Түбән Камада 1989 елгы фаҗигадә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар
0
89
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге дата алдыннан Түбән Камада хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. 1989 елның май ахырында «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ газ заводының насос станциясендә чыккан янгын фаҗигасе өч коткаручының гомерен өзде. Алар — капитан Наил Мөхәммәдиев, рядовойлар Наил Кәлимуллин һәм Вәзир Гурбанов. Янгынга каршы федераль хезмәт идарәсенең Түбән Камадагы беренче отряды территориясендә, әлеге фаҗигадә һәлак булучы хезмәткәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, мемориаль комплекс ачылды. Аны булдыруда янгын сүндерү өлкәсендә эшләүче һәркем үз өлешен кертте. Һәлак булучылар өчесе дә «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде.