Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылында Кави Нәҗми һәйкәленә нигез ташы салдылар

0 193

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасы Кави Нәҗмигә һәйкәленә нигез салу турында яза. Ринат Сөннәтова хәбәр иткәнчә, 14 октябрьдә Уразавылда тарихи әһәмияткә ия булган мөһим вакыйга булды — якташыбыз (Сечен районы Красный Остров авылы), язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәйкәленә нигез ташы салынды. Тантанада Татарстан язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульян филиалы директоры, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Казан дәүләт аграр университетының философия кафедрасы мөдире, Кави Нәҗминең оныгы Фәридә ханым Нәҗметдинова, танылган шагыйрьләр Рифат Җамалов белән Хәбир Ибраһимов, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, якташыбыз, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар мәдәнияте фонды директоры, Казандагы Нижгар якташлыгы рәисе, әлеге идеянең авторы Рифат Фаттахов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, өлкә татарлары автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Күркәм традиция буенча, районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кунакларны Кызыл Октябрь җирендә сәламләп, чәк-чәк белән каршы алды. Беренче булып дәрәҗәле делегация төбәгебездә туып-үскән бөек җырчылар, Татарстанның халык артистлары, Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар, ә булачак һәйкәл ташын Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов, Гаяр Хәсәнов һәм Фәридә Тансык кызы салдылар. — Бүген безнең район үзәгендә барлык Нижгар төбәген данлаган зур бәйрәм — бөек якташыбыз Кави Нәҗми һәйкәленә нигез салына. Әлбәттә, бу мөһим проект данлы җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләре кебек үк милләтебезне саклап калуда, яшь буынны милләтпәрвәр рухта тәрбияләүдә зур роль уйный. Шушы юнәлештә эшчәнлегебезне киләчәктә дә алып барырга әзербез, — диде Ринат Равил улы.

Сечен районы башлыгы Евгений Наборнов та чараның мөһимлеген ассызыклап үтте. «Кави Нәҗми Сечен районын ил күләмендә таныткан шәхес, аның истәлеген мәңгеләште-рү — безнең изге бурыч», — диде ул. Чара район мәдәният йортында дәвам итте. Зур Рбишча мәктәбе укучылары Кави Нәҗминең шигырьләрен укып, бәйрәмне ачып җибәрде, ә алып баручылар Гөлнара Ганиева белән Заһирә Абдулхалекова аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. — Бүген, чын мәгънәсендә, тарихи көн, мөһим вакыйга. Безнең бөек шәхесебез Кави ага тарихта зур урын алып тора. Ул тормыш юлында бик катлаулы выкыйгалар кичергән. Әлбәттә, репрессия еллары сәламәтлегенә зур зыян китергән, әмма, шуңа да карамастан, кыска гына гомер эчендә Кави Нәҗми татар милләте горурланырлык иҗат җимешләрен калдырды. Татар шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән эшегез өчен Кызыл Октябрь һәм Сечен районнары җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең эшчәнлегегез ярдәмендә без бүген мәшһүр җырчыларыбыз мемориалына чәчәкләр сала алдык һәм булачак һәйкәлгә беренче таш куйдык. Җирле шәхесләрне истә тоту, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өлкәсендә кылган гамәлләре белән аерыла да Нижгар татарлары башкалардан. Чит җирләрдәге татар, гадәттә, Муса Җәлил, Габдула Тукай кебек бөек милләттәшләре турында сөйли, ә менә нижгарлылар үз язучылары, җырчылары, спортчылары белән горурлана. Бу өлкәдә эшләнгән мөһим эшләрегез дәвамлы булсын иде. Нижгар ягына барышлый, юлдашларым белән фикер алышып, Кави Нәҗми укулары яки аның исемендәге әдәби премия булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Әлбәттә, без сезгә бу эштә ярдәм итәргә әзер һәм шушы тәкъдимнәр киләчәктә тормышка ашсын дигән теләктә калабыз, — диде Илгиз Халиков.

Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Илгиз Илдар улы Гаяр Абдрахмановичны Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медале белән бүләкләде, ә район башлыклары Ринат Жалялов, Евгений Наборнов, эшмәкәр Шамил Айсин, Чүмбәли аграр хуҗалыгы җитәкчесе Рушан Сибгатуллин, Семочки администрациясе җитәкчесе Равил Бедретдинов Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Әйтергә кирәк, Кави Нәҗми исемендәге әдәби-публицистик премия «Туган як» газетасы редакциясе тарафыннан әле 1991 елда гамәлгә куела һәм бүгенгә кадәр тапшырыла. Аны беренче елларда Красный Остров колхозы рәисе Заһит ага Айсин финанслый. Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансык кызы да үз чыгышында бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде, дәү әтисенең дәү әнисенә язган хатлар җыентыгыннан өзекләр укыды. «Бүгенге көн безнең гаилә өчен изге, ләкин бу бәйрәм Кызыл Октябрь һәм Сечен районнары башлыклары, гаиләбезнең күптәнге дусты Рифат Фаттаховтан башка тормышка ашмас иде. Шуңа да Ринат Равилевичка, Евгений Геннадьевичка һәм Рифат Әхмәтовичка зур рәхмәтемне белдерәм», — диде ул. — Бүген милләтебез өчен, Нижгар татарлары өчен зур вакыйга — татарны милләт итеп саклап калырга ярдәм иткән чара бу. Нәкъ менә милли горурлык татарны татар итә һәм Нижгар төбәгендә бу сыйфат аеруча зур. Бөек якташларыбызның исемнәрен кадерләп саклау чаралары да моңа уңай йогынты ясый. Биш ел элек бөек җырчыларыбызга һәйкәлләр салынды һәм бүген бу мемориал туган ягыбызда иң популяр урынга әверелде. Хәтта яшь парлар бирегә килеп чәчәкләр сала, гашыйклар һәйкәл янында очраша. Уразавылда Кави Нәҗмигә һәйкәл кую урынлы, чөнки бу авыл электән-элек Нижгар татарлары үзәге булып тора. Һәм, тулаем алганда, биредә танылган якташларыбызга һәйкәлләр комплексын булдыру — безнең күптәнге хыял, — диде Рифат әфәнде. Танылган Татарстан шагыйрьләре бөек язучының иҗаты турында сөйләделәр, ә аларның берсе Нижгар ягына багышлап язган «Салмыш» (Пьяна) дигән шигырен дә укыды. — Кави Нәҗми — татар халкының бөек улы. Аның авылдашы булуым белән бик горур мин, ә якташымның исемен туган ягында мәңгеләштерергә юнәлтелгән чарага чын күңелдән шатланам. Кави аганың иҗаты күпкырлы: язучы да ул, шагыйрь дә, тәрҗемәче дә. «Язгы җилләр» романы өчен Сталин премиясенә лаек булган шәхес тә ул, ә Муса Җәлил шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүе — бөек шагыйрьне «халык дошманы» тамгасыннан аклап, Советлар союзы герое исеме бирелүгә юл ача, — диде Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов. «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе Нижгар төбәгендә дә актив үтә. Быел, мәсәлән, бу максатка 19 мәйданчык булдырылган иде һәм аларны оештыручыларның кайберләрен Илгиз Халиков, Ринат Жалялов һәм Гаяр Хәсәнов Бөтендөнья татар яшьләре форумының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Чара ахырында төбәктә эшчәнлек алып барган башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә дә сүз бирелде. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов өлкә татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллинаны, ә өлкә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының районара кураторы, «Туган як» газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина Гөлнара Ганиеваны бүләкләделәр. Шуның белән Кави Нәҗмигә багышланган чараның Уразавылдагы өлеше тәмамланды һәм кунаклар язучының туган авылы Красный Островка юл тотты. Биредә дә делегацияне милли ризык — чәк-чәк белән каршы алдылар, җирле мәдәният йорты фойесындагы бөек авылдашлары Кави Нәҗмигә багышланган экспозиция белән таныштырдылар, ә сәхнәдән беренче булып кунакларны район башлыгы сәламләде. — Красный Остров — Сечен районында бердәнбер татар авылы. Биредә танылган шагыйрь һәм язучы Кави Нәҗми, икенче Дәүләт Думасы депутаты Габдулла Нәҗметдинов, РСФСР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты Хәлил Сөләйманов, танылган галимнәр, табиблар, педагоглар һәм журналистлар туган. Спортчылардан Кавиның туганы, оста шахматчы Рәшит Нәҗметдинов, футболчы, Россия җыелма командасы ярымсакчысы Динияр Билалетдинов тамырлары белән бу авылдан. Бүген Уразавылда бөек якташыбыз Кави Нәҗми һәйкәленә беренче таш салынды. Безнең районда да күренекле якташларыбыз исеме онытылмый, мәсәлән, хәзер клуб фойесында танылган язучының тормыш юлын, иҗатын чагылдырган бай экспозиция белән таныштык. Шулай ук даими рәвештә Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә районара шахмат турнирлары үткәреп киләбез, — диде Евгений Геннадьевич. Кунаклар, авылдашлары өчен җирле клуб үзешчәннәре матур концерт программасы әзерләгән иде. Әйтергә кирәк, шул ук көнне краснайлылар җирле мәчетнең 120 еллыгын да билгеләп үтте. Югары кунаклар шушы бәйрәмдә катнашып, гыйбадәт йортының кунакханәсендә оештырылган мәҗлестә дә булдылар. Тулаем алганда, бик матур, кирәкле, әһәмиятле чаралар булып узды бу көнне, ә Татарстан кунакларының катнашуы аларның дәрәҗәсен тагы да арттыра төште. Иң мөһиме — бөек якташыбыз Кави Нәҗминең хәтерен мәңгеләштерүдә зур адым ясалды һәм бу эшнең тиз арада уңай төгәлләнүенә шигебез юк, хәерле сәгатьтә булсын!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.