Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Тарихчы Нурулла Гариф: «Бер хатын белән сүгенмичә 36 ел яшәп кара әле син!»

0 85

Бервакыт Пензага фәнни конференциягә барганда Нурулла Гариф белән танышкан идем. Ул — тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнеп, китаплар язучы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенге көндә авыл мәктәбендә физика укытучысы. Физика укытучысының археология белән шөгыльләнүе, татар тарихын тирәнтен белүе, өендә шәхси музеен булдыруы миндә гаҗәпләнү уятты. Үзе дә бер чакыргач, мөмкинлек тууга, мин Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында яшәүче Нурулла Гарифка кунакка киттем.

Нурулла абыйның йорты җиләк-җимеш бакчасы ягыннан ике катлы борынгы бинага терәлеп тора. Кызыл кирпечтән салынган бинага «Зәйнетдин углы Шәрәфетдин бай йорты. 1907» дигән элмә такта кагылган. Ул заманында Нурулла Гарифның бабасының атасы йорты булган. Хәзер хуҗаның оныклары аны шәхси музей итеп саклый.

— Бабайлар бу өйдә 12-13 ел гына яшәп калганнар. Революциядән соң йортны алардан тартып алганнар да, астагы катта төрмә ясаганнар. Вакытында салым түли алмаучыларны шушында алып килеп япканнар. Без бәләкәй чакта моның бер ягында укытучылар тора иде, икенче ягын медпункт буларак кулландылар, — дип, Нурулла абый әлеге йорт белән таныштыра башлады.

Без музейга үттек. Биредә экспонатлар төрле чорларга бүленгән. Түрдәге бүлмәдә Габдулла Тукай заманында кулланышта булган агач чемоданнар, йорт җиһазлары, тастымаллар саклана. Алар арасында 1917 елгы революциягә кадәр Париждан кайткан көзге, 1869 елгы сервант, өстәл, урындык бар. Өстәл астында акча саклау өчен тартма да яшеренгән. Байлардан калган җиһазларның күбесе кара төстә булганына игътибар иттем. «Кара байлар» дигән төшенчә байларның өйләрендәге җиһазларның төсе белән бәйле булмадымы икән дигән сорау туа.

Икенче бүлмәнең бер почмагында бозлык чорына, таш, бронза, тимер гасырларга караган әйберләр саклана. Музей хуҗасы чуерташны кайрап ясалган балталар, пычаклар күрсәтте. Таш пычак шулкадәр үткен — чамаламыйча маташсаң, кулны яраларга да мөмкин. Нурулла абый әлеге коралларга якынча ун мең ел дип аңлата. Аларның барысы да Балык Бистәсе районында табылган.

Бераз читкәрәк киткәч, күгәреп беткән, почмак формасындагы уракларга күз төште. Аларга якынча 750 ел икән. — Бу уракларның барысы да бер урында табылды. Галимнәр аларны татар ураклары дип атый. Алар камылны кисәргә түгәрәк уракка караганда уңайлырак булган. Болар — дәүләт музейларында да булмаган чын хәзинә, — ди Нурулла Гариф.

Шул ук бүлмәдә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына туры килгән әйберләр саклана. Болгар чорына караган табылдыклар аерым игътибарга лаек. Алар арасында хатын-кызларның бизәнү әйберләре, зәркән эшләнмәләр, тәңкәләр, балчыктан эшләнгән чүлмәк кисәкләре күп.

— Болгар чорында безнең халык бай яшәгән. Тормыш җитеш булганда гына хатын-кыз бизәнә алган. Болгар чорына хас зәркән эшләнмәләр күп табылды. Аяк киемнәре күннән булган. Күн аяк киеменә беркетелә торган тимер үкчәләр чыкты.

Витриналарның берсендә элеккеге үлчәү берәмлекләре урын алган. Аларның иң кечкенәсе «мыскыл» дип аталган. Аның авырлыгы — 4 грамм. Кешене кимсетү икенче төрле мыскыл итү дип атала. Нурулла абый бу сүзнең иң кечкенә үлчәү берәмлегеннән килеп чыкканын әйтте. Киләсе берәмлек — кадак. Аның авырлыгы 400 грамм. Аннан соң 16 килограммлы пот китә.

