Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Әле тумаган да балалар нинди концертта катнаша ала? «Балалар Премиясе»ндә!

0 248

«Балалар Премиясе» лауреатлары атна саен ТМТВ телеканалында чыккан «Балалы Солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайланган. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган уналты яшькә кадәрге балалар лауреат булырга көч сынашкан. Алар өчен «Балалы солянка»да тамашачы тавышын биргән. «Ел саен «Балалы солянка» концертын уздыра идек, җырчылар үз балалары белән җырлый иде, быел без башка төрле форматта оештырырга булдык. Балалар белән җырлый торган җырчылар ел саен артып тормый, алар әз. Ел саен бер үк составны чыгарып торсак, халыкка кызык булмый. Шуңа күрә, без яңа балаларны күрсәтергә булдык», — диде «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева. — Бик сәләтле кызлар, егетләр бар. Ул балалар үзләреннән олырак җырчылар белән бертигез җырлый алалар. Без моны репетицияләр вакытында күрдек». Шулай ук ул әлеге премиягә лаек булу өчен бары тик «Балалы Солянка» проектына үз видеоңны җибәрергә кирәк икәнен әйтте. Аның сүзләренчә, 2020 елда «Балалы Солянка» проектында якынча йөздән артык кеше катнашкан. Катнашучылар арасында Удмуртия, Башкортстан, Киров өлкәсе балалары да булган. Динә Гәрәева киләчәккә планнары белән дә бүлеште. «Бәлки җырга бәйле аерым балалар телевидениесе ачып җибәрербез, бәлки ул YouTube каналы булыр. Хәзерге вакытта андый фикерләр дә бар», — диде ул. «Мул уңыш алыйм дисәң…» «Балалар Премиясе» башланганчы ук балаларга бәйрәм оештырылды, фойеда аниматорлар аларның күңелен ачты. Бәйрәм УНИКС концертлар залында лауреатларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Алар сәхнә буйлап җәелгән кызыл келәмнән узды. Бүләккә сын, диплом, төрле сертификатлар, партнерлардан бүләкләр бирелде. Бүләкләнгән балаларны игълан иткәндә аларның башка күпсанлы бәйгеләрдә яулаган җиңүләре дә әйтелде. «Балалар премиясе» лауреатлары: Җәмилә Әсәдуллина, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Хәйруллина, Раяна Миңнегалиева, «Веснушки» вокаль ансамбле, Лерия Гәйфетдинова, Раяна Ибатуллина, Карина Нәбиуллина, Аслан Миргаязов, Амелия Феофанова, Наилә Славина, Азалия Яфясова, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова. Балалар келәмгә әти-әниләре, вокал укытучылары, абый-апалары, сеңелләре, дәү әниләре белән бергә чыкты. Раяна Миңнегалиева келәмнән әнисе җырчы Ильвина белән узды. Ул балаларны премиягә лаек булулары белән котлады һәм әти-әниләргә вакытында балаларының талантларын күреп, шундый зур сәхнәгә чыгарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

«Веснушки» вокаль ансамбле кызыл келәм буйлап «Веснушки» иҗат студиясе җитәкчесе, җырчы Чәчкә белән бергә атлады. Чәчкә сәхнәдән балаларга бирелгән шушы мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның янына укучысы, тагын бер лауреат Лерия Гәйфетдинова чыкты. Җырчы Альбина Апанаева Киров өлкәсеннән килгән Карина Нәбиуллинаның укытучысы булып чыкты. Җырчы Киров өлкәсеннән Каринаны атнага ике тапкыр аның янына вокал дәресләренә алып килүче әти-әнисенә рәхмәтле булуын әйтте.

Зәлия Зиннурованың әтисе Зөлфәт Зиннуров та кызы белән кызыл келәмгә чыкты. «Мул уңыш, татлы җимеш алыйм дисәң, аны орлыгын утыртканнан бирле һәрдаим хезмәт куеп, тәрбияләп үстерергә кирәк. Безнең балаларыбыз да шулай. Нәкъ шулай ук зур көч куеп, зур тәрбия биреп эшләргә кирәк. ТМТВ каналына балаларда зур кызыксындыру уяткан өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу аларга киләчәктә татар телен өйрәнергә зур стимул бирә һәм татар баласы булу зур горурлык икәнен аңлата», — диде Зөлфәт Зиннуров.

«Киләчәктә безнең балалар татар җырларын яратып, татар сәнгатенә гашыйк булып үссеннәр иде» Кызыл келәм сәхнәдән җыелды, концерт программасы башланды. «Балалар Премиясе»н Рамил Шәрәпов һәм лауретлар Зәлия Зиннурова, Әминә Әхмәтҗанова, Аслан Миргаязов алып барды.

Чыгышларны һава гимнастлары башлады. Аннан соң Лерия укытучысы Чәчкә белән «Матур дөнья» җырын башкарды. Җәмилә Әсәдуллина һәм Илнат Фәрхуллин «Яшьлек язым» җыры белән чыгыш ясады. Илнар Миранов дуэтны Амелия Феофанова белән башкарды. Амелия «Зәңгәр томан» җырының уртасында саксофонда да уйнап күрсәтте.

Сәхнәгә лауреатлар чыгышлары арасында татар эстрадасы артистлары үзләренең балалары белән чыкты. Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан «Тәрәзәләр» җырын башкарды. Аннан соң Зөлфия Минһаҗеваның «Әнием җаным» җыры яңгырады, аны Айза Галиева җырлады.

