Август путчына 30 ел тулды
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Югары дәрәҗә биләгән берничә түрә моннан 30 ел элек илне саклап калу һәм Президент Михаил Горбачевны хакимияттән читләштерү омтылышы белән СССРда Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) оештыра, әлеге дата тарихка Август путчы буларак кереп кала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Вице-президент Геннадий Янаев, Премьер-министр Валентин Павлов, эчке эшләр министры Борис Пуго, оборона министры Дмитрий Язов, Дәүләт иминлеге комитеты рәисе Владимир Крючков, оборона Советы рәисенең беренче урынбасары Олег Бакланов, Крестьяннар берлеге рәисе Василий Стародубцев, Дәүләт предприятиеләре, сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә объектлары ассоциациясе президенты Александр Тизяков җитәкчелегендә Мәскәүгә гаскәрләр һәм хәрби техника кертелә.
Путчта катнашучылар Кызыл Пресня яр буендагы Югары Совет йортын һәм РСФСР Хөкүмәте бинасын яулап алырга һәм Горбачевны хакимияттән читләштереп, СССРны саклап калырга омтыла.
Ул чагында дәүләт түнтәрелешенә Борис Ельцин чик куя, ул көрәштәшләре белән яңа Россияне яклап кала һәм тиздән Президент кәнәфиенә утыра.