Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Татар шагыйре Госман Садә эзләреннән: кабере - Осиновода, архивы - Аскын районында шкафта

0 74

Госман Садәнең архивы – шкафта

Бер төркем язучыларыбыз – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан Аскын районына сугылдык. Район 1930 елда оештырыла. Монда татарлар, руслар, башкортлар яшәгән катнаш авыллар күп.

Районда элек 140 авыл булса, хәзер 74 авыл гына калган.

Аскын район үзәге

Госман Садәнең туганнары белән очрашабыз дип тә килмәдек, бик очраклы очрашу булды ул. Аскынның Тарих һәм туган якны өйрәнү музеена килеп кергәч, музей җитәкчесе Әнзирә Ганиева шулай ук очраклы гына шкафтан Госман Садәнең костюмын, фотоларын, документларын тартып чыгарды. «Госман аганың архивы кайда саклана икән дип баш вата идем, монда икән, апаем!» – диде Вахит абый, барыбызга да ачыш ясап.

Музейның экспонатлары белән күз йөгертеп кенә танышып чыктык. Вахит абый әйтмешли, мондагы экспонатлар окоптан чыккан сыман! Ә бина эчен бер тасвирлап язган идем инде... Коточкыч шартларда сакланган Госман абыйның костюмы, композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың күлмәге… Чит-ят күзләрдән качырган сыман, әллә кайда шкаф эчендә саклана булып чыкты. Тәнгә салкын йөгерде инде. Татар халкының бөек уллары-кызларының мирасын мескен шартларда калуын күргәч, җан әрнемиме соң?.. Алар мәңге шулай шкаф эчләрендә ятар микән?

Музейда Госман ага Садәнең аерым почмагын, стендын булдыруны әйтмим дә, музей хезмәткәрләре язучыларыбыз әйткән тәкъдимгә кушылып, күпме генә, «кирәк инде, әйе», - дип баш какса да, ул тиз генә чынга аша алмас.

– 2019 елда, ремонт башлану сәбәпле, безне аннан чыгардылар. Фондларыбыз мәктәп подвалында торды. Бер ел элек шушы бинага күчендек, ремонт кирәк, акча юк, диләр. Ремонт булыр, дип өметләнәбез, материалларыбыз күп бит. Мәдәният сараена кире кайту юк – проект буенча аннан музейны чыгарганнар, – ди Әнзирә ханым.

Рухи мирас кадерсез заманда яшибез шул, кызганыч. Һәр кеше матди ягын кайгырта, кайберәүләр, гомумән, акча колларына әйләнеп бетте.

Госман абыйның туган авылы нихәлләрдә икән дип, аның авылдашы Рәис абый Нартдиновтан сораштым. Аның әйтүенә караганда, Әмир авылында шагыйрьнең аерым музее юк, дүрт сыйныф мәктәбен япканнар, мәдәният йортында ремонт бара икән…

– Авылыбыз 300 кешегә дә тулмый. Яшьләр китә, өйләр бушап кала, олы кешеләр мәрхүм була. Күп кеше читтә эшли. Аның каравы, Госман Садәне төрле чараларда искә алып торалар, – диде ул. Әле ярый искә алып торучылар бар икән. Анысы да өлкән буындыр инде.

Сүз уңаеннан, костюмны шагыйрьнең бертуган сеңлесе Мәхүзә апа Зәйнетдинова, Госман абый вафат булганнан соң, музейга тапшырган. Әнзирә ханым Мәхүзә апага шалтыратып алды да, «әйдәгез, безне инде көтәләр!» – дип, кунакка кереп чыгарга тәкъдим итте. Шулай итеп, без Госман Садәнең бертуган сеңлесе Мәхүзә Зәйнетдинованың өенә юл тоттык.

Мәхүзә Зәйнетдинова: «Абыйның балалары белән элемтәләр өзелде. Бик тә сагындым, күрәсем килә үзләрен!»

Мәхүзә апа алдан әзерләнеп торган диярсең: чәйләре әзер, пироглары, өчпочмаклары пешкән, ә хуш исле җиләкләре, әйтерсең, кичә генә җыеп кергәннәрмени – шулкадәр тәмле! Аскындагы җиләкләрнең үзенә күрә бер телең йотарлык тәме бар икән, ашап туймаслык! «Мондый җиләкләр бездә генә үсә!» – дип кыстап-кыстап торды Әнзирә апа.

