Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Авылларны яшәтер өчен оланнарга әти сүзенә колак салырга кирәктер - "Шәһри Казан"

0 199

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Йолдыз Шәрапова).

Искә төште 

Кабакларны күргәч, җәй башында Әтнә районы Кызыл Яр авылында йөрүебез искә төште. Фәридә ханымның бакчасындагы бөтен буш урынга табак тотып, кабак орлыгы төртеп йөрүен кабат күргәндәй булдым. 

Бөтен яр буен тутырып үскән кабакларны кая куеп бетерде икән? Хәер, аптырамагандыр. Юмарт бит ул. Күрше-тирәсенә, таныш-белешенә олаулап та, табаклап та ташыгандыр. Күз алдына китердем дә елмаеп куйдым. Авылның һәр йорты ишегалдында күтәреп булмаслык зур кабаклар тәгәрәп ята. Һәркемнең өендә тәмле кабак бәлеше пешә. 

 Торган җирдән — туган җиргә 

Фәридә ханым Җәләлиева ире Наил белән туган җирләреннән еракта Лениногорск якларында бер көйгә яшәп ятканда авылдан күңелсез хәбәр килә. Иренең әтисе авырып киткән, үз янына чакыра. Кичекмәстән юлга чыгалар. Әти кеше фани дөньядагы тормыш китабының соңгы битләрен ачкан икән. Васыятен дә әзерләгән. «Нигеземнең капкасы ябылмасын, сукмагына үлән үсмәсен!» — ди ата, улы белән килененә зур өметләр баглап, сүнеп барган күзләрен тутырып карап. 

Ата кешенең шушы сүзе җитә. Утыз ел яшәгән, өч улары тугангадыр инде, кадерлегә әйләнгән Лениногорскины, яраткан эшләрен, торыр урыннарын ташлап Кызыл Ярга кайта Җәләлиевлар. Фәридә ханымның да туган авылы ул. Нигезләре дә янәшәдә генә. Яшьлегендә бәхетен ерактан эзләми, күрше егетенә генә кияүгә чыккан була ул. Бу урында халыкның «ару суны ерак илтеп түкмиләр» дигән гыйбарәсе искә төшә. 

Сынаулар көтеп торган 

Тик ата нигезе бу гаилә өчен зур сынаулар да әзерләп торган икән. Нефтьче балаларына физкультура укыткан була Наил әфәнде. Аларны зур спортка алып керә. Туган авылына нәни якташларына да җиңү серләрен өйрәтәм дип, ашкынып кайтса да, авылы мәктәбендә алты гына көн эшләп кала. Каты авырып китә. Казанда бик катлаулы операция кичерә. Гадәттә баш миенә ясалган мондый операциядән соң кеше исән калмый. Тик Наил әфәнде теше-тырнагы белән тормышка ябыша. Яңадан адымлап йөрергә өйрәнергә дә туры килә аңа. Ләкин бирешмиләр. Фәридәсе дә егылырга ирек бирми. 

Бик зур планнар белән кайткан була алар туган якларына. Бу васыятьтән бакыйлыкка күчкән ата нигезе генә түгел, бөтен авыл ота. Шәһәрдә матурлыкта төзеклектә яшәп кайткангадыр инде, туган авылларын да шундый ямьле итеп күрәселәре килә Җәләлиевларның. Авылларны гадәттә бушап калган ташландык йортлар котсызлап тора. Шуларны, ташландык нигезләрне чистартып урыннарына агачлар утыртудан башлый алар эшләрен. Җәйге эсседә корымасын дип, су сибеп, карап торалар. Аннары читтән туган-тумачалары кайтып, елый- елый аларга рәхмәт укып китә. «Бу нигездә яшәп киткәннәргә утырткан агач-куакларыбыз дога укып утырсын!» — дип тә тотындык ди үзләре беравыздан. 

— Матурлыкны яратабыз. Ә яраткач, аны тудырырга да кирәк, — ди Фәридә ханым. Чишмә буйларын да чистартып таштан сукмаклар салып, 40 чыршы утыртканнар. Башлап йөрүчеләре булгач, иярүчеләре дә табыла. Бөтен эшне өмә белән күңелле итеп башкаралар. 

Күңел кушканча яшәү 

Аларның күченеп кайтканнарына 12 ел. Бу вакыт эчендә авыл күзгә күренеп матурланган. Яшеллеккә баеган. 

— Элек авылыбыз зур иде. Өч мәчетле, өч мәхәлләле, хәзер бер генә мәхәллә. Элек елгабызда ат коендыралар иде, хәзер каз да басып тора. Табигатькә кулдан килгәнчә ярдәм итеп була, тик менә авылыбызның бүген көннән-көн кечерәюенә эчебез поша, йөрәкләр авырта. Клубны ябарга җыеналар, диләр. Эшләргә кеше юк. Авылыбыз матурайса, киткәннәр дә кайтыр иде, дип өметләнәбез, — ди алар. 

Нарат-чыршы, миләш кебек агачлар гына түгел, җылы як кунаклары — каштаннар да утырткан алар. Карап-саклап торганга алар да күзгә күренеп үсә. Карт агачларның корыганнарын кисеп, тәртипкә салып торалар. Үзләре белем алган мәктәп бакчасын да чистартканнар. Алмагачларын гына калдырганнар. 

Ничек вакыт табалардыр да, ничек иренмиләрдер, Наил әфәнде белән Фәридә ханымның шәхси бакчалары да авылда күпләргә үрнәк. Ни генә үсми анда. Кишер-чөгендер, суган-сарымсак янында кавын- карбызлар… Виноград та тәләгәш-тәлгәш җимешләрен мулдан бирә. Бал кортлары да тоталар. 

 Менә шулай, беркем дә әйтмичә, күңел кушуы буенча яши Җәләлиевлар. Күпләр өчен үрнәк булып. Бигрәк тә, нәсел дәвамчылары җиде оныкка горурлык алар авылны ямьләп, хезмәттән тәм табып, һәрбер көнгә куанып яшәүче бу әби белән бабай. Аларга бөтен авыл рәхмәт укый. Васыяте үтәлгән ата рухы да шаттыр. 

 Ә, бәлки, авылларны яшәтер, яшәртер өчен һәр атага шундый васыять әйтү кирәктер?! Ул чагында биш-ун бала тәгәрәп үскән йортларның ишегендә бозау башы кадәр йозак асылынып тормас иде. Тик аның әйтүчесе генә түгел, ә тыңлаучы-үтәүчесе дә булу мөһим шул. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Туве кинологи Росгвардии обследовали избирательные участки

Свыше двух тысяч выездов совершили экипажи вневедомственной охраны Тувы за 8 месяцев 2026 года

В Туве росгвардейцы заключили соглашение с руководством техникума о сотрудничестве

В Туве росгвардейцы задержали угнавшего чужой автомобиль мужчину

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.