Татарстанда беренче боз кичүе ачылды
0
52
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда беренче боз кичүе ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Яшел Үзән - Түбән Карамалы маршруты буенча Идел аша боз юлы тәүлек буе эшләячәк. Кичү буенча авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары уза ала. Якын көннәрдә республикада тагын өч боз кичүе ачарга планлаштыралар. Чулман аша Соколка бистәсеннән Яңа Кама аръягы авылына кадәр кичүне техник тикшерү 14 декабрьгә планлаштырылган. Икенче көнне Аракчино — Югары Ослан һәм Покровское авылы — Кызыл Чишмә маршрутлары буенча боз юлларын карап чыгачаклар.