Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10 11 12
13
14 15
16
17 18 19
20
21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстан татарлары: «Җанисәп апрельдә булса, күп татарны югалтыр идек»

0 186
Бүген «Җанисәпле сөйләшү»дә кунакта безнең ут күршеләребез, тугандаш республикада яшәүче Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм «Татар кызы» проекты җитәкчесе Зәлия Ахунова. Заһир Хәкимов: «Башкортстанда татар мәктәпләре саны кими» Әңгәмәне башлап, хәлегезне белик әле. Башкортстан халкы, андагы татарлар ничек яшәп ята? Заһир Хәкимов, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе: Башкортстанда татарларның хәле әйбәт, дип әйтергә була. Анда миллионнан артык татар яши. Без үзебезне көчле халык дип саныйбыз. Шуңа күрә зарлана алмыйбыз. Халык тормышын, яшәешен караганда, ул башка төбәкләрдәге кебек. Ә милли мәсьәләгә килгәндә, кызганыч, мактанып булмый. Мин үзем утыз еллап милли хәрәкәттә. Менә шушы утыз ел эчендәге үзгәрешләр минем күз алдымнан узды. Мәсәлән, моннан утыз ел элек бездә татарча укырга мөмкин булган мәктәпләр саны күпме иде… Хәзер алар кимеде. Укучылар саны да әзрәк. Шуңа күрә бу яктан: «Сөенәбез, мактанабыз», — дип әйтү кыенрак. Элек телевидениедә татар телендә тапшырулар бар иде, хәзер юк. Балалар өчен курчак театрын булдыруларын күптән сорыйбыз. Тәрбияне балалардан башларга кирәк бит. Курчак театры булсынмы, яшьләр театрымы — алар да юк. Җитешсезлекләр күп. Уңай яклар да бар. Уфада да, Туймазыда да татар театрлары бар. «Кызыл таң», «Өмет» газеталары чыга. Россиянең бүтән төбәкләрендә алары да юк. Башкортстанда яшәүче татарлар тормышын төрлечә, яртылаш тулы стаканга караган кебек карарга була. Бер карасаң, аның яртысы тулы, икенче яктан — ул яртылаш буш. Без: «Башкортстан һәм Татарстан элек-электән тугандаш дәүләт, дус халык», — дип әйтергә күнеккән. Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачтылар, аңа кадәр Башкортстанда Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Барысы да яхшы кебек. Ә сез әйткән мәдәният, милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар кайдан килә? Бу Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне кимсетү, аларны хокукларыннан мәхрүм итүме? 1937 елдан алып, ялгышмасам, 1979 елга хәтле Башкортстан Конституциясендә ике бертигез тел күрсәтелде, башкорт һәм татар телләре икесе дә рәсми статуска ия иде. Әмма 80-90нчы еллардагы вакыйгалардан соң татар теленең статусы югалды. Әйтеп торам бит, Башкортстанда миллионнан артык татар яшәсә дә, татар теленең бернинди статусы юк. Әгәр дә татар теле башкорт теле кебек дәүләт теле булса, ул вакытта шул ук матбугат чараларында татарча тапшырулар мәҗбүри булыр иде. Безнең татар оешмалары мәдәни чара алып барганда кайчак: «Нигә сез татар телендә алып барасыз? Нишләп дәүләт телендә алып бармыйсыз? Бу — рәсми чара. Сез рәсми дәүләт телендә сөйләшергә тиеш», — дип әйтүчеләр дә бар. Татар теленең якланмавы мәктәпләргә дә кагыла. Әйткәнемчә, мәктәпләрдә татар телен укыту кими. Башкорт кардәшләребез мактана, аларның мактанырга хаклары да бар. Чөнки балалар йөз процент диярлек башкортча укый. Чөнки ул — дәүләт теле. Анда башкортлар гына түгел, рус, украин, татар балалары да башкортча өйрәнә. Татар теле туган тел буларак кына керә. Ә мәктәпләр туган телне өйрәтә торган түгел, башка программаларны сайлый башлады. Тел статусы якланган булса, безгә эшләргә уңайлырак булыр иде. «Халыкның 10-15 проценты гына башкорт булса, ничек Башкортстан милли республика булсын инде?» Хәзер күптелле мәктәпләр ачу