Мы в Telegram
Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел»: кандидатларны күзәтүләр һәм фаразлар

0 141
«Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел»: кандидатларны күзәтүләр һәм фаразлар
2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар тугыз кеше — дүрт язучы, дүрт рәссам һәм бер артист. Язучылардан башлыйк. Алар дүртәү. Дөресрәге, өч язучы һәм бер драматург-киносценарист. Марат Әмирханов («Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен), 87 яшь. Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен) — Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, 67 яшь. Мансур Гыйләҗев (милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен) — ирекле иҗатчы, 60 яшь. Ләбиб Лерон («Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен) — «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, 59 яшь. Факил Сафин, Ләбиб Лерон һәм Марат Әмирханов өчесе дә инде беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. Факил Сафин белән Ләбиб Лерон — Татарстан язучылар берлегенең Данил Салихов җитәкчелегендәге идарәсе тәкъдим иткән кандидатлар. Ягъни, язучылар берлеге әлеге ике язучының кайсы лаеклырак икәнлеген үзе ачыклап бетерә алмаган — хәзер аны комиссия әгъзалары ачыкларга тиеш була. Димәк, аларга роман–трилогия һәм балалар шигырьләре белән бергә Марат Әмирхановның тарихи романнарын һәм Мансур Гыйләҗев пьесасын да укып чыгасы була. Ләбиб Лерон: «Мин үземне үзем лаек дип мактап утырырга юләр түгел. Мин лаек икән һәм миңа бирәләр икән — рәхмәтле булам. Бирмәсәләр, берни дә эшли алмыйсың — Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Миннән дә шәп язучылар, лаеклылар бар. Әмма быел шулай куелган икән… андый премия бар икән — үзеңне сынап карарга кирәктер. Минем зур теләгем — ике язучыга биреп барсалар, бик әйбәт булыр иде, дим. Чөнки бик лаеклы язучылар бар, күбесе вафат та булдылар инде. Фәннүр Сафин, Рәшит Әхмәтҗановлар ала алмыйча киттеләр. Аларны да уйлыйм. Бу безнең көрәш түгел. Ала алмагач, кайбер язучыларның үпкәләп йөрүе дә дөрес түгел. Без шундый ситуациягә куелган һәм бер-беребезгә хәерхаклы булырга тиешбез. Мин һәммәсе дә үтсен иде дип телим». Факил Сафин: «Кеше әкренләп өлгерә торгандыр инде. Безнең кандидат Чаллы язучылар бүлеге һәм идарә тарафыннан тәкъдим ителә бит. Чаллы бүлеге өч кешене күрсәткән иде — Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр һәм мин. Рәшит абыйның башка планнары булгандыр ахры, баш тартты. Айдар абый аз тавыш җыйды. Мин 33 кешедән 29 тавыш җыйдым. Шулай да мин Казанга идарәгә Айдар абыйны да алып бардым. Идарә мине һәм Ләбиб Леронны яклап тавыш бирде. Идарә чыгарган икән — мин карышмыйм. Кеше берзаман өлгерә, әмма бу бит Тукай булдым дигән сүз түгел. Иҗатыңа галимнәр, укучылар тарафыннан бәя бирелгән инде ул, монысы инде яңа биеклек дип уйлыйм». Марат Әмирханов — озак еллар «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары булган шәхес. Шунлыктан Татарстан журналистлар берлеге аша тәкъдим ителүе табигый. Соңгы елларда бик актив тарихи романнар яза башлады. Тукайның әнисенә багышланган «Бибимәмдүдә» китабын үз акчасына чыгарып таратты, Тукайның әнисенә багышлап Мәрҗани мәчетендә Коръән ашы уздырды. Кыскасы, Марат ага шактый актив иҗтимагый эш алып бара. Марат Әмирханов: «Һәр язучы эчке потенциалын һәм Ходай аңа нинди талант биргәнен яхшы белә. Кемдер премиягә ярсып бара, мин ярсымыйча көттем. Казан ханлыгы чорының бөтен этапларын өйрәнеп чыкканнан соң гына тәвәккәлләдем. Казан ханлыгы чоры турында мондый өлгергән әдәби әсәрләр юк. Мин яздыммы аны, башка кеше язар идеме — ул әсәрләр Тукай премиясенә лаек. Аны мин язмаска да мөмкин идем, башка кеше язар иде». Бу сүзләрне Марат Әмирханов алдагы елларда әйткән. Әсәр яхшы икән, әһәмияте кимеми инде аның. Марат ага кандидат икән, димәк, үз фикерендә калган. Уңышлар! Мансур Гыйләҗев премиягә Татарстан кинематографистлар берлеге аша тәкъдим ителгән. Ни өчен бу берлек? Чөнки беренче чиратта ул киносценарист буларак билгеле. Мансур Гыйләҗев — шул берлекнең әгъзасы. Үзенең Тукай премиясенә тәкъдим ителүенә Мансур Гыйләҗев юмор белән карый. «Бөтен яшьтәшләр алып бетерде бит инде премияне. Алар янына рәттән басып фотога төшәргә оят. Рамил Төхфәтуллин, Фәрит Бикчәнтәев, Ркаил Зәйдулла — мин иҗади яктан алар белән бергә үстем. Алар күптән Тукайлы булдылар. Мин йөрим хәчтрүш булып. Оят! Ашаудан калдым, яза алмыйм. Миңа аның акчасы да кирәк түгел — мохтаҗлыгым юк, миңа медале дә, исеме дә түгел, дусларым белән рәттән басып тора алу кирәк», — диде Мансур Гыйләҗев. Минемчә, Мансур Гыйләҗевны Тукай премиясенә Әлмәт театры тәкъдим итәргә тиеш иде. Театр Тукай премиясенә «Микулай» моноспектаклен аның пьеса авторы Мансур Гыйләҗев һәм төп рольне башкаручы Рафик Таһиров белән бергә тәкъдим итсә, дөресрәк булыр иде. Әмма безнең Камал театрыннан башка татар театрлары үз иҗатларын һәм шәхесләрен Тукай премиясенә тәкъдим итәргә бик ашкынып тормый. Сәбәп нидә? Бер елны Түбән Кама театры батырчылык итеп тәкъдим ителгән иде, анда да аларга каршы көчләр табылды. Инде язучылардан артистлар темасына күчәбез. Дөресрәге, актриса. Быел Тукай премиясенә «Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм татар театры эволюциясенең этаплы чорларына әверелгән сәхнә образлары тудырганы өчен» Камал театры актрисасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина тәкъдим ителде. Игътибар, Дания Нуруллина үзенең эш урыны булган Камал театрыннан түгел, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән. Хәтерләсәгез, 2019 елда Камал театры артистлары мондыйрак формулировка белән тәкъдим ителгән иде: «Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган „Гөлҗамал“, „Җирән чичән белән Карачәч сылу“, „Кара чикмән“, „Три сестры“, „Дон Жуан“ спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен». Ягъни, урыннары төрле булса да, шул ук стандарт формулировка кулланылган, 2019 елда «өлеш» өчен, 2021 елда «зур өлеш» өчен. Безнең Дания Нуруллинабыз татар театрында Мөхлисә Буби образын тудырган күренекле актриса бит ул! Ул шушы роле белән Тукай премиясенә күптән лаек иде инде. «Өлешләрсез» генә дә лаек. Уйнарга ашкынып торган актрисаны бүген уйнатыгыз да, бирегез премияләрне! Өлешләрсез генә! Җәмәгать, премияне конкрет эш өчен бирә башласак дөресрәк булмасмы? Язучылар бит, әнә, Тукай премиясенә билгеле бер китапларын тәкъдим итә. Укылганмы ул китаплар, укылмаганмы — башка мәсьәлә, әмма китап исеме бар. Теләсә кем ачып укып карый һәм үз вердиктын чыгара ала. Рәссамнарга күчәбез. Быел алар күп. Дөресрәге, өч рәссам һәм скульптор. Григорий Эйдинов  — Татарстан Республикасында графика сәнгатенә һәм китапларны бизәүгә зур өлеш керткән өчен, 74 яшь. Рушан Шәмсетдинов  — Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен, 74 яшь. Мадияр Хаҗиев  — «Туган як көйләре» картиналары сериясе өчен (44 картина), 72 яшь. Фирдәвес Ханов  — күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (Эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.), 70 яшь; Татарстан рәссамнары берлеге — Мадияр Хаҗиевны, Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге Григорий Эйдиновны тәкъдим иткән. Фирдәвес Ханов Татарстан архитекторлар берлеге аша үткән. Рушан Шәмсетдинов — Бөтендөнья татар конгрессы кандидатурасы. Рушан Шәмсетдинов — китап бизәүче рәссам, график, каллиграф, дизайнер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы. Озак еллар Татарстан китап нәшриятының рәссамы һәм баш рәссамы була, «Мирас» журналын бизи. Шамаиллар ясый. Болгар ханнары, Алтын Урда ханнары, Казан ханнары портретлар җыелмасы әзерләгән. Рушан Шәмсетдинов Иске татар бистәсендә — Каюм Насыйри урамында — утызынчы елларда әтисе сатып алып яшәгән йортта яши. Заманында ул бу йортны сүтелүләрдән саклап кала алган, соңрак йорт Урман хуҗалыгы министрлыгы көче белән төзекләндерелде. Хәзер ул Иске Татар бистәсендә иң матур йортларның берсе. Заманында, әле төзекләндерүгә кадәр, анда Президент Рөстәм Миңнеханов та булган, ди. Шунысы кызык — рәссамның нәсел җепләре әнисе ягыннан Каюм Насыйрига барып тоташа. Композитор Исмай Шәмсетдинов та Рушан Шәмсетдинов белән бер нәселдән. Мадияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. Чаллыда яши. «Татар рәсем сәнгатенә рәссамнар аз килә. Татар рухында ясаучыларны күз уңында тотып әйтүем, чөнки аларга бернинди стимул, терәк, кызыксындыру чаралары юк. Б.