Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10 11 12
13
14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Югалту (Зәмирә Сәмигуллина)

0 127
Сары тешләрен җемелдәтеп балкып торган үзбәк хатыны каршысына утыртты да: — Ни борчый, апаем? — дип сүз башлады. Апаем дигәч, кызык тоелды Гөлгенәгә. Әллә ничек төчеләнеп әйткән кебек. –Аптырап калдыңмы? Безнең нәселдә якын итеп, чит хатын-кызга да шулай әйтәләр, — дип өстәп куйды. Үзе сөйләнә-сөйләнә караңгы бүлмәдән түгәрәк нәрсә күтәреп чыкты. Табакка охшаган, әмма табакка караганда сай һәм каен тузыннан эшләнгән. Икенче кулында еланга охшаган сырлы-сырлы чыбыркы. Гөлгенә тәгаен генә нәрсә борчыганын, аны монда ни китергәнен дә белми. Соңгы вакытта күңелендә тынычлык таба алмый ул. Уйлаганын әйтергә дә өлгермәде, күрәзәче хатын: — Өйгә кайтсаң, тизрәк эшкә барасың килә, эшкә барсаң, өеңә кайтасың килә. Шулаймы? Урамга кеше арасына чыксаң, тизрәк өеңә кайтасың, үзең генә каласың, өйгә кергәч, тынлыктан куркып, кешеләр арасына чыгасың килә, шулаймы? — Әйе, нәкъ шулай. Гөлгенәнең күрәзәче әйткәннәргә исе китте. Чыннан да шундый халәт анда. Ә бәлки күп кешедә шундый кичерешләрдер хәзер. — Сихер синдә, апаем. Кыз аптырап калды. Көлемсерәп: — Юктыр, кем сихерләсен мине. Көндәшләрем юк, дошманнарым юк, кемгә кирәк мин. — Син алай димә, апаем, синдә талант бар. Гөлгенәнең аптыравы йөзенә бәреп чыкты. — Әйе, сихерне ир белән хатынны аеру өчен генә салмыйлар. Кулыңда бар кеше дә булдыра алмый торган талантың ярылып ята. — Әллә инде, белмим, кем тотмый инде ул энә белән җеп. Хатын-кызның төп эше кебек бит инде ул. Шуны әйтсәгез инде. Башка төрле шөгылем юк минем. — Ялгышасың, бар кеше дә булдыра алмый аны. Күрәзәче хатын үзе сөйләнә, үзе каен тузыннан ясалган түгәрәге өстендә еланга охшаш чыбыгын әйләндерә. — Якын туганың эшли сихерне. Үсмер чакта ук көнләшкән, остара барганыңны күреп, күп акча эшләп, баеп китүеңнән курка, талантыңнан көнләшә. Үзең югында бәйләвең сүтелеп, күзләрне кире җыеп утырган чакларың булгандыр ла. — Бар иде, анысы балачак шуклыгы бит инде аның. Үскән чакта кызлар шаярмый тормый. Шулай да… Күңелендә үсмерчак хатирәсе яңарды Гөлгенәнең. Апасы гел төрттереп торды кызга. Җиде ел алданрак туганга, баласытуы булдымы. Гөлгенә бәйләмен алып утырса да, әле теге эшне кушып, әле бу эшне кушып, шөгыленнән аерырга тырышты. Алай бәйләмиләр, алай матур булмый, моны беркем алмый синнән, беркем кими, әнә күрше кызы синнән матуррак бәйли, дип гел ялкын өстәде. Менә шундый төртмәле сүзләр белән бимазалап торды. Аның саен Гөлгенәнең үз-үзенә карата ышанычы, урысча әйтсәк, «самооценкасы» төшә башлады. Алга китеп булса да әйтергә кирәктер, эшеңне күрә белү, бәяләү — кул эше, иҗат кебек күңел эше белән мавыгучылар өчен бик мөһим. Андый талантка ия кешеләр өчен хуплау, мактау сүзләре дә кирәк кайчакта. Тормыш ашау да йоклау белән генә бармый бит. Күңел, җан дигәне дә бар. Алар күзгә күренмәсә дә, бик бөек хисләр. Төртмәле сүзләрне әйтә алгач, рухны күтәрердәйләрен дә әйтә белү кирәктер, бәлки. Гөлгенә дә шулай уйлый иде. Апасының гел аның эшеннән гаеп табуына үпкәлисе килсә дә, йөрәгенә якын алмаска, үткәреп җибәрергә тырышты. Әмма гел-гел алай булып бетә алмый. Үсмер чактагы бер көн бигрәк тә хәтерендә калды. Йөргән егетенә җылы джемпер бәйләп