Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Резедә Вәлиева шигырьләре

0 346

Китмә, сөю

Китмә, сөю, китмә күңелемнән, Ялгызлыкка мине ташлама.

Күрәсеңме, язның назлавына Пар тургайлар ничек шатлана?!  

Китмә, сөю, китмә күңелемнән, Көзләр хөкеменә күнмә син.

Күзләремә нурлар сирпеп янган Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.   Үрелмәсен күңелем гөлләренә Көзге кырауларның салкыны, Язлар булсын һаман йөрәгемдә, Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.  

Китмә, сөю…   

Гөлем сулды җилләрдә Түр бакчамы гөлләр чәчтем Алларын сайлап кына.

Алар сары чәчәк атты, Хәйраннар калдым шуңа.  

Алны сөюгә юрыйлар, Ә сарыны — сагышка.

Кабул булды юраулары – Җаным ачы сагышта.  

Гөлме сулды җилләрдә, Көзләр килгән көннәрдә.

Гөлем дә юк, ярым да юк, Зарым сөйлим кемнәргә?  

Сары чәчәк йөрәгемнең Сагышын тоя микән? Җаным ялкыннарда яна – Ятлары сөя иркәм.  

Күз алларым күк томан, Бәхетемне юксынам.

Яши идек лә бер гөлнең Пар чәчәкләре сыман.  

Куандырмый гөлләрем дә, Гөрләп чәчәк атса да, Кайтмас инде мәхәббәтем, Киткән ярым кайтса да…  

Ялгыз каен

Йорт түренә ялгыз каен Нигә утырттың, иркәм?

Ялгыз каен кайгыга дип, Нигә әйтмәдең икән?!  

Бергәләп үстердек аны, Сибә-сибә суларын.

Күңелгә дә китермәдек Ялгыз язмышлар барын.  

Инде һәркөн каршына аның Ялгызым гына чыгам, Ул моңаеп башын ия Гафу үтенгән сыман…  

Рәхмәт, әнкәй, сиңа Шомырт чәчәк атса, Илгә кошлар кайтса, Җаным тула минем назларга.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Якты тормыш миңа, Бүләк иткән өчен язларда.  

Йөрәк җылың белән, Бишек җырың белән Күңел кылларымны чиерткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Сабый чакларымнан Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.  

Язгы кояш төсле

Сулмас яшәү көчен Биргәнсең син миңа гомергә.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Кояш булып миңа, Мәңге-мәңге яшә бу җирдә!  

Кайт, балам

Язгы сулар ургып аккан чакта, Күңелләрем сине юксына, Язлар ямьле түгел синнән башка, Кайт син, балам, тизрәк кайтсана.

Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа, Тургайларың сине сагына.   Өй түрендә кошлар оя корды, Сайрауларын тыңлап юанам.

Алар тиздән бала үстерерләр, Минем генә йортым тын һаман.

Кайт син, балам, кайт туган ягыңа, Тургайлар да сине сагына.  

Яз кайтмады, бәлки, көз кайтыр дип, Сине көтеп яшим мин һаман.

Узмасын ла гомерем сагыш белән, Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.

Кайт син, балам, кайт туган ягыңа, Газиз әнкәң сине сагына…  

Чараларын кайдан табасы?..

Саксыз әйткән сүзләрдән дә, Яман-явыз күзләрдән дә Бәхеткәйләр кайчак уала, Ятим балалар калдырып, Аналар җанын яндырып, Матур төштәй кинәт югала.  

Таш бәгырьләр белмимени, Боздай күзләр күрмимени Сабыйларның нәүмиз карашын.

Ятим үскән гомерләрнең, Кимсетелгән күңелләрнең Күз яшеме юсын ярасын?  

Боеккан сабый күңелләр – Кояш күрми үскән гөлләр – Аналарның йөрәк ярасы.

Бәхеткәйләр кайтсын өчен, Пар канатлар каксын өчен, Чараларын кайдан табасы?..  

Татарстан

Туган ягым минем — Татарстан, Сызылып кына ата анда таң.

Сызылып кына аткан таңнарыңны Балачактан өзелеп яратам.  

Туган ягым минем — Татарстан, Талгын гына исә җилләрең.

Талгын гына искән җилләр кебек Тыныч булсын килер көннәрең.  