Урманче исемендәге премия татар сәнгатен күтәрү өчен бирелергә тиеш. Ни хикмәттер, аны да бирергә ашыкмыйлар. Югыйсә, Бакый Урманче — ул безнең иң зур остазыбыз. Татар рәсем сәнгате нинди булырга тиеш икәнлегенә юл күрсәткән шәхес. Ә без татар рәссамнары Бакый Урманче премиясен ала алмыйбыз. Безнең кандидатура үтми, сәнгать белгечләре дә татар сәнгатенә хәерхаклы түгел. Татар рәсем сәнгатенә игътибар җитми», — дип сөйләгән булган ул «Татар-информ» хәбәрчесенә моннан 4 ел элек Тукай премиясенә тәкъдим ителгәндә. Григорий Эйдинов — рәссам, график, дизайнер. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты. «Вечерняя Казань» газетасының һәм ТЮЗ логотибын ул уйлап тапкан. Казанда Суриков институтының Казан филиалы эшләгәндә анда укыткан. Фирдәвес Ханов — архитектор, Татарстанның атказанган архитекторы. 1978 елдан башлап Түбән Кама шәһәре һәм районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы — шәһәрнең баш архитекторы. 2018 елдан Түбән Кама районы башлыгының шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Ягъни, гомере буе түрә. Иҗатчы түрә. Тумышы белән Актаныш районыннан. Ул күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.) тәкъдим ителгән. 2017 елда ул Түбән Камада Г. Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән өчен тәкъдим ителгән иде. Быел колачлабрак алынган. Аның иҗаты арасында күрсәтелгәннәрдән тыш, Түбән Кама авто-тимер юл вокзалы, шәһәр ЗАГСы бинасы, Төзүчеләр проспектындагы сугышчы-интернационалистларга һәйкәл (рәссам В.Мәхмүтов белән), Вахитов проспектындагы «Татарстан» Саклык банкы бинасы, «Макдоналдс» кафесы фасады, Октябрьгә 50 ел исемендәге мәйданда Н.Лемаевка һәйкәл, Түбән Камадагы Муса Җәлил һәйкәле (автордашлары белән) дә бар. Интернетта актарынсаң, 2018 елда Фирдәвес Ханов исеме белән бәйле хөкем эшләре дә булган. Суд эшләре Түбән Камада салынырга тиешле торак йорт белән бәйле. Түрә эшмәкәрлек эшчәнлегенә каршы төшүче дип бәяләнгән булган, әмма ул үзенең намуслы булуын дәлилли алган һәм акланган. ххх Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүчеләр, әлбәттә, күбрәк булган. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, композитор Риф Гатауллин, сәнгать белгече, кинематография буенча саллы хезмәтләр авторы Елена Алексеева, җырчылар Гөлзада Сафиуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Миңгол Галиев һәм башкалар — җәмгысы 21 кандидатура тәкъдим ителгән дип беләм. Тугызы комиссия аша үтә алган. Кайсыларына Тукай премиясе бирелергә мөмкин? Фаразлап карыйк. Шәхсән, минем фаразларым буенча, бу премияне Татарстан журналистлар берлеге тәкъдим иткән Марат Әмирханов алыр дип уйлыйм. Ни өченме? Берничә ел актив тәкъдим ителгән Марат ага былтыр пауза алып торды. Димәк, сайланмаячагын белгән, чөнки Лирон Хәмидуллин алачагы турында «чыш-пыш сүзләр» йөрде. Ә быел инде ул яңа көч белән куелды. Икенче кандидат — рәссам-график Григорий Эйдинов. Беренчедән, ул Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге кебек җитди оешмадан тәкъдим ителгән. Икенчедән, татар фамилиясе булмавы да әһәмиятле. Монысы төп фактордыр әле. Өченче кандидат — Дания Нуруллина. Актрисаның Камал театрыннан тәкъдим ителмәве сагайта, әлбәттә. Әмма театрның 110 еллыгында актрисаны сәхнә тулы легендар артистлар арасыннан аерып алып Шәймиевның котлавы да искә төшә. Ничек кенә карасаң да, лаек инде бу затлы актрисабыз ул премиягә. Аңа комиссиянең тәҗрибәле әгъзасы, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәевның авторитеты ярдәмгә килер дип өметләнәм. Нигезләмә буенча, премияләр өчәү. Әмма комиссия соравы буенча аның дүртенчесе дә бирелә торган матур гадәт бар. Кемнең беренче өчлеккә кергәнлеге, кемнең Президент фатихасы белән өстәмә лауреат булганлыгы «чыш-пыш» белән тарала инде. Әмма сәхнәдән алар барысы да бердәй матур күренә. Быел да дүртенче кандидат булыр, мөгаен. Әлбәттә, ул язучы булачак. Әгәр аны Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Президенттан сораса. Ә кем өчен сорар — яшьтәше Ләбиб Лерон өченме, әллә идарәдәше Факил Сафин өченме? Драматургия буенча каләмдәше, фикердәше Мансур Гыйләҗев та бар, әлбәттә. Ул башка «контора”дан тәкъдим ителсә дә, аның өчен дә сорый ала ич. Чөнки кандидатлар теге идарәнеке иде. Ә Ркаил - ул идарә әгъзасы түгел. Кыскасы, дүртенче лауреатның булу-булмавы үзе әллә кайчан Тукай премиясе лауреаты булган яңа рәис Ркаил Зәйдулладан торачак.



