Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Йортыбыз януы турында авыл төркеменнән укыдык» - Арчада авыл мулласының йорты янган

0 105

Корылык хөкем сөргән бу җәйнең хәвеф-хәтәре бик күп булды. Республикада чыккан янгын очраклары ничәмә-ничә гаиләне йорт-җирсез калдырды. 

9 август төнендә Арча районы Шура авылында чыккан янгын да авылның хөрмәтле мулласы Илдар хәзрәт Шәмәрдәновның йорты, мунчасы һәм каралты-курасын юк итә. «Кызыл әтәч» күршедәге кеше яшәми торган тагын ике хуҗалыкның сарай һәм мунчаларына да җитешә. 

«Өй ишеген ачсам, веранданы ялкын камап алган»

Илдар хәзрәт Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөри. Сессиясе башланганга, ул тормыш иптәше Әлфинур ханым белән кичтән Казанга киткән булган. Йортта хуҗа булып җәйге ялга кайткан кызлары белән кияүләре, ике кечкенә оныклары һәм тәрбиягә алган уналты яшьлек инвалид уллары калган.  

Илдар хәзрәт белән Әлфинур ханым йортлары януы турында авылның ватсап төркеменнән укып белгәннәр. Әлеге хәлләр турында Әлфирур апа белән сөйләштек.

«Без инде йокларга яткан идек. «Илдар хәзрәтнең йорты яна, авылдашлар, уяныгыз», — дип хәбәр килде. Мин куркуымнан калтыранырга тотындым. Балаларым исән булса гына ярар иде дип уйладым.

Илдарның энекәше Казанга йөреп эшли. Алдагы көнне ул да килгән генә иде. Аңа шалтыратып, тиз генә җыенып, авылга кайтып киттек. 

Кызым ятар алдыннан төрле салатлар ябып йөргән. Соңыннан ишегалдына чыгып, бөтен җирне әйбәтләп караган. «Барысы да тәртиптә иде, бернинди шикләнерлек әйбер дә сизмәдем. Кереп яту белән борыныма төтен исе килеп керде. Өй ишеген ачсам, веранданы ялкын камап алган, бөтен җир утта. Йокылы-уяулы килеш нишләгәнемне дә аңышмадым, каушадым. Янгын булгач, су сибәргә кирәк дип кенә уйлый алдым. Урамга йөгереп чыгып, шланг белән су сиптерә башладым. Шул вакыт кисәк айнып киттем, балаларым, иремнең өйдә йоклап ятулары исемә төште. Шлангны ташлап, аларны уяттым», — ди кызым. 

Ир кеше барыбер ир кеше инде. Кияү аңлап эш иткән. Башларын аска идереп, берәм-берәм балаларны урамга чыгарган. Майка-трусиктан гына булганнар, гөлкәйләрем. Янгынны күргән күршем йөгереп чыгып, барысын җыеп, өенә алып кереп киткән», — ди Әлфинур ханым.

«Әллә кайчан чыгарып ташлыйсы суыткыч булган»

Янгынны верандадагы иске суыткычтан чыккан дип фаразлыйлар. 

«Янгын чыгарлык башка сәбәп күрмибез. Чөнки өебездәге бөтен электр чыбыклары, көнкүреш техникалары яңа. Верандада йортның элекке хуҗаларыннан калган бер иске суыткыч тора иде. Аның чыбыклары иске булганга, изолента белән әйләндереп алынган урыннары да бар. Шул чыбыктан берәр очкын чыккандыр, дибез. Әллә кайчан чыгарып атасы калган да аны, югыйсә…

Верандабыз эссе вакытта аш бүлмәсе ролен үти. Өстәл-урындыклар, азык-төлек, чүпрәк-чапрак та күп иде анда. Башта тактадан ясалган шул веранда янып бетте. Аннан йортка күчте. Йорттан түбәләре шифер белән ябылган сарайга үрләде. Ул шифер яна-яна әллә кайларга кадәр оча икән. Күршеләрнең сарайларына да күз ачып йомганчы сикерде. 

Үзебез мал-туардан тавыклар гына тотабыз. Төнгә лапасны бикләп куя торган идек. Тавыкларым барысы да янып бетте. Күршеләрнең лапасына кереп, кызым аларныкын чыгарырга өлгергән», — ди Әлфинур ханым.