Мәктәп укучылары аеруча иске акчалар, кылычлар, XX гасыр башында кулланышта булган пистолетлар белән кызыксына икән. Пугачев явыннан калган кораллар, ук очлары да малайлар өчен кызыклы. Экспонатлар санап киткәннәр белән генә чикләнми. Монда һәр чорның үз ядкәрен табарга мөмкин.

«Музейны карарга көн саен диярлек кеше килә»

— Татарстанда хәзер шәхси музейлар күбәя. Миннән ерак түгел генә — «Камаз» юлында «Самавыр янында» дигән шәхси музей, Теләчедә «Туган авылым» рестораны хуҗасының музее бар. Кеше аларга килә, кызыксына. Мин киләчәктә дәүләт һәр районда, авылда музей тотмас дип уйлыйм. Бик әһәмиятлеләре генә калыр. Хәзер авылларда музейлар бетеп бара, мәктәпләрдә дә кими, чөнки аңа ставкалар бирелми. Аларның әйберләре теләсә кая таралып бетә.

Без, шәхси музей тотучылар, фондны гел баетырга тырышабыз, без гел эзләнүдә. Беркем алдында хисап та тотасы юк. Мин, мәсәлән, үзебезнең җирлектә кулланышта булган экспонатларга өстенлек бирәм, чөнки алар күңелгә якын. Райондашлар да әйберләрен миңа ышанып тапшыра. Анда әти-әнинең, әби-бабайның, авылдашларның әйберләре сакланганга күрә, музей миңа бик кадерле. Кайбер җиһазлар белән үзебез дә кулланган. Мин һәр әйбернең исемен, көнкүрештә ничек, кайчан кулланылуын язып, китапка теркәп барам.

Музейны карарга көн саен диярлек кеше килә. Берәр бәйгедә катнашу өчен материал тупларга ярдәм сорап та, кызыксынып та мөрәҗәгать итәләр. Андыйлар арасында китапханәчеләр, татар теле, тарих укытучылары, мәктәп балалары аеруча күп. Күптән түгел язучы Фәүзия Бәйрәмова булып китте. Кызыксынган кешегә теләсә кайсы вакытта экскурсия ясыйм. Аның өчен акча сораганым юк, — дип сөйли Нурулла Гариф.

Мин исә, көн саенга киткәч, бушка эшләгән кебек булмыймы дип кызыксынган идем, ул: «Кунак музейга экспонат булса да тотып килә инде үзе», — дип, елмаеп кына куйды.

Быел Яңа Сала авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — 41нче ел балалары» әсәре буенча кино төшерергә җыенганнар икән, ләкин актерларга кием табып булмагач, эш ул якта барып чыкмаган.

— Елап эзләсәң дә, иске кием юк. Хәзер үзем иске телогрейкалар, кирза итекләр, пальтолар, хәрби киемнәр җыя башладым. Кеше яңа йорт төзегәч, искесеннән әйберләр кертергә теләми. Шулай итеп, кайчандыр кулланышта булган җиһазлар югала бара. Мин кайвакыт авыл кешесенең әтисе гомер буе эшләгән балтасын, пычкысын металл җыючыга биреп чыгаруына шаккатам. Әти-әниең кулына тоткан, шуның белән эшләп, сине туендырган корал кадерле булырга тиештер бит?! Әниләрнең шәлләре, киемнәре, дога китаплары җанга якын түгелме? — ди Нурулла абый.

«Шәхси музейны балконда да ясап була»

— Үзенең шәхси музеен һәркем булдыра ала. Күңелгә якын булган иске әйберләрне гараждамы, сарайдамы, чормадамы җыярга була. Аларны үзебез сакламасак, бар нәрсә дә юкка чыгып бетәчәк. Һәр халык үзен сакларга тырыша. Нишләп безгә дә үзебезне сакламаска әле? Татарча китаплар, әлифбалар, матур язу үрнәкләре болай да аз данәдә чыккан. Мирасыбызны киләсе буынга ничек тә тапшырасы иде.

