Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Язмыш аларны кырык елдан соң гына очраштыра - «Сөембикә»

0 53

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Чулпан Галиәхмәтоа). Ул елны март буранлы килә. Унысыннан башланган күз ачкысыз буран атна буе тынмый. Районга түгел, күрше авылга бару да олы бер мәшәкатькә әйләнә. Розаның тулгагы сайлау көнне көтмәгәндә башлана. Әле җиденче ае гына киткән була. Аның игезәк балалар көткәнен беркем дә белми. Карынында сабыйлары тибенә башлагач, үзе тотып карый-карый аңлый ул анда ике җан барлыгын. Игезәкләр шулай ашыга микән? Берсеннән-берсе кечкенә ике сабыен калдырырга өйдә кайнанасы да юк. Җитмәсә, каенсеңлесен кечкенә баласы белән «бәби кунагы»на алып китерткән иде, Исламы сайлау комиссиясендә утыра… Игезәкләрен өйдә таба ул. Таба һәм… берсен югалта… Тик Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында яшәүче Роза апа Фәйзуллина тормышындагы югалту-табуларның соңгысы булмый әле бу.

Бик авырдан таба ул сабыйларын. Кендек әбисе — авыл фельдшеры бәбиләрне ак биләүгә били дә: «Җитлекми туганнарга җылы кирәк. Мин килгәнче тимәгез», — дип, мич башына куя да кайтып китә. Роза хәл эчендә була. Әле каядыр оча ул, әле балаларының елаган тавышын ишетә. Яшь ананың күзен ачарга да хәле юк. Бик тә кочагына аласы килә дә соң… Игезәкләр бит алар! Җитмәсә, күкрәген авырттырып сөт төшә башлый. Рәхәтләндереп имезәсе иде сабыйларын… Юк, ул бит япь-яшь кыз. 14 яшьлек үсмер кыз тавык фермасына эшкә килә… Менә аңа инде — 18… Әнә, фермада кызлар белән җырлый-җырлый сыер сава. Эшләрен төгәллиләр дә йөгерешеп болынга төшеп китәләр, җырлый-җырлый җиләк җыялар… Чү! Җыр тавышы түгел, бала елый лабаса… Сабыйлары елый! Ник алып килмиләр соң аларны янына?.. Төнне шулай саташып чыга ул.

Ә иртән… иртән игезәкләренең берсе үлүен әйтәләр. Бер тапкыр да күкрәгенә куя алмаган кечкенә улын әнә шулай җир куенына сала ана. Бала хәсрәтеннән дә авыррак кайгы юк — хәле тагын да начарлана. Игезәк сыңары — кызы Гөлнур да һаман мантып китә алмый. Дүрт көннән соң аларны юрганнарга төреп, ат чанасына салып, район больницасына алып китәләр. Роза юл буе баласының исән калуын теләп бара: «Берсен алдың, инде монысын калдыр», — дип елый яшь ана… Больницада аны — изоляторга, баланы җитлекми туган сабыйлар янына салалар. Ике көннән палатага өлкән яшьтәге акушер кереп, хәлсез яткан анага кызын мактый башлый: «Үсәргә әрсезләнә ул синең. Әле менә ике кечкенә шешә сөтне суырып бетерде». Ана өчен моннан да яхшы дару бар микән?! Акушер сүзләре аңа канатлар куйгандай итә. Сөенеченнән күз яшьләре бәреп чыга. Шул көннән соң үзенең дә хәле җиңеләя башлый.

Бер тапкыр да сөя алмаган улын җир куенына сала ана

Кызын имезгәндә колагына гел бер бала елавы керә аның. Бөтен бала да әнисе куенында лабаса, ә нигә аны әнисе имезми икән? Икенче көнне елаган нарасыйны кемнең сөте кала, шуңа имезергә биргәннәрен күрә ул. Бала имезүдән дә татлы нәрсә юк бит. Их, Илнуры да исән булса, икесен ике күкрәгенә куеп, рәхәт бер дулкында оеп уты-рыр иде. Сөте җитәрлек: Гөлнурын имезеп йоклаткач та сулык-сулык килеп сөт төшкәнен тоя ул.

