Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

35 милләт өчен шрифт булдырган полиграфист Мөхәммәд Идриси: күренекле һәм онытылган

0 177
Даһилыкка ирешү юлы чит илләрдә белем туплаудан башлана Мөхәммәд Идриси 1882 елның 19 мартында Казанда туа. Мөхәммәд — гаиләдә беренче бала. Аның Әхмәд, Зәйнәп, Галия, Гайшә, Сания һәм Мөслимә исемле эне-сеңелләре була. Әби-бабалары Арча районы Наласа авылыннан. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң әтисенең — «Идрисов, Галиев һәм Ко» ширкәте хуҗасының китап кибетендә, шулай ук Казанның төрле типографияләрендә (И.Н.Харитонов һ.б.) эшли. Әтисе Ибраһим Идрисов — Галимҗан Барудиның компаньоны. 1905 елда Төркия, Ливан һәм Мисырда сәфәр вакытында каллиграфияне, типография эшен өйрәнә, гарәп, фарсы, төрки телләрдә сөйләмен камилләштерә ул. Казанга кайткач, «Милләт» типографиясендә эшли, бер үк вакытта хәреф җыючы, гравер, хәреф эретеп коючы, пуансонист, инженер-механик, аннары эшне оештыручы һәм мөдир булып хезмәт итә. Аның эскизлары буенча типография каршындагы хәреф кою остаханәсендә гарәп-төрки шрифтлары әзерләнә.  «Милләт» дигән типографиядә 1908-1917 елларда 1 млн 376 данә белән 256 китап нәшер ителә. Әлеге типография бөтен Россиягә таныла. Монда Мөхәммәд Идрисинең роле зур — ул географик карта, открытка, портретларны төсле итеп чыгаруга ирешә. 1911 елда немец типографияләренең эшен өйрәнү һәм яңа технологияләр үзләштерү өчен Германиягә (Мюнхен, Лейпциг, Франкфурт-Майна шәһәрләренә) командировкага җибәрелә. Аннан кайткач, шул ук типографиядә эшен дәвам иттерә, бер үк вакытта Вараксин литографиясендә гравер һәм сызымнар сызучы булып эшли. Мөхәммәд Идриси — клавиатурада яза торган машинкалар өчен гарәп шрифтларын уйлап чыгара. Инде 1912 елда ук аның гарәп имлясында яза торган машинкасы була. Чагыштыру өчен: Әскәр Шәехгалинең патентлы латин графикасы нигезендәге шрифт куелган «Яңалиф» язу машиналары 15 елдан соң, 1927 елда гына «Татязмаш» остаханәсендә җитештерелә башлый. Советлар Союзында булган 35 телнең шрифтын яза торган машинканы бер системага сала «Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабы авторы Сәгыйть Хамматханов  — хәрби кеше. Шуңа да карамастан, ерак туганы, аларның нәселенә кияү тиешле Мөхәммәд Идрисинең эшчәнлеге, тормыш юлы аны тынгы бирми, әледән-әле эзләнергә этәрә. Сәгыйть абый Мөхәммәд абый заманында яшәгән булса, ул да нәкъ шул эш белән шөгыльләнер иде, чөнки бу тема аңа бик якын. Мөхәммәд Идрисидән кала Әскәр Шәехгали исеме дә телгә алынды. Икесе дә яза торган машинкалар өлкәсендә кайнаган. Аларны ике конкурент дип аңлап буламы? Бу сорауга җавапны Мөхәммәд Идрисинең «Эшче» газетасындагы мәкаләсендә (1927 ел, 1 гыйнвар) күреп була: «Яза торган машинкаларга татар шрифтын урнаштыруда ике кагыйдә бар. Кайбер белгечләр (Мәдьяров, Шәехгали) яза торган машинкаларның механизмын үзгәртеп, кайбер өлешләрен яңадан төзәтеп ясамакчы була. Ә мин, киресенчә, яза торган машинкага үзгәрешләр кертмичә татар шрифтларын урнаштырдым. Моның нигезендә, 1912 елда «Гаммонд» дигән яза торган машинканың клавиатурасына гарәп имлясында татар шрифтларын урнаштырдым», — ди ул. Ул «Ундервуд» дигән машинканың шрифтын үзгәртә торган махсус җайланмасын гына алмаштыра, шул рәвешле, машинканың механизмына зыян килми. Гади тел белән әйткәндә, бер компьютерда программа белән тәэмин итүне үзгәртә һәм компьютер башка принцип буенча эшли. Белгәнебезчә, 1927 елга кадәр татар теле гарәп графикасында була. СССРда яшәүче калган халыклар гарәп графикасын кулланганмы соң? Моны Идрисинең 22 халык өчен яза торган машинкаларга гарәп шрифтын «утыртуы» аша белә алабыз. 