Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Арчада «Запорожец»лар ярышты: «Фирдүс Тямаев - безнең катнашучыбыз һәм спонсорыбыз»

0 771
«Запорожец» машиналарын металлоломга тапшырган җирдән алып, төзәтеп бетерделәр» Арча шәһәре ипподромында «Запорожец» автомобильләрендә әфганчыларның «Сугышчан туганлык» район җәмәгать оешмасы призына ярышлар оештырылды. Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт иткән әтием белән бардым.  «Запорожец»лар узышуы — Әфганстанда хезмәт итүчеләрнең җыелышу, күрешү урыны да. Тантаналы ачылышка Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев һәм «Сугышчан туганлык» җәмгыяте җитәкчесе, әфганчы, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, подполковник Сергей Баһаветдинов та килгән иде. «Бу ярышлар сугышта һәлак булган әфганчылар истәлегенә багышлана», — диде сәхнәдән Сергей Баһаветдинов. Татарстанның «Запорожец»лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы җитәкчесе, әфганчы, «Дуслык» ордены кавалеры Илнур Яруллин - Арчадагы ярышларның башлап җибәрүчесе. Ул мондый ярышны Лениногорск районы Бәкер авылында күреп кайтканнан соң әлеге идея белән яна башлаганын әйтте. Илнур Яруллин Әфганстанда 1980-1985 елларда хезмәт иткән. Быел 15 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел булды. «Запорожец»лар ярышы да әлеге датага бәйле иде.  «Әлеге чара 2011 елда үткәрелә башлаган, хәзер 11нче тапкыр уза. Халык бик ярата, Сабантуйга килгән кебек җыела», — дип аңлатты Илнур Яруллин. Ни өчен «Запорожец»лар узышуы дип сорадым. Автомобиль ярышларында, гадәттә, кыйбатлы машиналар була. Алар 2-3 миллион гына да тормый, 5-6 һәм хәтта унар миллион, бәлки тагын да кыйбатрактыр. Ә безнең тырыш егетләр «Запорожец» машиналарын металлоломга тапшырган җирдән алып, аларны карап, төзәтеп бетерделәр. Бик оста куллы малайлар бар, машиналарны шундый әйбәт хәлгә китерәләр. Ярышта катнашучылар адреналин алалар, бу башка ярыштан аерылмый да диярлек. Автомобильләр арзанлы булуына карамастан, ярыш популярлашты, анда яратып катнашалар, — диде Илнур Яруллин. Ул ярышта утыз машина катнашканын һәм җиңүче күчмә кубок белән бүләкләнгәнен әйтте. Шулай ук беренче урынны яулаучыга суыткыч бүләк ителүен белдерде. Илнур Яруллин бу ярышының оештыручысы гына түгел, бүләкләр алучы иганәчесе дә икән. «Безнең Тямай» машиналары Машиналар узыша башлаганчы, һәрберсен якыннан карап була иде. Аларны караштырып йөргәндә, «Безнең Тямай» дигән язу ябыштырылган берничә машинага күзем төште.  Ленар Бигманов Лениногорскидан килгән. Ул әлеге ярышларда җиденче ел катнаша. «Башта кызыксынып үземә бер „запарай“ алдым, аннары икене, өчне, дүртне... Аларны бөтен иптәшләргә бүләк иттем. Хәзер безнең төркемдә 36 машина. Без Лениногорск районында егетләр белән ел саен үзебездә шундый ярыш уздырабыз», — диде ул. «Тямаев — безең катнашучы. Ул быел 6 гыйнварда бездәге ярышларга килгән иде. Ул безгә ярдәм итте, акча бирде, суыткыч камера бүләк итте. Шуңа без аны хөрмәт итеп, машиналарыбызга „Безнең Тямай“ язуын ябыштырабыз. Җәйгә аңа ярышларга өченче санлы машинаны әзерлибез», — дип аңлатты Ленар Бигманов. «Бу — бөтен команда җиңүе» «Запорожец» машиналары узышуының финалына 5 заездда беренче урынны алучылар чыкты. Икенче булып килүчеләр арасында өстәмә заезд оештырылды, шунда беренче һәм икенче килүчеләр дә финалга чыкты. Шулай ук беренче этап заездларында өченче килүчеләр дә яңадан узышты, алар арасында беренче килгән машина да финалга чыкты. Беренче этапта өченче килгән, тик соңыннан бөтен өченче килгәннәр арасында беренче булган Динар Гарипов финалда призлы урынга ия булды. Ул өченче урынны яулады. Икенче урында — Айрат Исмәгыйлев, беренче урында — Валерий Васильев. Җиңүче - Лениногорскидан килгән Валерий Васильев үзенең әлеге ярышта бишенче тапкыр катнашуын һәм икенче тапкыр беренче урынга лаек булганын әйтте. «Бу — бөтен команда җиңүе. Машинаны ярышка механиклар әзерли», — диде ул. Үземнең машина узышларын кинолардан гына күргән бар иде. Анда да зур команда эшли, берничәсе көпчәкләр алмаштыра, берничәсе двигательне карый һәм башкасы. Монда да машиналарны карап кына торалар, кирәк әйберен шундук төзәтәләр, алмаштыралар. Берсенең икенче этап узышуга көпчәген алмаштырырга туры килде. Ярыш мавыктыргыч булды, кайбер машиналар финишка килеп җитә алмыйча тукталды, кайберләре трасса кырыендагы кар көртләренә менеп китте. Машина йөртүчеләр янында ярдәмчеләре дә утырды. «Машина йөртүче янына тәрәзә сөртеп барырга махсус озын куллы кешеләрне утыртканнар», — дип шаярды ярышны шәрехләүче.  Җиңүчеләр билгеле булгач, теләге булган хатын-кызларга да узышта катнашырга мөмкинлек бирелде. Арчадагы бу ярышны карарга яшьләр дә, балалар да, олылар да килгән. Әфганда хезмәт иткәннәр бер-берсе белән табышып, күрешеп йөрде, алар өчен бу мөмкинлек аеруча кадерле булгандыр. Без Арчада әфганчыларның йортларын да күреп уздык. Арча районында Әфганстанда хезмәт иткән һәр кешенең капкасына «Бу йортта Әфган сугышы ветераны яши» дигән язу эленгән.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.