29 ноябрь - Татарстан байрагы көне
0
85
Татарстан Республикасының Дәүләт байрагында өч төс кулланылган - яшел, ак һәм кызыл. Ак буй байрак киңлегенең унбиштән бер өлешен тәшкил итә, ул бер үк тигезлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй өстә урнашкан. Яшел төс - яңарыш, яз символы. Ак төс - чисталык символы. Кызыл төс - көч, тормыш, энергия, җитлеккәнлек символы. Татарстан байрагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.