Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Төмәндә Ильясовлар һәм Тимкановлар нәселенең укытучылык стажы 300 елдан арткан

0 844

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында Рәүфә Кангазинаның Ильясовлар һәм Тимкановлар укытучылар династиясе турында мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Ильясовлар һәм Тимкановлар гаиләсенең педагогик династиясе Төмән өлкәсенең Вагай районы территориясендә мәгариф үсешенә зур өлеш керткән төп династия булып санала. Бу гаиләләрнең гомуми педагогик стажлары 300 елдан артык.

Бу династиягә нигез салучы  Рамазан Ильясов  элекке Байкалово районына кергән Кәеш авылында балаларга дини белем биргән. Кызганычка каршы, гаилә архивында аның турында тулырак мәгълүмат сакланмаган.

Династиянең иң күренекле өлкән буын вәкилләренең берсе булып  Әбәйдулла Хөсәен улы Ильясов  санала. Ул Тубыл районы, Күкрәнде авылында туа. Алар гаиләсендә зурларны хөрмәт итү, тәртипле булу, хезмәт ярату, бер-береңә ярдәм күрсәтү кебек сыйфатлар беренче урында тора. Әбәйдулла Хөсәен улы авыл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган мәктәбендә балаларга тарих һәм география фәннәрен укыта, аннары гына Тубыл педучилищесын һәм укытучылар институтын тәмамлый.

Тик Бөек Ватан сугышы башлангач, укытучылык вазифасын ташлап, фронтка китә. 364 укчы дивизия составында ул Ленинград шәһәрендә «Тормыш юлын» саклый. Ике ел дошман пулясы Әбәйдулла Хөсәен улын читләтеп үтә. Әмма 1944 елда барган каты сугышларның берсендә яраланып, ул Баку шәһәренә госпитальгә озатыла.

1945 елның март аенда демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Биредә бөтен көчен һәм тырышлыгын хезмәткә, җәмәгать эшенә бирә. 38 ел балаларны укыта. Вакытлар узу белән аның «Ленинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» сугышчан медальләренә «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» һәм күптөрле юбилейлы медальләр дә өстәлә. Әбәйдулла Хөсәен улы 1992 елның декабрь аенда вафат була.

Әбәйдулла Хөсәен улының тормыш иптәше, коллегасы, алыштыргысыз фикердәше  Мәстүрә Җәләлетдин кызы Ильясова  шулай ук 30 елдан артык укучыларга башлангыч белем бирде. Ул 1925 елда Яркәү районы, Кече Биктәр авылында күп балалы гаиләдә, 4 нче бала булып туа.

1930 елның көзендә Җәләлетдин мулла гаиләсен раскулачить итеп, Тубыл төрмәсенә озаталар. Тиздән әнисе авырып үлеп китә, 24 яшьлек абыйсын «халык дошманы» дип кулга алалар, ул Воркута шәһәрендә вафат була. Аннары аны олы абыйсы үз янына, Салехард шәһәренә алып кайта.

1934 елда Мәстүрә Җәләлетдин кызы 1 сыйныфка укырга керә. 4-7 сыйныфларны ул Байкалово районы, Торбы җидееллык мәктәбендә укый. Авыр тормыш, кыерсыту, түбәнсетүләргә бирешмичә, тырыш, зирәк кыз балачактан укытучы булырга хыяллана. Тубыл педагогия училищесына укырга кереп, 1944 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, Акманай, Алга, Биктәр, Сәет башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1948 елдан башлап Мәстүрә Җәләлетдин кызы Күкрәнде җидееллык мәктәбендә рус теле һәм биология дәресләрен укыта, соңыннан үз белгечлеге буенча эшли. 1951 елда коллегасы Әбәйдулла Хөсәен улы белән гаилә корып, 41 ел бергә тату яшәп, 2 кыз — Әлфридә белән Маһинурны үстерәләр. Мәстүрә Җәләлетдин кызы 2014 елның 9 маенда 89 яшендә вафат була. Әбәйдулла Хөсәен улының сеңлесе  Хәкимә Ильясова-Тимканова  1942 елда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, юллама буенча Күкрәнде, аннары Вагай районы, Олы һәм Кече Кундан авылы мәктәпләрендә эшли. Сәләтле укытучының тормыш юлы кыска булып, ул укучыларының күңелендә кешелеклелеге, белемлелеге белән тирән эз калдырып, 35 яшендә генә үлеп китә.

Аның тормыш иптәше  Зиннур Җамал улы Тимканов  та гомерен яшүсмерләрне тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлады. Зиннур Җамал улы энесе Мәхмүт белән Тубыл татар педагогия училищесын уңышлы тәмамлыйлар.

