Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән
0
36
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе һәлакәт булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, авария кичә кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән. «Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.