тенденциясе бар. Ул Татарстанда да, Башкортстанда да шулай. Димәк, инглиз, француз, немец һәм башка телләрне өйрәнергә безнең вакытыбыз да, тырышлыгыбыз да җитә. Ләкин безнең ут күршеләр булган Башкортстанда миллионнан артык татарга үз телләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыра алмыйлармы? Бу әзрәк тарих белән бәйле, дип уйлыйм. Башкортстан республикасын төзүчеләрнең берсе — Зәки Вәлиди Уфа губернасын Башкортстанга кушуга каршы булды. Аның: «Башкортстан башкортлар өчен!» — дигән шигаре булган. Моны кемдер начар кабул итә. Әмма минемчә, бу дөрес булган. Чөнки монда элекке, кече Башкортстан турында сүз бара. Анда 90 процентка якын башкортлар яшәгән. Ул чакта бу фикер дөрес иде. Нигә ул Уфа губернасын кушуга каршы булган? Ул вакытта башкортлар башка халыклар арасында югалырга мөмкин иде. 1979 елгы җанисәпкә карасак, анда беренче урында рус халкы, икенчедә — татарлар, өченче урында — башкортлар. Татарлар 1,1 миллионнан артык булса, башкортлар 900 меңләп кенә иде. Шушы 900 мең башкорт арасында 300 мең кеше үзенең туган теле итеп татар телен язды. Мәсәлән, Илеш районында 18 мең кеше яши ди, шуның 9 меңе — башкорт, шушы 9 меңнең 8 меңе татар дип язылган. Башкортларның 1 меңнән дә азрагы туган тел итеп башкорт телен күрсәткән. Бәлки бераз ялгышамдыр, якынча әйтәм. Республика төзелгәндә үк бу проблемага нигез салынган, дип уйлыйм. 2002 елгы халык санын алуда башкортлар икенче урынга чыкты. Бу ни өчен эшләнә? Моны сәяси яктан карарга кирәк. Кайчакта башкорт кардәшләрнең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән сөйләшәм, алар: «Әгәр дә без, башкорт милләте, өченче урында калсак, безне милли республика буларак юк итәргә мөмкиннәр. Ничек инде үзе Башкортстан республикасы, ә төп дип саналган башкорт милләте өченче урында гына. Халыкның 10-15 проценты гына башкорт булса, ничек Башкортстан милли республика булсын инде?» — диләр. Шул бетүдән куркып, сәяси күренешләр аркасында, төрле юллар белән башкортлар саны арта. Аның бит бөтен кызыгы да шунда. Башкортстанда татарлар башкортлардан күбрәк икән, бу — үзенчәлекле күренеш. Бүтән мондый җир юк. Анда яшәгән татарлар: «Минем атам, бабам татар булган. Нишләп мин башкорт булырга тиеш соң әле?» — дип Татарстанга күчеп китәрләр дип, сәяси алымнар кулланучылар курыкмыймы? Нәрсә дип әйтим инде… Андый сүзләрне әйтергә ярыймы, юкмы икән?.. Барыбер әйтәсем килә. Сез әйтмешли, Татарстанга китсәк… Безнең ата-бабаларыбыз Башкортстанда күмелгән. Минем авылда безнең берничә буын кабере. Без китсәк, үзебезнең җиребез белән китәбез. Ата-бабаларыбызның каберен ташлап китеп булмый. Ул — безнең җиребез. Зәлия Ахунова: «Милләт өчен хезмәт иткән кешеләрнең гамәл дәфтәрләре бервакытта да ябылмас» Зәлия ханым, сез «Татар кызы» проекты җитәкчесе буларак, әлеге өлкәдәге проблемаларны әйтә аласызмы? Бәлки киресенчә, Башкортстан халкы өчен хас булган матур яклар да бардыр. Зәлия Ахунова, Башкортстанда «Татар кызы» проекты җитәкчесе, «Роксана» радиосы дикторы: Мин ярты гомерем буе шушы проект белән шөгыльләнәм, шулай ук татар оешмаларында әгъза да булып тордым, «Азатлык» татар яшьләре берлеге лидеры да булдым. Әлеге вакытта мин хатын-кызлар оешмасы әгъзасы һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе урынбасары. «Ак калфак»ның Башкортстанда 56 филиалы бар. Алар олы яшьтәгеләр генә түгел, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр белән дә эшли. Төрле гореф-гадәтләрен халыкка таныталар, ансамбльләр оештыралар, милли костюмнар тегәләр. Безгә дин әһелләре дә кушыла. Дин һәм шушы