Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Хәйрияче ветеран: 93 яшьлек Гарифҗан Галиев үз авылында музей ясый һәм күпер төзетә

0 154
Мамонт теше, Миңнеханов гөсләсе һәм Левитан тавышы Татарстанның Балтач районы Чепья авылында яшәүче Галиев Гарифҗан Гали улына 93 яшь. Ул — Бөек Ватан сугышы ветераны, Япониягә каршы сугышта да катнаштан. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, фронтовик ветеран агачлар утырта, яр буйларын төзекләндерә, белемен һәм тәҗрибәсен бик теләп яшь буынга тапшыра. Шуңа күрә аны «тере энциклопедия» дип атыйлар да. Ул «Халыклар дуслыгы» төбәк музеенда директор булып эшли. «Музейда 10 зал бар, алар һәммәсе темалап бүленгән: табигать залы, Бөек Ватан сугышы… Экскурсиягә мәктәп укучылары да, зурлар да килә, юбилей елларында 15 меңгә кадәр кеше кабул итәбез, ә болай елына 7-8 мең кеше кабул итәбез. Бездә мәртәбәле кунаклар да булды: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының элекке башлыгы Борис Петров ике мәртәбә килде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә музейга нигез салучы. Гарифҗан Галиев — кунакчыл хуҗа. Ул безгә дә башта чәй тәкъдим итте, аннары экскурсия уздырды. Музейга ул 1965 елда нигез сала. Ул вакытта Гарифҗан абый мәктәптә укытучы булып эшләгән. Укучылары фронттан килгән хатларны, башка тарихи документлар җыя. Музей фондында сакланган экспонатларның 97 проценты — 42 авылдан килеп Чепья урта мәктәбенә укыган укучылар хезмәте.  Стендлар ясау, кирәкле материалларны сатып алу өчен акча кирәк була. Гарифҗан Галиевич мәктәп укучыларына макулатура, тимер, каен бөреләре һәм чыршы күркәләре җыярга тәкъдим итә. Шулардан кергән акча булачак музейга кирәк-ярак алу өчен тотыла. Ә экспонатлар, эш кораллары, төрле документлар, борынгы фотосурәтләр, сугышчыларның хатларын җыяр өчен тимурчылар ярдәме оештырыла. «Музейга 55 яшь тулды. Хәзер монда 22 мең экспонат саклана, 8 кеше эшли. Музей ачылганнан бирле бездә 860 мең кеше булып китте. Хатыным исән булганда, ул бик булыша иде», — диде Гарифҗан Галиевич. Музейның шактый өлешен палеонтология и археология коллекцияләре, табигый фонд алып тора. Беренче катта якынча 2 метр озынлыктагы, 137 килограммлы мамонт теше, археологик табылдыклар саклана. Алар арасында Шушма елгасы ярында табылган ук очлары, борынгы кешеләр кулланган ыргаклы сөңгеләр, таш-кремний чүкеч һәм балта бар. Икенче катта табигый фонд экспонатлары: 2 метрлы көрән аю, зур болан, бүре, селәүсен, куян, кабан, аккош, челән һәм башка җәнлекләрнең карачкылары.  Шулай ук Бөек Ватан сугышлары, шул исәптән Балтач районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, әфганчылар, авыл тарихында тирән эз калдырган шәхесләргә багышланган материаллар экспозициясе дә урын алган. Музейга килгән кунаклар баскычтан икенче катка күтәрелгәндә Левитанның җанны өтеп ала торган тавышын ишетә: ул сугыш башлануы турында хәбәр итә… Туган як тарихы да үзенчәлекле итеп тәкъдим ителгән. Этнография комплекслары халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен — кием-салымын, хезмәт коралларын, йорт кирәк-яракларын, фотосурәтләрне тасвирлый. Аерым залда XIX гасырдан башлап авыл хуҗалыгы үсеше тарихы тәфсилләп сурәтләнгән. Экспозициягә агач сабан, имән китмән, туку станогы тәкъдим ителгән. Кунаклар район территориясендә табылган XVIII — ХХ гасыр корал үрнәкләре белән таныша ала. Экспонатлар арасында Емельян Пугачев восстаниесе (XVIII гасыр) вакытыннан калган авыр тимер кистән дә бар. XIX гасырда эшләнгән Тула самавырлары, 1820 елда Согуд Гарәбстаныннан алып кайтылган сары металл комган, XIX гасыр урталарына караган Швейцария сәгатьләре бар. Җирле сәүдәгәр Мортаза Мөлеков кибете макеты XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башындагы татар байлары тормышын сурәтли. Беренче катта ишек янындагы өстәлдә торган зур теләк-тәкъдимнәр дәфтәрен абайламый мөмкин түгел. Бу кайбер мәдәният оешмаларындагы кебек гадәти калын дәфтәр генә түгел, ә 14 томлы саллы китап. Мәртәбәле кунаклар калдырган бүләкләр дә музейда кадерләп сакланыла. Мәсәлән, районга эш сәфәре белән килгәч, Рөстәм Миңнеханов музейга гөслә калдырып киткән. Җирле халык та экспонатларны еш китерә икән. Сугыш Сугыш башланганда Гарифҗан Галиевич җиденче сыйныфны тәмамлаган 14 яшьлек бала була. Ул яшәгән кечкенә авылның һәр өеннән диярлек ир-егетләр сугышка китә. 22 авылдашы сугышта һәлак булган, ә 21 кеше исән-сау әйләнеп кайткан, әмма алар да инде күптәннән бакыйлыкка күчкән. 