1929 елда фәнни хезмәт нигезендә язу баса торган клавиатура машинкасына ул татар, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, төркмән, азәрбайҗан һәм кырым татарлары телендә клавиатура схемасын эшли. Аңа кадәр дә әлифбаларга үзгәрешләр кереп торган. Мәсәлән, 1921-1923 елдагы Татар әлифбасы реформасы конкурсында ул беренче урын ала. Инде 1924 елда ук аны СССР халыкларының үзәк нәшриятына кабул итәләр. Гарәп әлифбасын латинга күчерү турындагы конкурста да Идрисинең икеурынлы гадиләштерелгән система проекты җиңеп чыга. Сәгыйть абый әйтүенчә, рәсми документларда Мөхәммәд Идриси Советлар Союзында булган 35 телнең шрифтын бер системага салуы әйтелә. «Хикмәт кәгазьдә түгел, ә кешеләрнең сине хәтердә тотуында» «Соңыннан ул латин шрифтын татар теле өчен яраклаштыра», — дип Мөхәммәд Идрисинең эшчәнлеге белән таныштырды Сәгыйть абый. 1928 елда дәүләт күләмендә мең елдан артык кулланылган гарәп графикасы латинга — «Яңалиф”ка үзгәртелә. 1929 елда Мөхәммәд Идриси үзенең «Яңалиф» яза торган машиналар өчен клавиатура проектын әзерли, зәңгәр кәгазьдә эшләнелгәнгә күрә аны икенче төрле «зәңгәр папка» дип әйтәләр. Ул шушы проектында: «Патенты юк, аның белән беркемне дә куркытасым килми. Ярарлык була икән, нәкъ шул шәкелдә киссеннәр, күбәйтсеннәр. Гарәп хәрефенең техникасы яхшырсын һәм шуның хезмәтендә эшче-крестьян массасына аң-белем тарату эше җиңеләйсен», — дип яза. Егет сүзе бер була. Шулкадәр ихлас күңелле булган икән Мөхәммәд Идриси. Дөрес, хикмәт кәгазьдә түгел, ә кешеләрнең сине хәтердә тотуында бит. «Ничә ел узды… Ә мондый даһи кешене оныту мөмкин түгел. Безнең Марат Хөснуллинны Мәскәүгә эшкә чакырган кебек, Мөхәммәд Идрисине дә иң яхшы белгеч буларак Мәскәүгә эшләргә чакыралар», — дип елмая Сәгыйть абый. Ул баштан латин шрифтын, соңыннан кирилл графикасын 35 милли телгә клавиатурага «утырта». Барлык милли телләр өчен Советлар Союзының барлык өч шрифтын (гарәп, латин, кирилл) бер составка кертә. Бирелеп китеп Мәскәүдә эшләсә-укытса да, Казанга кайтып-китеп йөргән ул. 1935-1936 елларда ул каракалпак, кыргыз, карачай-балкар, төркмән, үзбәк, уйгыр, хакас, якут, осетин-иран, осетин-туал, талыш, тат, абхаз, адыгей, ингуш, чечен, табасаран, бурят-монгол, коми-пермяк, көрт, кабардин, дунган, таҗик, авар, даргин, лакс, лезгин, кумык, ногай телләренең яза торган машиналар өчен клавиатурасын әзерли. 66 яшь гомерендә барлыгы 39 фәнни хезмәт язып калдыра. XX йөз башында арифметика, география буенча дәреслекләр чыгара. Алай гына да түгел, Мөхәммәд Идриси «Аң» журналы редакциясенә килеп йөрергә ярата торган була. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов белән еш аралаша ул. Шул ук журналда Идрисинең «Юк канатым очарга», «Бәхет билеты» дигән хикәяләре дә басыла. Әйе, хәзер дөньякүләм программистларга нинди дә булса ачыш ясаганнары өчен зур күләмдә акча түлиләр. Сәгыйть абый аңлатуынча, Мөхәммәд Идрисигә дәүләт хезмәтенә өлеш керткәне өчен гонорарлар түләнгән. Мәсәлән, бер документта 1927 елда әлифба реформасы конкурсы өчен Идрисинең проекты беренче урын ала һәм аңа 1200 сум түләнгән, дип күрсәтелә. Һәрхәлдә, Мөхәммәд аганың шулкадәр ачышларын беркем дә инкяр итми. Аның акыллы булуын танып, СССР җитәкчелеге Кызыл Армия сафларына — Бөек Ватан сугышына да чакыртмый. Хатыны — Рабига