бүләк итмәкче иде туган көненә. Буе метр да җитмешле егеткә хәйран гына күп җеп һәм зур сабырлык кирәк булачак. Үзенә ошаган иң матур өлге-үрнәкне тапты «Бәйләү» журналыннан. Башта ике кул өлешен бәйләп куйды. Аннан төп өлешен бәйләде. Резинка өлешеннән өскә таба бәйләп менәсе бит. Көн саен кичке, төнге вакытта гына кулына ала бәйләвен. Башка чакта вакыт юк. Төннәр буе утыра торгач, ялыктыра. Әмма егетенең джемперны кулына алгач сөенәчәген белү кызны канатландыра. Тагын да илһамланып, бәйләвен дәвам итә. Инде җилкә өлешенә җитте, аннан соң инде күп калмый. Муен өлеше әйләндереп куймалы булачак, ул ягы кыска гына. Кулына энә-җеп тотса, һич тынычлана алмый Гөлгенә. Тизрәк йорттагы эшләрне төгәлләп, яраткан шөгыленә тотынасы килеп кенә тора. Җепнең төсләрен дә нык матурны сайлады. Куе каты зәңгәр һәм ак төс. Үз эшенә үзе илһамланып, йокларга ятты ул кичне дә. Икенче көнне мәктәбенә укырга китте. Дәрестә дә утыруы утыру булмады, өенә кайтып, тизрәк бәйләвенә тотынасы килде. Чыгарылыш ел булганга, имтиханнар бирәсе булгач кына дәресләрен ныклап тыңлап утырырга тырышты. Дәресләр беткәч тә, очып кына кайтты өенә. Чишенеп, кулларын юып алуга, чәй җылынганчы бер булса да әйләнә торыйм дип, бәйләвен кулына алмакчы иде… Кычкырып чырылдап җибәргән тавышын ишеткәч, өй түрендә бәбкә чыгарырга утырган каз аннан да катырак кычкыра башлады. Яртылаш сүтелгән хәлдә караватта яткан джемперны күреп, елап та җибәрде кыз. Күпме хезмәт, күпме сабырлык салынган бит аңа. Тавышка әнисе йөгереп керде. — Нәрсә булган, дип торам. Кеше куркытып, бер юкка күзеңне, нервыңны бетереп утырмасаң. Әнә кибет тулы хәзер кием, Вьетнамнан кайтарып тутырганнар. Утырма шыңшып, бар әнә, сарыкларга су алып чыгып сал, — дип акырган казын урамга һава суларга алып чыгып китте әнисе. Ул арада көлеп-елмаеп, тычкан ашаган песи кебек апасы кибеттән кайтып керде. — Әни, менә син ярата торган «Коровка» конфетын, прәннек, ашка салырга тишекле токмач алдым, — диде ишектән керешли үк. Ялт итеп сикереп зал якка кергәч, сеңлесен күреп, кыенсынып калды. –Нигә елыйсың сеңлем? — дигән булды сырпаланган хәйләкәр төлкедәй. Бу минутта сүтелгән джемпер түгел, әнисенең аның шөгылен кирәксезгә чыгаруы Гөлгенәнең күңелен төшерде. Кыз апасына берни дә әйтмәде. — Ой, сеңлем, гафу ит. Мин синең караватка утырган идем, менә итәгемә бәйләү энәсенең шнуры эләгеп, артымнан теге якка кадәр ияреп чыккан да сүтелгән, — дип көлде. Гөлгенә дә җүләр түгел бит инде, джемперны, йомгакларны да иске мендәр тышына тыгып, караватның читенә җәеп салып, өстенә мендәр утыртып чыгып киткәнен онытмады. Сабыр, тешләк дигәч тә, аның кадәрне генә аңлый. Ул юлы да сабыр итеп дәшми калды, ә шнурлы бәйләү энәсен идән астындагы нигездән алып менде. Идән ярыгыннан төшеп киткән, имеш. Апасы шулай аңлатты. Бәйләү энәсенең тик торганнан гына шнуры өзелеп, дөресрәге, кайчы белән киселеп куйган чаклары да күп кабатланды. Джемперны бәйләп бетерде ул бетерүен. Туган көнгә булмаса да, гадәти көндә бүләк итте. Егете бик сөенеп алды, яратып киеп йөрде. Әмма ул егет белән бергә кавыша алмадылар. Егет Хабаровск ягында армиядә хезмәт итте дә, шунда ук яшәргә дә калды. Кыз туган ягыннан читкә китмәде. Гөлгенәнең шәһәрдә әнисенең сеңлесе яши иде. Ул да бәйләргә һәвәс. Энә, җепләрне ул чакта шул апасы