Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Урман кисте кызлар...

0 574
Урман кисте кызлар...
Ә өйдә берсенә алты, икенчесенә өч яшь тулар-тулмас ике бала — апам белән мин. Без икебез дә, өстәвенә җитмешне тутырып килгән әби дә, тамак шеше белән авырыйбыз. Әни шуңа бәргәләнә, чарасызлыктан тилмереп елый икән. Районнан килгән вәкил, үз күзләре белән өйдәге хәлне күргәч, ничектер йомшарды, әни бу юлы урман кисәргә китмәде. Үз-үземне белә башлагач үзәкләремне өзгән беренче хатирәм бу. Әниемнең: «Кая барыйм, нишлим?» дигән үзәк өзгеч тавышы. Еллар үтеп, Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның урман кискәндәге фидакяр тырышлыкларын, башларына төшкән ачы газапларын күрсәткән бик күп тарихи документларга да юлыктым мин. Шуларның берсендә болай дип әйтелә: «Горький, Киров, Казан, Ярославль, Калинин, Октябрь, Пенза һәм башка тимер юлларны кирәк кадәр утын һәм агач материаллары белән тәэмин итәр өчен, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 3590 кеше һәм 1670 баш ат җибәрергә тиеш… Бу эшкә күбрәк хатын-кызлар һәм фронтка яраклы булмаган ирләр тартылсын». Датасы — 1942 елның 12 феврале. Аңа СССР юллар наркомы Лазарь Каганович кул куйган. Татарстан бу боерыкка буйсынмый кала алмый, әлбәттә. Дошман Мәскәүгә килеп җитүгә, безнең Татарстан иң якын тылга әйләнә, фронт заказларының күбесе монда үтәлә. Ә аларны фронтка ташыр өчен паровозларга күпме утын, Казанның үзендә эшләнгән хәрби самолетларга күпме фанера һәм башка материаллар кирәк. Агачка булган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен Татарстанда оештырылган 12 урман хуҗалыгы эшенә эшче кулларны кайдан алырга? Эшкә яраклы ирләрнең барысы да фронтта ич! «Урман эшенә кеше җыю, авылдан чыгып китүләр әле дә онытылмый» Соңгы елларда мин сугыш вакытында урман кисүче хатын-кызлар турында байтак истәлекләр җыйдым. Шуларның берсе — Әтнә районы Күәм авылыннан Котдус Мортаза улы Мостафин сөйләгәннәрдән. «Сугыш елларында Әтнә һәм Кызыл юл районнарына Казан шәһәрен утын белән тәэмин итү бурычы йөкләтелгән иде. Утынны Мари Республикасының Шелангер урманына барып кисәргә кирәк. Безнең Күәм авылы (К. Маркс исемендәге колхоз) 12 бригадалы, һәрберсеннән 2шәр ат җибәрелә. Алар киселгән агачны урманнан алып чыгып торырга тиеш. 20–25ләп хатын-кыз. Бер кеше — пычкы кайраучы, бер кеше — бригадир. Боларның һәркайсына авыл Советына чакырып районнан килгән махсус мобилизация кәгазе тоттыралар. Ул кәгазь Дәүләт Оборона Комитеты исеменнән җибәрелгән һәм анда язылганнар үтәлмәгән очракта, сугыш чоры законнары буенча һәркемнең җавапка тартылуы кисәтелгән. Колхоз кеше башына бер көнгә бер кило бәрәңге, атларга печән бирә. Күп вакыт ул өшегән бәрәңге була әле. Урман эшенә кеше җыю, авылдан чыгып китүләр әле дә онытылмый. Авыл кара кайгыга бата… Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч юк бит әле. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше чиксез иде. Барып җитәбез. Билдән кар ерып, хатын-кыз урман кисә. Һәр кеше 4–6 кубометр утын кисәргә тиеш. Нормада шулай каралган. Өс-баш та юк ул чакта, аякта — чабата. Бер-ике көн эчендә өс-баш тетелеп төшә. Без киселгән утынны ат белән 8–9 чакрым ераклыкка ташыйбыз. Көнгә ике әйләнәбез. Хатын-кызның чыдамлылыгына әле дә хәйран калырлык. Ул бичараларга, үз нормаларын үтәү өстенә, төннәрен киселгән агачны вагонга төяттерәләр бит. Һәр авылга бер вагон. Ачык платформа булса, тагын бер хәл иде. Зур ябык вагоннарга төяргә туры килә күбрәк, аларга төяү — үзе бер газап. Җитмәсә, ике, күп булса өч сәгать вакыт бирелә. Йа Алла, күрде инде хатын-кыз бичара, күбесе үсмер кызлар иде бит. Ир заты да чыдый алмас иде бу газапка. Мари хатыннарының урман кискәнен күрмәдем, әмма алар безне бик кызганалар, киемнәрне киптереп бирергә тырышалар иде. Рәхмәт үзләренә, һәр өйдә 7–8 кеше торды бит. Шул авыр хезмәттә норма тутырсаң, 600 грамм ипи була, ә кайвакыт ашханәгә дә кертеп ашаталар». «Имән чикләвеге, өшегән миләш ашый идек» Кызганыч, урман хуҗалыкларының барысында да ашханәгә кертеп ашатулар булмаган икән шул. Туган авылым Яңа Шимбер (Әтнә районы) хатын-кызларының Суслонгер урманында ачка тилмерүләре хакында бик күп истәлекләрен тыңлаганым булды. Ач көйгә урман кисүләре хакында алар еламыйча сөйли алмыйлар иде. «И, ул Суслонгер урманнары, — дип искә ала иде мәрхүмә Хаҗәр апа. — Өйдән алып килгән бәрәңгене санап, һәр көн өчен бүлеп куя идек. Туйганчы ашаулар кайда ул! Имән чикләвеге, өшегән миләш ашый идек. Үзәккә үткән онытылмый ул, олан. Сафи Гайшәсе: „Бәгырьләрем, әйдәгез шул столовый дигәннәренең исен генә иснәп торыйк“, — дип тилмерә иде. Шулай да норманы тутыра идек». Менә тагын бер истәлек: «Мин 1948 елга кадәр урман кистем, — дип сөйләде Иске Шимбер авылы кызы Хәйруллина Әкрам апа.– Либадан, Шелангер, Помары, Саба, Иябаш, Лаеш урманнарында әче тирләрем күп чыкты. Кайчан агач басып үтерер икән дип йөри идек инде. Мин туганыбыз Зәйнулла абыйның кечкенә кызларына актык сынык икмәгемне адарынып кына исән кала идем… Ирләр күтәрә алмаслык агачларны вагоннарга төядек, ә аякта чабата, суык табаннардан эчкә йөгерә. Бервакыт нәзер әйттем: суыкта өшеп үлмәсәм, өйгә кайткач, өч көн мич башында утырыр идем. Аллага шөкер, ул тәмуг урманыннан исән кайттым, нәзеремне үтәдем». Мондый истәлекләрнең тагын берсен — озак еллар Казан педагогия институтында әдәбият белемен укыткан галимә, филология фәннәре кандидаты Мәдинә Шәйхи кызы Җәләлиева сүзләрен китермичә үтә алмыйм: «Студент еллар сугыш вакытына туры килде. Без күргән җәфаларны сөйләсәң — тел, язсаң — кәгазь чыдамас. Югары уку йортларында укучы кызларны урман кисәргә җибәрәләр иде. Мари урманнары безнең күз яшьләрен хәтерлидер. Башта агачларны кисәбез дә, 2–2,5 метр итеп турыйбыз. Шуннан соң, тачкаларга салып, елга буена чыгарабыз. Өс-баш начар, ашарга җитми. Әле дә хәтеремдә: октябрь–ноябрь айлары, коточкыч салкын. Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп, Кырым татар кызлары салга төйиләр иде. Ярда милиционер тора, туңсалар да чыгып йөгерә алмыйлар. Йа Алла, ул кызлар хәзер исән микән? Хәзер шул газаплар берәм-берәм чыга инде. Бармы безнең буынның бер сәламәт кешесе? Шул газаплар бәрабәренә ни алдык?» Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп, Кырым татар кызлары салга төйиләр иде. Ярда милиционер тора, туңсалар да чыгып йөгерә алмыйлар. Йа Алла, ул кызлар хәзер исән микән? Иң алдынгы стахановчылар — Татарстан хатын-кызлары… Архивта сакланган байтак документлар да ул чор хатын-кызларының тиңдәшсез батырлыгы хакында искә төшерә. «Кызлар өчәр норма тутыралар, — диелә бер документта.– Сокольск сал агызучылары барысы да Татарстаннан. Хатын-кызлардан аерым фронт бригадасы төзелде. Иң алдынгы стахановчылар — шулар». Кызганыч, кызларның исемнәре язылмаган. Аларның исемнәрен барлау, фидакяр хезмәтләре хакында бәян итү тарихчыларыбызның изге бурычыдыр, дип саныйм. «Хатын-кызлар ирләр белән ярыша, — диелә икенче бер документта. — Социалистик ярышта Чепья районының „КИМ“ совхозыннан килеп, Шәмәрдәндә урман кисүче Әхмәтшина Хәдичә беренче урынга чыкты һәм исемле сәгать белән бүләкләнде». «Кызлар йокларга ятканда да бер-берсенә баулар белән бәйләнеп ята торган булганнар» Әйтеп үтик: хатын-кызлар гына урман кисмәгән. Алар янында фронтка яше җитмәгән үсмерләр дә, сугышка яраксыз ирләр дә эшләгән. Хәтта җинаятьчеләр белән бергә эшләргә туры килгән вакытлар да булган икән. Шул уңайдан, кызларыбызның тагын бер сыйфатына сокланып, рәхмәт әйтеп үтәсе килә. Ул да булса, татар кызларының үз намусларын саклавы. «Сугыш беткәнче Биектау, Юдино станцияләрендә вагоннарга агач төядем. Сугыш беткән көнне дә Юдинода утын төйи идек, — дип искә ала Арча районы Иске Иябаш авылыннан Ягъфәрова Мөслимә апа.– Сугыш беткәч, Суслонгер янындагы 71 разъезда торф чыгардым. Көндез эшләп арып егылабыз, кирәк булса, төнлә дә чыгабыз. Эшләдек шул, көчне кызганмадык. Барыбыз да авыл кызлары, егетләргә туры карарга да ояла идек. Бервакыт, станциягә солдатлар килә дип ишеткәч, бөтенебез урманга кереп качтык. Аякта чабата, алар кузгалып киткәнче су эчендә басып тордык». Кызларыбызның сафлыклары хакында Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Мөсәмирә ханым Сәлиева да сокланып сөйләгәне бар: «Сугыш вакытында Кира урманнарын күп кискән минем авылдаш апаларым. Бер елны аларга уголовниклар белән янәшә эшләргә туры килгән. Аларның кем икәнлекләрен белеп алгач, кызлар йокларга ятканда да, бер-берсенә баулар белән бәйләнеп ята торган булганнар. Шалаш авызына комган, буш банкалар тезеп куялар икән дә, ул-бу сизсәләр, барысы да сөрән салып, кычкырып, бөтен урман хуҗалыгын аякка бастыралар икән». Хатын-кызларыбызның тәүлегенә уналтышар сәгать эшләүләре хакында уйлыйм да таң калам. Араларында бер генә кеше дә тамак хакына намусын сатмаган. Нинди матур, олы җанлы шәхесләр булганнар икән безнең хатын-кызларыбыз! «Хөрмәтле Тәэминә ханым, — дип язды Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Румия Мирзина.– Авылыбыз кызларының сугыш елларында ни кичергәнен исәннәренең өйләренә кереп язып алдым. Язмамны тапшыра алсагыз, бик сөенер идек. Җылы сүзгә шатланып яшәгән изге җаннарга шул җитә ич. Сугыш башлангач, авылның 8 кызына — Зәйнәп Нуретдинова, Һәдия Хатыйпова, Рәхимә Гыйләҗетдинова, Саимә Минһаҗева, Миңниса Миңлевәлиева, Бәдәр Нигъмәтуллина, Сания Галиева һәм Нурҗиһан Минаповаларга хәрби комиссариаттан хезмәт армиясенә алынулары турында хәбәр килә. Яңа Дума авылы халкы, кан-яшь түгеп, 16–17 яшьлек кызларын Мәскәүгә, хәрби заводка эшкә озата. Бер авыз сүз урысча белмәгән кызлар Мәскәү өлкәсе Загорск районында урман эчендә урнашкан хәрби заводта корал эшли башлыйлар. Мәскәү янында каты сугышлар барган көннәрдә фашистлар заводны бомбага тоталар, заводның көле күккә оча. Бәхеткә, кызлар исән кала. Алар кире тылга, үз авылларына җибәрелә. Кайткач, тагын урман кисәләр, колхозда ни авыр эш бар, шуны эшлиләр. Тик язмышлары читтә булган, күрәсен. 