына икенчесе ишетелүнең термины да бар – misheard lyrics дип атала ул. Рус эстрадасында да мондый җырлар байтак. Фикер алышуларда күпләр, Алла Пугачеваның «Миллион алых роз» җырында «алых рос», «исакна» сүзләрен ишеттек, дип язалар. «Земляне»ның космонавтлар турындагы җырында «Как сын грустит о матери»ны «Каксын» исемле казах турында сүз барган дип уйлаучылар булган икән. Шул ук җырда «А звезды тем не менее чуть ближе, но все так же холодны...» – дигәнне «Темнемении» дигән йолдызлык булган дип уйлаганнар. 

Шуңа да бу күзәтүебезне шаярту икәнен аңлап кабул итәрсез, дип уйлыйбыз.

Әле кайчан гына «ак каеннар арасында адашып» йөреп, каен белән «сынусының ак күлмәген кигән» хатын-кызны аера алмый йөргән Рәсим Низамовны «теткәлиләр» иде. «Бик үк аек баштан да язылмаган ахры бу җыр», дип тә «чәйнәделәр». Ул җыр күңелләрдә озакка калды, шул куаклыкта йөгереп йөри торган Рәсим абый образы булып. 

Халык: «Җырның җыртыгы юк», – дигән. Нишләп булмасын, бар ул. Җыртыгы булмаса, «тишеге» бар. Шундыйларның берничәсен барладык.

Сөю сүзсез булмый...

Шушы араларда популярлашкан татар җырында колакны кисеп кереп, изеп чыгып китә торган сүз бар: «Белә Тик». Кушып укып карагыз әле, ничек килеп чыга?

«Сөюдән йөрәкләр яна,

Сөюдән йөлдызлар кабына.

Белә тик аны ай гына,

Син кирәк җаныма», – дип җырлый Илсөя Бәдретдинова белән Илдус Давлянов.

 

Илсөягә аңа нәрсә дип җырласа да килешә тагын. Апайның юбилей концерты да «20 ел инде се...» дип атала. Серле хатын, ут хатын, акыллы хатын – сүз уйната белә. Аның бит хәтта әти-әнисе кушкан исеме үк уйнаклап тора: русчасы «Илсия» булса, татарча – барыбызны да сөя.

Заманында Ләйсән Гыймаеваның да бар иде бит андый җыры – «Су кебек син» дип җырлый иде. Ул сүзләр русчалатып, «тутырып» ишетелә кебек. Күңелдә дә Гыймаева «яшьлегем чишмәләре» түгел, «су.ы бит сииииин, су.ы бит сииииин» дип җырлый әле дә. Беренче тыңлаганда, «кемне сүгә соң бу тутырып?» дип сискәнеп китәсең.

 

Инде башлагач, гафу итәрсез, монысын да язмый булмас. Илназ Бахның «тотып сөяргә» сүзләре чынлап та мәхәббәт турындамы ул? Безнең авылның ферма агайлары, авыз тутырып сүгенгәндә, «тотып се..» дип җибәрә торгалыйдырые. «Яшьлек җыры»нда, әллә нишләп, менә шул искә төшә дә килә. Сөю, мәхәббәт, яшьлек хисләре турында илаһи бер җыр инде. Ну, менә теге абзыйлар искә төшә бит, алар әйтә торган матур булмаган сүзләре. Җитмәсә, Илназ Бах «үзең сөяргә идееее» дип тә сузып җибәрсәәә.

 

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, ди инде тагын бер халык мәкале. Мондый җырлар чыгасын белмичә генә әйтелгән сүзләр булгандыр ла.

«Нәрсә диде ул?»

Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән әти-әни турында бик матур җыр чыгарды. Бер-бер артлы, әтигә дә, әнигә дә игътибарны да, кадерне дә берьюлы бер дәрәҗәдә күрсәтеп, матур сүзләр багышлыйлар. Ә җыр менә барып җитми инде. Кытык култыгын гына кетекләп, гел елмаясыны гына китереп тора. «Җаныма ти, җаныма ти», –  дип өзгәләнеп, әти кешеләргә көйләп тора Бәйрәмов. 

 

 

«Тотмасаң да син кулымнан,

Горур атлыйм үз юлымнан.

Күр улыңны, әти

Җаным, әти җаным, әти» , – дип җырлый ул, яме. Шулай булай булырга тиеш.

Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановларның соңгы арада яңа җырлары ешрак чыга башлады. Гөлназның көчле энергетикасы бик күп яңалыклар, ачышлар ясарга җитәргә охшап тора. Әмма аларның да бер «тишек» җырлары бар: «Шундый көттем». Шуны башкарганда Гөлназның теге көчле энергетикасы җырның сүзләрен китереп кыса да, «бер адымнан ...йоклап киттем» килеп чыга.