Чәй эчеп, хәл-әвәлләр белешеп алганнан соң, сүзебез Госман абыйга күчте.

– Без унике бала булганбыз, - дип сөйли башлады Мәхүзә апа. – Ике бала үлеп калган. Госман абыйдан соң мин туганмын. Ул миннән ике яшькә өлкән. Гаиләдә ун бала булуына карамастан, кыен булмады, үстек. Аннан соң, без бит берьюлы үсмәдек. Кечкенә энекәшем белән минем ара – 14 яшь. Иң олы апам белән яшь арасы – 7 яшь.

Госман абый туган җанлы, бик әйбәт кеше иде. Бәләкәй чагыннан ук ул өйдә тормады, үз-үзен карады. Беркайчан да авыр сүз әйтмәс, гел елмаеп сөйләшер иде. Дүртенче сыйныфны бетергәч, күмәк гаилә булгач, Госман абый Караидел районында көтү көтеп йөрде. Гел чиста, үз-үзен карап йөрер иде. Мәктәптән кайтуга киемнәрен элеп куяр иде.

Госман абый 1967-1972 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә Римзил Вәлиевлар белән бергә укыды. Төнлә торып, керосин лампа кабызып, шигырьләр яза иде. Элек электр юк иде бит.

...Госман абыйга талант әни ягыннан күчкәндер, мөгаен. Әни белән абый бик якын дуслар иде. Абыйның эче тулы шигырь булган кебек, әни әйткән һәр сүз мәкаль булып яңгырап чыга иде. Әтиебез Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк Кызыл армия сафларында булган, туган ягына исән-сау кайтып җиткән.

Әйтүемчә, без ун бала үстек, шуларның берсе – Госман абыем гына профессиональ шагыйрь булды. Инсаф һәм Әхмәт энеләребезнең дә шигырь иҗат итү буенча сәләте бар дип әйтер идем. Әмма шигырь язу белән шөгыльләнмиләр, вакытлары да юк.

Госман абый туган авылына еш кайтып йөрде. Бөтен кешегә җаен таба иде ул. Иптәшем белән күрешсәләр, төне буе йокламыйча сөйләшеп чыгалар иде.

Балалары – Руслан һәм Ләйсән белән кайтып йөрделәр. Балаларын бик тә санлыйм. Бу балалары – беренче хатыны Әлфиядән. Аннан соң абый аерылышты. Хәзер кайтканнары да юк, безнең белән сөйләшмиләр дә. Ул балаларны бик тә сагындым, бик тә күрәсем килә! Кызы Ләйсән - 1976, улы Руслан 1979 елгы дип хәтерлим. Алар Казанда яшәде, абый аларга үз фатирын калдырып чыгып китте. Хәзер ул балалар Казандадырмы – белмим шул. Бик тә сагындым үзләрен. Беренче хатыны Әлфияне дә күрәсем килә, алар белән бернинди элемтәбез юк, кызганыч. Аралар абыйның вафатына кадәр өзелде. Әзрәк эчкәләгән микән, белмим, яшәмәделәр шул...

Балалар беренче хатын белән үсте, алай да, абый аларны институтка кертте, укытып чыгарды. Аннан соң икенче Әлфиягә өйләнде. Икенче хатыны да Әлфия исемле булып чыкты.

«Абыемны туган авылына кайтарып җирлик», - дидем. «18 ел бергә яшәгән иремне мин ничек биреп кайтарып җибәрим?» – дип, абыйны бирмәде.

Соңгы вакытта абый: «Ике Әлфияне дә яратам мин!» – дия иде. Язмыш дигәнең син дигәнчә генә бармый шул.

Соңгы арада гел үлем дә үлем шул. Иптәшем дә үлде. Ике апаларым – Фатыйма белән Дания апа быел арабыздан китеп бардылар. Госман абыйны бик яраталар иде. Энекәшем Ансар да вафат булды. Аның 19 яшьлек улы армиягә китәр алдыннан машина белән һәлакәткә очрап, үлде. Шуңа күрә гел уйлата да уйлата.

Ике энекәшем Инсаф белән Мулланур Әмир авылында яши. Әхмәт энем Казанда яши. Хәдичә сеңлем фельдшер булып хастаханәдә эшләде, хәзерге вакытта пенсиядә.