1943 елда Енисей елгасының уңъяк ярындагы Красноярск шәһәрендә ГЭС төзелә башлый. Бу төзелешкә яңадан шул ук кызлар китә. Алар белән бергә Иске Кармәт авылыннан Хәлимә һәм Хәйрелбанат Гыйльмановалар, Кыязлыдан Шәмсеҗиһан Сираҗиева һәм Бәян Сибгатуллина, Карасудан — Зәмзәмия, Иске Ибрайдан Зәкия, Маһирә, Нургаян исемле кызлар җибәрелә. Намус белән тырышып эшләгән бу кызлар 1944 елны җыелышып, Кремльгә, Калинин исеменә саф татар телендә хат язалар: «Без, бер төркем татар кызлары, Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең туган якларыбызга кайтып тормыш корасыбыз, бала үстерәсебез килә. Монда исә татар егетләре юк. Әгәр рөхсәт итсәгез, без үз авылыбызга кайтып китәр идек». Озакламый кызларга урысча җавап хаты килә. Җавап кыска һәм катгый: «1943 елгы Указ нигезендә кая җибәрелгәнсез, шунда яшәргә тиешсез». 1946 елда ирекле йөрү турында указ чыккач кына, өйләренә кайта алган бу бичара кызлар. …өен бүтән күрә алмаган, төрмәдә җан биргән Сугыш афәте аркасында гына түгел, үз хөкүмәтебез тарафыннан да җәбер-золымны күп татыган татар кызлары. Әтнә районы Түбән Көек авылы кызы Габдрахманова Майсәвәр, ачлыкка чыдый алмыйча, урман кисәргә киткән җиреннән бер генә тапкыр утырып чәй эчәргә өенә кайта. Тик артыннан ук бастырып кергән милиционерлар турыдан-туры аны төрмәгә алып китә. Мескен кыз Майсәвәр өен бүтән күрә алмаган, төрмәдә җан биргән. Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы кызы Салихова Гөлҗиһан да шундый язмышка дучар булган икән. Сигез баласын фронтка озаткан Сәгъди мулла кызы булган ул. Кира урманыннан мунча кереп, әти-әнисе янында бер утырып чәй эчәргә дип кенә кайткан 18 яшьлек кызны, ясаган чәен дә эчертмичә, төрмәгә озатканнар. Ә күпме яшь гомер өстенә урманда агач төшеп киселгән. Тагын документларга мөрәҗәгать итәм: 1942 ел. Иске Әдәм урманында Тельман районы кызы Садыйкова Фәүзия (кыз¬ганыч, авыл исеме язылмаган); Биләр урманында Мөслим районы Октябрь авылыннан Гатауллина Миңлеҗиһан, Сафина Мәүридә; Чирмешән урманында — Мостафина Миңнур, Шәмәрдән урманында Латыйпова Хасия, Куйбышев урманында — унсигез яшьлек Вафина Хәдичә (Камский исемендәге колхоздан), «Париж Коммунасы» колхозыннан 17 яшьлек кызлар — Мөхәммәдьярова Фатыйма, Кәримова Гөлзияләр өсләренә агач төшеп үлеп калалар. Халык үз балалары турында бәетләр дә чыгарган. Туган авылым Яңа Шимбердә яшәп, инде мәрхүмә булган Фатиха апа дәфтәрендә сакланган «Киме кызы Мәрзия бәете»ннән бер өзек китерәм. Ул япь-яшь көе урманда үлеп калган кызлар рухына дога булып барсын иде: Туганнарым, күрмәдегез,  Алсу иде каннарым.  Сослангер урманнарында  Чыкты минем җаннарым. Шома яфрак, матур яфрак  Бары имәндә генә  Минем газиз җаным чыкты  Кайтам дигәндә генә. Апаем, син бик елама,  Зинһар инде, сабыр ит.  