Туган ягым минем — Татарстан, Нигезендә алтын чайкала, Иңнәреңдә Идел, ә түреңдә Балкый Казан — гүзәл башкала.  

Туган ягым минем — Татарстан, Якты булсын барыр юлларың, Тукайларың, Мусаларың кебек Дан яуласын мәңге улларың!  

Уйнама, гармун…

Авыл өстенә авыр моң ята: Кемдер өздереп гармун уйната, Гармуны гүя үксеп елыйдыр, Авыл тын калып аны тыңлыйдыр.

Моңга сусаган ятим урамнар Гүя онтылып тынып калганнар…  

Кем йөри шулай гармунын тартып, Ялгыз йортта сагыш уятып? Әй гармун, гармун, уйнама юкка, Моңлы җаннарны елатма, тукта.

Уйнама, гармун, җитте, кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне…  

Туган авылның тын урамнары Оныткан нде гармун моңнарын.

Онытсын инде, уйнама юкка, Сулган йөрәкне уятма, тукта.

Уйнама, гармун, җитте, кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне…   Өзмә үзәкне, сүнсен өметләр, Кайтмаска киткән моннан егетләр.

Алар гомергә чит җирдә калган, Газиз аналар сагынып арган.

Алар мәңгелек йокыга талган…  

Уйнама гармун, җитте, кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне.  

Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма, Мираска дип балаңа, Иң кадерле мирас итеп, Туган телен бир аңа.  

Иле белән, дине белән, Туган җир белән бергә, Туган телгә мәхәббәт сал Күңеленә гомергә.  

Аерса да хак язмышы Туган йорттан, иленнән, Күңеле мәңге аерылмасын Газиз туган теленнән.  

Кайда гына ишетсә дә Аның татлы авазын, Туган якка очсын күңеле, Сагынып ана назын.  

Онытмагыз, бу дөньяда Из зур мирас бер генә: Көмеш чыңлы, талгын моңлы Газиз туган тел генә…  

Йөгереп кайтыр идем…

Йөгерек елга ага яр астыннан, Яр башында матур йорт тора.

Нигә икән, нигә төшләремдә Шул йорт һаман мине чакыра?..  

Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем, Җил капкада әнкәм күренсә, Яр астында, нидер көйли-көйли, Әткәй бәгърем җәтмә ау үрсә…  

Яран гөлләр үскән тәрәзәдән Алсу йөзле чая кыз бала Кул болгаса, чыңлап көлә-көлә…

Кайтыр идем, йөгереп кайтыр идем, Аңла инде, йөрәк, сызлама…  

Сипкелле кыз

Таныштым бер кыз белән, Яратуымнан үләм.

Шулкадәр яратуымны Сипкелләреннән күрәм.  

Ялкын чәчен тарыймы, Күзләренә карыймын.

Битләреннән үбә-үбә, Сипкелләрен саныймын.  

Йолдыз-йолдыз сипкелләр Сибелгән йөзләренә.

Толым-толым чәчләре Төшкәндер тезләренә.  

Чәчләрен кызыл диләр, Әллә шуңа бик чибәр.

Кызыл түгел, алтындыр, Янып торган ялкындыр.  

Сипкелләре күптөрле, Балкый йолдыз шикелле.

Чибәрлеге чиктән ашкан, Өстәвенә — сөйкемле!  

Язгы Казан

Гөрләвекләр гөрләп ага, Җырчы кошлар канат кага, Казаныма якты яз килгән.

Еракларга яңгырый азан – Моңнарга күмелә Казан, Мондый гүзәллекне кем күргән!  

Язгы Казан, нурлы Казан, Сиңа атап җырлар язам, Очсын диеп ерак илләргә.

Дусларым хәйран калсыннар, Куаныч, илһам алсыннар Без яшәгән гүзәл җирләрдән.  

Язгы Казан, назлы Казан, Еракларга яңгырый азан, Каурый болытларга кагылып.

Акчарлаклар оча уйнап, Канатлары кала чыңлап, Кояш нурларында чагылып.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве кинологи Росгвардии обследовали избирательные участки

Свыше двух тысяч выездов совершили экипажи вневедомственной охраны Тувы за 8 месяцев 2026 года

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.