Тышкы эшләр министрлыгы Рейхстагка беренче флагны элгән Булатов хакында хәбәр итте
0
132
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министрлыгының инстаграмдагы сәхифәсендә 1945 елның 30 апрелендә Рейхстагны штурмлый башлау һәм бина фасадына беренче Кызыл байракны урнаштыручы 150 нче укчылар дивизиясенең 674 нче укчылар полкының сугышчылары Рәхимҗан Кошкарбаев һәм Григорий Булатов турында пост чыкты. «Рейхстаг баскычларыннан күтәрелгән беренче сугышчылар арасында 20 яшьлек лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев һәм 19 яшьлек кызылармияче Григорий Булатов була. Алар үзләре белән кулдан ясалган флаг — алсу төсле тукыма куелган флагшток алып менә. Дивизиянең хәрби журналында язылганча, 14.25 сәгатьтә алар бинаның үзәк өлешенә таба шуышып баралар һәм төп керү юлының баскычында кызыл флаг урнаштыралар», диелә бу хәбәрдә. Тышкы эшләр министрлыгы постында аңлатылганча, бу — азат итүче сугышчылар Рейхстагка урнаштырган беренче байрак. Аннары төнлә белән лейтенант Берест, сержант Кантария һәм кызылармияче Егоров фашистлар өненең нәкъ өстенә Җиңү Байрагын урнаштыра. Рейхстагны алгандагы батырлыгы өчен Рәхимҗан Кошкарбаев һәм Григорий Булатов Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнә. Кошкарбаевка туган иле Казахстанның Акмулла өлкәсендә һәм Нур-Солтан шәһәрендә, Булатовка Киров шәһәрендә һәйкәл куелган, диелә хәбәрдә. Казахстанның «Казинформ» агентлыгы да Россия Тышкы эшләр министрлыгының Рәхимҗан Кошкарбаев һәм Григорий Булатов батырлыгы турында язуын хәбәр итте. Киров өлкәсендә Григорий Булатовны Рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып кадаган солдат буларак хөрмәтлиләр. « Интертат » сайтында шул хакта мәкалә чыккан иде.