Укытучы һәм сугыш. Бу ике төшенчә арасында нинди охшашлык булырга тиеш соң, диярсең дә, әмма дәһшәтле 1941 елны бу ике укытучы кулларына корал алып, илебезне, якыннарын, укучыларын фашистлар тырнагыннан коткарып калыр өчен, фронтка китәләр. Зиннур Җамал улы 1 нче Украина фронты белән бөтен Европаны әйләнеп чыга. Ул танк армиясенең 10 гвардия ирекле танк корпусының 359 гвардия зенит артиллерия полкының элемтәчесе була.

Сугыш кырында күрсәткән кыюлыгы өчен «Кызыл Йолдыз», 2 нче дәрәҗәдәге «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медаль, хәрби билгеләр белән бүләкләнә. Сугыштан исән-сау кайткач, укытучылык хезмәтен дәвам итә.

20 ел Олы Кундан башлангыч мәктәбен җитәкли, лаеклы ялга чыгар алдыннан Вагай районы, Юрмы җидееллык мәктәбендә укыта. Ул 1956 елда Тубыл укытучылар институтын тәмамлый, бераздан Төмән педагогия институтының тарих факультетында белемен чарлый.

Мәхмүт Җамал улы хатыны Хәлилә Аппас кызы  белән элекке Байкалово районына кергән Ләчек авылында лаеклы ялга чыкканчы яшәп, балаларга башлангыч белем бирделәр.

Хәзерге буын династиясенә немец теле укытучысы  Мөнир Зиннур улы Тимканов  карый. Ул 1969 елда Тубыл педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. Армия хезмәтенә хәтле Вагай районы, Усак сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

1971-1988 нче елларда Юрмы мәктәбендә укучыларга немец теле, тарих, география, Совет дәүләте һәм хокук нигезләре фәннәреннән белем бирә. 1989-2015 елларда ул Первомайка урта мәктәбендә немец телен укыта. 51 ел педагогик стаж булдырып, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

«Иң яхшы класс җитәкчесе», «Немец теле дәресләрен әле дә хәтерлим һәм текстларны бик тиз тәрҗемә итәм», «дәресләр бик кызыклы, мавыктыргыч үтә иде, вакытның узганын тоймый кала идек», — дип язалар аның укучылары.

Мөнир Зиннур улының хатыны —  Нәсимә Бәшир кызы Тимканова  да бу династиянең якты бер шәхесе. Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, башта Вагай районының Юрмы мәктәбендә укыта, аннары Первомайка урта мәктәбендә эшләп, 28 ел директор урынбасары вазифасын зур җаваплылык белән башкара. 44 ел педагогик хезмәт стажы белән хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Кызганычка каршы, Нәсимә Бәшир кызы тормыш иптәшен һәм бала-оныкларын тирән кайгыга салып, 2021 елның 14 мартында вафат була.

Бүгенге көндә укытучылар династиясен лаеклы рәвештә кызлары дәвам итәләр.  Зөлфия Мөнир кызы Рафикова  Первомайка урта мәктәбен «5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Тубыл педагогия институтында белем ала. Бүгенге көндә ул Тубыл шәһәренең Н.Лицман исемендәге гимназиясендә укыта. Аның да хезмәтен яратып башкаруы уңышлы нәтиҗәләргә, югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.

Укучылары гына түгел, ул үзе дә төрле ярышларда актив катнашып, белемен, квалификациясен күтәреп тора. Ул — «Минем иң яхшы дәресем» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе, шулай ук «Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-массакүләм эшләренең укыту формалары буенча педагогик хезмәт мастеры» бөтенроссия конкурсының өлкә этабы җиңүчесе һәм зона этабы лауреаты. Хезмәт стажы 20 ел, ул да шулай ук хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Кече кызлары  Руфия Мөнир кызы Тимканова  Первомайка мәктәбен көмеш медаль, аннары Тубыл педагогия институтының чит телләр факультетын Кызыл диплом белән тәмамлый. Үзенең педагогик хезмәт юлын ул Санкт-Петербург дәүләт сервис һәм икътисад университетының немец теле кафедрасында өлкән укытучы буларак башлап җибәрә. Биредә ул аспирантурада укып, галимә дәрәҗәсен ала. Бүгенге көндә гаиләсе белән Берлин шәһәрендә яши. Үзенең һөнәре буенча Германия илендә яшәүче һәм эшләүче башка дәүләт гражданнарына чит телләр укыта.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы за сутки задержали двух без вести пропавших граждан и правонарушителя

В Туве офицер спецназа Росгвардии стал гостем радиорубрики «Всегда на страже»

РЕН ТВ: Экс-бойфренд убил 14-летнюю девочку в Ростовской области

Росгвардейцы Тувы провели день открытых дверей в Пий-Хемском районе

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.