Җәйгә чыккач, җирләр кипкәч,  Каберемне карап кит. «Әниләр елый-елый озатып калды» Тукай районы Боерган авылы кызы Вәсимә Гатауллина (хәзер Казанда яши) истәлекләрен мин «Керербез дә югалырбыз тайга урманнарына» дип атар идем. «Урман кисәргә мин 1952 елның көзендә киттем. Авылдан Мәсхиямал Нәфыйкова белән икәү, Чебенледән Зәйтүнә, Мәймүнә, Зөбәрҗәт, Гөлфинә, Колыштан Кәшфелҗиһан белән Фаягөлләр бар иде. 18 чакрым ара узып, Курьяга бардык, аннан ни өчендер Красный Борга көймә белән чыгардылар. Югыйсә, тегесенә дә, бусына да туктый иде пароход. Әниләр елый-елый озатып калды, чөнки алдагы елда Сәмыйх Нәсифуллин белән аның хатыны, авырлыкка түзә алмаганга, урман кисүдән качып, туган җирләренә өч ай буена кайтканнар иде. Пермьгә кадәр бардык. Аннары кечерәк пароходка утыртып алып киттеләр. Пожва дигән пристаньдә төшеп калдык. Коми Пермяк округы Кудымкар районы Лучниково дигән авылга китереп ташладылар. Икенче көнне делянкага алып киттеләр. Урман буйлап өненнән уянып чыккан аю йөри икән, сак булыгыз, тотып ашамасын, дип кисәтеп куйдылар. Кыш ерактан гына ул аюны күрдек, ә бүреләрнең улаганы көн саен диярлек ишетелә, ләкин алар кешеләргә якын килмәделәр. Шулай итеп, урман кисәбез. Ул чакта «Дружба»лар юк, пычкыны иелеп тартасың-тартасың, кулларның көче җитми, бил авырта, гел бер якка кыегаеп эшләгәнлектән баш-күзләр сызлый. Тирләп эшлисең дә чишенеп атасын, салкын тия. Ипине таяк очында учакта җылытып ашыйбыз. Шул елны безнең леспромхозда дүрт кешене агач басты. Ә безне бу авыр эштән алып, кискән урманны чыгару өчен юл көйләп торырга куштылар. Кар көрәп, чана юлына су сибеп, катырып тордык. Чаналар озын, 5–6 метрлы чанага ат сыртыннан биек итеп агач төйиләр. Без атларны, алар безне кызганып елый. Еларлык та шул: башта шакмаклы юка шәл (соңыннан урын җәймәсе бәйли башладык). Өстә телогрейка, аякта ыштыр-чабата. Чабата брезент белән тышланган, киндерәләре тезгә җитә, шуңа нибары өч пар чабата тузды. Ямый-ямый кия идек. Ашарга такы-токы. Өйдән киткән пот ярым он, күпмедер туң май. Кайнап чыккан бәрәңге шулпасына (суына) он туглап май сызгыртып салабыз — менә дигән аш була. Эш хакына 450 сум акча бирәләр, бу ул чакта зур акча иде. Ләкин без такы-токы ашап ситсы, кызыл мал җыябыз — өйгә баеп кайтасы килә. Сагындыра, кич утырганда елап та алабыз. Бервакыт мин хатка: Керербез дә югалырбыз  Тайга урманнарына.  Искән жилләр сәлам булыр  Калган туганнарыма, — дип җыр язып салган идем. Өченче сыйныфта укучы сеңлем: «Түтәй, бүтән андый җыр язма, әнкәй бик елый», — дип язды. Шулай да яшьлек үзенекен итә. Клубка «вечер уйнарга» чыгабыз. Урыс егетләре озата кайта башлагач, курыктык. Безнең хуҗа хатын Настя түти егетләрне куып җибәрә, үз кызларына да бик кырыс иде. Ә анда татар кызларына бик кыргый тоелган гадәтләр бар. Мәсәлән, кызның ирсез тапкан ике-өч баласы булмаса, аны кияүгә алучы да юк. Бервакыт начальникка: «Өйгә егетләр килә», — дип зарланган идек, ул шаккатты. «Кыз килеш кияүгә баралармыни?! Бала табып карамагач, егет булачак хатынының сәламәтме, түгелме икәнен каян белсен, бәлки ул нәсел үрчетүгә сәләтсездер», — ди. Бервакыт начальникка: «Өйгә егетләр килә», — дип зарланган идек, ул шаккатты. «Кыз килеш кияүгә баралармыни?! Бала табып карамагач, егет булачак