Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
0
81
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде. Бу хакта « Кызыл таң » Башкортстан Республикасының иҗтимагый-сәяси электрон басмасы хәбәр итә. «Ике аккош» конкурсы Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуына багышланды. Конкурс онлайн форматта үтте. Фестивальдә катнашу өчен видео төшереп җибәрергә кирәк иде. Бәйге ике номинациядә узды: «Вокал башкару» (Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җырны һәм бер халык яисә хәзерге, шул исәптән автор җырын башкару) һәм «Инструменталь башкару». «Дуэт» номинациясендә 1нче урынны Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Дамира Сәетова (Уфа шәһәре) алдылар. «Җырны профессиональ башкару» номинациясендә Уфа шәһәреннән Гөлназ Кашапова җиңүче булды. «Халык җыры» номинациясендә Бөрҗән районының Әбделмәмбәт авылыннан Сәлимә Гарифуллина җиңү яулады. Фестивальне оештыручылар — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре.