Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026 Октябрь 2026
1 2
3
4
5 6 7 8
9
10
11
12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Рәмис Латыйпов: Кешенең асылы теориясе

0 97

Кеше элекке заманнарда нинди булган – шулай булып калган. Җәмгыятьтә билгеле бер сандагы акыл ияләре бар, билгеле бер сандагы аек акыллылар һәм ничәдер күләмдәге явызлар, әшәкеләр, күпмедер кеше акыллы түгел. Менә шушы күренеш дөнья нинди булуга карамастан, тулаем караганда үзгәрми. Би-ик акрын гына бара үзгәрешләр. Әмма ил башына ниндидер диваналар килеп таш гасырдагы тәртипләрне кайтарырга тели икән, кешеләрнең күпчелеге бик рәхәтләнеп һәм бик тиз шул заманга кайта да төшә. Нигә алай? Чөнки кеше үзгәрмәгән. Генетик яктан теге замандагы ташны агачка бәйләп мамонт үтереп йөргән асылыннан ерак китмәгән.

Кеше үз заманын акыллы дип саный, элекке заманнан – бабайлары яшәгән чордан көлә, аларны артта калганнар дип саный. Әмма шулаймы соң ул?

Менә без укыганда Борынгы Мисыр халкын томана, артта калган итеп күрсәтеп сөйлиләр иде. Менә алар пирамидалар салган, алар фиргавеннәрне илаһилаштырган, ниндидер аллаларга табынган. Ни өчен шулай икәненең аңлатмасы бар – артта калган халык бит инде.

Ә үзебез соң? Без шуны укыйбыз, ә башкаланың үзәгендә мавзолей – ягъни шул ук пирамида бит инде. Ә такта өстендә нәни Володя Ульянов портреты – сезне Ленин күрә, яхшы укыгыз дип орышалар иде әле безне. Ә ниндидер якты киләчәккә омтылу, быргы-барабан күтәреп чыгу, дружина советы байрагын кертү-чыгару – бу ниндидер ритуал түгелме? Кызыл байракка безнең өчен көрәшкән кешеләрнең каннары тамган дип өйрәтәләр иде. Постта дәшми басып торулар – болар да бит инде үзенчә шундый бер ритуал.

Инквизиция чорларында кешеләрне нахакка рәнҗеткәннәр, бер шикләнү белән генә дә кешене денсез дип атап, җеннәргә сатылган дип санап җәзалап үтергәннәр дип укый идек тарих китапларында. Бу шул чорларда кешенең ахмаклыгы, наданлыгы белән аңлатыла иде. Ягъни, ул чорда кешеләр дивана булган, шуңа шулай иткәннәр.

Һәм шул чорлардан соң гасырлар узган. Ә менә сез Сталин чорларын карагыз. Анда шулай булмаганмы? Бер шик белән кешене алып киткәннәр, җәзалаганнар, үтергәннәр. Нәрсә үзгәргән соң? Берни дә үзгәрмәгән.

Сталин чоры турында сүз барганда Сталин бит инде ул үзе килмәгән бер авылга да, үзе атмаган, үзе чакмаган, кеше үзе гаепле дип гаепне Сталиннан алмакчы, аны япсарып калмакчы булалар. Дөрес, ул үзе атмаган, үзе чакмаган – алай эшли дә алмас иде, чөнки бу мөмкин эш түгел, һәр авылга Сталин килә алмый бит инде. Сталин ул шушындый җинаятьчел режим урнаштырган – бу режимда кешеләр бер-берсен чага, бер-берсеннән үч ала алган. Шушындый режим булганда, андый явызлар һәрвакыт табыла. Чөнки әйтүемчә, кешенең таш гасырдан бирле асылы үзгәрмәгән. Көндәшен аста калдырып, үзен югарыга менгерергә теләүчеләр һәрвакыт табыла – ирек кенә бир. Менә хәзер дә без кайберәүләрне күрәбез – бик рәхәтләнеп үзләренең әләкләшүләре хакында ачыктан ачык язалар. Моның белән горурланалар.

