Рөстәм Миңнеханов: «Кызыл зона»ларда яшьләр күп - Covid искәрмә ясамый
0
170
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көн саен коронавирустан 8-10 үлем очрагы теркәлә. Статистика буенча, нигездә алар өлкән яшьтәге кешеләр, әмма вирус искәрмәләр ясамый. Татарстан хастаханәләрендә «кызыл зона»ларда ятучылар арасында яшьләр дә күп. Бу турыда ТР Хөкүмәте Йортында шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. «60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация темплары түбән булуы бик борчый. Аларның 46 проценты гына прививка ясаткан. Шул ук вакытта статистика үлем очракларының күп өлеше өлкән яшьтәгеләргә туры килүен күрсәтә. Үзеңне сакларга кирәк. Бу авырудан башка төрле саклану чарасы юк. Безнең республикада гына да коронавирустан меңнән артык кеше үлде. Әгәр алар вакытында прививка ясатса, исән калган булырлар иде», — диде ул. Республика җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда кертелгән чикләүләр санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак. Моннан тыш, хәзер транспорт компанияләре белән зур эш алып барыла. Татарстан хакимияте республикада пассажир ташучыларга QR-кодларны тикшерү өчен прибор сатып алырга ярдәм итәргә әзер. Шулай ук аларга, пассажирлар саны кимегән очракта, финанс ярдәм дә күрсәтеләчәк. Хәзер республикада Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга теләүчеләр өчен барлык шартлар да булдырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. «Бүген ике юл бар — вакцинация узу яки ковид белән авырып, аннан соңгы нәтиҗәләрне кичерү. Бу өлкәннәргә генә кагылмый. «Кызыл зона»ларда яшьләр дә бик күп», — диде ул.