Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

ТМТV- 2021: Иркәнең эте, Төхвәтуллинның көйсез микрофоны һәм челтәрле күлмәкләр

0 170

Гадәттә Казан уртасында булган тантана быел шәһәр читендә узды. «Пирамида»да урамнан ук сузылган кызыл келәм дә быел бина эчендә генә иде. Икенче яктан, каршы алучыларга урамда басып торасы түгел. Алай да юлга вакыт сарыф итәсе була. Айдар Галимов һәм Ришат Төхвәтуллин кебек самолетта килсәгез, урамга да чыгып тормыйча, туп-туры концерт залына килеп керер идегез.

«Казан ЭКСПО» эчендә — машинада йөрүче җырчылар

Бина эчендәге кызыл келәмгә дә йолдызлар машинада чыкты. Бу күренеш кызыл келәмнең бер традициясе инде. Кызыл келәм бина эчендә булгач, җырчылар тәпиләп тә килә алганнардыр инде. Машина йөртүче егет бер алга бара, бер артка бирә. Ничә тапкыр шушы кыска дистанцияне үтте ул. Арып беткәндер…

Башкалардан аермалы буларак, авырлы Лилия Хәйруллина кызыл келәмгә ванна халаты киеп һәм башына сөлге бәйләп чыкты . Халатын салырга да вакыты булмаган икән, шуның өчен кызыл келәмдә чишенде дә кыска итәкле кызыл күлмәктән калды. Иркә кызыл келәмгә сакчы егетләр һәм эттән башка чыгарга курыккан . Узган елда булган вакыйгалардан соң үзе генә йөрергә куркадыр ул… Хәтерләсәгез, аның машинасына да һөҗүм иткәннәр иде. Узган премиянең кызыл келәменнән Элвин Грей белән үткән иделәр алар. Элвин Грей янында булганда Иркә үзенә куркыныч янамавын тойгандыр. Эт белән чыгуны Иркә үзе дә шоу-бизнестагы тынычсызлык белән аңлатты. «Мине яратмаучыларны ул исләреннән сизә, барысының да исен иснәтеп карадык», — диде ул.

 Таныш һәм таныш булмаган исемнәр

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Гадәттә, алып баручыларны хатын-кыз һәм ир-ат итеп парлаштырып куялар. Премияне алып барырлык тагын бер хатын-кыз таба алмаганнар булса кирәк.

Концертны Раяз Фасыйхов белән Алинә Шәрипҗанова башлады. Алинә - җырчыларның күбесе кебек «рядовой» гына түгел. Әгәр шоу-бизнеста чуалганнарга бер ботальон кебек карасаң, ул командирның беренче урынбасары була алыр иде.

Башкортстан җырчысы Азалия Вәлиева татар телендә чыгыш ясаса да, тамашачыны башкорт телендә сәламләде.

Сәхнәдән бер яңа исем яңгырады, ул рус егете Роман Плеханов иде. Алып баручылар аны «Чып-чын рус егете», — дип атады. Акценты сизелмәде алай, молодец Плеханов. 

Аннан соң күптән таныш булган Индива чыкты. Соңгы вакытта ул югалып торган иде: кияүгә чыкты, бала тапты… Югалып торса да, үз стиленә тугры калган, һинд стилендәге җыр башкарды. Татар эстрадасында һинд стилендә җырлаучы Әлфинә апа Әзһәмова бар. Билгеле булганча, Индива аның экс-килене. Җырчы кыз экс-кайнанасының стилен дәвам итә.

Номинацияләр уйлап табу авырлашкан

Ринат Рахматуллин чыгышы вакытында беренче тапкыр сәхнә тирәсендәге «төтенне» чыгардылар. Кинәт кенә булган тавыштан халык сискәнеп китте. Аннан соң Зиангировларның «Без Ходай кулында» дип җырлавына изрәп утырганда тагын шул тавыш теетрәндереп җибәрде. Ничәдер җыр саен кабызып алдылар ул «төтенне», кеше йоклап китмәсен өчен булдымы шунда...

Быел премияләрне номинацияләргә бүлмәгәннәр. Барысы өчен дә номинация уйлап табу авыр булыр иде, дип шаяртты алып баручылар. Абау икән, әлегә кадәр 45ләп номинация бар иде бит, быел да лауреатлар саны әллә ни артмаган кебек. Аннан соң сәхнәдән: «Икенче ел номинацияләрсез уза», — дип әйтелде.

«Камаз» заводының директоры урынбасары итеп билгеләнгән Илмира Нәгыймова да чыгыш ясады. Билгеләнгән дип инде, алып баручылар шулай дип шаяртты. Илмира җырлаганда, биючеләр тамашачыга татар биюен бүләк итте. Туры килми инде менә. Безнекеләрнең бию уйлап табарга вакытлары калмый икән, татарча биюдә тукталалар. Җиңел бит.

Ике җыр башкаручы җырчылар

Беренче бүлектә Айдар Галимов кына ике җыр башкарды, ул антракт алдыннан булды, ә икенче бүлектә ике җыр башкаручылар күбрәк иде. Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә икешәр җыр башкарды. Аңлашыла: егетләрнең чыгышын халык көтеп ала. Ничек уйлыйсыз, ни өчен Иркә ике җыр башкарды икән? Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Нәфкать Нигъмәтуллин да берәр җырдан соң ук кереп киттеләр. Зәйнәб апа популярлашып килгәндә Иркә әле балалар бакчасына гына йөргән.

Ришат Төхвәтуллин да ике җыр башкарырга тиеш иде кебек. Ул чыкканда «Талларым» җырының аранжировкасы яңгырады, әмма микрофоны «подводить итте». Гадәттә, концертларда Ришат бары тик үз микрофоны белән генә чыгыш ясый. Бу юлы да ул шулай эшләргә теләгән иде, тик аппаратура аның микрофонын кабул итмәде. Аннан соң ул «Яратканым бер генә» җырын җырлады.

Онытып торам икән, кичәдә Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме тапшырылды. Җырчы дулкынланды, көтеп алынган бүләге турында күз яшьләре белән сөйләде .

Әле дә челтәрле күлмәкләр…

Ахырда шуны әйтәсем килә: җырчылар тамашачыларны ничек кенә шаккаттырырга белми. Мәсәлән, Айлин һаман да челтәрле итәкләре һәм ачык декольтесы белән шаккаттырырга тели бугай. Узган елгы челтәр түгел иде, ярый. Быел икенче бүлмәдәге пәрдәсен ураган. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар исә, гомумән, сәхнә костюмы дип атый алырлык образда чыкмадылар. Болар да: «Шаккаттырыйк», — дигәннәрдер. Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова күзлек киеп чыкканнар иде. Яшьләре барып, сәхнәдәге утларга түзәрлек чамалары калмаган микән?! Икесе дә сарылы-каралы кием кигән иде, «кояш кебек» булгач, бер-берсенең күзләре чагылыр дигәннәрме әллә…

Тамашачыга гадилек һәм матур җыр кирәк. Кием белән түгел, ә тавыш һәм моң белән шаккаттырсагыз иде, хөрмәтле җырчылар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.