ханым белән Башкортстанның Сәйтәк авылында танышкан ул. Казанда өйләнешәләр, 1914 елда Наил исемле уллары туа. Бердәндер уллары фронтта сапер батальоны командиры булып билгеләнә, ләкин, ни кызганыч, 1943 елда һәлак була. Мөхәммәд абыйның дәвамчысы калмый. Үзе дә ул сугыш тәмам булганнан соң озак яшәми — 1948 елда Мәскәүдә авырып үлә. Мәскәү зиратында җирләнә. Даһи булуын Татарстан белән Башкортстан үз вакытында таныган, калганнар оныткан… Мөхәммәд абый Эстония, Латвия һәм Литва республикалары өчен дә фәнни хезмәт язуын дәвам итә. Әмма тәмамларга өлгерми. Эшләре кайдадыр югалып кала… Мөхәммәд Идриси телләрне су урынына эчкән. Шуны аңларга кирәк — бу эшләрне ул интернет булмаган заманда башкарган. Аның вафатыннан соң чыккан «Линотип клавиатурасында кулларның һәм бармакларның эш зоналарын билгеләү методикасы һәм клавиатура схемасын эшләү» хезмәте — алтынга тиң. Бу хезмәтләрне башкарыр өчен ул кинематика, механика, металл технологияләре, шрифтлар өлкәсендәге белемнәреннән файдаланган. Мөхәммәд абыйның даһилыгын республика күләмендә 1960 елда гына таныйлар. Менә, мәсәлән, ай саен чыга торган «Агыйдел» әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журналында башкорт телендә Башкортстанның Матбугат министрлыгының баш инженеры С. Латыйповның (журнал күчермәсендә тулы исеме язылмаган) «Күренекле полиграфисебеҙ» дигән мәкаләсе чыккан булган. Мәкаләдә Латыйпов: «1930 ел башында башкорт, татар һ.б. милләтләрнең гарәпчә язмадан латинча хәрефләргә күчүе халыкның наданлыгын тизрәк бетерү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия булды. Мөхәммәт Идрисов шушы латинча хәрефләрне үзләштерү һәм камилләштерү мәлендә зур эш башкарды», — диелә. «Совет Татарстаны» газетасында ук инде аны үзешчән дип танып, мәкалә бастырып чыгаралар: «Труд Идрисова был признан одним из лучших, залуживающих диплома первой степени», — диелә. Татарстан белән Башкортстан аны вафатыннан соң берничә ел үткәч таный. Ә читтә ул гарәп илләрендә «Нәсхе Мөхәммәд Идриси» буларак танылган була. «Нәсех» гарәпчәдән почерк төре дигәнне аңлата. Нәкъ менә Идриси системага салган гарәп шрифтлы машинкалар гарәп илләрендә киң кулланылышка керә. «Хәзер машинкалар кулланылмаса да, гарәп иленә барып, „Нәсхе Мөхәммәд Идриси“ диюгә, аны искә төшереп сөйләячәкләр», — дип чын күңелдән ышана Сәгыйть абый. Галим Әбрар Кәримуллин аның турында Совет Энциклопедиясендә дә яза. Татар-башкорт өчен билгеле булса да, СССР халыклары өчен машинкада шрифт булдырган кешене әле дөнья белми. Гомере озынрак булса, дөньяга чыга алыр иде микән? Бездә бит кешене вафатыннан соң зурларга яраталар… Машинкаларны хәзер компьютер-ноутбук алмаштырды, аларның актуальлеге югалды. Шуңа күрә «әле белми» сүзе урынына «белмәячәк» сүзе күбрәк туры килмәгәе… Китап авторы югары белеме булмаган кешенең фәндә шулкадәр ачыш ясавын әлегә кадәр аңлап бетерә алмый: «Хезмәтләрен ачып-ачып карыйм да, аңларга акылым җитми», — ди ул. «Моңа кадәр аны бик искә алучы да булмады» Сүз дә юк, Мөхәммәд Идрисинең фән белгечләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә ясалган һәр ачышларын «югарыдан» имзалана. Мәсәлән, «Яңалиф» машинкалары өчен шрифт проекты турында профессор Александр Бружес: «Методика бер кимчелексез кулланылган. Иптәш Идрисовның проектлары фәнни дәлилләнгән һәм аларның практик кыйммәте бар», — дигән бәяләмә бирә. Советлар Союзының һәр республикасы аның хезмәтләрен таный. Инде күптәннән вафат булса да, аның