Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Альбина Мәхмүтова истәлегенә: «Концерт өчен операциясен кичектерде»

0 127
  • Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова вафат булды

Альбина Харис кызы Мәхмүтова (кыз фамилиясе Мәмдалиева) Таҗикстан республикасының Турсунзаде шәһәрендә туа. Әти-әнисе тумышлары белән Ульяновск өлкәсе Югары Тирескә авылыннан булалар. Альбинага 4 яшь булганда, гаилә ул чактагы Куйбышев, хәзерге Самара шәһәренә күченә.

Альбина башта педагогия көллиятен, аннары Самара педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлый. Халидә Вәлиева җитәкчелегендәге Киров районының мәктәптән тыш эшләр үзәге каршындагы татар мәдәнияте коллективына йөри. «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә бии, «Яктылык» мәктәбендә, Самара педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшли. Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, берничә ел элек «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе итеп билгеләнә.

Альбина ханымның ире – Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов 2019 елда 47 яшендә вафат булган иде. Аларның 3 баласы ятим калган. Олы кызлары Фәрзәнәгә – 21, уртанчы уллары Саматка – 15, төпчек улларына нибары 6 яшь.

Чыганаклар әйтүенчә, Альбина Мәхмүтова онкология белән авырган. Октябрь азагыннан бирле хастаханәдә ята, авыр операциядән савыга алмыйча, вафат була. Альбина Мәхмүтованы 25 декабрь көнне Кызыл Яр районы Ялтай авылында җирләгәннәр.

«Фәрхәтнең гаиләсе белән шундый хәл булыр дип һич кенә дә уйламадык»

«Идел» яшьләр үзәге оештырган Татар яшьләре көннәрендә минем хәтердә бөдрә чәчле, бик тә ачык һәм актив булып истә калган Фәрзәнә Мәхмүтова гаиләсенә килгән кайгы бу. 21 яшьлек Фәрзәнә быел Татар яшьләре көннәре лидеры булып та сайланды. Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларның олы кызлары балигъ булмаган ике энекәшенә әти дә, әни дә булып кала.

Күп еллар «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе булып эшләгән Ләйсән Сафина Мәхмүтовлар гаиләсе белән якыннан таныш була. «Фәрзәнә күз яшен дә чыгармады, күрәмсең, инде әзер булган», – дип сөйләде Ләйсән Сафина.

Альбинаның үлем хәбәрен шимбә иртән бер чатта күрдем, рәсми сайтка сылтама да шунда иде. Шунда ук кызлары Фәрзәнәгә шалтыратырга курыктым, кич белән генә җыйдым. Күз яшьләремне агызып, шул балага шалтыратуым өчен уңайсыз булды. Ул бер күз яше дә чыгармады. Күрәмсең, ул моңа мораль яктан әзер булгандыр. Фәрхәт киткәннән соң, Альбина онкология белән авырган.

Фәрхәт Мәхмүтов белән 2008 елда Татар яшьләре көннәрендә теплоходта таныштым. Үзсүзле, җор телле, актив, баскан җиреннән ут уйнатып тора торган кеше иде. «Идел» яшьләр үзәгендә эшли башлагач, Фәрхәт белән якыннан аралашып киттек. Балаларны җыеп, лагерьга китерү дисеңме, Татар яшьләре көннәренә делегация төзү дисеңме – һәммәсен дә үзе яхшылап оештырды. Теплоход белән барганда, һәрвакыт Самарада туктый идек. Самарадагы татар җәмәгатьчелеге теплоходны каршы алганда, ул һәрвакыт гаиләсе белән шунда булды. Фәрхәт үзе генә түгел иде, бу эшләрдә Альбина да катнашты.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Татар яшьләре көннәренә делегатлар үзләре программа әзерләп киләләр. Башыннан азагына кадәр әзерләнгән, татар телен бик яхшы белә торган, җырлый, гармун уйный торган яшьләр – барысы да Самара делегациясе составында булдылар.

Фәрхәт 2019 елда йөрәге тотып үлде. Ул хәл дә безнең өчен шок булды. Безнең беребез дә – Татар яшьләре көннәрендә катнашкан делегатлар, делегация җитәкчеләре һәм башкалар – беркайчан да Фәрхәтнең гаиләсе белән шундый хәл булыр дип, һич кенә дә уйламадык. Альбина белән Фәрхәт үлгәч тыгыз аралаша башладым, чөнки аның бөтен кеше Альбинага калды.