Милина Хәйруллинаны бүләкләгәндә Рамил Шәрәпов: «Аның нәселе танылган мәшһүр композиторобыз Салих Сәйдәшевка барып тоташа», — диде. Милина Раяз Фасыйхов белән «Алма кебек кызарма» җырын башкарды. Алардан соң сәхнәгә «Игелек таифәсе» җыры белән Азалия Хәйруллина һәм Алинә Шәрипҗанова чыкты.

Җырчы Ильвинаның кызы Раяна Миңнегалиева: «Биибез хип-хоп, төшерәбез Тик-ток», — дип заманча җырын башкарды. Татар телендә әле мондый стильдәге җыр ишеткәнем юк иде.

Данир Сабиров башта «Талларым» җырын үзе генә башкарды. Икенче җыр вакытында аның кызы Мәрьям биюче Сергей Казаков белән тамашачыларга бию бүләк итте. Шаян номерлары, күңелле җырлары белән танылган Данир Сабировның моңсу җыр башкарганын беренче тапкыр ишеттем. Ул Фирзәр Мортазинның «Язлар килә, язлар» җырын җырлады. Данир Сабировка мондый җырлар башкару да бик килешә икән. Күңел кылларын тибрәтерлек номер булды ул.

Иркә «Балалар Премиясе» алып баручысы Аслан Миргаязов белән «Тормыш җилләре» җырын җырлады. Тәнәфестә Иркә белән аралашып алдык.

Иркә, моңа хәтле балалар белән дуэт җырлаганыгыз бар идеме? Үземнең кызлар белән җырлаган булды, тик бу балаларныкына караганда аларның талантлары әзрәк, шуңа күрә мин быел башка балалар белән чыгыш ясавыма бик шатмын, миңа ошый. Әлеге проектны ничек бәялисез? Үзем кечкенә чактан «Айгөл» ансамблен карап үстем, бик каты кызыга идем, аларга карап җырчы буласым килә иде. Монда да шундый әйбер тусын иде. Киләчәктә безнең балалар татар җырларын яратып, татар сәнгатенә гашыйк булып үссеннәр иде. Балалар белән дуэт җырлауның нинди үзенчәлекләре бар? Миңа үземә бу концертта уңыш елмайды дип әйтсәк була, чөнки Аслан шул хәтле үткен, талантлы. Миңа авыр булмады. Без биемәдек, бары тик ялт иттереп җырны гына башкардык. Ул дулкынланмады, курыкмады, Аслан сәхнәдә үзен бик иркен хис итә. Миңа аның белән җырларга рәхәт булды, сәхнәдә ул миңа энергия бирде. Аны күргәннән соң миндә дулкынлану хисе бетте. Иркә тарафыннан макталган Аслан — «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның кече улы. Концертта әле тумаган балалар да катнашты Икенче бүлекне Илназ Баһ башлап җибәрде. Җырын җырлап бетергәч, «Чит балалар белән җырлап булмас, үземнекеләр дә җитәрлек», — дип сәхнәгә өч малаен һәм хатыны Гүзәл Идрисованы чакырды ул. Алар музыка уен коралларында уйнады.

Концерт чыгышларын «Веснушки» вокаль ансамбле дәвам итте. Аннары Раяна Ибатуллина һәм Лэйна «Малай на белом Барсе»ны җырлады. Аннан соң сәхнәгә Карина Нәбиуллина чыкты, ул туган як турында җыр башкарды. Шулай ук концертта Алла Духованың «TODES» студия-мәктәбенең чыгышы булды.

Наилә Славина белән Гүзәлем «Бас әле» җырын җырлады, «Сәйдәш» бию ансамбле белән берлектә алар җырлы, биюле матур номер күрсәтте. Салават Миңнеханов бу номерда клиптагыча биюче ролендә булды. Соңыннан алар Гүзәлем белән әле берничә көн элек кенә чыккан «Киләм, киләм» җырын башкарды.

Әминә Әхмәтҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина «Өмет йолдызы» җыры белән чыгыш ясады. Алардан соң Ризат Рамазанов кызы Айгизә белән «Син диеп» җырын җырлады. Айгизә сәхнә артына кереп киткәч, Ризат: «Монда балалар белән генә чыгарга ярый, шуңа икенче баламны чакырам», — дип, бәби көткән Зинираны чакырды.

Филүс Каһиров белән Азалия Яфясова «Киек каз юллары» җырын җырлады. Алар иң көчле алкышларны җыйган дуэт булды. Азалиядә тумыштан балалар церебраль параличы, күзләрендә дә проблемалар бар. Ул сәхнәдә үзен чын артистларча тотты, көчле тавышы белән тамашачыларны таң калдырды.

Концерт азагында Зәйнәп Фәрхетдинова улы Акбулат белән «Мелодия» җырын башкарды. 

«Балалар Премиясе» финалында барлык тамашачы балалар да сәхнәгә чакырылды. Алар нәни тавышлары белән «Сәхнәгәә!» дип шатланып менеп киттеләр һәм бергәләп ТМТВ гимнын җырладылар. Концертта чыгыш ясаган балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен тотты, матур тавышлары белән тамашачыларны шатландырды, сокландырды. Залдагы балалар да аларга кушылып җырлап утырды. Тамашачылар концертны ошаттык дип әйтте, соң тәмамлангангадыр, балалар бераз арыган иде, тик кәефләре күтәренке күренде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие Росгвардии Тувы обеспечили проведение регионального этапа игры «Зарница 2.0»

В Туве сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого угонщика автомобиля

Росгвардейцы провели встречу на тему будущей профессии со студентами кызылского техникума

При силовой поддержке спецназа Росгвардии в Республике Тыва задержан подозреваемый в хищении лошади

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.