Икенче көнне теге нарасыйны Розага имезергә китерәләр. Әй сөенә, әй шатлана яшь ана. Күзләреннән яшь бөртекләре мөлдерәп чыга. Бит уртасында миңе булган бик сөйкемле бала икән… Илнуры кире кайткан кебек тоела. Рәхәтләнеп сыйпап-назлап имезә. Шул көннән башлап башка хатыннарга бирми дә ул аны. Ашата, карый, су коендыра… Бик ярата ул баланы. Әнисе кем икән, бала тәрбияләрлек кеше булмаса, үземә алыр идем дип хыяллана. Исламы да каршы килмәс, мөгаен. Ислам…

…Розаның абыйсы армиядән кайткач, колхозда шофер булып эшли башлый. Казаннан өр-яңа йөк машинасы алып кайта. Озак та үтми, акыллы, тәртипле егетне парторг итеп сайлыйлар. Машинасын күрше авыл егетенә бирәләр… Эштән кайтып чәйләп алгач, Роза, гадәттәгечә, чигү эшенә утыра. Берзаман өйләренә елмаеп-көлеп бер егет килеп керә. Хром итекләр кигән, матур итеп киенгән. Хәл-әхвәл сорашкач, абыйсы машинасының хәзерге хуҗасы икәнен әйтә. Запчастька килгән икән. «Үскәнем, карап кына алыймчы шуны», — дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая. Ризалык алгач, тимер-томыр арасында актарына да, кирәген алып, рәхмәтен әйтеп чыгып китә. Эх, шундый егетең булса икән ул! Уйларыннан оялып, ике бите ут янган Роза кабат кул эшенә керешә.

Күрәсең, егетнең дә җиләк кебек кызга күзе төшә. Әлеге очрашудан соң авылларына гел килә башлый. Розалар өе янынарак туктый да, аның клубтан кайтуын көтә. Иптәш кызларыннан аерып алып калмакчы, сөйләшмәкче була. Җитез кыз егет кулыннан ычкына да, йөгереп кереп китә. Үзеннән алты яшькә зуррак егеттән бик ояла ул, олысытып карый. Клубка да килә, тик Роза чыга да йөгерә. Артыннан үкчәсенә бастырып егет машинасында куа. Шулай куышып-чабышып йөргәннән соң, сөйләшеп китәләр.

Өч еллап очрашканнан соң, Ислам өйләнешү турында сүз башлый. Роза ризалык бирми. Әниләрне ничек калдырып китәрмен дип тә уйлый. Аннан яшерен хыялы да бар бит әле: читкә китеп белем алып булмасмы? Күрәсең, барысын да мә-хәббәт үзе хәл итә. Аллага тапшырып, Роза тәвәк-кәлли. Ул вакытларда ак күлмәкләр киеп кияүгә чыгу юк бит әле. Ислам аны төнлә клубтан алып китәргә тиеш була. Гореф-гадәте шулай. Кыз ризалыгын алгач, егет аны урлап алып кайта. Кече Әт-рәч яшьләре Розаны Олы Әтрәч егете урлыйсын сизгәннәр бит. Югыйсә танытмыйм дип, иптәш егете белән башка машинада да килә Ислам. Ә монда — әнә нинди каршылыклар! Кыз утырган машинаның юлын кисәр өчен авыл башына берәүнең мунчасын сүтеп өйгәннәр. Яшьләр, машинадан төшә дә, җитәкләшеп, авылның икенче башына юнәлә. Имеш, урлый алмады, кызны озатып куя Ислам. Тик өйлә-рен узып киткәч, урам очыннан кырга чыгып, күрше авылга җәяүләп атларга ниятлиләр. Ноябрь ае. Җиргә яңа гына ап-ак кар яткан. Яп-якты ай нуры юл сала кебек. Берзаман бер төркем яшьләрнең артларыннан чапканын күрәләр. Ферма янындагы артезиан коесы башнясына менеп күзәткән икән егетләр. Янәсе, күрше авылга кыз бирмиләр. Ислам, минем күчтәнәчем бар иде бит, дигәч кенә, яшьләр күнә тагын. Ике авыл арасында көтеп торган машинага утырып егет өенә кайталар. Ә анда булачак кайнанасы Розаның аяк астына ап-ак мендәрләр салып каршы ала. Яратышып кавышканнарны сөендереп, бер бер артлы уллары Илһам белән Исхак туа. Аннан менә Роза игезәкләр алып кайта. Тик сыңарына гына яшәү насыйп булмый. Әллә үлгән баласын алыштырыр дип, Роза караучысыз яткан балага шулкадәр нык тартыла. Бирсәләр, Исламы белән бик әйбәтләп тәрбияләрләр иде…

Беркөнне Роза яткан палатага гөлдер-гөлдер килеп бер яшь хатын керә. Түгәрәк йөзле, кара кашлы, кара күзле Зөлфирә исемле бу мөлаем хатын Роза имезгән баланың әнисе булып чыга. Аны күрү белән бөтен хыялы чәлпәрәмә килә. Зөлфирәгә куна калырга рөхсәт бирәләр. Йокы булмый инде ул, төне буе серләшеп чыгалар. Рафис (балага шулай дип исем кушканнар) Зөлфирәнең икенче баласы икән. «Больницада озак ята алмыйм, өйдә авыру кызымны карарга кеше юк», — дип елагач, табиблар Зөлфирәне өенә кайтарып җибәргән. Җитлекми туган баласы авырлыгын җыйгач, дәшәрбез дип калалар. Һәм менә ана бала артыннан килгән. Әнкәсе бик әйбәт икән, дип, бөтен йөрәге белән тынычланып, Роза аларны озатып кала.