Абый йөрәгенә операция ясаткан иде. Авырмады да ул. Кисәк кенә китеп барды. Төшкә бер дә кергәне юк, аның рухына дога укып торабыз. Төшкә кермәсә, димәк, бар да яхшыдыр инде дип өметләнәм, - дип сөйләде Мәхүзә апа.

Мәхүзә апаның йорты 

Ләбиб Лерон: «Госман абыйга Һади Такташ премиясе бирелми калды»

Табын янында чәйләп утырганда Ләбиб абый да хатирәләре белән уртаклашты. Университетта укыган вакытта Казаннан Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм студентлар белән очрашуга килә. Зөлфәт абый таныштырганда: «Мин Казаннан, сезгә Тукайны алып килдем», - дип, Мөдәррис Әгъләмгә ымлап күрсәтә. «Такташ та минем белән», - дип өстәп җибәрә Мөдәррис Әгъләм. Бу очрашуны Госман Садә оештырган була.

Госман абый белән 1983 елда бер редакциядә эшли башладым, аның белән 1979 елдан таныш идек.

Аның миңа әйткән беренче сүзе шул булды: «Ләбиб, безне туйдырып бетердең. Синнән көненә өчешәр хат килә иде. Укып бетерә алмый идек, вакыт җитми иде», - диде. Аннан соң, Госман абый, Зөлфәт абый, Нияз Акмаллар белән бергә эшләдем мин.

Госман абыйның «Гөлнара» дигән балладасы бар иде. Үзенең әсәрен сәхнәдән укыгач, Хәсән Туфан, урыныннан торып, Госман аганы кочаклап ала һәм: «Менә безне кем алыштырыр!» - дип әйтә. Марсель Галиев соңыннан: «Безнең буыннан шундый шәп шагыйрь килеп чыккач, без куркып, күләгәдә калган сыман булдык», - дигән. Госман абый: «Чыннан да шулай булдымыни?» - дип аптыраган.

Госман абый үләр алдыннан шундый хәл булды. Ул вакытта шагыйрь Рәмис Аймәт Татарстан Язучылар берлеге урынбасары иде, Госман абыйга: «Сиңа Һади Такташ премиясе була», - дип әйтеп өлгергән. Госман ага шул ук көнне үлде дә... Шатлыгыннан! Идарәдән карасак, премия аңа каралмаган икән.

«Бирик, каберенә куярга ташка акча булыр! Ул бит инде ишетеп калды, кырыгы да үтмәгән, «миңа бирәләрме-юкмы» дип, хәзер ишетә, тыңлап тора», – дип тә әйтеп карадым. Юк, ул премияне бирмәделәр.

Госман абыйга мөнәсәбәт начар булмады. Аның баҗасы Фәрваз Миңнуллин бик әйбәт кеше иде. Нәшриятта эшләгәндә китапларын Фәрваз абый чыгарды. Хатыннары бер иде, ләкин икесе дә хатыннарыннан аерылды.

Шигырь язган кешеләрнең язмышы фаҗигале була: йә алар вакытсыз, иртә үлә... Госман абый Осиново бистәсе зиратында ята. Мин аның туган ягына алып кайтып җирләүләрен теләгән идем, - диде Ләбиб Лерон.

«Беренче шигырьләрен тарих укытучысы Дания апага күрсәтә иде»

Әңгәмәгә Госман Садәнең классташы Мәүдут Усманов та кушылды:

– Госман башлангыч мәктәпне Әмир авылында укыды. бишенче сыйныфтан башлап без аның белән Кашка мәктәбендә бергә укыдык. Мәктәп аның авылыннан өч чакрым ераклыкта иде, җәяү килеп йөрделәр. Хәзерге кебек автобус белән беркем дә йөртмәде. Юллар да юк иде. Мәктәптә ашату да булмады, чөнки бюджетта каралмаган. Үзебез белән «әпәй» алып килә идек тә, шуны су белән кимереп йөри идек. Ятим балалар өчен буфеттан бирәләр иде. Тулы семьялы балалар өчен юк иде. Без – сугыштан соң туган балалар, илдә авырлык, һәркемдә дә буфеттан алып ашарлык акча юк иде. Өеңдә нәрсә бар – шуны алып киләсең инде.

Госман бик сәләтле, тыйнак, башкаларга игътибарлы, ярдәмчел егет иде. Беркайчан беркем белән бәхәсләшеп, сугышып йөрмәде. Һәрнәрсәгә үз фикере, үз карашы бар иде.  Яшь чагыннан ук «шагыйрь» булам, дигән максат куйды микән? Анысын белмим.