1944 елның августында Гарифҗан Галиевка 17 яшь тула һәм ул үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә, 1948 елга кадәр хезмәт итә. Япония белән сугыш башланганчы ул парашюттан сикерү күнекмәләре уза. 1945 елның 8 августыннан 3 сентябренә кадәр 38 штурм дивизиясендә укчы-радист булып Ерак Көнчыгышта барган сугышларда катнаша. Ул ИЛ-2 һәм ИЛ-10 штурм авиациясе самолетларында очкан. Икенче хәрби штурмовик-самолетны немецлар «оча торган танк» яки «кара үлем» дип атаган. «Бу бронялы һава судносы иде. „ИЛ-10“ самолетының авырлыгы 6,5 тонна, ул куәтле итеп коралланган иде. Безгә хәтта зениткалар да бәреп төшерә алмый иде», — дип исенә төшерә Гарифҗан абый.  Гарифҗан Галиев Мукден, Харбин шәһәрләре өстендәге һава бәрелешләрендә һәм Порт-Артурны алуда катнаша. 1945 елның 2 сентябренә кадәр ул хезмәт иткән дивизия Курил утрауларына — Шикотанга, ә 1945 елның ноябреннән Камчаткага күчерелә. 1946 елның октябрендә дивизия Читага әйләнеп кайта. Авария вакытында Гарифҗан Галиевич тән җәрәхәтләре ала һәм тугыз ай госпитальдә ята. Дәваланып чыкканнан соң, ул сәламәтлеге буенча демобилизацияләнә. Рус-япон сугышы елларында ул «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә, ә 1985 елда СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены тапшырыла. Сугыштан соң Гарифҗан Галиев 37 ел Чепья урта мәктәбендә эшли, башта тарих укыта, ә соңгы 12 елда һәм пенсиягә чыкканчы директор булып эшли. Ул Балтач районының мактаулы гражданины, иң яхшы мәдәният оешмасы хезмәткәре исемнәренә лаек. Районда хәйрия эшчәнлеге үсешенә керткән өлеше өчен 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, «Музей меценаты» таныклыгына һәм башка бүләкләргә ия. Сугышчыларга һәйкәл, Арбор елгасы аша күпер һәм плотина Гарифҗан абый тормыш иптәше Әлфия Зиннәтулловна белән илле ел гомер иткән. Кызганыч, 2000 елда Әлфия ханым вафат булган. Аларның балалары булмый. Гарифҗан абый бар гомерен төбәк тарихы музеена, шулай ук мәктәп укучыларына һәм хәйриячелеккә багышлый. 2014 елда ветеран шәхси акчасына туган авылы Каенсарда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл төзетә. Шулай ук табигый объектларны саклауга да акча бирә. Арбор елгасы аша салынган күпер ветеранның горурлыгы. Бу күпер музейдан ерак түгел җирдә урнашкан. Без дә экскурсиядән соң туры шунда юнәлдек. «Элек монда бәләкәй генә агач күпер иде, ел саен язгы ташу вакытында аны су агызып алып китә иде, ә хәзер нык, яхшы күпер булды. Ул кешеләргә табигатькә чыгарга мөмкинлек бирә. Күпер артында гына урман, ә аннары — авыл. Авыл халкы урманга гөмбәгә, укытучылар мәктәп балаларын экскурсияләргә алып бара. Авыл өчен күпер — бик зур эш, моны һәркем дә булдыра алмый, бөтен кеше дә моның белән шөгыльләнми», — диде Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш. Арбор елгасы аша салынган күпер Чепья мәктәбе каршында гына. Аның бәясе 350 меңгә төшкән. Гарифҗан абый акчасын гына биреп калмаган, ә эш барышын тулысынча контрольдә тоткан. «300 метр озынлыктагы култыкса куйдырдым, хәзер анда брусчатка түшәтәсем килә. Күпернең озынлыгы 17, киңлеге 1,5, ә биеклеге 2,6 метр», — дип сөйләде хәйрияче. 2018 елда Субаш авыл җирлегенә караган Каенсар авылындагы 13 чишмәне саклау һәм чистарту өчен плотина төзү карары кабул ителә. Барлык эшләр 487 меңгә төшә. Моның өчен үзара салым акчалары, шулай ук Гарифҗан Галиевның шәхси акчасы тотыла. Плотинаның киңлеге 50, ә озынлыгы 300 метр. Чишмәләр янына 260 агач утырталар, киләчәктә мондагы сулыкка балыклар җибәрергә планлаштыралар. Район халкы — мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә Гарифҗан Галиевичка туган як табигатен, тарихын һәм мәдәниятен саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәтле.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардия обеспечила безопасность граждан в дни выборов в Туве

В Тыве на видео попало огромное облако из мошек, которое перекрыло дорогу

Огромный рой мошек под Кызылом приняли за облако дыма

Огромное облако из насекомых перекрыло дорогу в России

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.