Кызыл

Армения и Азербайджан подписали протокол-описание отрезков делимитации


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Страдания юного Аюша Булчун

Страдания юного Аюша Булчун

Страдания юного Аюша Булчун

Новый спектакль о войне СССР и Монголии с Японией готовят в Буряад театр в Бурятии - Россия, Культура, Победа

Новости Кызыла

В Туве выявили сильнейших среди подразделений Росгвардии по служебному биатлону и легкой атлетике

Новый спектакль о войне СССР и Монголии с Японией готовят в Буряад театр в Бурятии - Россия, Культура, Победа

Тувинской рок-группы «Хартыга» выступит в Хакасии

Следственный комитет Тувы доложит Бастрыкину об угрозах семье пострадавших


Ушел из жизни видный государственный деятель Тувы Иван Максимович Сувандии

Страдания юного Аюша Булчун

Вернется в КПЛ? Хавбек сборной Казахстана не может заиграть в России

Лучший опорник лиги? В "Елимае" появился лидер из европейской сборной


В Кызыле на Радоницу организован автобусный маршрут до кладбища

Страдания юного Аюша Булчун

Больше 1000 жителей Тувы собираются пробежать в VIII Всероссийском полумарафоне «ЗаБег»

Страдания юного Аюша Булчун


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Собянин: пейзажи Андрияки отображали красоту России


Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Персональные новости
Моргенштерн

Моргенштерна вынудили поменять название лейбла: "Сказали не надо"



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Лейбл Алишера Моргенштерна* меняет имидж: от Bugatti Music к новому звучанию

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.

Самарцы исполнили стихи и песни Булата Окуджавы

Телеведущего Урганта исключили из концерта памяти Окуджавы "Заезжий музыкант"


Свищёв: МОК и ITF не будут реагировать на призывы наказать Хачанова

Первая ракетка Казахстана вышла в финал турнира WTA в Италии

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме

Теннисист Медведев может спуститься на пятое место в ATP после "Мастерса" в Риме


'Survivor' Contestant Kenzie Petty Announces She's Pregnant, Expecting First Child with Husband Jackson

MTA reveals new electric buses, charging stations in Queens

Rory McIlroy masterclass secures dominant five-shot victory at Wells Fargo Championship

Citadel CEO Ken Griffin says the anti-Israel college campus protests are just 'performative art'