Элек кеше надан булган, ишек тоткасын юып су эчкән, ниндидер кәгазь кисәге – индульгенцияләр кешене гөнаһлардан коткара дигән фикерләр булган ди идек. Һәм без инде үзебезне бик нык акыллы кешеләр дип йөри идек. Совет чорында халык укыган, укымышлы дип горурланып әйтә идек. Үзгәртеп кору заманнары килде, кашпировский-чумаклар телевизор аркылы дәвалыйбыз дип әйткәннәр иде, шул укымышлы дигән халык экран каршына банка белән су куя, гороскопка карап тормышын көйли башлады. Кая китте акыл?

Менә инде хәзерге заманга да килик. Әллә без хәзерге заманда бик ерак киттекме? Әллә без борынгы заманда кеше ахмак булган, без бик зур акыл ияләре дип бик нык горурланып әйтә алабызмы?

Элек кешеләр надан булган, дөньяда нәрсәнең нәрсә икәнен дә аңламаган, мәсәлән, ниндидер хыялый идеяләр белән Тәре походларына чыгып киткән, вәт ахмак булган дип әйтә идек. Әллә хәзер халыкны ниндидер идеяләр белән мавыктыру мөмкин түгел эшме?

Без дә күз алдыбызда бер әйберне икенче әйбер дип атауларына күнегеп баруыбыз. Менә бер мисал.

Үрдәк тесты дигән бер күренеш бар. Нәрсә дә булса үрдәк кебек йөри, үрдәккә охшаган, үрдәк кебек кычкыра икән, димәк, ул үрдәк. Ул башка әйбер була алмый. Әмма бит менә безнең күз алдыбызда нәрсәләр булып ята. Кешеләр үрдәк күрә торып, әйтәләр – юк бу үрдәк түгел, бу кишер яфрагы. Юк ди инде кайберәүләр, менә карагыз – ул бит үрдәк кебек кычкыра, үрдәк кебек йөзә, үрдәккә охшаган, үрдәк бит инде! Юк, ышанмагыз, бу – кишер яфрагы. Чөнки дәүләт җитәкчеләре шулай әйтте!

Бу әйбер үрдәк дип әйтүчеләргә штраф сала, төрмәгә утырта башлагач, үрдәк дип әйтүчеләр тынып кала. Әле бит ул штраф салучыларын гына күр – алар бит инде шулай ук белә үрдәкнең үрдәк икәнен, юк, тырыша-тырыша штраф салалар. Ә шунда ук табыла әләкчеләр – алар хәбәр итә, менә бу кеше социаль челтәрләрдә үрдәк дип язды! Анысына да штраф. Берзаманны инде күпчелекнең күңелендә шик уяна башлый – кара әле, бөтен кеше дә бит бу әйберне кишер яфрагы дип атый. Дөрестән дә үрдәк түгелдер бу. Ә кайберләүләр «чуртның юлыннан җүгерт» дип яши башлый бу бит аның өчен акча эшләү мөмкинлеге. Ул «Кишер яфрагы» дип аталган зур концерт оештыра, дәүләт аңа шуның өчен акча бирә – тамашачыларны сәхнәдән кишер йолкырга барырга чакыралар, акча була, килегез. Күп кенә кешеләр бөтенләй кул селкә – әй, чукынсыннар шунда, кадалып китсеннәр. Миңа гына тимәсеннәр! Үрдәкне үрдәк дип атаган өчен җәза никадәр кырысрак, кеше дә шулкадәр тизрәк яраклаша. Ә күз алдыгызга китерегез, менә шушы режимда җитмеш ел яшәсәк, безнең арада үрдәкнең үрдәк икәнен әйтә алучы ничә кеше калачак. Дөрес, андыйлар калачак. Чөнки кешенең асылы үзгәрми. Хәтта мин хәтерлим, борынгы заманнарда – чын совет заманында телевизордан илнең мәшһүр җитәкчеләре сөйләгәндә әтиләрнең экранга кукиш китереп терәгәннәре әз генә хәтердә калган. Алар язучылар булса, без диссидентлар дип сөйләп йөргән булырлар иде үзләрен. Әмма шундый тоташ тоталитар режим булган заманда да халык чын күңеленнән моңа ышанмаган, билгеле, кабул иткәннәр һәм шул тәртип буенча яшәргә мәҗбүр булганнар.