Янгынны башында тотып калсаң, җиңеп була әле. Ләкин ул бер көч җыеп тарала икән, тиз генә туктатам димә инде син. Ә бу очракта янгынның шундый зур зыян китерүе авылда тиешле күләмдә су булмау белән дә бәйле. 

«Янгын вакытында ут белән газны сүндереп куйдылар. Ут булмагач, урам буйлап су да булмады. Халык якындагы чишмәдән чиләкләп су ташыды. Авылыбыз янәшәсендәге буадан да алып килделәр. Аннары авылның иң теге очындагы урамда утны кабызып, кешеләр шуннан чиләк-чиләк су алып килеп сиптеләр. Авылдашларымның барысына да рәхмәтләр яусын. Олысы-кечесе бер булып, аз булса да ярдәм итәргә тырыштылар», — ди Әлфинур ханым. 

Хәбәр иткәннән соң 40 минут узгач кына килеп җиткән янгын сүндерү машиналары төп көчне күрше-күләннең ихаталарын саклауга куйган. 

«Тәрбиягә ике бала алып үстердек»

Илдар хәзрәтнең тормыш иптәше Әлфинур ханым һәм тәрбиягә алган ике улы белән туган авылына кайтып төпләнгәненә әле 3 ел гына икән. Нык нарат бүрәнәләрдән салынган әлеге йортны бик яратып сатып алганнар. 

“ Без хәзрәт белән 30 ел Чаллыда яшәдек. Илдар гомер буе «Камаз”да эшләде. Башта малосемейкада, аннары өч бүлмәде фатирда тордык. Кызыбыз белән улыбыз укып бетереп, чыгып киткәч, өйнең яме бетте. Шуңа балалар йортыннан 3,5 яшьлек бер сабыйны тәрбиягә алдык. Аңа иптәшкә тагын бер инвалид бала алырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдек. 4 яшьлек ул бала урын өстендә ята иде. Аны да карап үстердек.

Кызыбыз гаиләсе белән Казанда, малай гаиләсе белән Кытайның Шанхай шәһәрендә яши. Без бу йортта җәй көне генә яшәрбез дип уйлаган идек. Авылның мулласы булмагач, Илдарга бу җаваплы вазифаны йөкләделәр.

3 ел гына яшәп калдык йортыбызда. Су кертеп, өр-яңа җиһазлар алып, матурлаган идек. Баз тулы кышлыкка дип ясап куйган кайнатма, салатларыбыз калды. Бер нәрсәне дә чыгара алмадык. 

Кичә карыйм, чәч тарарга тарагым юк, ышанасызмы… Әле ярый авылыбызның кибете бай. Өчебезгә дә алмаш эчке киемнәр, носкилар барып алдым.

Йорт урынында авыл халкы ярдәме белән өмә ясадык. Төне буе сүндердек, көне буе чистартып, урынын җир белән тигезләдек. Авыл советы техника белән ярдәм итте», — ди Әлфинур апа. 

«Балаларың исән, ә син еламакчы буласың…»

Хуҗабикә бик борчылса да, балаларының исән-имин булуына сөенә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. 

«Өй ягына бик карамаска тырышам. Карасам, күңелем тула. Ә кабат: «Оятсыз хатын, җирбит, балаларың исән бит! Ә син еламакчы буласың монда», — дип үземне сүгеп атам. Үземне кулда тотарга тырышам.  

Илдар да бик кайгыра. Күпме хезмәте кергән хәләл малларыбыз бит. 

Әмма диндә булуыбыз бик ярдәм итә. Авыр булса да, башны ташка бәрмисең. Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте — тормыш. Шушы янгында берәр мәет булса, нихәл итәр идең дип уйлыйм», — ди ул. 

Әлфинур һәм Илдар Шәмәрдәновлар әлегә хәзрәтнең туып-үскән йортына сыенган. Анда Илдар абыйның энесенең хатыны үзе генә яши. Абыйсы кайтып-китеп кенә йөри икән. 

Гомер буе җыйган мал-мөлкәтеңнән колак кагу бик зур кайгы, әлбәттә. Ләкин Ходай баш исәнлеге бирсен. Шәмәрдәновлар гаиләсенең дә әлеге хәсрәткә бирешмичә, тизрәк оялы булуларын телибез.

Борчу килгән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Илдар хәзрәтнең телефон номеры: 89179106849 (Сбербанк), Әлфинур ханымның телефон номеры: 89274577023 (Сбербанк).





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.