Һәрвакытта үзе белән блокнотын йөртте, ул анда бик күп шигырьләр яза иде. Алтынчы класста «Башкортстан пионеры» газетасына шигырьләрен язып җибәрде. Аны мәктәп линейкасында зурлап, директор журнал редакциясеннән Рәхмәт хатын тапшырган иде.

Күп балалы гаиләдә үсте ул. Кайчан карама – үз-үзен карап, җыйнак, пөхтә итеп киенеп йөрде. Һәрвакытта чәче таралган булыр иде. Яхшы укыды.

Госман татар әдәбиятын бик яратып укыды. Без татар телен укыдык бит, башкорт телен бөтенләй белмәдек. «Илем – Татарстан, башкалам – Казан», «И, туган тел, и, матур тел» дип укыдык. Шул вакытта тарих фәнен укыткан, әмма әдәбиятка гашыйк булган Дания апа Шәмсетдинова бар иде. Госман беренче шигырьләрен аңа күрсәтә, киңәшләшә иде. Җәмәгать эшләрендә дә бик актив иде ул. Соңгы тапкыр Аскын Мәдәният йорты сәхнәсендә: «Мин бу сәхнәдә икенче тапкыр чыгыш ясыйм. Җиде классны бетергәннән соң, класс белән «Дуслык» биюен өйрәндек, шул биюне класс белән биегән идек» – дип искә алды Госман. Ул шушы чыгышында якташларына үзенең шигырьләрен тәкъдим иткән иде.

Ул үз-зенә «Садә» дигән тәхәллүс алса да, шигырьләре шундый үзенчәлекле, тирән, җитди эчтәлекле, алардан җылылык бөркелеп тора. Бу аның сәләтенең башкаларга хас булмаган яклары белән аерылып торуындадыр, - дип искә алды ул.

Госман Садәнең киләчәк буынга васыяте: «Гомер буе китап белән дус булыгыз»

Мәхүзә апа миңа Госман абый үзе язып калдырган текстны күрсәтте. Кыскартып булса да, аны тәкъдим итәргә булдым, чөнки Госман абый язып калдырган сүзләр безгә – яшь буынга васыять әйтеп калдырган кебек кабул ителә:

Госман Садәнең сеңлесе Мәхүзәгә язган хаты

 Матурлык ул – әти, әни дип әйткән туган телдән, иелеп, тезләнеп эчкән чишмә суыннан башлана. Миңа инде ярты гасыр гомер кичереп яшәгән кешегә, күп урыннарда шундый сорау бирәләр: матурлык кайда ул?

Минемчә, матурлык ул Әмир авылында. Ул матурлыкны сөйләргә, аңлатырга минем көчем дә, кодрәтем дә җитми. Әйтик, җәйнең иң эссе көннәрендә, йолдызлар белән йолдызлар сөйләшкән төндә авылым өстенә аккош канатын җәйгән сыман томан җәелә. Ераклардан килеп саф чишмә сулы Төй елгасы ага, җир йөзендә андый елгалар бик аздыр. Ташлы ярларны җимереп аккан су терекөмеш кебек уйнап тора. Әгәр ялгыш йөзегеңне төшереп җибәрсәң дә кичке төндә ай кебек ялтырап ята. Шундый матур җиргә 1949 елда 23 февральдә дөньяга килгәнмен. Бу минем өчен бик кадерле көн, чөнки бу көнне Совет Армиясе барлыкка килгән. Минем әтием Мөхтәсәр Зәйнетдин улы мин туганга сөенеп бу көнне бәйрәм корган, чөнки өч кыз бала туганнан соң, дүртенче булып малай туган.

Бу көн кышның иң матур кене булгандыр, салкын булса да кояш якты нурларын сипкәндер, тәрәзә каршына песнәкләр килеп кунгандыр, алар миңа бәлки бәхет юраганнардыр. Бәлки ул көнне буран уйнап торгандыр да ап-ак кар бөртекләре «бәхетле бала булып үс», – дигәннәрдер. Ничек кенә булмасын, мин кышкы салкын айның иң матур көнендә Әмир дип аталган иң матур авылда дөньяга килгәнмен.

Әтием – Мөхтәсәр сугыштан инвалид булып кайткан. Әнием Шәмсетǝлига дөньядагы иң яхшы, мәрхәмәтле, игелекле кешеләрнең берсе. Аларга гомерем буе рәхмәтлемен. Алар мине какмадылар, сукмадылар, һәрвакыт уңай яктан күреп тордылар.

