Йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән
0
100
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген көндез республиканың Спас районында Кызыл Вал авылы янында булган. Җиңел машина фура белән бәрелешкән, шуннан соң ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук аның пассажиры җәрәхәтләнгән.