Татарстанда агулы тарантул табылган - фото
0
307
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән көньяк рус тарантулы Нурлат районында очраган. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының инстаграмдагы сәхифәсендә шул турыда хәбәр ителә.
Фотода сурәтләнгән бөҗәк кеше кулында шактый зур булып күренеп тора. Ул кулга ныклап ябышкан.
«Тарантул — агулы бөҗәк. Ул тешләгән урын бик авырта һәм шешә. Сак булыгыз», диелә бу хәбәрдә.