Без үскән вакытта, без бәләкәй чакларда тездән кадәр чирәм иде, шул чирәмнәргә ятып, тәгәрәшеп уйнап үстек, каз бәбкәләрен каравыллап көттек. Урам тулы бала иде, төрле уеннар уйный идек. Төй буена төшеп көненә 15-20 кабат су керә идек. Әй, шушы Төй елгасының матурлыгы... Аның суының үтә күренгәнлеге. Болар миңа хәзер бер әкият, төш кебек. Төй сулары ǝле дә җырлап агалар да агалар.

1956 елда Әмир авылы мәктәбенә укырга кердем. Мәктәпкә барачак төнне йоклый алмадым. Беренче парта артына утырасым килде, шуның турында уйладым. Ул көнне авылга иртәнге алтыда салкын юеш томан төшкән иде. Мин яланаяк мәктәпкә атладым. Тагын да шуны ǝйтим әле, бу мәктәп элек мәчет булган, аны күчереп мәктәп итеп салганнар. Мине Фәнзифә апа укытты, яки белем бирде. Ул апа минем өчен икенче әнием кебек булды. Дөньяга минем күземне ачты, укырга, язарга өйрәтте. Мәктәптә гел яхшы билгеләренә укый идем. Тәртип «дүртле» була иде, димәк, шук малай булганмын. Фәнзифә апа безгә әдәби китаплар укый иде, мин әле дә, бүген дә китаплар укырга яратам. Бөтен белем китапта. Яшь дусларым, сезгә дә китаплар укырга киңәш итәр идем.

Урамда уйпап йөргәндә Мәүләви исемле дустым килеп: «Мин шигырь яздым», - ди. Бу миңа иҗат итә башлавыма бер сәбәпче булды. Гәзитләргә яза башладым, җавап-киңәш хатлары килде, ул чактагы укытучылар Ания ала, Әмирҗан Фәйзрахманов һәм әтием шигырь эчендә бер мәгънә, бер образ ачылырга тиешлеген, ритм, рифма булуын аңлаттылар. Мин беренче шигыремне алтынчы сыйныфта укыганда яздым.

Җиденче сыйныфта укыганда «Елмаю» дигән хикәям белән «Башкортстан пионеры» газетасы уздырган конкурста катнаштым. Бүләккә лаеклар арасында минем исемем дә бар иде. Март аенда бөтен мәктәп укучыларын линейкага төзделәр. Директор: «Бүген бездә бәйрәм», – диде. «Бүген безнең бер укучыбызга Уфадан зур бүләк килгән», –диде дә, минем исемемне әйтте. Гомеремдә иң бәхетле көннәремнең берсе шушы көн иде. Чөнки Уфадан миңа китаплар җибәргән иделәр. Хәзер ул бүләк китаплар миндә юк, гаиләм зур булгач, ертылып беткәннәр…

Китап кешегә гыйлем, бәхет алып килә. Гомер буе китап белән дус булыгыз.

1972 елда университетны тәмамлаганнан соң, Казанга күчеп килдем. Казан шәһәрендә «Татарстан коммунисты» журналында эшли башладым. Мин Казанга бик зур рәхмәтлемен. Казан ул зур мәдәният үзәге. Татар әдәбияты – зур әдәбият. Чишмә тамчы сулардан торган кебек, минем дә татар әдәбиятында тамчым бар… Күп шигырьләремә көйләр язылды, «Әссәламәгаләйкүм» исемле шигыремә көй дә яздылар, татар теле дәреслекләренә кертелгән.

Минем ике балам, кызым Ләйсән, улым Руслан бар. Бүгенге көндә «Татарстан» гәзитендә (оригиналда шулай – «Татарстан яшьләре» газетасы булса кирәк – «Интертат») эшләп йөрим. Ә иң яратканым – туган ягым Әмир авылы. Минем анда бик күп туганнарым бар. 

Тормыш дәвам итә, безгә лаеклы алмаш килә. Әлбәттә, Әмирдә дә, Кашкада да туган ягым туган ягын, әти-әни телен яратучылар туар, дип уйлыйм. Аларга бәхет-шатлык, мәхәббәт телим.