Һәр өйдә чорма бар. Ул, гадәттә, буш тора. Соңгы илле ел эчендә күпме аяк киеме генә алышынды. Һәр чорга хас берәр парын чистартып, чормага менгереп куйсаң, илле елдан ул тарихи экспонатка әверелә. Әтиләр кигән кирза итекләрне, әниләр кигән бизәкле чүәкләрне, безнең яшь чактагы кедаларны елап эзләсәң дә табып булмый хәзер. Тарихи кино төшерә башласалар да, әйбер таба алмыйча интегәләр. Яңадан теккәне барыбер икенче була инде.

Булган әйбер ашарга сорамый бит. Стенага кадак кагасың да, элеп куясың. Аларның хуҗалыкта кирәге дә чыгып куя. Мәсәлән, халыкта онытылып барган чалгының гел кирәге чыга. 30-40 ел узгач, кадак та табып булмаячак, чөнки күпләр хәзер аны сатып алмый, шөреп кенә куллана.

Авылда мал өенме, иске өеңнеме иске әйберләрдән киендереп куйсаң, анда күңелең гел тартып торачак, чөнки ул сине балачагыңа кайтара. Кешенең күңел байлыгы балачак хатирәләреннән башлана. Яшь вакытта үткән заман турында уйламыйсың ул. Хәзерге яшьләр безнең яшькә җиткәч, бездән дә миллирәк булачак, борынгы әйберләргә безгә караганда күбрәк сусаячак, — ди Нурулла Гариф.

Героебыз шәһәр өендә дә музей почмагы ясау ысулы белән бүлеште.

— Балконыгызның бер почмагына бәләкәй генә өстәл урнаштырасыз. Аңа самавыр, ашъяулык, Аятел көрси, матур савыт, күңелгә якын бер-ике башка төрле әйбер куясыз. Шул почмак авыл һәм балачак хатирәләрен саклап торачак. Бер эч пошканда балконга чыксагыз, күңел булып керәчәк, — дип киңәш бирә Нурулла Гариф.

«Миндә миллионлаган фотография саклана»

Нурулла Гарифтән борынгы әйберләрне кайчан җыя башлавы белән кызыксындым.

— Мин моңарчы Биектау районында яшәдем. Туган ягыма кайтканыма биш-алты ел гына әле. Монда кайткач кына бу эшкә ныклап керештем. Болай кырык ел буе үземә кадерле булган әйберләрне саклап киләм. Музейга экспонатлар җыйганны белгәч, хәзер миңа танышлар күп әйберне үзләре алып килә. Металл җыючылар да, борынгырак җиһаз очратсалар, миңа китерә. Әйберне сатып алырга тырышмыйм, чөнки мин аларны үзем өчен җыймыйм, беркая да алып китмим. Алар авылда калачак. Минем бары тик иске әйберләрне җыеп, саклап, дөньяга чыгарып калдырасым килә.

Безнең шәхси әйберләр дә вакыт узгач экспонатка әвереләчәк. Кеше уртача җитмеш ел яши, ә монда ике мең еллык әйберләр саклана. Музейлар ярдәмендә без озын чорны яшибез, кешенең төрле яшәү этапларын күрәбез. Кеше гомере үткән көннәре белән түгел, ә күргәне, белгәне белән үлчәнә. Тарихи мирас кешенең гомерен озайта, бизи, баета.

Кая гына барсам да, мин үзенчәлекле әйберләрне фотога төшерергә яратам. Матур капкалар, тәрәзә яңаклары күрсәм, берәр агач остасының эш урынына тап булсам, фотога төшерәм. Миндә миллионлаган фотография саклана. Түрәләрнең эш өстәленә дә игътибар итәм. Элеккегеләрендә Ленин бюсты, карандаш, авторучкалар, зур счет тора иде. Аннары телефоннар, компьютер заманасы китте. Хәзергеләрендә компьютер да тормый инде. Җитәкченең эш өстәле сурәте — үзе бер тарих, — дип сөйли Нурулла Гариф.