 

Гөлназның үзеннән дә сорашкан булды бервакыт бу турыда. «Миңа бит ул суз йотылганы тоелмый, бит беләм аның ничек әйтелгәнен һәм шулай җырлыйм. «Һәркөн саен бер Раббымнан сине сорап йоклап киттем» дип. Ә сезгә ничек ишетелә? Мин бит белмим тамашыларга ничек ишетелгәнен. Беренче тапкыр моны ишетәм», –  дип җавап биргән иде үзе.

«Дәү тамак» дигән җырны ишеткән бармы? Гомумән, татар телендә «тамак» сүзе үзе үк ниндидер тискәре төсмер ишарәли. Ришат Төхвәтуллин «Мәтәүтамак» җырын җырлаганда, аның үзенә игътибар итми генә, җырның сүзләрен тыңлап карагыз әле. «Мәтәү» сүзе үзе үк әллә ниләр булып ишетелә кебек булып китә. Андый сүзләрне журналистлар «белми» инде, без бит әдәби сүзләр генә язарга тиеш.

«Сине са... Мәтәүтамак» дип көйгә сала шигырьне Ришат. «Дәү тамак» дип җырлаучы авызда авазлар гына көйгә сыешмый кала.

 

Бер «А» хәрефе аркасында Ришатның күп ишеткәне булды инде аның. «Исемнәрне язып куйдык кАя ташка» дип җырлый башлаган иде бит, аннары ул «ы» «а»га концертларында төзәлде дип истә калган.

«Баганалап, йолып, бәгыремә кысылып кына чыкты яшьләрем» диме ул Әнвәр Нургалиев? Колак сулкылдый монда. «Бәгъремнән чыккан»дыр инде ул, анысын да чамалап була. Тик менә «баганалап» сүзен аңышып булмады әле. Җырның сүзләре дә чыкмады эзләгән вакытта.

 

«Язсын Ходай гомер буе синең җәнҗалыңны тоеп яшәргә» дип җырлаганын ишеткәч, Рафаэль Латыйповны кызганып куясың. Аннары гына аның «җан җылысы» турында әйткәне аңлашыла башлый.

 

Салават репетуарында да бар икән «тишек» җыр. Мәче турында җырлый дисәң, татар теленең морфологиясе гаепле икән бу очракта. Без сөйләшә торган тел агглютинатив телләргә керә бит, ягъни кушымчалар күп ялгана. «Ташлап китмә син» дип кенә җырлыйсың калган, Салават абый.

 

Яптым вагон ишеген...

Бу исемлектә берничек тә «Әл дә сө(и)ям, әл дә сө(и)м шешенеп» дигән юлларсыз булмый. Инде күптән булса да, ул татар колакларының эчендә озакка калды. Мәликә үзе дә шул юллар белән күз алдына киләдер күпләрнең. 

 

«Ишетелде» темасына сораштыра башлагач, радиода эшләүче бер коллегабыз бер җыр турында сөйләп көлдерде. «Казан егетләре»нең Миләүшә турындагы җырында «ник каен белән баз янәшә икән?» дип уйлаган икән коллегабыз «Каен белән бас янәшә» сүзләрен. «Казан егетләре»н тагын бер тыңладык – хәзер ачык итеп «бас» дип әйтәләр. Ә менә бу җырны яшь җырчы Лия Шәмсина яңарткан һәм «баз» булып ишетелә. 

 

Мәликәне дә, Римма Никитинаны да зерә сүккән халык. Мәликәнең җыры да, үзе дә матур, карыйсы да, тыңлыйсы да килеп тора. Хәзер бит радодан менә мондыйрак җырлар тыңларга туры килә. Биредә сүзсез генә аңлашыйк.

 

 

Бу җырларның да үз тамашачысы бардыр, сүз дә юк. Нишләптер, мондый җырларны менә шушылайрак сөйләшә торган тамашачы тыңлыйдыр шикелле булып китә.

«Яптым вагон ишеген,

Тапмый йозак тишеген,

Температурная моя, син бит күңел бишегем».

«Красапетка, не волновайся,

Оставь меня фпакуй...

Краса-красапетка, не волно-волновайся,

Оставь меня фпакуй,

Син ведь знаешь я такой».

Татар эстрададасына мондый «ноу-хау»ны Рамил Шәрәпов алып керде. Бу образның бит меңләгән караучысы бар. Ихтыяҗ булганга өлгергән иҗат җимеше, дип аңларга була. Әмма җырның татарныкымы, әллә рус эстрадасыныкымы икәне турында уйлап баш ватасы юк. Кыскасы, ике теллелеккә дә ярашу үрнәге, дип кабул итик.

Данир Сабиров репертуарында да бер кызык кына җыр бар икән. «Тишек» җырлар турындагы уйларны шул җөпли:

«Җырларга тема инде күптән язылып бетте.

Мин җырлыйм хәзер сезгә

Җыелганын күңелдә.

Кызыл балык уылдык, кызыл диңгез коендык,

Дөнья күреп күп йөрдек,

Сүз беткәч... сүгендек...».

 

Ә сезнең кайсы җырларда нинди сүзләр ишетелгәне бар?





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

В Кызыле росгвардейцы обеспечили безопасность горожан во время празднования Дня города

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.