Кызлары Фәрзәнә күз алдымда үсте дисәм дә, ялгыш булмас. 2008 елда аңа әле 7 яшь кенә булган. 10 яшьләрендә без оештырган лагерьларга йөри башлады. Фәрзәнә Татар яшьләре көннәре лидеры итеп сайланды. Ул – чыннан да моңа лаек бала. Ул – әти-әнисенең эшенең чын дәвамчысы. Самат та бу эшкә хәйран гына тартылды. Алар – төпле, ныклы гаиләдә тәрбия алган балалар. 6 яшьлек төпчек малайлары әле берни белми, диделәр, – дип сөйләде Ләйсән Сафина.

Ул Альбина Мәхмүтованың үлем хәбәрен социаль челтәрләрдә дә таратты. Ярдәм итәргә теләүчеләр арасында Мәхмүтовлар гаиләсен бөтенләй белмәгән кешеләр дә, Фәрхәтнең укытучылары, төркемдәшләре, Фәрзәнәнең танышлары да була. «Татар җәмәгатьчелегенә мин бик рәхмәтле. 3 бала табып, аларны шулай калдырырбыз дип уйламаганнардыр. Урынннары җәннәттә булсын. Бик зур кайгы. Ул балаларны Аллаһы Тәгалә ташламасын», – диде ул.

«Концерт өчен операциясен кичектерде»

Самарадагы «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова Альбина Мәхмүтованың соңгы чыгыш ясаган концертын искә алды. «Әле һаман аңлап бетерә алмыйбыз», – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Җәй көне 30 кешелек Самара делегациясе белән Казанга Бөтендөнья татар конгрессы форумына бардык. Без Альбина белән бер бүлмәдә тордык. 3 көн буе бөтен җиргә дә бергә йөрдек. Шунысын да белдем: күп кенә төбәкләрдә Фәрхәт белән Альбинаны беләләр иде.

Иң соңгы концертын октябрь азагында алып барды. Ул вакытта операциясе билгеле иде. Концерт өчен операция көнен дә кичектерде. Ул концертта иң соңгы булып, иң соңгы номерда гына сәхнәгә чыкты. Гадәттә, ул бөтен номерда да катнаша торган иде. Сәламәтлеге шул чама булгандыр инде..

Кичә өеннән мәчеткә алып килделәр. Танылган кешеләрне мәчеттән озатырга тырышабыз. «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара Төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин сүз әйтте. Мәчеттә җеназа намазы укып, Фәрхәт абыйның авылы Ялтайдагы татар зиратында җирләдек. Фәрхәт абый да шунда ята, аның әнисе дә, – дип сөйләде Гүзәл Рамазанова.

 

Фото: © Гүзәл Рамазанова

Ул Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларның үзенең туен алып баруларын да искә алды.

«Ялкынлы яшьлек»тә яшүсмер чакта бергә җырлап йөрдек. Ул вокал белән шөгыльләнде, үзе генә дә җырлый иде. Колледжда да минем апам белән бергә укыдылар. Тавышы бик матур академик сопрано иде.

«Туган тел» каршында «Азатлык» дигән яшьләр оешмасы да бар иде. Фәрхәт шул оешманы җитәкләде. Альбина белән дә шунда танышалар. Фәрхәткә кияүгә чыккач, бик күп татар чараларын оештыра башладылар, татар туйлары үткәрәләр иде. 2001 ел шәхсән үземнең туемны да алар алып барды. Татар киемнәреннән, татарча җырлар белән матур үтте. Ул чакта андый туйларга ихтыяҗ да зур иде.

Бик күп еллар төп Сабан туенда кече сәхнәне оештырдылар. Алар зур сәхнәдә дә чыгыш ясадылар, ә кече сәхнә аларныкы дип санала иде. Гомумән, «Туган тел» оештырган бөтен чараны да Фәрхәт белән Альбина алып бара иде. Аннары Альбина бөтен эшне үзе генә алып бара башлады. Сценариен да язды, оештырды да, алып та барды... «Ялкынлы яшьлек»нең җитәкчесе булгач, ансамбльгә яңа сулыш өреп җибәрде. Ә аннары авырып китте…

 

Фото: © Гүзәл Рамазанова

«Бөтен яктан килгән иде Альбинабыз»

Камышлыдан Римма Нуретдинова:

Фәрхәт һәм Альбина белән 2014 елны таныштык. Фәрхәтнең тырышлыгы белән күп кенә балаларны Казанга лагерьларга җибәрдек. Шуннан балалар укырга кереп, Казан институтларын бетерде, күбесе Казанда да торып калды.

