Казанда югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр
0
63
Казанда бер тәүлеккә якын элек югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Бу турыда «Лиза Алерт» волонтерларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Кыз бала кич кичке дүртләр тирәсендә Юдино бистәсендәге өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Буе 150 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Кызыл куртка, кара чалбар, кара сапоги, ак башлык кигән. Үзе белән шәмәхә төсле мәктәп сумкасын алган, диелә хәбәрдә.
Эзләүдә ярдәм итәргә теләге булган кешеләрне дә чакыралар.