кайтарды. Мәктәп тәмамлап, училищеда белем алып, китапханәгә эшкә урнашкач, үзе теләгән җепләрне сатып ала башлады кыз. Шапка, шарф, кофта кебек өс киемнәрен заманына күрә модалы итеп бәйләргә өйрәнде. Моның өчен китапханәгә килгән журналлар да ярдәм итте. Хезмәттәшләре, дуслары күргәч, заказ да бирә башлады. Заказ булган саен аз булса да акча да керде. Ул чакта әле бик сыйфатлы җепләр юк иде сатуда алар яшәгән районда. Бер бәйләме 13-14 сумлык гади генә бәйләү җебеннән дә менә дигән матур киемнәр бәйләп куя иде. Тора-бара җепләрнең яхшы сыйфатлысын гына сайлап бәйли башлады. Андыйлардан бәйләнгәненең бәясе кыйммәтрәккә чыкса да, бер алган кеше кабатланмас фасон һәм зәвыклы киемнәргә заказ биреп кенә торды. Ә ул җепләрнең төсләре! Гөлгенәнең дөньясын онытып, бәйләп кенә утырасы килде. Бәйләү җепләрен кулга алуга яктылык, җылылык били кыз күңелен, онытылып бәйли. Ул җепләрнең йомшаклыгы кулларны иркәли. Ялларга авылга кайтканда да үзеннән калдырмый бәйләү эшен. Районда эшли башлагач, тулай торакка урнашты. Бүлмәдәш кызы өйдә торырга яратмый. Гөлгенәгә бу тагын да уңайлы. Төннәрен дә бәйли дә бәйли… Бу хәлләр сөйләгәндә генә озак. Ә күрәзәче хатын каршында утырганда, мизгел эчендә искә төште дә, күз алдыннан кино кадры кебек тезелеп узды. — Син, апаем, йоклап киттеңме әллә? Караргамы киләчәгеңне? –Ә, — диде Гөлгенә сискәнеп, кайда утырганын исенә төшергәндәй, корт чаккан кебек сикереп торды да. — Юк, юк, кирәкми, киләчәгемне карарга кирәкми, гафу итегез, мин китим, — дип, ишеккә таба атлады. –Апаем, өшкерт син үзеңне, догалар укып йөр. Әле килгәне юк икән, бер айдан соң килә ул кеше сиңа, җепләр алып килер, алардан бәйләмә, яндыр аларны, ул җепләргә явызлык салынган, — дип кычкырып калды. Гөлгенә башы әйләнүдән абына-сөртенә, көчкә таксига чыгып утырды. Тулай торактагы бүлмәсенә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Күрәзәче хатын дөньяга күзен ачарга, алсу күзлеген салырга кирәклеген үзенчә аңлатты түгелме? Бер карасаң, ышанырлык. Апасы аның эшләрен бервакытта да мактамады, хупламады, никадәр генә тырышып бәйләсә дә, матур булган дип зурлый белмәде. Ә үзе җепләр ташыды. Тик торганда. Гөлгенә кирәкми дисә дә, бер килгәндә икешәр-өчәр җеп бәйләме алып килде. Сәер! Нигә һаман кирәкми дигән саен җепләр китерә икән ул аңа. Гөлгенә үзе дә сатып ала юкса. Үзенә күрә сеңлесенә ярдәм итүеме икән? Күп очракта кара, караңгы төстәгеләрне китерә. Киез булса да бәйләрсең, ди. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бер алып килгән ангорка кара җепләрен заказга бирелгән кофтага кушып бәйләгән иде. Бәйләгәндә берни сизмәде. Ә заказны алучы: «Гөлгенә, кофтаны кире үзеңә бирәм, акчаны кайтар», — дип килде. «Кия алмыйм, сулышым кысыла бу кофтаны кисәм. Карап торышка җиңел генә җепләрдән бәйләгәнсең, тик әллә ничек, киюгә буып алган кебек», — дип китереп бирде. Әллә шул күңеленә керде, үзе дә киеп карады, җанына ятмады. Икенче кызга бирде, ул да кия алмады. Тагын бервакыт җепләр бәйләме алып килде апасы. Бер пакетта дүрт бәйләм кызыл төстәге җепләр. Көзге миләш кебек янып торучан төсләр күзләрне камаштырырлык. Сөенеп, рәхмәтләр әйтеп алды Гөлгенә. Шул ук көнне ыргак белән кызыл төстәге кардиган бәйләргә утырды. Тик дүрт бәйләм җепнең икесе генә бәйләргә яраклы булып чыкты. Калганнары