«Бер хатын белән сүгенмичә 36 ел яшәп кара әле син!»

Мондый музейны булдыру өчен вакыт кына түгел, чыгымнар да кирәк. Төзелеш материалларының бәясен исәпкә алып, мин Нурулла абыйның бу мавыгуына өйдәгеләр ничек каравын сорадым.

— Пыяла шкафларны 32 мең сумга сатып алдым. Әле минем планнар зур. Музейны зурайтырга исәп бар, чөнки анда куелмыйча калган әйберләр дә шактый. Акча дигәннән, мин бит аны аракыга, тәмәкегә сарыф итмим. Хатын әйбәт булды минем. Аллага шөкер, 36 ел буе матур гына яшибез. Минем аңа орыну түгел, сүгенгән дә юк. Тагын шулай 14 ел яшәсәк, бәлки Гиннессның рекордлар китабына да кертерләр әле дип уйлап йөрим. Бер хатын белән сүгенмичә 36 ел яшәп кара әле син! Аның каравы, тыныч мохиттә үскәч, балалар тәртипле булды. Алар бездән акча сорамый, үз тормышларын үзләре алып баралар. Әнә, оныклар чабып йөри. Кешегә тагын нәрсә кирәк? Кеше бит үз картлыгын үзе әзерли, үз дөньясын үзе матурлый, — дип җавап бирде ул.

«Борынгы Чаллы җирлегеннән XI гасыр әйберләре чыга»

Нурулла Гарифнең кандидатлык диссертациясе Балык Бистәсе районында урнашкан Борынгы Чаллы җирлеген өйрәнүгә багышланган. Әлеге җирлек бүгенге көндә федераль тыюлык булып санала. Татарстанда археологик һәйкәлләр саны биш меңгә якын булса да, федераль тыюлык статусында булганнар бишәү генә икән. Очрашу уңаеннан Чаллы тыюлыгының әһәмияте белән дә кызыксындым.

— Анда XI гасыр әйберләре чыга һәм ул 1183 елда искә алына. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында да яшәгән. Казан алынганнан соң, өч ел башкала булып торган. Иң мөһиме — анда йортлар төзелми. Дүрт йөз ел буе сукалана ул, ә җир астындагы бар әйберләр дә саклана. 500-700 ел элек көнкүрештә булган әйберләр анда шул килеш ята. Җир астында бик зур тарихи мирас саклана. Анда авыл булса, базлар казып, культура катламын болгатып бетергән булырлар иде.

Аны археологлар ун еллап казыды. Үзем дә өч ел буе казу эшләрендә катнаштым. Борынгы Чаллы шәһәре буенча ике китап чыгардым. Анда дәүләт рөхсәтеннән башка казырга ярамый. Бүгенге көндә ул җирдә бер фермер атлар тота. Атларның археологик мираска зыяны юк. Кыскасы, ул шулай казылмыйча сакланырга тиеш, — дип аңлата Нурулла Гариф.

«Укучы бала Татарстанда үскән кырык агачның унысын да белми»

Шактый озак вакыт сөйләшеп утырганнан соң Нурулла абый бакчасына алып чыкты да, бер хыялы белән уртаклашты.

— Минем бакча башында инеш ага. Шуның янында имән, каен, зирек, тал, тополь, чыршы, нарат, миләш, берничә төр балан утырттым. Аларны арттырырга да исәп бар.

Татарстанда кырыклап агач үсә, ә мәктәптә укучы бала шуларның унысын да белми. Республикада берәр урында булса да 5-6 гектар җиргә бөтен төр агачны утыртып, аллея ясасыннар иде. Һәр үсемлек янында мәгълүматы да булса, балалар аларны белеп үсәр иде. Көз көне һәр төр агач үзенчәлекле төскә керә. Бу урын искиткеч матур булачак. Акчасы булган берәр бай шушыны эшләп калдырсын иде, — диде ул.

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

В Кызыле росгвардейцы обеспечили безопасность горожан во время празднования Дня города

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.