милли өлкә берләшкәч, оешма тагын да көчле була. «Ак калфак» оешмасын бик хөрмәт итәм. Бөтен республика буенча гына түгел, ә төбәкләр белән дә эшлиләр. Бу үзара җыелышып, рәхмәт хатларын тарату гына түгел, ә төптән карап эшләнгән әйбер. Милләт өчен хезмәт иткән кешеләрнең гамәл дәфтәрләре бервакытта да ябылмас, ди бит. Шуның өчен эшлиләр икән — эшләргә, булдырабыз икән — тагын да ныграк тырышырга кирәк. Бу тормышта нинди генә вакытларны күрмәдек… Шуңа да карамастан, һәрвакытта эшлибез. Чөнки нинди генә каршылыклар булса да, эшләгән кешене бервакытта да туктатып булмый. Ул барыбер алга таба атлый, тырыша. Теләгән кешегә барлык ишекләр дә ачыла. 20 елдан артык радиода да эшлим, анда «Бәхет ачкычы» тапшыруын алып барам. Радиога күренекле кешеләрне, милләтебез өчен тырышкан күп кенә шәхесләрне кунакка чакырам. Һәр эшләгән кеше алдында баш иям. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, нинди генә җыеннар уздырылса да — барысы да кирәк. «Татар кызы» проекты 1992 елда башланып китте. Мин анда 1996 елдан. Ул башта авылларда, аннары районнарда үткәрелә. Район, төбәкләрдә үткән этапта иң-иңнәрен сайлап алабыз. Бу шул хәтле матур чара. Анда тарих, ана теле, үзебезнең гореф-гадәтләр күрсәтелә. Монда кызлар матурлык бәйгесендәге кебек эчке күлмәктән йөрми. Мин хәтта «Татар кызы»нда катнашучылрны «балалар» дип атыйм, чөнки барысын да яратам. Алар шулкадәр сәләтле, уңган. Без аларда хатын-кызның бар сыйфатларын ачып күрсәтәбез. «Татар кызчыгы» бәйгесе дә үткәрелә. Монысы тагын да матур. Катнашучылар шундый бәләкәй, чебешләр кебек. Боларны кечкенә эш дип тә, зур эш дип тә карап була. Һәр милләтне ниндидер чәчкә белән тиңләп була. Ул чәчәкләрнең төрлесе бар. Гөлчәчәк, розалар белән генә дөнья тулса, сүз дә юк, матур булыр иде. Әмма гөлләмәләрнең төрле булуы кирәк. Аларның һәрберсе матур. Без туган җиребезне, тел, милләтне, ир-ат яки хатын-кыз булуыбызны сайлап алмаганбыз. Аның белән горурланырга да тиеш түгелбез. Ә эшләребезне киләчәк буынга җиткерергә, Ходай биргән милләтне, туган җирне, табигатьне сакларга кирәк. Үзебездән соң без игелек кенә калдыра алабыз. «Мин-мин», — дип әләмнәр күтәреп йөрү кирәкми. Алай да йөргән чаклар булды инде. «Миллион татарны искә төшерегез», — дип, «Өмет» дигән әләмне дә күтәреп йөргән булды (көлә). Ул вакытта безне әрләгәннәр иде. Милләт өчен эшләү теләкме, диагнозмы ул… Белмим. Иң мөһиме — теләп һәм яратып эшләү. Булдыра алганча тырышабыз. «Җанисәп апрельдә булса, күп татарны югалтыр идек» Күптән түгел Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, кешеләр күпләп йөри торган чараларны тыйдылар. Монда татар артистларына анда концерт куйдырмау турында да сүз бара. Аларның кайберләре бу турыда үз фикерләрен дә белдерде. Сез ничек уйлыйсыз, бу җанисәп алдыннан махсус эшләнгән сәяси алыммы? Заһир Хәкимов: Юк, монда нәрсәдер эзләргә кирәкмидер. Бу, чыннан да, пандемия белән бәйле. Чаралар үткәргәндә дә, беренче чиратта, без халыкның сәламәтлеге турында уйлыйбыз. Шунысы ышандыра: акрынлап чирләүчеләр саны кими, вакцинация дә башланды. Җанисәпнең көзгә күчерелүе безнең өчен кулайрак та. Әгәр дә ул апрельдә узган булса, безнең эшләгән эшләребез башка оешмалар, шул ук башкорт кортылтае белән чагыштырганда, азрак булыр иде. Без активистлар, халыкны чакырып чаралар үткәрәбез. Әмма активистларны җыеп: «Татар булып язылыгыз!» — дип өндәргә кирәкми. Алар болай да бөтен эштә актив катнаша, болай да татар булып язылачак. Район, авылларда эшли алмадык. Апрельдә җанисәп булса, бу җитешсезлек аркасында күп кенә татарны югалтыр идек. Хәзер июнь –июльдә авыл, районнарда шушы очрашуларны үткәрәчәкбез. Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Соңгы вакытта аның Башкортстанга ярдәме тагын да ныграк сизелә. Моннан ике ел элек Башкортстанның йөзьеллыгын үткәргәндә, Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды. Без аннан Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеген ачу турында сорадык. Чыннан да, былтыр вәкиллек ачылды. Бүген анда биш кеше эшли. Татарстанга зур рәхмәт әйтәсем килә! Халыкны, аның телен саклауда гаиләнең дә әһәмияте зур. Бу мәсьәләдә хатын-кыз аеруча зур өлеш кертә. Зәлия ханым, гаиләдә генә татар телен саклап калып буламы? Зәлия Ахунова: Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Хәзер оныклар бар инде. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Ләкин балаларым татарча укымады, русча мультфильмнар карый. Тормыш иптәшем белән Сөембикә турында мультфильм төшерү хыялы бар иде. Балалар Муланны («Мулан» мульфильмы герое — авт.) карап, аның батырлыгына соклана. Ә бит безнең Сөембикә дә — зур герой. Балаларга татар телендә тапшырулар кирәк. Алар Сөембикәгә карап: «Минем дә аның кебек буласым килә», — дип горурлансын иде. Балаларны мәчеткә йөртәбез. Алар гарәп телен белергә, догаларны дөрес укырга тиеш. Иман бирергә тырышабыз. «Дәүләткә сылтама», — дип тә әйтәләр, ләкин барыбер балалар туган телләрендә укырга тиеш. «Әдәби татар телен бары тик мәктәпләрдә генә өйрәнергә мөмкин» Заһир Хәкимов: Телне өйрәтү балалар бакчасыннан башланырга, аннан соң мәктәп, югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш. Гаиләгә генә ышанырга түгел. Дөрес, өйдә дә телне өйрәтәләр, әмма матур, әдәби телне тирәнтен бары тик мәктәпләрдә генә өйрәнергә мөмкин. Әңгәмәне йомгаклап, Татарстанда, Башкортстанда яшәүче татарларга, тугандаш ике милләткә нәрсә әйтәсегез килә? Заһир Хәкимов: Быел 16 августта Татарстан белән Башкортстан арасында килешү төзүгә утыз ел була. Ул килешүдә Башкортстанда татар телен, мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, Татарстанда башкорт телендә чаралар үткәрү турында сүз бара. Без ике республика мәктәпләре турыдан-туры элемтәдә булуларын теләр идек. Укытучыларга фикер алышыр, яңа ысуллар өйрәнер өчен бу бик яхшы булыр иде. Башкортстан корылтаенда: «Башкортстанда татар телен өйрәтүче мәктәпләр бар, ә Татарстанда башкортча укытучы мәктәпләр юк», — дигән сүз ишетелде. Бу дөресме икән, белмим. «Татар һәм башкорт халкы — бер кошның ике канаты» дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ә бу кош яхшы очсын өчен, аның ике канаты да тигез булырга тиеш. Аның берсе зуррак, икенчесе кечкенәрәк булса, кош оча алмый. Шуңа күрә тигезлек, дуслык булсын иде. Зәлия Ахунова: Туган җир, динебез — бер. Башкорт телен без йөз процент аңлыйбыз. Шуның өчен гөрләшеп бергә яшәргә, эшләргә кирәк! Безнең Башкортстан шундый матур табигатьле, кешеләре талантлы, ачык күңелле. Ә Татарстанда булганны матур итеп күрсәтә беләләр. Бер-беребездән өйрәнеп, ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп, күршеләрдәй ярышып яшәргә, эшләргә кирәк!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Стартовал период агитации в СМИ перед выборами в Госдуму

В Шагонаре офицер Росгвардии провёл рабочую встречу со специалистами кадрового центра

Росгвардия обеспечивает безопасность граждан на открытии IV Международного буддийского форума в Кызыле

Росгвардия обеспечила безопасность участников Международного буддийского форума в Туве

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.