Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Республика көне: гармунчы Тямаев, яңартылган 175 гимназия, мотоциклдагы Миңнеханов

0 168

Бу көнне күп кенә яңа объектлар ачылды. Шулар исәбендә — Казанның 175 гимназиясе.

Бүген Рөстәм Миңнеханов яңартылган 175 гимназиядә булды. Май аендагы фаҗигале вакыйгалардан соң гимназия ябылган иде. Президент анда капиталь ремонт уздырырга фәрман биргән иде. Миңнезанов уку йортында булды, актлар залын, ашханәне, спорт мәйданчыгын, бассейнны карады. Мәктәпнең тышкы һәм эчке кыяфәте тулысынча үзгәргән. Ишегалдында 11 майдагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган хәтер бакчасы оештырылган. Ә 8 класс балалары атып үтерелгән сыйныф юк, аның урынында ачык мәйданчык.

Миңнеханов капиталь ремонтка зур бәя бирде. Кызыклы проект кулланылган, аны киләчәктә дә кулланырга кирәк, диде ул. Президент укытучылар белән дә очрашты һәм уку йортына һөҗүм вакытында үзләрен дөрес тотканнары өчен рәхмәт әйтте. Сез үзегезне батырларча тоттыгыз, мин сезнең барыгызны да каһарманнар дип саныйм, диде ул. «Без бу фаҗигане беркайчан да онытмаячакбыз. Әмма киләчәк белән яшәргә кирәк. Биредә искиткеч коллектив, бик яхшы мәктәп», — диде Президент.

Бу мәктәптә 1037 укучы укыган. Быел 1054 укучы укыячак. 1 сентябрьгә беренче классларга 145 укучы килә.

Ачылган объектлардан шулай ук Казансу яр буендагы ике мәйданчыкны атарга була. Алар — Милли китапханәдән Миллениумга кадәр аралык. Икенчесе — Кремльдән Киров дамбасына кадәр мәйданчык.

Тагын бер объект — МЧС торак комплексы. Бу төзелеш, озакка сузылып, өлешләп төзүчеләрне үз вакытында шактый шөбһәгә салды. Президент ярдәме белән бу бина ачылды.

Республикада «Безнең ишегалды» проекты да дәвам итә. Бүген шундый ишегалларының берсе ачылды. 7 шәһәр хастаханәсе артындагы күл тирәсендәге яңартылган мәйданчык та бүген рәсми рәвештә ачылды.

Президент «Таткультфест» музыка фестивалендә катнашты һәм ипподромдагы ат чабышын карады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов байкерлар колоннасын җитәкләде. Ул Кремльдән ипподромга кадәр мотоциклда барды.

«Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе парадын быел Фирдүс Тямаев алып барды.

Тямаев Бауман урамындагы роботларны да татарча биетте.

«Печән базары» фестивалендә быел да театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде.

«Милли кием» фестиваленә Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмабетова үзенчәлекле флешмоб белән чакырды.

Казанда Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачылды. Чара бик зурдан узды — анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кави Нәҗминең Татарстан язучылар берлегенең беренче рәисе булуын искә алды. «Кави Нәҗми XX гасыр татар әдәбиятының иң күренекле шәхесләренең берсе иде, ә Сәрвәр Әдһәмова бик күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән», — диде ул.

РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой үзенең видеомөрәҗәгатендә бу тантананың бөтен Россия мәдәнияте өчен мөһим булуын әйтте. «Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың иҗади бердәмлеге — уникаль күренеш. Алар икесе дә дөнья классикасын татар теленә тәрҗемә иткән. Алар ил әдәбиятына зур өлеш керткән», — ди ул. Ачылуга Кави Нәҗминең оныкчыгы Константин Колпаков та килгән иде, ул Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

XIII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында беренче урыннарга Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче коллективлар лаек булды. Фольклор ансамбле буларак, Башкортстан Республикасының Яңа Балыклы, «Туганай» фольклор коллективы беренче урын алды. Җитәкчесе: Люция Вафина; Вокаль ансамбль буларак, Чиләбе өлкәсе Нязепетровский районы Арыслан авылыннан «Ләйсән» халык фольклор ансамбле җиңүче. Җитәкчесе: Роза Мөхәрәмова; Инструменталь ансамбль буларак беренче урында — Төмән өлкәсенең «Чыңгыз-Тура» коллективы. Җитәкчесе: Зилә Йосыпова.

Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы искәртелгән иде. «Без тарихи-мәдәни мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәрчак игътибар үзәгендә», диелгән иде анда. Татарстан Президенты Инстаграмда «Казан» бию ансамбленең видеосын урнаштырып та халыкны котлады.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.