Мәскәүдә генерал-майор Алмас Әдһәмов 98 яшендә вафат булган
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 12 ноябрьдә, озак авырудан соң Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов Мәскәү госпиталендә вафат булган. Аңа 98 яшь иде.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә мәрхүмнең улы хәбәр иткәнчә, Алмас Мәхмүт улы Әдһәмовны 19 ноябрьдә Троекуровск зиратына җирлиләр.
Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов 1945 елда Кызыл мәйданда беренче Җиңү парадында катнашкан.
Ул 1923 елда Татарстан АССР Чистай кантонының Яңа Ибрай авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Аксубай районы) укытучылары гаиләсендә туган.
Алмас Әдһәмов 1941 елның декабрендә Калинин шәһәре тирәсендә беренче бәрелештә катнаша. Ә аннары Калинин фронты составында Ржев, Сычевка өчен канкойгыч сугышта взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары вазифасында сугышкан.
1942 елның февралендә яраланган. Госпитальдән соң ул кабат Калинин фронтына кайткан, 1944 елдан Балтыйк буе составында сугышкан.
1987 елда отставкага киткәнче, СССР Оборона министрлыгының Үзәк аппаратында төрле вазифаларда эшләгән.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге аның белән даими элемтәдә торган. «Вәкиллеккә миңа даими игътибары, һәр бәйрәмгә бүләкләр биргәне өчен рәхмәт. Икенче килгәндә миңа көч алып килегез, хәлем юк», — дип моңсу елмайган булган ветеран соңгы очрашуда.