хатынының сәламәтме, түгелме икәнен каян белсен, бәлки ул нәсел үрчетүгә сәләтсездер», — ди. Икенче шаккаттыргыч хәл шул булды — анда хатын-кызлар ыштансыз йөри икән. Дөрес, урманда ышык, җил юк, ләкин 40– 50 градус салкын. Агачлар шартлап сына. Хатын-кызлар көне буе гежгелдәп йөриләр дә, эштән кайткач сәндерәгә менеп тә җылына алмыйлар. — Нигә ыштан кимисез? — дип сорыйбыз. — Нам нельзя, грех, — диләр. Без моны берничек тә аңлый алмый идек. Тел белмибез. Кайвакыт әллә нинди көлке хәлләргә калып бетәбез. Чабатасы тишелгәч, бер кыз күршеләргә шөшле сорарга кергән. — Вәт такуй инструмен нады. У твоего мужика ес, дай пожалусты, – дип бармагын кәкрәйтеп күрсәтә икән. — Ах, стерва, моего мужика захотела! А сама прикидывается скромной! — дип куып чыгарган теге кызны марҗа хатын. Тишек чабатасын күтәреп кергәч кенә көлә-көлә шөшле биреп чыгарган. Шөшлене урыслар кочедык дип йөртә икән… Сталин үлгән көнне без эштә идек. Юл көпшәкләнгән, урман чыгарып булмый, салга агызыр өчен агач каезлыйбыз. Биш минут яланбаш тоттылар. Киноларда күрсәткәнчә, үз-үзләрен белештерми илереп елаучылар булмады. Әтинең энесен тулай торакта урын-җирләрен тапшырмый авылга кайтып киткәне өчен төрмәгә утыртканнар иде, шунда үлеп калды. Абый турында уйлап эчтән еладым шул чагында. Нинди генә кошлар сайрамый иде ул урманда! Язгы көннәрдә генә түгел, кыш буе сайрадылар алар, кыш буе безнең моңсу күңелләрне юаттылар, гөлкәйләрем. Песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыклар. Ниндидер бер кош хәтта февраль аенда бала чыгара икән. Чатнама суыкта ялангач кош балалары ничек түзә икән, менә хикмәт. Ниһаять, беренче пароход төште, безгә дә кайтыр вакыт җитте. Бәрәңге районыннан бер мари кызының вечерда: Скоро-скоро мы домой,  Скоро мы, как кошки.  До свидания, леспромхоз,  Соломенные подушки! — дип такмак әйткәне хәтердә. Перьмнән Бөгелмәгә кадәр 15 көн сыер вагонында кайттык. Бөгелмәдән Минзәләгә — кайда тәпиләп, кайда машинада, кайда атта 3–4 көн кайттык. Күзкәйгә җиткәч, чемоданнарны калдырып җәяү йөгердек. Шулай да ул авыр елларны хәзер сагынып искә алам. Яшь чаклар, матур чаклар иде бит». Рәнҗеп китсәгез, кичерегез, кызлар! Сугыштан исән-сау кайтканнар өстенлекләр, ташламалардан файдаланды, балаларына фатирлар, машиналар да алып бирделәр заманында. Тик менә фронт өчен, җиңү өчен хәләл көчен, бөтен саулыгын җуйган хатын-кызларга ничек, кем кайтарыр икән иләмсез бурычны? Агач асларында калып үлүчеләрнең гаиләләренә ник булмады икән ул ташламалар? Ник язылмый икән аларның исемнәре Хәтер китапларына? Кайда соң гаделлек? … Кайчакны мин, шул документларга карап утырганда, урманнарда агачларның сыкрап шыңгырдаган тавышларын ишеткәндәй булам. Әллә шушы ил язмышы сыналганда агач асларында газиз җаны чыккан кызларның ачыргаланып кычкырган бәхилләшү авазы микән бу сыкрау? Рәнҗеп китсәгез, кичерегез, кызлар! Кичерегез! Сезгә бары «бәгъре өзек» миллә¬тебезнең юксынуы вә йөрәк җылысы итеп мәрхүм әдибебез — Дәрдмәнднең шигырен һәйкәл итеп куясым килә: Гөрләгән сулар башында,  Тыңлагыз, шунда үтәр —  Йөрсә сыкрап таң-сәхәрләр  Моң-сагышлардан хыял.  И туган илнең һавасы,  Рәнҗемим, зинһар күтәр!  Рәнҗемим, зинһар күтәр!