Нинди генә сорау булса да, Альбинага шалтырата идем. Бик күп чараларны, Муса Җәлил, әдәбият конкурсларын бергә уздырдык. Камышлыда берәр чара уздырсак та, аларны чакыра идек. Альбина бик матур сөйли, җырлый, алып бара иде. Кызлары да Альбина кебек матур, мөлаем, аның кебек матур итеп җырлый.

Кече малайларына 3 яшь булганда, Ураза аенда Фәрхәт мәрхүм булды. Шуннан соң да Альбина югалып калмады, балаларны аякка бастырырга тырышты. Нинди зур кайгы-югалтулары булса да, татар халкы, Самара татарлары өчен кулыннан килгәнне эшләде.

Бөтен яктан килгән иде Альбинабыз. Көчле рухлы, бик яхшы, кешелекле кеше иде. Әрәм булды. Балалары бигрәк жәл.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Мактаулы исем бирүне сорап, Рөстәм Миңнехановка хат язарга кирәк»

Фәрзәнә белән бергә татар җәмәгатьчелеге оештырган проектларда катнашып йөргән Солтан Әхмәтҗанов Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларны да яхшы белгән. Ул, гомерләрен җәмәгать эшенә багышлаган гаиләгә мактаулы исем бирергә кирәк, дип белдерде.

Мәктәптә укыганда, беренче курсларда «Туган тел»дә активист булдым. Фәрзәнә белән бик күп тапкырлар «Идел» яшьләр үзәге оештырган чараларга бардык. Альбина апа белән Фәрхәт абый икәүләп татар телен, мәдәниятен, тарихын үстерергә тырыштылар. Балаларга да, олыларга да бушка чаралар уздырдылар. Гомумән, гади кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә генә торалар иде. Бер елны минем «Идел»гә барырга акча булмады. Алар миңа ярдәм итеп, барыбер җибәрделәр. Татар телен онытмасыннар, үстерсеннәр дип, «Идел»гә күп балаларны җибәрделәр алар. 

 

Фото: © Солтан Әхмәтҗановның шәхси архивы

Минем шундый тәкъдимем бар. Хөрмәтле Фәрхәт абый белән Альбина апа бөтен гомерләрен татар халкы, теле һәм мәдәниятенә багышладылар. Бушка диярлек эшләделәр, тырыштылар. Алар акча өчен түгел, идея өчен янып йөрделәр.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменә, аларга мактаулы исем, яки гомер буе куйган хезмәтләре өчен истәлекле бүләк бирүне сорап, хат язарга кирәк. Алар турында хәтер мәңгелек булсын, ул кешеләрнең юкка тырышмаганнарын да белеп торсыннар иде. Бу – безнең бик зур кайгы, зур югалту.

 

Фото: © Солтан Әхмәтҗановның шәхси архивы. Кар кызы – Фәрзәнә Мәхмүтова

«Һаваларда оча ике аккош...»

Самара җәмәгатьчелеге социаль челтәрләрдә дә Альбина Мәхмүтова белән бәйле истәлекләре белән бүлешә.

«Ул – шундый оешкан, дөрес, яхшы, игелекле, кеше хәленә керә белгән, үзенең бөтен көчен җәмәгать эшендә калдырган кеше. Еш кына үз өстенә бөтен йөкне алып, теләсә нинди шартларда да чыдам солдат булды. Күптән түгел генә: «Нинди энергия белән бөтен нәрсәне тарта икән?» – дип уйлап куйган идем. Сабантуйлар, теплоходлар, концертлар, милли һәм милләтара чаралар, төп эш, йорт, балалар... Күрәсең, шуңа күрә җан көченең запасы бик тиз беткән, организмы таушалган. Кызганычка, ул үз-үзенә кайгырту белән карый алмады...

Бик зур кайгы... Аллаһы Тәгалә хәсрәт утында янучы балаларына, якыннарына сабырлык, түземлек бирсен».

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Һаваларда оча ике аккош....Оҗмах кошлары! Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын!»

«Ышанасы да килми, Альбина! Якты кешебез. Бүген ул булган фотоларны карап чыктым. Шундый яхшы сыйфатларны үзендә туплаган. Нигә яхшы кешеләр китә соң ул?»

«Алла иман байлыгы бирсен. Бик авыр югалту. Бу хәлне нинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Балаларга күркәм сабырлык!»

«Матур һәм тыйнак ханым иде. Урыны оҗмах түрләрендә булса иде. Амин...»

Альбина Мәхмүтованың караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын. Балаларына күркәм сабырлык телибез.

2015 ел. Альбина Мәхмүтова хезмәттәшләре белән сөйләшә

Самарада Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе. Самара социаль-педагогик көллият студентлары чыгыш ясый. Сәнгать җитәкчесе – Альбина Мәхмүтова.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.