Римзил Вәлиев: «Татарның Уфадагы урынын ачык итеп башка бер кеше дә күрсәтә алмады»

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев Госман Садә белән бергә университетта укыган булган. Мин аның белән соңрак – Казанга кайткач сөйләштем.

– Госман белән 1967 елда таныштык. Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән идек, икебез дә район газетасында эшләдек. Шунда бергә имтиханнар бирдек. Безнең белән бергә имтихан биргән Роберт Миңнуллин рус теленнән изложенинены яза алмады. Аннан соң ул Казанга юл тотты. «Безнең аркада гына син Казанга барып бөек шагыйрь булдың», - дип уены-чыны белән әйтә идек үзенә.

Госман белән без озак еллар бер бүлмәдә яшәдек, бер төркемдә укыдык. «Акчарлаклар» әдәби берләшмәсенә мин дә тартылып кергән идем, керү имтиханнарын биргәннән соң, Госман бер кешенең абзарына сикереп керде дә, казны тотып, бер канатын суырып алды. «Без бит шагыйрьләр! Без, Пушкин кебек, канат белән язарга тиеш!», - дип әйтте. Каз канатын каләм итеп, шигырьләр яза башлады.

Берзаман Башкортстан телевидениесенә икебезне чакырып алып, шигырь сөйләттеләр. Госман белән бергә шагыйрь булып йөрдем мин! Әдәби түгәрәк тирәсендә композитор Алик Локманов, җырчы Тәнзилә Мөхәммәтҗанова һәм Әнгам Атнабаев йөри иде. Без Уфаның төрле җирләренә, тулай торакларга бара идек. «Кыңгыраулар моңы» дигән афиша ясап, Башкортстанның төньяк районнарында гастрольдә йөрдек һәм ел буена җитәрлек акча эшләдек. Шигырь сөйләүдән тыш, Госманга билет тикшерергә куша идек. Карыйбыз: зал тулы матур кыз! Аларны ул бушлай кертә иде. Госман фанат шагыйрь иде, аның шагыйрьлеге көчле. Аның шигырьләренә бер тел тидерерлек түгел, алар шулкадәр камил итеп язылган!

Казанда ул «аваз» мәгънәсен аңлаткан «Садǝ» тәхәллүсен алды. Күп кенә талантлы иҗатчылар кебек үк, ул һәрвакыт «Әдәбият!», «Шигърият!» – дип яшәде. Аның өчен поэзия кәсеп түгел, яшәү рәвеше булды. Шигырь язып кына тормыш корып булмаганлыктан, ул сәяси журналда тәрҗемәче булып та эшләде, иҗтимагый гыйлемен камилләштерде. Госман Садә озак еллар балалар матбугатында, республика басмаларында әдәбият сәнгать бүлеген җитәкләде, соңгы елларда «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләде.

Милли күтәрелеш, мөстәкыйльлек чорында Госман Садә сүзләренә язылган «Әссәламәгаләйкүм», «Рамазан», «Җомга азаны» җырлары татар халкының гимны кебек миллионнар тарафыннан тыңланды һәм җырланды.

«Алты миллион татар халкына алты йортлык татар урамы», - дигән шигырь юллары белән генә дә ул тарихка кереп калды. Татар милләтен, татар урамын, татар тарихын, татарның Уфадагы урынын ачык итеп башка бер кеше дә күрсәтә алмады. Ул сәяси шагыйрьгә дә әйләнде, ләкин ул тормыш мәҗбүрияте белән иде. Госман Садә публицистик һәм лирик шагыйрь дә булды. Аның әсәрләрен бик сагынып, яратып искә алам, - диде Римзил Вәлиев.

Гаиләсе белән 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

  • Госман Мохтасар улы Зәйнетдинев (тәхәллүсе — Госман Садә) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан).
  • Ул 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газетасы район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
  • Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. 1972-1979 еллар да республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте туксанынчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә. 2005 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр ул «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
  • Госман Садә басмада дөнья күргән өч шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990). Нигездә, ул — лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.
  • 2014 елның 14 гыйнварында 64 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Яшел Үзән районы Осиново бистәсе зиратында җирләнгән.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На ВЭФ подписали соглашение о транспортном коридоре «Мохэ – Найба – Магадан»

Под руководством директора Росгвардии прошло межведомственное командно-штабное учение

В Туве росгвардейцы продолжили акцию «Добрые дела с Росгвардией»

В день знаний в Туве открылся профильный класс Росгвардии

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.