Әбиләр патшаларның күңеленә иман бир дип теләгәндә ни әйткәннәре аңлашылып бетмәгән иде балачакта. Алар белеп әйткән икән. Чөнки теләгән очракта халыкны теләсә кайсы мәгарәгә алып кереп китәргә була кебек. Без үзебезне акыллы дип санап масаеп йөрсәк тә, шул таш гасырга әйләнеп кайту өчен бик аз гына да җитә кебек. Акыл дәрәҗәсе гасырлар узган саен аз-аз мыскал белән генә өстәлә. Кешелек дөньясы ниндидер тәртипләрне бик аз-азлап кына кертә һәм кеше гомеренең кадере бик аз-азлап кына арта.

Бер караганда кеше ялкау җан иясе – шуңа да «үрдәк астына су кергәч йөзә» дип әйтәләр, икенче яктан караганда, авыр тормыш шартлары булганда адәм баласы барысына да җайлаша. Кеше үз гомерендә бик күпне күргән булгач, барысына да чыдый. Ә гадәттә мондый авыр шартларны кеше үзенә үзе – дөресрәге бер төркем кешеләр икенче төркем кешеләргә оештыра. Табигать тә, ниндидер катаклизмнар да, куркыныч җәнлекләр, авыруларга да караганда, кеше үз кардәшләренә тудырган кыенлыклар – иң кыены.

Кешенең үз якыннары оештырган кыенлыклар иң кыены. Бер генә кыргый җәнлек тә кеше бер берсенә булдырган кебек мыскыллауны, хурлауны эшләми. Кыргый җәнлек җәрәхәтләргә, яраларга, үтерергә мөмкин, әмма кеше бер-берсенә булдырган мыскыллауны ул эшләми. Табигать тә шулай. Кешене йорт-җирсез калдыра, ач калдыра, чирләтә ала, әмма инде әйтик рухи яктан изеп, кешелеген бетерми. Кеше үзе бер-берсенә карата рәхимсезлекне булдыра, әле рәхимсез табигать, куркыныч хайваннар дияргә мөмкин.

Кешелек үзгәрмәгән, чөнки кеше һәрвакыт җиңел юл эзли.Менә хәзер алырга һәм кулланырга. Бөтен җан ияләре дә шулай. Әмма бары тик кеше генә үз ишләрен мыскыл итүдән тәм таба. Мәче дә шулай уйный инде, әмма мәче ул мәче белән уйнамый. Тычкан белән генә уйный.

Кеше акыллы, шундый цивилизация төзи алган, ә акылы үсмәгән дигәннән, бәлки менә шул цивилизация гаепледер дә инде кешенең үсеше булмаганга. Кеше эволюция чорында зур үзгәрешләр кичергән бит инде. Таш гасырга кадәрге чордан яшәгән, аннары кеше акыллы җан иясенә әйләнгәч, дөресрәге үзен акыллы дип уйлый башлагач, цивилизация – дәүләт уйлап тапкан. Менә шул вакыттан кешенең акыл үсеше тукталып калган. Цивилизация бар - димәк, аңа үсеш тә кирәкми, чөнки ул табигатьнең бер өлеше булудан туктаган. Кеше эволюцион үсештә шул таш гасыр чорындагы мәгарәдә утырып калган. Белеме арткан, ә акылы шул рәвештәрәк. Шуңа да берәр сугыш, табигать казасы кебек фаҗигаләр вакытында цивилизациянең юкаа гына элпәсе ертыла икән, кешенең шул таш гасырдагы эче – чын йөзе атылып килә дә чыга. Нигә шулай – чөнки кешенең башка йөзе юк. Аның асылы – шул таш гасырдагы җан иясенеке.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардия проверяет работоспособность охранных систем в междугородних автобусах Тувы

Офицер Росгвардии стал гостем урока по противопожарной безопасности в Кызылской школе

В Туве росгвардейцы подарили школьной библиотеке детскую книгу об истории ведомства

СОБР Росгвардии провел занятия по десантно-штурмовой подготовке на войсковом стрельбище близ Кызыла

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.