Әмма бала аның яныннан китсә дә, җаныннан китми… Өйгә кайткач, Исламына да сөйли. Гөлнур тәпи киткәч тә, сөйләшә башлагач та, Рафис та үскәндер инде, дип, һәрвакыт искә алып яши. Сабыен югалтуына җаны әрнегәнен Аллаһы Тәгалә дә күргәндер: игезәк уллары — Алмаз белән Айрат дөньяга килә. Алардан соң Гөлназ, Инсаф туа.  

Тормыш әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән уза. Лаеклы ялга чыккач, тынгы белми торган Роза апа авылда мөслимәләр оешмасы төзи. «Буран әбиләре» популярлашкан чаклар бу. Алардан кимме әллә без, дип, «Кызыл миләш» җыр ансамбле төзергә ниятлиләр. Роза апа «Кызыл миләш» дигән шигырь язып, аны үзе көйгә сала. Сәхнәгә чыгар өчен пардан күлмәкләр тектерәләр. Алъяпкыч булса, тагын да күркәмрәк булыр иде дип уйлыйлар. Беркөнне әзерләп куйган үлемтегенә күзе төшә Роза апаның. «Әле үләргә кем җыенган?!» — дип уйлый да, шул тукымадан алъяпкыч тектерә. Аларга аллы-гөлле чәчәкләр дә чиксәң… Тик вакыты тар. Тукта… акка роза чәчәкләре төшкән матур күлмәге бар бит! Төнлә уйлап ятканнан соң, сикереп тора да күлмәктәге чәчәкләрне саный башлый. Җитә! Бер күлмәкне җил дә очыра, дип, алъяпкычларга роза чәчәкләрен кисеп тегәләр. Әнә шулай күңелле яшәп яталар. 

«Кызыл миләш» төркемен «Җырлыйк әле» тапшыруына чакыралар. Тәтеш мәктәбенә барып тыңлаулар узарга кирәк икән. Чыгыш ясаганнан соң, җыелышып, соңгы сүзне көтеп утыралар. Шул вакыт берәү әкрен генә Роза апаның аркасына килеп кагыла. Борылып караса — бит уртасында миңе булган ир-ат елмаеп тора. Яшен суккан кебек чайкалып китә. Ул бит бу! Улы! «Сез Роза апа түгелме? Мин — Рафис…» Кочаклашып, елашып күрешәләр. 40 елдан артык вакыт узган югыйсә, ә кичә генә кебек. Роза апасы турында әнисе сөйләгән булган Рафиска. Рафисның үзенең туган авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгәнен Роза апа да белеп яши. Ә бу күрешүдән соң, 70 чакрымлы ике авыл арасы якыная да куя. Телефон аша һәрвакыт сөйләшеп торалар.

Икенче әнисен Рафис юбилеена да чакыра. Мәҗлес вакытында, минем ике әнием бар дип, урталарына басып өздереп җырлый. Ярты гасырдан соң Роза апа Зөлфирә ападан кабат рәхмәт сүзләре ишетә: «Минем сөтем кермәде, синең сөтең белән шундый изге җанлы ул, бар яхшылыклары синнән күчкән», — ди. Бәлки, җырга мәхәббәте дә күчкәндер. Әнә ничек оста җырлый бит Рафис.

Язмыш аларны 40 елдан соң гына очраштыра

Аны үзенең 75 яшьлек юбилеена чакыра Роза апа. Кабат очрашалар. Исламы, балалары белән таныштыра. Икенче әнисенең иңнәренә ап-ак яулык яба Рафис. «Бик тәрбияле, ягымлы бала ул», — дип сөйли аның хакында Роза апа. Бу мизгелдә күзләрендәге яратуны күрсәгез икән… 

— Мин бит ул баланы, үскәч, мине хөрмәтләр әле дип имезмәдем. Кылган изгелегең әйләнеп кайта икән ул… Рафисны миңа Аллаһы Тәгалә Илнур урынына биргәндер дип уйлыйм. Читтә булса да, йөрәгемдә бит ул… Алтынчы улым.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Массовые задержки и отмены рейсов 8 августа: хаос в аэропортах России

Росгвардейцы подключились к патриотической акции в честь Дня Республики Тыва и Дня государственного России

Росгвардейцы подключились к патриотической акции в честь Дня Республики Тыва и Дня государственного России

Инспекторы ГИМС провели очередной рейд с бойцами ОМОН «Адыг» на озере Чагытай

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.