бәйләмендә үк киселгәнме, фабрикадан шулай яраксыз булып чыкканмы, җепләр кыска-кыска итеп өзгәләнгән. Әйтерсең, кемдер кайчы белән кискәләгән. Җепләрне ялгап кына яхшы кофта килеп чыкмаячак. Апасыннан сораган иде дә кайсы кибеттән алганын. «Кибетенә барып йөри күрмә, фабрикадан ук шулай булып чыккандыр. Ярар, юктан шикләнеп утырма», — дип кенә җаваплады. Шик кермәде түгел. Фабрикадан алай чыгара алмыйлар берничек тә. Кызыл җепләрдән заказга җәйге кардиган бәйләргә тиеш иде Гөлгенә. Ике көн эчендә, туйга киеп барырга заказ биргәннәр иде. Яңадан шундый ук җепләр алып, төне буе бәйләп чыкты ул аны чыгуын, азга гына соңарып булса да иясенә тапшырды. Белмим, баш әйләнеп бетте, зиһен чуалды. Ни уйларга да белмәссең. Күрәзәче сүзенә ышанып, бертуганың белән дошманлашып булмый бит инде. Күңелгә дә шик керде, ышанмаслык та түгел. Берсендә туган көненә кул кремы бүләк итте. Шуннан соң бармаклары арасына гөмбәчекләр үсеп, кулына энә тота алмас хәлгә җитте Гөлгенә. Бармак аралары чи җәрәхәткә әйләнде. Ул чакта дәвачы әбигә барды. Әби бармакларны күрүгә үк, зәхмәтле әйбер тоткансың, диде. Китапханәдә китап тузаныннан аллергияме икән, дип аптырады кыз. «Кулыңа сөртә торган кремың бармы, кызлар крем сөртә бит инде, алып кил әле шуны икенче килгәндә», — диде. Алып килде, түгәрәк савытны кулга алуга дәвачы иснәп карады да: «Синең борының ис сизмиме әллә, нәҗес исле бит бу, хайван бәвеле кушылган. Чүп савытына ташла, яндырсаң тагын да яхшырак», — диде. Башкалар кулына эләгүдән куркып, бакча артындагы тиреслеккә алып чыгып яндырды. Ул кремны кайдан алуы турында кызыксынса да, апасы җаваптан качты. Кызарды, уңайсызланды. Югыйсә, бер ни дә гаепләмәде бит Гөлгенә аны. Каракның бүреге яна, дигәндәй, кыңгыр эшенә борчылуы идеме?!. Ул чакта алай уйлый алмады Гөлгенә. Менә хәзер уйлый ул аны. Әллә ул да сихерләнгән булганмы? Шул хәлдән соң ярты еллап бәйләвенә тотына алмаган иде. Бер юкка күңелеңә шик кертеп утыртасың, дип үз-үзен битәрләп тә алды Гөлгенә. Кылт итеп исенә төште, күрәзәчегә барганына нәкъ бер ай. Ул атнада авылына кайтмаган иде, пакет тотып апасы килеп керде. Пакет тулы җепләр… Гөлгенә рәхмәт әйтеп алды да, апасының каршында җепләрне чүп савытына алып чыгып салып, ут төртте. Урам уртасында бер пакет тулы җепне яндырды. — Нишлисең син, юләр кызый, алар кыйммәтле җепләр бит, — дип өтәләнде апасы. Узып китүчеләр аларга, и-и-и, дөньяның кеме генә юк, дип сәерсенеп карады. Җепләр белән бергә туганына ышаныч та янды, югалды… Күрәзәче сүзе хакмы, юкмы, билгесез. Аңа ышану гөнаһ, бер ай дигәне бәлки очраклылык кынадыр. Гөнаһ икәнен белгәнгә киләчәген юраудан баш тартты. Әмма анда булганнан соң тормышка күзе ачылды, алсу күзлеген салып ташлады. Туганлык сакланыр, әмма элеккедәй беркатлы, бар кешегә дә ышанучан Гөлгенә юк инде хәзер. Үзенә генә ышанган, бәллүр күңелле, сак кыз бала аның күңелендә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

РЕН ТВ: Экс-бойфренд убил 14-летнюю девочку в Ростовской области

В Туве росгвардейцы за сутки задержали двух без вести пропавших граждан и правонарушителя

В Туве офицер спецназа Росгвардии стал гостем радиорубрики «Всегда на страже»

Росгвардейцы Тувы провели день открытых дверей в Пий-Хемском районе

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.