Кызыл

Экс-омбудсмен Армении назвал «позорным» заявление Минюста о процессе делимитации границы с Азербайджаном


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

Отпуск на колесах. Автотуризм в России: лучшие маршруты и места для отдыха

Сухой закон: в Сибири на майские праздники запретили продавать алкоголь

Жители тавушского села Киранц недовольны итогами встречи в правительстве по демаркации границы с Азербайджаном

Новости Кызыла

"Атырау" выиграл первый матч в сезоне у клуба из топ-3 КПЛ

Национальная бизнес-премия: Али Кужугет признан инженером года в области искусственного интеллекта

В Туве 1 мая стартует празднование 80-летия вхождения ТНР в состав СССР

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии


Водитель грузовика погиб в ДТП на 593 км красноярской трассы «Енисей»

Генсек Совета Европы приветствовала начало процесса делимитации между Арменией и Азербайджаном

Театр, искуство, Россия и дети: кукольная фотосессия в Бурятии

«Добрые сердца Тувы» дарят радость ветерану Великой Отечественной войны


Всеармянский совет дипломатов поддержал движение «Тавуш во имя Родины», выступающее против односторонних уступок Азербайджану

4 тавушских села принадлежали Советскому Азербайджану: Минюст Армении представил правовое обоснование делимитации границы

Провал или точка роста? Каким был период Кекера в "Кайрате"

На границе Армении и Азербайджана выполнено более половины работ по делимитации


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Собянин: Уникальная спецтехника помогает бесперебойной работе метро Москвы


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Певец

Певец Победы Александр Самсонов издал книгу о себе, семье и пути в профессию



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Шпагаты, но уже без нижнего белья: хакеры взломали аккаунт Волочковой

Леонардо ДиКаприо споет голосом Фрэнка Синатры

«Гостевой брак»: Басков раскрыл странные подробности личной жизни

Певица Любовь Успенская назвала дурной композицию Пугачевой «Балалайка»


16-летняя теннисистка Андреева обновила рекорд турниров WTA-1000

Мирра Андреева обыграла Вондроушову в третьем круге турнира WTA в Мадриде

Медведев обыграл Бублика и вышел в четвертьфинал "Мастерса" в Мадриде

Россиянка Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису


Chat log from R7 of 2024: Gold Coast vs West Coast

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent

China’s Huawei launches new software brand for intelligent driving

5 Things To Remember When A Friendship Ends