хезмәтләреннән миллионлаган халык файдалана. Ул Советлар Союзы өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен эшләгән. СССР халыклары өчен әзерләгән телләрнең исемлеген укысаң, шаклар катасың. Кайбер телләрнең хәтта исемнәрен дә белмибез бит. Китапны тәкъдим иткән вакытта Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин да Мөхәммәд аганың татар тарихы һәм дөньякүләм типография тарихында күренекле шәхес булуын әйтте. — Моңа кадәр аны бик искә алучы да булмады. Безнең музейда Мөхәммәд Идриси белән бәйле экспонатлар, ТР Милли музеенда коллекция бар. Киләсе елда 140 еллыгы кысаларында күргәзмәсен эшләргә планлаштырабыз», — диде ул. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Мәскәүдә 1979-1982 елларда аспирантурада укыганда тарихчы Шамил Мөхәммәдьяров Мөхәммәд аганың хатыны Рабига Идрисова янына барырга киңәш иткәнен искә алды: — Үкенәм, бернәрсә дә язып калмаганым. Рабига апа берүзе коммуналь фатирда яши иде. Аның белән озаклап сөйләшеп утырдык, бернәрсә дә хәтердә калмаган… Мөхәммәд Идриси исеме галим Әбрар Кәримуллинның китабында искә алынган иде. Мөхәммәд абый шәхесе белән студент елларында нәкъ шушы хезмәтләрдән укып белдем. Аннан соң, Берлин университетында Ингеборг Бальдауф дигән профессор турында әйтмичә кала алмыйм. Аның бер китабы СССРда төрки халыкларының тарихында шрифт реформаларына багышланган. Ул 1880 елдан башлап Совет чорын тикшерә. Проектлар, әлифбаларны өйрәнгән. Татарча бик матур сөйләшә, үзбәкчә яхшырак аралаша. Китабында ул Мөхәммәд Идрисине дә зурлап искә ала, — диде галим. Мөхәммәд Идрисинең төсле карталар, татар-казах мәктәпләре өчен гарәп графикасында төсле глобуслар ясаганын телгән алган идек. Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда гарәп имлясында язылган XX гасыр башында эшләнгән глобус сакланган, ул нәкъ менә аныкы булып чыкты. «Ул глобус — Мөхәммәд Идрисинеке. Дәлиле глобус астына үзе язып калдырган булган», — диде Хамматханов. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов хезмәтендә аның «Беренче бөтендөнья сугышында көчләр каршылыгын чагылдырган карта”сын, «Татар һәм башкорт социаль шуралары җөмһүриятләренең карта”сын куллана. Шулай ук аның «Бөек төрки-монгол ханлыгы» дигән картасы Әхмәдзәки Вәлидинең 1912 елда «Төрки-татарларның тарихы» дигән китабында басылып чыга. Галимҗан Шәрәф әзерләгән «Татар республикасының этнографик картасы”н да Мөхәммәд Идриси бизәп, картага үзе төшерә. Сөйли китсәң, тагын бик күп ачышлар турында әйтеп булыр иде. «Ибраһимовлар шәҗәрәсе һәм Нәсхе Мөхәммәд Идриси» китабын әзерләгән Оренбургта яшәүче хәрби Сәгыйть Хамматханов барлык материалларны дәүләт архивларыннан җыйган, китапны ул үз акчасына 200 данә белән чыгарган. ТР Милли музееның өлкән хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова фәнни консультанты булган. Сәгыйть Хамматханов китапны Мөхәммәд Идрисинең таланты, бөеклегенә хөрмәт йөзе белән чыгаруын яшерми. Сәгыйть абыйның Мөхәммәд Идриси эзеннән эзләнүләре, бу кадәр тырышулары юкка булмасын иде…




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

СК организовал проверку после жалоб на странные уколы детям в детсаду Кызыла

РЕН ТВ: Воспитательница ставила уколы детям в Кызыле в качестве наказания

Кызылские росгвардейцы задержали местную жительницу за незаконное овладение банковской картой

МВД: Воспитатели детского сада в Кызыле делали подозрительные уколы детям

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.